Логотип «Мәйдан» журналы

Бала чакның таяк аты

Әнәс Хәсәнов шигыре.

Бала чакның таяк аты

Уйнаклаган, дулаган,

Тыны бетеп туктамаган,

Күкрәк киереп сулаган.

Паровоз булып пошкырган,

Җир тетрәтеп кешнәгән,

Йөгәнләргә теләгәнгә

Йә типкән, йә тешләгән.

Ул һаман алга ыргылган,

Сөртенгән, егылмаган,

Тышауларга маташсалар,

Качкан, һич тоттырмаган.

Бала чакның таяк аты

Хуҗа иткән егетне,

Бик көчлене, гайрәтлене,

Ярсу йөрәкле, дәртлене,

Нәкъ шул үзе кебекне.

Бала чакның таяк аты

Тасырдаган, түзмәгән...

...Җайдагының чәче инде

Агарганын сизмәгән.

 

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар