Логотип «Мәйдан» журналы

БЕЗ – ТАТАРЛАР

Тынычта – боз, сугышта – ут,Без татарлар шундый халык.Кәүсәбезне кискәндә дә,Гел төптән чыктык яңарып.Башкалалар алышынды,Үзгәрделәр елга-сулар.Берәү әйтә: сез – кыпчактан…Икенчеләр: бабаң – болгар…Бә...

Тынычта – боз, сугышта – ут,
Без татарлар шундый халык.
Кәүсәбезне кискәндә дә,
Гел төптән чыктык яңарып.


Башкалалар алышынды,
Үзгәрделәр елга-сулар.
Берәү әйтә: сез – кыпчактан…
Икенчеләр: бабаң – болгар…
Бәхәсләшә-бәхәсләшә,
Артык кызмый безнең халык.
Дине белән телен саклый.
Менә шушы чын татарлык.
Эзләнәбез әле һаман,
Шәҗәрәбез башы кайда?
Шуны белү мәслихәттер,
Эшләр китсен өчен җайга.


Миңнур САФИУЛЛИН


Фото: vk.com

Комментарийлар