Айларым, йолдызларым...
Равил Рахмани шигыре.
Язларымда сүнде Кояш,
Хәлемне кемнәр белсен...
Яңа туган Ай калыкты:
Синме ул, өметме соң?
Килде җиргә серле нуры,
Рәсмең иңде җаныма;
Бар җиһанга балкып тулдың,
Сызып гел югалдың да...
Айларым да инде булдың,
Булдың йолдызларым да.
Сүнмәс учак очкынланды
Ерак яшьлек ярында.
Иң караңгы төннәремдә
Сүрелми җемелдәдең;
Төнне таңнарга ялгадың,
Тик көндез күренмәдең...
Гомергәме баттың, Кояш,
Көнем ник болытлы соң?!
Ай-йолдызлы тәүге сөю,
Яктыртасың... җылытмыйсың!
Равил РАХМАНИ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от eberhardgross на Freepik
Комментарийлар