Логотип «Мәйдан» журналы

«Апрельнең соңгы көннәре...»

Апрельнең соңгы көннәре,Тиздән май керә инде.Быелгы майлар бу илгәНиләр китерә инде?Табигать тә, җәмгыять тәҺичнәрсәгә баш ими.Җилкәләргә генә түгел,Йөрәкләргә таш төйи. Һай, авыр ла бу дөньядаТа...

Апрельнең соңгы көннәре,
Тиздән май керә инде.
Быелгы майлар бу илгә
Ниләр китерә инде?
Табигать тә, җәмгыять тә
Һичнәрсәгә баш ими.
Җилкәләргә генә түгел,
Йөрәкләргә таш төйи.
 
Һай, авыр ла бу дөньяда
Таш төялгән йөрәккә.
...Ташлар төеп тутыручы –
Якының булса бигрәк тә.
 
Айлар буе көнен, кичен
Борчылабыз, янабыз.
Гомер буе юк-бар өчен
Йөрәккә таш салабыз.
И Алла...
 

Клара БУЛАТОВА


Фото: Николай Туганов


«Мәйдан» № 3, 2023 ел

Комментарийлар