Ал чәчәк
Разил Вәлиев шигыре.
Чәчәкләр аланында йөрдем.
Күпме ак чәчәкләр – саф чәчәкләр.
Зәңгәрләре күпме, сарылары.
Тик ал чәчәк берәү генә...
Такыялар үрдем.
Ак чәчәктә – ак бәхеттер,
Зәңгәрендә – мәхәббәттер,
Сарысында – сагышлардыр...
Барын җыеп такыялар үрдем.
Бер ал чәчәк күрдем.
Бер чәчәктән такыя үреп буламыни?
Ал төс белән сары янәшә торамыни?
Чәчәкләр белән исәнләштем.
Йөрәк сорый:
– Ак чәчәктә ак бәхеттер,
Зәңгәрендә – мәхәббәттер,
Сарысында – сары сагыш,
Ә ал чәчәк нигә ал икән?
Беләсе иде.
Кулларыма алып
Оялчан таҗын,
Таҗы эчендә нәрсә барын
Күрәсе иде.
Чәчәкләр белән саубуллаштым.
Ал чәчәкне үзем белән алдым.
Чәчәкләр белән тагын исәнләштем.
Ал чәчәкне кабат алып килдем.
Кичерегез мине, чәчәкләр!
Инде хәзер
Аның нигә ал икәнен белдем.
Кичерегез!
Ул бит миңа
Нигә ал икәнен сөйләде.
Кичерегез!
Минем
Бөресе дә ачылмаган бер чәчәкнең
Таҗын күрәсем,
Төсен беләсем килә.
Кичерегез!!
Разил ВӘЛИЕВ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Комментарийлар