Җан авазы
Айрат Суфиянов шигыре.
Ак чәчәкләр арасында
Тынсыз ята кош гәүдәсе…
Дәвам итәр, өзелерме
Канатлының шәжәрәсе?
Шуышканнар заманында
Кадере юк очканнарның.
Кайсыбыз соң хәлен аңлый
Киңлекләрне кочканнарның?
...Көн күзеннән шуып төште,
Сөрән салып, шом шәүләсе...
Әйтерсең лә йотты мине
Караңгылык мәгарәсе.
Төндә калдым... Ай тумады...
Тоймадыммы әллә туып?
...Мәңгелеккә килгән кебек
Йөргән булдык дөнья куып…
Өши тәнем, өши җаным,
Табанымнан бәрә суык.
Аянычлы бу гомерләр
Куык бары, бары куык...
Колагымда ялварулы
Кош тавышы:
«Алай димә!
Исән чакта, гашыйк иде
Таңнар сайрар йөрәгемә...»
Моңлыларның, киткәннән соң,
Җырлар булып кайта язы.
Үлемсезлек даулый җирдән
Шагыйрьнең дә җан авазы...
Кабатланмас көй чыгара
Күңелемнең талмас сазы.
…Юк, адашмас галәмдә дә
Илһамымның кайтавазы!
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock на Freepik
«Мәйдан» № 3, 2024 ел
Комментарийлар