Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә...
Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә:Күз яшьләрем туңып бозга әйләнсен лә...Җылы өмет итеп бер сорыйсы килә:«Минем хәлдә инде, дөнья, әллә син дә?»Һаваларга менеп бер җырлыйсы килә:Җанымдагы бозлар эреп т...
Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә:
Күз яшьләрем туңып бозга әйләнсен лә...
Җылы өмет итеп бер сорыйсы килә:
«Минем хәлдә инде, дөнья, әллә син дә?»
Һаваларга менеп бер җырлыйсы килә:
Җанымдагы бозлар эреп түгелсен лә...
Шыксыз бу җиһанны матурлыйсы килә:
«Бөтен дөнья назга-язга күмелсен лә...»
Хыялымнан әкрен... әкрен генә сүнәм...
Җиргә төшәм горур башны түбән иеп.
Дөнья карый миңа үзе өмет белән:
«Суыттыгыз мине, кем җылытыр?..» —диеп.
Күз яшьләрем туңып бозга әйләнсен лә...
Җылы өмет итеп бер сорыйсы килә:
«Минем хәлдә инде, дөнья, әллә син дә?»
Һаваларга менеп бер җырлыйсы килә:
Җанымдагы бозлар эреп түгелсен лә...
Шыксыз бу җиһанны матурлыйсы килә:
«Бөтен дөнья назга-язга күмелсен лә...»
Хыялымнан әкрен... әкрен генә сүнәм...
Җиргә төшәм горур башны түбән иеп.
Дөнья карый миңа үзе өмет белән:
«Суыттыгыз мине, кем җылытыр?..» —диеп.
Илдар ЮЗЕЕВ
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар