Логотип «Мәйдан» журналы

АВЫЛ ҖИРЕ

Идият Әширов шигыре.

Кайда йөрмим, ни гамәлләр кылмыйм,

Авыл малае мин, авылдан.

Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә,

Шәһәр чире белән авырмам.

 

Кечкенәдән минем канга сеңгән

Арыш исе, туган җир исе.

Кырга чыксам, шуңа һәр үләнен

Килә кулга алып иснисе.

 

Тауларына менсәм, көчем арта,

Чишмәләрнең тоям шифасын.

Бездә генәдер ул шау чыршылар,

Каеннарның төзе, зифасы.

 

Шартламасы, җиләк, өмеҗесе

Мөлдерәмә тулы бал гына.

Әсир итәр сине һәр почмагы,

Күңел биреп бер күз сал гына.

 

Бөтен нәрсә гади, үзгә монда,

Табигатькә якын хислерәк.

Авыл җирләрендә яшәүчеләр

Мең тапкыр бәхетлерәк.

 

Идият ӘШИРОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от standret

 

 

Комментарийлар