Логотип «Мәйдан» журналы

БӘХЕТ КАРТАЯМЫ ИКӘН…

Иртәләгән яз, диделәр.Ә көзләр соңламады.Йөрәкләрдә гел яз икән, –Йөрәкләр тыңламады…Гомер фасылының индеЯзлары узган иде…Ярсыган хисләрнең индеКөлләре тузган иде…Кайлардан пәйда булдың син,Әллә көл а...

Иртәләгән яз, диделәр.
Ә көзләр соңламады.
Йөрәкләрдә гел яз икән, –
Йөрәкләр тыңламады…
Гомер фасылының инде
Язлары узган иде…
Ярсыган хисләрнең инде
Көлләре тузган иде…
Кайлардан пәйда булдың син,
Әллә көл арасыннан?
Әллә хыял болынының
Гөлләре ярасыннан…
Көзнең сукмаклары алтын,
Яфраклар – кыштыр-кыштыр:
Бәхет картаймыйдыр бит ул, –
Соң булса да, кавыштыр…
Мин түгел, яфраклар сөйли,
Алар да безнең хәлдә, –
Бәйдән ычкынгач, очарга
Талпына алар әле дә…
Иртәләгән яз, диделәр.
Көзләре иртәләгән!..
Мине – син, сине – мин түгел,
Башкалар иркәләгән…
 

Нәҗибә САФИНА


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар