Логотип «Мәйдан» журналы

Аллам ишетмәгән

Шәүкәт Гаделша шигыре.

Күзләремне кат-кат уам:

Туган ягым түгел мәллә? –

Шapaк шаулап торган җирдә

Йолкыш бушлык күренә лә.

 

Кая гына элим икән

Арган рухны, карашларны, –

Күрмим уйчан каеннарны,

Сабыр буйлы наратларны.

 

Кай якларга тәгәрәгән

Чал толымлы тумарлары?

Өсләрендә бии иде

Дәртле туе торналарның.

 

Җилгә аскан болыт булып,

Куе таллык чыңлый иде,

Болытларны чайкалдырып,

Текә камыш сулый иде.

 

Кошы, черкиләре белән

Инешкәйне йоткан канал.

Кешене да йотар сыман,

Ул ыжгырып тора һаман.

 

Кемнәр шулай туган җирнең

Җан җелеген актаралган?

Шундый җаннар туа бары

Җен яраткан аналардан.

 

Каныкмыймын якташыма,

Талаттың, дип, күрәләтә.

Миндәй читтә яшәгәннең

Юктыр хакы үпкәләргә.

 

– Саклый күр! – дип ялваргандыр

Якташ Ходай Тәгаләгә.

Аллам аны ишетмәгән,

Минем тавыш җитмәгәнгә.

 

Шуңадыр ла ачынуны

Агызырга кыенсынам.

Сүз башласам, шыңшый тавыш,

Типкәләнгән көчек сыман.

 

Шәүкәт ГАДЕЛША

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар