Логотип «Мәйдан» журналы

«Багана гөрселдәп ауганга...»

Багана гөрселдәп ауганга,Җирнеңме күчәре ычкынды?.. –Анасымы әллә Җир-суныңКаерып сындырды пычкыны.Колгасыз, сиртмәсез коеныңКапкачы бар ярый ябарга.«Барлык»ның шунысына куанып,Тотындым мин мунча ягар...

Багана гөрселдәп ауганга,
Җирнеңме күчәре ычкынды?.. –
Анасымы әллә Җир-суның
Каерып сындырды пычкыны.
Колгасыз, сиртмәсез коеның
Капкачы бар ярый ябарга.
«Барлык»ның шунысына куанып,
Тотындым мин мунча ягарга.
Мич эчен ут-ялкын ялмагач,
Йөрәккә үрләде ут теле:
– Кит әйдә!..
Никләргә киттем?! – дип,
Гомерең үкенеп үткере.
Җирсегән, сусаган чагыңда,
Син ошбу хатаңны онытма:
Куәтләп үгилек коткысын,
Җаныңны яктың син бу утка
Һәм менә яшь кенә көеңә
Каргалдың канатлы корыктан.
Кем инде, «Читләргә китәм» дип,
Йортының коесын корыткан?!
 

Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА


Фото: Николай Туганов


«Мәйдан» № 4, 2023 ел

Комментарийлар