Логотип «Мәйдан» журналы

Апрель ае

Апрель ае,Тукай ае –Тукай язмышы кебек:Җылы ләйсән урынынаСалкын кар ява килеп. Язның беренче чәчәгеКалтырап беткән өшеп.Йолкына күк күз алдымдаТукай җаны күшегеп. Халкым йөрәген җылытканШаг...

Апрель ае,
Тукай ае –
Тукай язмышы кебек:
Җылы ләйсән урынына
Салкын кар ява килеп.
 
Язның беренче чәчәге
Калтырап беткән өшеп.
Йолкына күк күз алдымда
Тукай җаны күшегеп.
 
Халкым йөрәген җылыткан
Шагыйрьнең үзе кебек.
Җылытасым килә өреп –
Яшәсен чәчәк көлеп.
 

Зәйфә САЛИХОВА


Фото: livingheritage.ru

Комментарийлар