Логотип «Мәйдан» журналы

Һә­вәс­кәр уй­ла­ры

Баш­ка­лар ни­чек­тер, язу­чы, ша­гыйрь дип, мин ка­ләм ия­се­нең яз­мый то­ра ал­ма­га­нын са­ныйм.

Про­цесс­та кал­га­нын, көн ту­ды­мы, маг­нит ке­бек ка­ләм бе­лән кә­газь­гә тар­тыл­га­нын. На­чар яза­мы ул, шәп яза­мы, ми­ңа кал­са, аны­сы баш­ка мәсь­ә­лә. Хәт­та гра­фо­ман яз­ган ун әсәр­нең бер­се уку­чы­га тәкъ­дим итәр­лек ки­мәл-дә­рә­җә­дә бу­лыр­га мөм­кин бит. Ә ин­де та­лант­лы ав­тор яз­мый­ча то­ра ал­мый икән, мо­ны­сы уку­чы өчен дә, мил­ләт өчен дә, их­ти­мал, әдип­нең үзе өчен дә ‒ чын бә­хет. 
Бу юл­лар ав­то­ры, Язу­чы­лар бер­ле­ген­дә тор­са да, нәкъ ме­нә әй­тел­гән шул сә­бәп ар­ка­сын­да үзен язу­чы са­на­мый. Ул – яз­га­лап то­ру­чы. Ба­шын таш­лап иҗат­ка чум­ган, үз­лә­рен про­фес­си­о­нал дип ата­ган­нар­дан чит­тә­рәк тор­ган бер һә­вәс­кәр. 
Ил­һам кил­гә­нен кө­теп, ул кил­гәч ке­нә, ни­дер сыр­лап алыр­га га­дәт­лән­гән зат. «Ә ил­һам бө­тен­ләй кил­мә­сә, кү­рен­мә­сә?» ‒ ди­яр кем­дер. Ил­һам әл­лә кайлар­да йөр­гән­дә, үзем­не яка­дан алып, өс­тәл ар­ты­на утырт­кан чак­лар да бул­ма­ды тү­гел. Тик үзең­не мәҗ­бүр итеп ке­нә ях­шы әй­бер язып бу­ла ми­кән ул? Фә­кый­ре­гез мак­си­ма­лист та бит әле. «Та­тар дөнь­я­сын шау­ла­тып алыр­лык әсәр яза­ры­ңа ышан­ма­гач, ни­гә кә­газь әрәм итәр­гә?» ди­гән, үзе кыйб­ла ит­кән прин­цип та еш ки­ре­лән­де­рә аны. «Ы­шан­мау ни­лек­тән?» ди­гән со­рау­га җа­вап­ны ал­да­рак язар­мын. Эст­ра­да­ны бер көн­лек җыр­лар бас­кан ке­бек, язу эшендә дә зә­вык­сыз­лык та, тый­нак­сыз­лык та, гра­фо­ман­лык та җи­тәр­лек, ми­ңа кал­са. Бу­лыр-бул­мас­ны язып, шун­дый­лар са­фын ту­лы­лан­ды­ру­дан курыкмый мөм­кин тү­гел. Яз­гач-яз­гач, яз­га­ның «кырт ит­кән» үк бул­ма­са да, шу­ңа якын то­рыр­га ти­еш­тер ин­де ул. План­ка юга­ры бу­лу мәс­ли­хәт. Кыс­ка­сы, урта­кул, яи­сә аңа да тарт­ма­ган «так се­бе» әсәр язу­ның буш шө­гыль икә­нен аң­лау һәм бер үк ва­кыт­та зат­лы­дан-зат­лы, ше­дев­раль, «аһ» итәр­лек әй­бер­ләр кул­дан кил­мәү билгеле бер га­җиз­лек ту­ды­ра. Бо­ла­ры ха­кын­да да ту­лы­рак итеп ал­да­рак язар­га ты­ры­шыр­мын. Гра­фо­ман­га рә­хәт: ул үзе яз­ган­нар­ны һәрдаим бест­сел­лер дә­рә­җә­сен­дә кү­рә. Әгәр дә ул, шу­ңа өс­тәп, әр­сез дә икән, мес­кен ре­дак­тор­лар­ның ба­шы бет­те ди­гән сүз – ишек­тән ку­саң, тә­рә­зә­дән ке­рә, бө­тен бул­ган таныш­ла­рын эш­кә җи­гә, яз­га­нын бас­тыр­мый тук­та­мый. Ан­дый­лар күп тү­гел, лә­кин бар.
Үзе­мә кил­гән­дә, әү­вәл шу­ны әй­тә­се ки­лә: баш­та­на­як чум­ма­сам да, әле­ге өл­кә­гә күп­ме­дер ке­реп ки­тәр­мен, әгъ­за са­на­лыр­мын дип һич тә уй­ла­ма­ган идем. Ни ге­нә ди­мә, тех­ник бе­лем, әдә­би иҗат­тан ерак тор­ган, күп ел­лар­ны үз эче­нә ал­ган про­из­водст­во, шул ук элект­ро­ни­ка­га, ави­а­ци­я­гә мө­киб­бән­лек. Тик кырык биш­ләр­не узып бар­ган­да, кү­ңел­дә ни­дер куз­гал­ды, ан­да мо­ңар­чы ты­ныч кы­на ят­кан иҗат җе­не уян­ды­мы – үзем өчен ге­нә ди­гән ке­бек хи­кәя, повесть­лар яз­га­лый баш­ла­дым. Аңын­чы бул­ган бө­тен «гө­на­һым» – иҗ­ти­магый-сә­я­си те­ма­лар­га языл­ган ана­ли­тик ка­лып­та­гы мә­ка­лә­ләр ге­нә иде бит, югый­сә. Ул юнә­леш әле дә бик якын. Шу­ңа кү­рә язу эше, язу­чы­лар ди­гән­дә дә, бе­раз гы­на ана­лиз­га би­ре­лә­се, үз ка­лан­чам­нан то­рып, үзем аң­ла­ган­ча фикер җит­ке­рә­сем кил­гән иде... 
Әдә­би иҗат өл­кә­се бе­лән мө­нә­сә­бәт­ләр күп­ме­дер чын­га әй­лән­гәч, бе­раз­дан шу­ны­сы­на да тө­ше­нә­сең: язу эше­нә ни­ка­дәр ир­тә­рәк то­тын­саң, шул­ка­дәр яхшы­рак икән. Ка­ләм­не, ким ди­гән­дә, 30дан да кал­мый чар­лый баш­лар­га ки­рәк. Әй­тә­ләр бит, язу­чы иң ях­шы әсәр­лә­рен 50ләр ти­рә­сен­дә яза дип. Шул яшь­кә җит­кәч ке­нә, ка­ләм ал­ган­сың икән – соң­га кал­дың ди­гән сүз. Чөн­ки син чар­ла­ну эта­бын ва­кы­тын­да үт­мә­гән. Ди­мәк, зат­лы «п­ро­дукт» би­рү их­ти­ма­лы да шул сә­бәп­ле ин­де нык ки­ме­гән ди­гән сүз. Сүз дә юк, нин­ди­дер ур­та­кул әсәр­ләр язар­га, аны жур­нал­лар­да чы­га­рыр­га бу­ла. Тик ме­нә «Без 41нче ел балала­ры», «Әй­тел­мә­гән ва­сы­ять», «Таң җи­ле» ке­бек ше­девр­лар, күп­ме кө­чән­сәң дә, чык­мый ин­де. Тор­мыш тәҗ­ри­бә­се, ке­ше­не, аның хо­лык-фи­гы­лен ныграк бе­лү дә яр­дәм ит­мәс­кә мөм­кин. Ил­һам да си­рәг­рәк ки­лә. Фә­кый­ре­гез­не, бө­тен­ләй тап­тап таш­ла­ма­са да, үз-үзе­нә ар­тык ышан­мас­ка мәҗ­бүр ит­кән, дәрт­не азын­дыр­ма­ган сә­бәп тә, их­ти­мал шул. Әм­ма үзем­нең Рка­ил Зәй­дул­ла кай­сы­дыр бер әң­гә­мә­дә «го­мер буе шул ти­рә­дә ыш­кы­лып йө­рү­че­ләр» дип ата­ган ка­те­го­ри­я­гә кер­мә­гә­нем­не дә тә­га­ен бе­ләм – иҗат эше го­ме­рем­нең чи­ре­ген дә тәш­кил ит­ми чөн­ки.
Тик «җен куз­гал­ган» мәл­ләр­дә бо­лар­ның бер­сен дә әле исәп­лә­ми­сең. Ка­ләм­гә то­ты­нып, иҗат­ка ке­реп кит­кәч, жур­нал­лар­да әсәр­лә­рең кү­ре­нә баш­ла­гач, биг­рәк тә бе­рен­че ки­та­бың чык­кач, Бер­лек­кә ке­рү, язу­чы исе­ме алу те­лә­ге ка­бы­на. Чөн­ки, аванс бе­лән дип әй­тик, язу­чы хал­кы­ның һәм­мә­сен дә да­һи, Ходай там­га­ла­ган зат итеп кү­рә­сең. Си­нең дә шул хик­мәт­ле ка­вем ара­сын­да бу­ла­сың ки­лә. Ә ин­де кер­гәч, ан­да­гы ке­ше­ләр­не якын­нан бе­лә баш­ла­гач, ал­су күз­лек ак­рын­лап са­лы­на – ка­ләм ия­лә­ре­нең да җир­дән йөр­гән­ле­ген, га­ди ке­ше ке­бек үк гө­наһ­лы яки гө­наһ­сыз­лы­гын, баш­ка сый­фат­лар бу­ен­ча да га­вам­нан ар­тык ае­рыл­ма­вын, та­лант ка­сә­се­нең дә һәр оч­рак­та мөл­де­рә­мә ту­лып тор­ма­вын кү­рә­сең. Бо­ла­ры әле ар­тык ка­ты бә­рел­мә­гән­дә. Әл­бәт­тә, мәш­һүр дип 
бә­я­ләр­лек ка­ләм ия­лә­ре та­тар­да һәр дә­вер­дә дә ди­яр­лек бул­ган һәм бар. Тик алар баш­ка ха­лык­лар­да­гы ке­бек үк «ш­туч­ный то­вар». Та­тар­да алар бү­ген дис­тә, дис­тә ярым­нан да ар­тык тү­гел. Ул шу­лай бу­лыр­га ти­еш­тер дә. Ка­ләм тот­кан­нар ара­сын­да тау­га ка­рап тау бу­лыр­га ом­тыл­ган ур­та­кул­лар, мин­дәй һәвәс­кәр­ләр күп­ле­ге дә та­би­гый. Ур­та­кул­лык­ка җит­мә­гән­нәр дә бер өем. Дәр­те, сә­лә­те кер­гәч уя­ныр ди­еп­ме, Бер­лек­кә ха­лык­ны шак­тый эре иләк аша үткә­реп ка­бул итә­ләр чөн­ки.
Әйт­кәч, шу­ны­сын да әй­тик, әле­ге да­и­рә та­гын шу­ның бе­лән дә үзен­чә­лек­ле (мо­ны­сын да со­ңын­нан си­зем­ли­сең): әле­ге та­раф­лар­да сә­ер­ләр, хик­мәт­ле­рәк ке­ше­ләр дә күб­рәк. Мо­ны­сы да аң­ла­шы­ла ке­бек: сә­ер­лек бе­лән иҗат ара­сы ар­тык ерак бу­ла ал­мый­дыр ин­де ул. Уңай там­га­лы, ип­ле, бе­раз гы­на мә­зәг­рәк сә­ер­лек­нең нәкъ ме­нә чын та­лант ия­се­нә хас­лы­гы­на, шул та­раф­лар­га ба­рып чык­кач, янә бер кат ина­на­сың. Аны­сы бер як­тан, икен­че як­тан ки­ре сә­ер­лек, ки­ре ки­мәл­дә­ге «ге­ний»­лар – ар­тык көй­сез, хо­лык­сыз, гау­га­лы, хәт­та үч­ле зат­лар­ны да, бе­рән-сә­рән ге­нә бул­са­лар да, нәкъ ме­нә ка­ләм­гә ябыш­кан­нар ара­сын­да оч­рат­кач, бө­тен­ләй кә­еф кы­рыл­ган, «а­бау», «әс­тәгъ­фи­рул­ла»­ны әйт­кән чак­лар да бул­ма­ды тү­гел, бул­ды. Кыс­ка­сы, иҗат да­и­рә­се дә без яшә­гән җәм­гы­ять­нең ча­гы­лы­шы ди­яр­гә мөм­кин­дер. Тик бер тө­зәт­мә бе­лән. Ул – ку­ер­тыл­ган, конт­раст­лык ныг­рак си­зел­гән ча­гы­лыш. Әдә­би сә­ләт ягын алып, башка­ча­рак әйт­кән­дә, мөх­тә­рәм яки шу­ңа якын, ол­пат яи­сә алай ук ол­пат бул­ма­ган та­лант ия­лә­ре – чын язу­чы, чын ша­гыйрь­ләр, күк­ләр­гә кү­тә­реп мак­тап бул­ма­ган ур­та­кул­лар һәм дә үзен шул ике ка­те­го­ри­я­дән һич тә ким күр­мә­гән бе­раз сан­тый­рак әле­ге дә ба­я­гы «ыш­кы­лып йө­рү­че­ләр» – әле­ге да­и­рә­нең үзен­чә­лек­ле сос­та­вы.
«Б­ла­жен­ный»­лар­га, ягъ­ни сә­ер­рәк­ләр­гә, алар­ның уңай там­га­лы­ла­ры­на дәгъ­ва юк һәм бу­ла да ал­мый. Ә сок­лан­ган чак­лар бул­га­лый. Яз­ган­на­ры­на гы­на түгел, хо­лык-фи­гыль­лә­ре­нә, ке­ше­лек сый­фат­ла­ры­на, баш­ка­сы­на да. «Ыш­кыл­ган­нар»­га, ан­дый­лар­ның үзен ип­ле, итә­гать­ле то­та бел­гән зы­ян­сыз­ла­ры­на да, зур­дан ал­ган­да, аз гы­на да тел-теш ти­де­рә­се кил­ми. Ыш­кы­ла икән, ыш­кы­ла ин­де. Алар ара­сын­да шак­тый күр­кәм ке­ше­ләр бар. Те­ләк зур­дан, та­лант чама­лы бул­са да. Ә ме­нә төр­ле «әр­сез ала­бай»­лар­га, алар гау­га­лы, пыр­дым­сыз бул­ма­ган җә­һәт­тә дә, дәгъ­ва бар. Тый­нак­сыз­лык­ны ка­бул итә ал­ма­ган­нар ми­нем бе­лән ки­ле­шер. Әр­сез­лек бе­лән ал­ды­рып, өч ти­ен­лек иҗат­ны унөч ти­ен­гә са­нап, түш ки­е­реп йөр­гән­нәр эч­не по­шы­рып кы­на кал­са икән ул. Рус­ча диск­ре­ди­та­ция ди­гән сүз дә бар бит әле. Ягъ­ни ке­ше­нең, без­нең оч­рак­та һө­нәр­нең аб­ру­ен, дә­рә­җә­сен тө­ше­рү, әдә­би иҗат­ның мәр­тә­бә­сен ки­ме­тү. Тый­нак гра­фо­ман кө­не-тө­не яза икән – яз­сын, ан­нан зы­ян юк. 
Кы­ю­сыз һә­вәс­кәр дә ул як­тан за­рар­сыз. Ә ме­нә ур­та­кул­га да җит­мә­гән сә­ләт ия­се, үзе яз­ган­ны клас­си­ка­га якын ку­еп, шу­ны буль­до­зер үҗәт­ле­ге бе­лән ал­га сө­рә, ре­дак­ци­я­ләр­не штурм­лый, сә­ләт­ле­ләр өле­ше­нә ке­рә икән, ти­шек са­ен «за­тыч­ка» икән, зы­ян ярал­мый кал­мый ин­де ул.
Хо­дай Тә­га­лә­нең биш оч­рак­ның дүр­тен­дә та­лант­лы­ны – тый­нак, тый­нак­сыз­ны сә­ләт­сез итеп ярат­ка­нын ис­бат­лый­сы юк дип бе­ләм. Һәр тый­нак та­лант­лы бул­ма­ган тәкъ­дир­дә дә. Шул җә­һәт­тән төр­ле әдә­би пре­ми­я­ләр­гә үзен кат-кат тәкъ­дим ит­кән­нәр­не дә аң­лый да, ак­лый да ал­мый фә­кый­ре­гез. Мин кү­реп бел­гән, бик тә хөр­мәт ит­кән, го­мер ба­кый төр­ле­дән-төр­ле җа­вап­лы ва­зи­фа­лар­да эш­ләп, тор­мыш­ны, ке­ше­ләр­не, вәз­гы­ять­не бик күп баш­ка ка­ләм әһелләрен­нән ях­шы­рак аң­лап иҗат ит­кән мил­ләт­пәр­вәр Ил­дус абый Гый­лә­җев ис­кит­кеч тый­нак ке­ше иде. Бер үк ва­кыт­та үтә дә та­лант­лы. Тый­нак­лы­гы арка­сын­да, ла­ек бул­са да, Ту­кай бү­лә­ген дә ала ал­ма­ды ул. Югый­сә, аз гы­на тер­сәк бе­лән эш итәр­гә өй­рән­сә, әр­сез­лән­сә, элем­тә­лә­рен, бар бул­ган таныш­ла­рын эш­кә җи­гә бел­сә, ул аны уй­ла­мый да ала иде. Бар­ма­ды Ил­дус абый ан­дый тү­бән­лек­кә... 
Язу­чы, ша­гыйрь ди­гән ке­ше­нең порт­ре­тын үзем күр­гән­чә әвә­ләр­гә алын­гач, ка­лә­ми зат­лар ара­сын­да да бе­лем­ле­ләр, бе­лем дә­рә­җә­се бик юга­ры булмаганнар, ур­та, хәт­та си­гезь­ел­лык бе­лем бе­лән ге­нә чик­лән­гән­нәр ба­рын да әй­тү ки­рәк­тер. Киң бе­лем, эру­ди­ция ба­ры фай­да­га гы­на бул­са да, наданлы­гы ерак­тан кыч­кы­рып тор­ган ае­рым зат­лар­дан Бер­лек ди­гә­не­без бө­тен­ләй үк азат бул­ма­са да, шу­ны­сы да дө­рес: язу­чы өчен бе­рен­че урын­да, гыйлем­нән дә биг­рәк, сүз бе­лән рәс­сам­нар­га бир­ге­сез су­рәт ту­ды­ра бе­лү сә­лә­те, тел бай­лы­гы, ма­вык­тыр­гыч сю­жет тө­зү һә­вәс­ле­ге ки­рәк­ле­ге бә­хәс­сез. Ике-өч бит уку­га, уку­чы­ны яка­сын­нан ыч­кын­мас­лык итеп эләк­те­рә ал­дың­мы – син чын язу­чы, иң шәп бә­ян­че (рус­ча – хо­ро­ший расс­каз­чик), та­лант ия­се. Тик са­нал­ган­нар гы­на җи­теп бет­ми ди­сәм дә, ха­та­лан­мам. Биг­рәк тә про­за­ик­лар­га. Тор­мыш бе­раз җил­те­рә­теп ал­ган, төр­ле урын­нар­да, төр­ле һө­нәр­дә үзен сынап ка­ра­ган, чит-ят та­раф­лар­да яшәр­гә, төр­ле ка­вем­нәр ара­сын­да кай­нар­га өл­гер­гән ав­тор яз­ган­нар, ча­гыш­тыр­ма­ча җай­лы ва­зи­фа­да, җы­лы бүл­мә-каби­нет­лар­да утыр­ган зат шә­рех­лә­гән­нән, мәгъ­лүм ки, ях­шы як­ка нык ае­ры­ла. Бе­рен­че­ләр­гә, кем әйт­меш­ли, һич тә бар­мак­тан су­ы­рып уты­ра­сы тү­гел. «Бар­мак­тан су­ы­рып» та, ме­нә ди­гән әсәр иҗат итеп бу­ла­дыр. Тик аның өчен уни­каль ав­тор, да­һи­лык­ка якын то­ру мәс­ли­хәт. Ан­дый­лар, әйт­кә­не­без­чә, нык си­рәк. Да­һи­лык ди­гән­нән, язу­чы­лар, го­му­мән дә иҗат ке­ше­лә­ре ара­сын­да, ал­да әйт­кән сә­ер­лек сә­бәп­ле­ме, үзен бө­ек­кә са­на­ган­нар да хәт­сез. Яз­ган­на­ры ур­та­ча бул­ган, хәт­та таш­ка үл­чим­гә якын тор­ган­нар да кай­чак үзен те­ре клас­сик итеп күр­гә­ли. Күр­сен­нәр, эч­тән ге­нә шу­лай дип йөр­сен­нәр, тик ал­да әйтелгән­чә, ыч­кы­ну чи­ге­нә җи­тә язып әр­сез­лән­мә­сен­нәр ге­нә.
Ях­шы­дан-ях­шы ди­гән­дә, ан­дый­ны да­һи­лар­дан да биг­рәк, ал­да ис­кәр­тел­гән «тор­мыш җил­те­рәт­кән»­нәр яз­мый ми­кән әле. Шул ук Джек Лон­дон, мә­сә­лән, «ал­тын биз­гә­ге» бе­лән авыр­ма­ган, Аляс­ка­га ба­рып чы­гып, җи­ңел ге­нә ба­еп ки­тәр­гә уй­ла­ган аван­тю­рист­лар ара­сын­да йөр­мә­гән, ну­жа чик­мә­гән бул­са, күпме ге­нә укы­саң да, туй­дыр­мый тор­ган зат­лы­дан да зат­лы «Төнь­як хи­кә­я­лә­ре»н ту­ды­ра алыр иде ми­кән? Әл­бәт­тә, юк. Авыл­да­шым Мир­га­зи­ян Юныс һава­да оч­ма­ган, озак ел­лар диң­гез­дә йө­зеп, дөнь­я­ның тук­сан­нан ар­тык илен күр­мә­гән, аль­бат­рос яз­мы­шы бе­лән яшә­мә­гән бул­са, яз­ган­на­ры, биг­рәк тә пуб­ли­цис­ти­ка­сы, шул дә­рә­җә­дә киң спектр­лы, дөнь­я­га ка­ра­шы иф­рат та ко­лач­лы бу­лыр иде ми­кән? Юк­тыр.
Бү­ген­ге тор­мыш көй­ле, уңай­лы. Шун­лык­тан, та­би­гый ки, «А­ляс­ка»­га ба­рып йөр­ми, «ү­ке­реп тор­ган кы­ры­гын­чы па­рал­лель» да­выл­ла­рын җи­де кат үт­ми ге­нә ка­ләм­гә то­тын­ган­нар аб­со­лют күп­че­лек. Ул гы­на­мы?! Ка­ләм ия­лә­ре­нең, ким ди­гән­дә яр­ты­сы­ның (бу биг­рәк тә үзе­без­нең та­тар язу­чы­ла­ры­на ка­гы­ла дип уйлыйм), тор­мыш юлы га­ди һәм стан­дарт: мәк­тәп, аны бе­те­рү­гә, уни­вер­си­тет ко­ри­дор­ла­ры (кай­чак­та чит­тән то­рып) һәм дә, ахыр ки­леп, ре­дак­ция бүлмәләре. Ир-ат­лар­ны ал­ган­да, күп­ләр хәт­та ар­мия мәк­тә­бен дә үт­мә­гән. Фан­та­зия һәм сә­ләт яр­дәм­гә ки­лә­дер, әл­бәт­тә. Тик ул гы­на аз. Әдип ке­ше­гә, әйт­кә­не­без­чә, тө­че­не ге­нә тү­гел, ачы­ны да та­тып ка­рау ки­рәк, мө­һим­дер. Бү­ген­ге наз­лы тор­мыш ях­шы әдә­би­ят­ка кир­тә ро­лен дә күп­ме­дер уй­на­мый ми­кән әле. Ше­девр­лар­ны ре­дак­ци­я­дә­ге йом­шак кә­нә­фи­дә уты­рып кы­на ту­ды­ру мөм­кин, тик кә­нә­фи­гә тик­ле син рус­лар «о­гонь, во­да и мед­ные тру­бы» ди­гән­не бил­ге­ле бер дә­рә­җә­дә уз­саң, ях­шы дип бе­ләм. Яз­ган-яз­ган шу­ны­сын да бил­ге­ли­се ки­лә: ка­ләм ия­лә­ре, биг­рәк тә ир-ат язу­чы­лар ара­сын­да яше­рен-батырын тү­гел, Эр­нест Хе­мин­гуэй әл­лә әйт­кән, әл­лә әйт­мә­гән: «Ә­сәр сал­мыш баш­тан язы­лыр­га, аек чак­та ре­дак­ци­я­лә­нер­гә ти­еш» ди­гән прин­цип­ны үтәп, үз итеп, «кап­ка­лап» язу­чы­лар, ил­һам­ны шул рә­веш­ле ту­ды­ру­чы­лар да бар. Мин алар­ны га­еп­лә­мим. Ин­де ниш­ли­сең, бу да сә­ер­лек­нең, үзен­чә­ле­лек­нең бер тө­ре­дер, бәл­ки. Иҗа­ди зат­лар­ның төр­ле­дән-төр­ле сти­му­ля­тор­лар­га мө­рә­җә­гать итү га­дә­те элек-элек­тән үк бул­ган, бу­ла­чак...  
Язу эше­нең үзен­чә­лек­ле про­цесс икә­нен яз­ган һәр ке­ше бе­лә. Аны күз уңын­да тот­кан­да, «Ха­лык­ка, дөнь­я­га әй­тер сү­зең бу­лыр­га ти­еш» дию ге­нә аз ке­бек. Әйе, ул бу­лыр­га ти­еш. Ку­лы­ңа ка­ләм алу­га сүз­ләр, җөм­лә­ләр, фи­кер­ләр дә ур­гып ки­леп то­рыр­га ти­еш. Кә­газь­гә тө­ше­реп ке­нә өл­гер. Би­ре­дә, әл­бәт­тә, фикри ти­рән­лек, ори­ги­наль­лек за­рур. Җит­ди язу­чы, ма­вык­тыр­гыч сю­жет­ка тө­реп, уку­чы­га ке­ше­нең җи­һан­да­гы мис­си­я­сен дә чәй­нәп кап­ты­рыр­га, тормышта­гы кай­бер кү­ре­неш­ләр­не, ха­кый­кать­не күр­ми­чә, кү­рер­гә те­лә­ми­чә, аң­ла­мый­ча йөр­гән га­ди ке­ше­гә күз­лек ки­дер­теп, яшә­еш­не гел баш­ка ракурстан да күр­сә­тә бе­лер­гә ти­еш­тер. Ях­шы­ны про­па­ган­да­лау­ны әйт­кән дә юк. Ях­шы язу­чы, ша­гыйрь – ул күп­ме­дер мес­сия, кот­ка­ру­чы. Җит­ди, исе­ме җисе­ме­нә тәң­гәл язу­чы ул ‒ бер үк ва­кыт­та тәр­би­я­че дә, укы­ту­чы да, «күз та­би­бы» да, ае­рым оч­раклар­да хәт­та пәй­гам­бәр дә. Бу – язу­чы­лар ара­сын­да аз-маз бу­тал­ган фә­кый­ре­гез фи­ке­ре ге­нә тү­гел, ә ка­ләм ия­лә­ре­нең хәт­се­зе бел­гән бил­ге­ле ак­си­о­ма.
Ка­ләм ия­лә­рен шарт­лы рә­веш­тә җит­ди һәм бик үк җит­ди бул­ма­ган­нар­га бү­лү шун­нан, язу­чы исе­ме кү­тәр­гән­нәр­нең га­ди­рәк ки­мәл­дә эш­лә­гән­нә­ре бү­ген күб­рәк тә тү­гел ми­кән әле? Ял ит­те­рә тор­ган әсәр­ләр­гә со­рау (сп­рос) юга­ры тор­ган­да, ни­гә әле нин­ди­дер юга­ры ма­те­ри­я­ләр­гә ке­реп ки­теп, уку­чы­ның башын ка­ты­рыр­га, ни­гә ар­тык «а­кыл са­тар­га»? Кү­ңел ач­ты­ру, ке­ше за­ты­на, язып, оч­сыз­лы та­ма­ша күр­сә­тү җи­ңел дә, ке­рем­ле­рәк тә. Ике ел элек «Якутларга кит­кән ва­кыт­лар» ди­гән по­весть яз­ган идем. Җәм­гы­я­те­без­нең, ал­ны-арт­ны ка­ра­мый­ча, ак­ча, мал-мөл­кәт ар­тын­нан ча­бу­га ко­рыл­ган бу­луы безне үтә кү­ңел­сез хәл­ләр­гә, һә­ла­кәт­кә өс­те­рә­вен, ке­ше за­ты­ның үз ба­шы­на аш­кы­ну­ын ис­бат­лар­га ты­рыш­кан әсәр­не ре­дак­тор­лар­ның бер­се, уку­га ук: «Ми­нем авыл абый-апа­ла­ры­на ар­тык кат­лау­лы бу», ‒ дип бә­я­лә­де. Тик шу­лай да, рәх­мәт яу­сын, бас­тыр­ды. По­весть­ны ре­дак­тор­ның үзе­нең киң эру­ди­ци­я­ле, гый­лем­ле, проб­ле­ма­га би­та­раф бул­ма­вы кот­кар­ды дия алам. Тик һәр ре­дак­тор да ан­дый бу­ла ал­мый. Бү­ген­ге вәз­гы­ять алар­ны ба­ры­бер уку­чы артыннан ба­рыр­га, ти­раж ха­кын­да баш ка­ты­рыр­га мәҗ­бүр итә. 
Дөнья бул­гач, кү­ңел ач­ты­ру, җи­ңел әй­бер­ләр дә ки­рәк­тер. Ча­ма бул­ган­да. Лә­кин соң­гы ара­лар­да ча­ма бе­раз югал­ды ке­бек. Ки­тап­ка игъ­ти­бар ки­ме­гән, укучы, биг­рәк тә зә­вык­лы уку­чы си­рә­гәй­гән бү­ген­ге за­ман­да «а­выр»­ны, уй­лан­ды­ра тор­ган­ны са­ту – проб­ле­ма да бит әле. Нәкъ шул сә­бәп­ле, әйт­кә­нем­чә, ка­ләм ия­се дә, уку­чы ар­тын­нан­рак ба­рыр­га һә­вәс­лән­мә­де ми­кән? Сүз ха­тын-кыз язу­чы­лар­ның хәт­се­зе ме­лод­ра­ма жан­ры­на мө­рә­җә­гать итүе ха­кын­да түгел. Гү­зәл зат­ның та­би­га­те шун­дый: га­и­лә, ир бе­лән ха­тын мө­нә­сә­бәт­лә­ре, ба­ла яз­мыш­ла­ры, җа­вап­сыз мә­хәб­бәт ‒ аның өчен яз­ган­да да, яз­ма­ган­да да бе­рен­че урын­да. Сүз тен­ден­ция ха­кын­да. Мон­дый кү­ре­неш – җи­ңел­гә мө­киб­бән­лек гло­баль төс­мер ал­ган­да, аның аза­гы бер – уку­чы­да­гы тү­бә­нәй­гән, хәт­та бо­зыл­ган зә­вык яра­лу. Язу­чы уку­чы­дан ал­да бар­мый икән, язу­дан мәгъ­нә юга­ла. Го­му­мән, ак­ча эш­ләр өчен ге­нә язылган­ны, «җи­ңел»­не укы­ган җәм­гы­ять ул – сан­сыз җәм­гы­ять. Ул ка­мил­лек­кә дәгъ­ва кы­ла ал­мый. Дөнья «ик­мәк һәм та­ма­ша»­га гы­на кай­тып кал­ды­мы, ке­ше­дән ке­ше ясау про­цес­сы тук­та­ла. Чөнки әх­лак, иман, ке­ше­лек­ле­лек ди­гән ка­те­го­ри­я­ләр арт­кы план­га кү­чә. 
Шул ук Дос­то­евс­кий­ны со­вет за­ман­на­рын­да да ха­лык­ның ун про­цент­тан ар­ты­гы укый ал­ма­ган, ди­ләр. Хә­зер, их­ти­мал, бер про­цент та юк­тыр. Тик аңа ка­рап кы­на, Дос­то­евс­кий кү­тәр­гән проб­ле­ма­лар ак­ту­аль­ле­ген, тәр­би­я­ви по­тен­ци­а­лын югалт­ма­ды. Ав­тор үзе дә дөнья масш­та­бын­да­гы клас­сик бу­лу­дан туктамады. 
Җил­бә­зәк за­ман­нар җил­бә­зәк әдә­би­ят ту­дыр­са да, ан­дый чор­лар ба­ры­бер үтә­чәк. Ан­дый әдә­би­ят үр­нәк­лә­ре дә һич бул­ма­ган, языл­ма­ган төс­ле юк­ка чыгачак. Ва­кыт ма­ши­на­сы бул­са, бер ил­ле ге­нә ел­га ал­га ки­теп, ха­лык кем­нең әсәр­лә­рен оныт­ма­ган, кем­не укый – ба­ры­сын да бе­леп кай­тып бу­лыр иде. Ни кыз­га­ныч, юк ан­дый ма­ши­на. Тик бү­ген­ге әдә­би­ят ко­ри­фей­ла­ры­ның бер өле­ше мил­ләт хә­те­рен­дә ка­ла­чак, яшә­я­чәк, алар­ны ки­лер бу­ын­нар укы­я­чак ди­гән өмет бар. Та­тар үзе исән-сау бул­ган җә­һәт­тә, әл­бәт­тә. Баш­ка­ча ки­леп чык­кан­да, кем­дер без­не ябы­ры­лып тәр­җе­мә­дә укыр дип өмет­лә­нү – аны­сы ин­де бер­кат­лы­лык. Рус­ча­га, баш­ка кай­бер тел­ләр­гә тәр­җе­мә ите­лү үлем­сез­лек­кә га­ран­тия бу­ла ал­мый. Өл­кән ту­ган әдә­би­я­ты һәм мә­дә­ни­я­те, биг­рәк тә алар­ның ХIХ га­сыр­да­гы клас­сик­ла­ры, бү­ген­ге сә­ләт­ле ав­тор­ла­ры янын­да без ни­чек­тер ваг­рак кү­ре­нә­без. Олы ха­лык, олы әдә­би­ят, үзе дә сиз­мәс­тән, без­нең дөнья масш­та­бы­на чы­гар юл­ны, ачар тә­рә­зә­не кап­лап то­ра дип әй­тү­дә дә дө­рес­лек бар ке­бек. Лә­кин ше­девр – Аф­ри­ка­да да ше­девр, та­тар­дан да ни­дер ка­лыр, ки­лә­чәк бу­ын­нар­ны сок­лан­ды­рыр дип өмет­лә­ник.
Сүз­не йом­гак­ла­ган­чы, яңа­дан әдә­би әсәр­нең сый­фа­ты­на, шу­ңа ка­гы­лыш­лы бер үзен­чә­лек­кә ка­гы­лып ки­тә­се ки­лә. Әдә­би­ят­та, ми­ңа кал­са, шун­дый күренеш тә кү­зә­те­лә: ае­рым бер ка­те­го­рия иҗат әһел­лә­ре (ин­де тел­гә алын­ган әр­сез­ләр ге­нә тү­гел, ур­та­кул­лар­ның да бил­ге­ле бер өле­ше) ту­дыр­ган әсәрләр шундый дә­рә­җә­дә ‒ алар уку­чы­дан биг­рәк ав­тор­ның үзе­нә ки­рәк һәм кадер­ле. Кай­да­дыр ба­сы­лып чык­кан җә­һәт­тә дә. Га­зе­та, жур­нал­лар хә­зер җи­тәр­лек, ак­чаң бул­са, ки­тап­ның да те­лә­сә нин­ди­ен чы­га­рып бу­ла. Ки­тап­ка га­шыйк­лык мак­та­ныр­лык бул­ма­ган бү­ген­ге чор­да да уку­чы ав­тор­ны укы­ды дип фа­раз­лыйк. Укы­ды һәм шун­да ук оныт­ты. Ав­тор­ны ка­ләм­дәш­лә­ре дә укып чы­гар­га мөм­кин. Алар да оны­та. Җан­га ка­гы­лыр­лык, кү­ңел­гә се­ңәр­лек, шаккатыр­лык һич­нәр­сә бул­ма­гач, зат­лы­лык­ка дәгъ­ва кыл­ма­гач, хә­тер­нең аз гы­на да кө­чә­нә­се кил­ми. Һәм... Эш хәт­сез оч­рак­лар­да шу­ңа ба­рып җи­тә: ка­ләм ия­се үзе исән-сау, ә яз­ган­на­ры ин­де ба­кый­лык­та. Укы­ды­лар да (әле укы­са­лар) оныт­ты­лар, яңа­дан бер­кай­чан да кайт­ма­я­чак­лар, ис­кә ал­ма­я­чак­лар. Со­рау туа: мон­дый иҗат кем­гә ки­рәк? Җа­вап шун­дый – ба­ры ав­тор­ның үзе­нә. Исән-сау чак­та: «Мин фә­лән ки­тап ав­то­ры, мин Бер­лек әгъ­за­сы», ае­рым очракларда хәт­та: «Мин шун­дый-шун­дый пре­мия лау­ре­а­ты», – дип, үзен рас­лап, кик­рик ка­бар­тып, язу­чы исе­ме кү­тә­реп йө­рер өчен. Ур­та­кул­га да җит­мә­гән ша­гыйрь төн уты­рып ши­гырь яза. «Өч­ле»­дән ар­тык­ны ку­яр­лык бул­ма­са да, үзең яз­ган үзе­ңә оша­мый кал­мый – ул аны бик юга­ры бә­я­ли, тәэ­сир­лә­нә, ха­ты­ны­на укы­ган­да, хәт­та елап та ала. Икен­че көн­не те­ле­фон­нан дус-иш­ләр­гә, үзе ка­ләм­дәш са­на­ган ке­ше­ләр­гә укыр­га ке­ре­шә. Ан­дый ав­тор, ин­де әй­тел­гән­чә, га­дәт­тә тый­нак­сыз бу­ла, ке­ше ва­кы­ты бе­лән сан­ла­ша бел­ми. Те­ле­фон чы­бы­гы­ның те­ге ба­шын­да­гы зат исә ип­ле­лек, такт сак­лый (яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, кү­бе­без шун­дый), «Бол­гап ат бу чи­ле-пеш­ле нәр­сәң­не», ‒ ди­яр­гә бер­кем дә ба­тыр­чы­лык ит­ми. Ки­ре­сен­чә, «О-о, шәп чык­кан ич бу», ‒ ди­гән, мак­та­ган бу­ла. Әсәр, әйт­кә­не­без­чә, әле кай­сы­дыр жур­нал­га, җы­ен­тык­ка да элә­гер­гә мөм­кин, тик ан­дый хәл дә әсәр­гә го­мер алып кил­ми. Ав­тор үзе үз җы­ен­ты­гын исән ча­гын­да ку­лы­на ал­га­ла­са да, баш­ка та­раф­лар­да ул ту­зан гы­на җы­еп ята. Чын­лык­та, ан­дый иҗат үр­нәк­лә­ре шәх­си аль­бом­нар­да гы­на яшәр­гә ти­еш­тер дә бит. Әдә­би­ят вак­лан­ган­да, кү­рәм­сең, хал­ту­ра ярал­мый кал­мый. Мон­дый кү­ре­неш­нең дә төп җи­теш­сез­ле­ге шун­да: ул әдә­би­ят­ның, иҗат­ның бә­я­сен тө­ше­рә, де­валь­ва­ци­я­ли. Бу оч­рак­та Ле­нин кай­чан­дыр яз­ган­ча, «Луч­ше – мень­ше, да луч­ше» прин­ци­бын ал­га кую да ар­тык бул­мас иде. Шул исәп­тән иҗат­чы­лар­ны Бер­лек фильт­ры аша уз­дыр­ган­да да. Сан бе­лән кү­ләм сый­фат­ны бә­реп егар дә­рә­җә­дә үк бул­ма­сын иде ди­я­се ки­лә...
Яз­мам­ны «Һә­вәс­кәр уй­ла­ры» дип ата­дым. Нәкъ шул сә­бәп­ле, би­ре­дә шә­рех­лән­гән­нәр­не ха­кый­кать­нең соң­гы инс­тан­ци­я­се итеп ка­бул итәр­гә һич тә ки­рәк­ми­дер. Бу – язу эше­нә, язу­чы ди­гән ка­вем­гә ми­нем шәх­си, үзем сай­ла­ган ра­курс­тан бе­раз һә­вәс­кәр­рәк ка­раш. Ки­ле­шү­че­ләр һәм биг­рәк тә ки­леш­мәү­че­ләр бу юнә­леш­тә сүз­не дә­вам итә – җә­е­леп ки­теп үз фи­ке­рен яза ала. Мин исә, үзем эш­лә­гән ре­дак­ци­я­дә­ге бер кол­ле­га­быз әйт­меш­ли, әй­теп ке­нә бак­тым…

 

Наил ШӘРИФУЛЛИН

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 5, 2024 ел

 

 

Комментарийлар