Логотип «Мәйдан» журналы

Әйтегез, кешеләр!

Кадыйр Сибгатуллин шигыре.

Турсайган, йомшаган чак була,

күңелгә наз кирәк чак кына.

Сез дә бит нәкъ минем ишеләр,

җылы сүз әйтегез, кешеләр.

 

Кайнаган, ярсыган чак була,

гаделлек җитми күк чак кына.

Мең кояш яктырта юлымны,

эчкерсез кыссагыз кулымны.

 

Тоймастан абынган чак була,

таяныч эзлисең чак кына.

Иңемә канатлар үсәләр,

кешеләр кул биреп үтсәләр.

 

Куәтем ташыган чак була,

ярдәмем тимәсме чак кына?

Сез дә бит нәкъ минем ишеләр.

Ни кирәк,

әйтегез,

кешеләр?

 

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар