Логотип «Мәйдан» журналы

«Ахырзаман җиттеме соң әллә?..»

Ленар Шәех шигыре.

Ахырзаман җиттеме соң әллә? –
Бөтен җирдә тимер өеме.
Боз шикелле ташның салкынлыгы.
Бу дөньясы туңлык өеме?

Кешеләр юк кебек. Яшәми дә
Утыралар тимер эчендә.
Йә булмаса, ташлар арасында.
Масаялар байлык көченә.

Тимер туңы, ташның салкынлыгы
Җаннарын да гүя катырган.
Кем булышыр, ярдәм кулы сузар
Яшәешнең өске катыннан?

Өмет бармы? Соң да кебек инде...
Җаннар кайда? Алар үлеләр?..
Яшәешнең соңгы талпынуы.
Карап йөри тимер бүреләр.

Ә югыйсә яшәү бөек иде,
Гөрли иде монда кайчандыр.
Хакыйкатьне күрми мөмкин түгел –
Ясандырма аны, ясандыр,

Мәгънәсе юк. Ул – чын һәм мәңгелек!
Хакыйкатьнең юлы бер генә.
Тимер һәм таш тавы арасында
Авырсулап йөри җил генә.

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

«Мәйдан» № 9, 2024 ел
 

Комментарийлар