Авыл моңы
Авыл моңы – ул син!Чагыла моң синең күзләрдә,Ай кызының алтын көянтәсенҖырга салып, чәчең үргәндә.Авыл моңы! Ул моң эзли сине,Күкне биләп болыт акканда...Язгы көндә ап- ак таҗлар сибеп,Умырзая чәчәк...
Авыл моңы – ул син!
Чагыла моң синең күзләрдә,
Ай кызының алтын көянтәсен
Җырга салып, чәчең үргәндә.
Авыл моңы! Ул моң эзли сине,
Күкне биләп болыт акканда...
Язгы көндә ап- ак таҗлар сибеп,
Умырзая чәчәк атканда.
Авыл моңы! Ул моң – кичке тынлык.
Бишек җыры, сабый тавышы.
Җәйге тургай, көзге алтынсулык,
Кыр казларын озатып калышы...
Авыл моңы ул син…
Чагыла моң синең күзләрдә,
Ай кызының алтын көянтәсен
Җырга салып, чәчең үргәндә.
Авыл моңы! Ул моң эзли сине,
Күкне биләп болыт акканда...
Язгы көндә ап- ак таҗлар сибеп,
Умырзая чәчәк атканда.
Авыл моңы! Ул моң – кичке тынлык.
Бишек җыры, сабый тавышы.
Җәйге тургай, көзге алтынсулык,
Кыр казларын озатып калышы...
Авыл моңы ул син…
Таhир Исмәгыйлев
Комментарийлар