Логотип «Мәйдан» журналы

Без хатын-кызлар ич...

Без хатын-кызлар ич...Яшьлектә генә улКычкырып көләсең,Үкереп елыйсың,Беркемнән яшереп тормыйсың.Күңелең шар ачык,Чаршау да, пәрдә дәКормыйсың...Яшь чакта тормышыңТөп-төгәл, түгәрәк.Ә үзең –Гөлләрдән...

Без хатын-кызлар ич...
Яшьлектә генә ул
Кычкырып көләсең,
Үкереп елыйсың,
Беркемнән яшереп тормыйсың.
Күңелең шар ачык,
Чаршау да, пәрдә дә
Кормыйсың...
Яшь чакта тормышың
Төп-төгәл, түгәрәк.
Ә үзең –
Гөлләрдән яралган
Бер гамьсез күбәләк...
Без хатын-кызлар ич...
Яшьлектә генә ул
Өлеш юк, бүлеш юк,
Шобага салыш юк,
Жирәбә тотыш юк,
Үлчәүләр тип-тигез,
Отылу, отыш юк...
Без хатын-кызлар ич...
Бүгенге ул нәрсә –
Без алга, иртәгә
Йөз тотып яшибез.
Бүгенгә дәшмибез.
Кайвакыт сагаеп,
Саргаеп китсәк тә,
Яисә өметләр
Киселсә кисәктән,
Юк әле бирешү,
Бөрешү эшмени!
Без кабат дөрлибез,
Янәдән яшьнибез.
Без хатын-кызлар ич,
Көтәбез,
Ышанып яшибез!..
 

Лена ШАГЫЙРЬҖАН


Фото: https://pixabay.com





«Мәйдан» №3, 2022 ел.


Комментарийлар