Логотип «Мәйдан» журналы

АЙЛЫ ТӨНДӘ ГАРМУН УЙНЫЙМ

Айлы төндә гармун уйныйм,Йолдызларны биетеп.Ай кызын да чишмәләргәАлып төшәм ияртеп. Эх, гармуным уйный да соң,Ашкынып тибә йөрәк.Зөһрә йолдыз – ай кызыдайМиңа бер сылу кирәк. Балкып яна бер...

Айлы төндә гармун уйныйм,
Йолдызларны биетеп.
Ай кызын да чишмәләргә
Алып төшәм ияртеп.
 
Эх, гармуным уйный да соң,
Ашкынып тибә йөрәк.
Зөһрә йолдыз – ай кызыдай
Миңа бер сылу кирәк.
 
Балкып яна бер йолдызчык,
Нурлары җанга каба.
Ул гына тик, тик ул гына
Йөрәгемә юл таба.
 
Кулларымда тальян гармун
Өздерә дә өздерә.
Гашыйклыгым бер йолдызга
Галәмнәрдә йөздерә.
 

Нурислам ГАФИЯТОВ


Фото: vk.com





«Мәйдан» №11, 2021 ел





Комментарийлар