Логотип «Мәйдан» журналы

Бер җылы сүз

Юлларыбыз бергә кисешкәндә,Усал караш ташлап үтмәгез.Күңелемне әрнетерлек итеп,Күтәрелмәс сүзләр әйтмәгез.Әйтегезче миңа бер җылы сүз,Горур башым сезгә иелсен.Беләм инде яхшылыклар өчен,Яхшылыклар бел...

Юлларыбыз бергә кисешкәндә,
Усал караш ташлап үтмәгез.
Күңелемне әрнетерлек итеп,
Күтәрелмәс сүзләр әйтмәгез.
Әйтегезче миңа бер җылы сүз,
Горур башым сезгә иелсен.
Беләм инде яхшылыклар өчен,
Яхшылыклар белән түлисен.
Әйтегезче миңа бер җылы сүз,
Арабызда бозлар эресен.
Изгелекләр белән түләр өчен,
Сезгә булыр шушы бурычым.
Мин әйтермен сезгә мең җылы сүз,
Гомер ахырына җитәрлек.
Авырлыклар килгән көнегездә
Кайгыларны җиңеп үтәрлек.
 

Нәкирә ЛУТФРАХМАНОВА


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар