Башкортстанның халык шагыйре Александр Филиппов шигырьләре (С.Рәхмәтулла тәрҗемәсе)
БөрлегәннәрУрман юлы буе – бөрлегәннәрТәлгәш-тәлгәш булып тезелгән.Гәрәбәдәй – үтә күренмәле,Муенсадай – җебе өзелгән.Ювелир да булдыралмас болай...Кояш тулы алар, ай тулы.Һәрбер тәлгәш, һәрбер бөрлег...
Бөрлегәннәр
Урман юлы буе – бөрлегәннәр
Тәлгәш-тәлгәш булып тезелгән.
Гәрәбәдәй – үтә күренмәле,
Муенсадай – җебе өзелгән.
Ювелир да булдыралмас болай...
Кояш тулы алар, ай тулы.
Һәрбер тәлгәш, һәрбер бөрлегәнне
Кабатланмас иткән җәй кулы.
Бөрлегәннәр пешкән-өлгергәннәр,
Бөрлегәннәр – пешә июльдә.
Соклан гына – кызган: өзә күрмә!
Юк, кызганма! Өз! Өз – иел дә!
* * *
Шыгыр-шыгыр килеп тора капка,
Туры килгән саен җил җае.
Түрбакчада – Дуня, кочагында –
Никахтан тыш туган улкае.
Шыгырдама, чалышайган капка,
Шауламый тор, камыш, ярыңда:
Бәләкәче йоклый алданган һәм
Яраланган йөрәк янында.
Ягымлымы, дорфамы бу дөнья –
Ул боларны белми бар дип тә.
Җылы кочак, сөтле имчәк булса,
Аның өчен барсы тәртиптә.
...Бер ачыла капка, бер ябыла –
Бер – ыңгыраша ул, бер – тына.
Аңламастан гына, себерке, дип
Атадылар сине, и Дуня.
Сөйгән өчен?!
Иркәләнгән өчен?!
Иркәләгән өчен?! – кит әле!
Шулар, пычрак гайбәт булып, һаман
Авыл буйлап шуыша бит әле.
Авыл буйлап син шатланып үт, җил,
Йоклый күрмә берүк син ятып,
Тирәкләрне уят, йоклап яткан
Шул сабыйны да кит уятып.
Уянсын ул, кулкайлары белән
Сөеп кочсын сине муеныңнан.
Һәм «Ән-нә!» дип, гайбәт ятьмәләрен
Йолкып атсын синең уеңнан.
Ул көн һаман хәтереңдә синең –
Сыймый сыман һич тә бу аңга:
Әтисенә тамчы охшамаган
Малай белән чыктың урамга.
Яңакларың алсуланып тора,
Нәкъ кызларча атлап үтүләр...
Үкенәләр хәзер: сөйгән өчен
Кирәкмәгән хөкем итүләр.
Ахирәтләрең дә килер тагын,
Мунчага, аш-чәйгә дәшәләр.
Авылдашларың ташламас, алар
Ярдәм кулыр сузып яшәрләр.
Яшь үлән
Сыек үлән... Бөгелер – өр генә,
Сынар да ул – өрсәң тагы да.
Күрәсезме, дуслар? – ул асфальтны
Тишеп килеп чыккан... Йа, Хода!..
Ә мин менә... һаман тишә алмыйм
Көрәк белән, ломнар белән дә.
Гаҗәп дөнья: шул – асфальтны тишкән,
Шул – тузганак башлы үлән дә!..
Яшәү көче бит бу! Башлар ватып,
Юк, чыгармыйк «яңа» бер мөгез...
Тирләремне сыпырып, сорыйм, дуслар:
– Тузганактай... көчле ирме – без?!
Татар авылында
Татар яшьләре һәркөнне,
Көтү кайткач, кич җиткәч,
«Әйлән-бәйлән»нәр уйныйлар,
Басу капкасын үткәч.
Бу авылның урамыннан
Кичен тагын үтәрмен.
Шомыртлыкта төнгә кадәр
Татар кызын көтәрмен...
Үлеп гашыйк булып, аны
Өзелеп яраттым бит.
Татар авылы кызын мин
Үземә караттым бит.
Зәңгәр урман читендәге
Шомыртлыкның эчендә.
Сандугачлар сайрыйлар бит
Хәзер безнең өчен дә.
Татар йорты... Таң аттырдык
Капка төбендә генә.
Сандугачлар, сайрагыз гел
Татар телендә генә.
Комментарийлар