Логотип «Мәйдан» журналы

Михнәтле балачак (дәвамы)

Гыйбрәтле язмышлар.

Башы: http://maydan.tatar/mixnetle-balachak/


...Теге календарьны директор абый газетага төреп үзе белән алып китте. Безнең мөлкәтләрне конфискацияләүнең соңгысы булгандыр инде бу. Ул аны кая куйгандыр инде, бик тә әйбәт календарь иде. Мәңгелек. Теләсә кайсы айга һәм елга ярый торган иде ул. Кызганыч... Календарь гына түгел, укытучы Галиев абый үзе дә кызганыч булып тоелды миңа. Миндәге талантны үстерү урынына ул минем түбәмә суккан кебек итте. Шуннан соң мин гарәпчәне ташладым. Ә хәзер исә гарәп телен югары уку йортларында өйрәтәләр. Ул чагында Галиев абый үзенчә кулыннан килгән кадәр искелекнең бер төрен бетерергә омтылгандыр инде. Шушы вакыйгадан соң әгәр дә дәрестә берәр укучы: «Бүген ничәсе?» – дип сораса, Галиев абый: «Көннәрне Тәкый бик яхшы белә инде аны, аннан сорасак кына», – дип ыржаеп теге календарь белән булган вакыйганы искә төшереп куя иде...
...Әткәй бөтенләй йөри алмас булды. Без аны бәләкәй арбага яки чанага утыртып сеңелем Рәфига белән аръякка әнкәсе (Зурәнкәй) янына алып бара идек. Әткәй култык таягы белән этеп үзенчә безгә ярдәм итеп бара.
Безнең әткәй бик матур һәм моңлы итеп җырлый иде. Заманында мәчеттә бергә эшләгән, безнең бабайның бертуганы Гобәйдулла абзыкайның улы Фатих абый да шул ук мәчеттә азанчы булып торган. Мин үземне хәтерләгән бәләкәйрәк чагымда Фатих абыйның моңлы итеп әйткән азан тавышын бик бирелеп тыңлап тора идем. Фатих абый безгә килсә, алар әткәй белән бергәләп җырлап утыра торган булганнар. Әткәйнең исә сәкегә сузылып ятып һәм кулларын баш астына куеп җырлаган бер җыры аеруча исемдә калган:
Ак канатлы күк карчыга
Килә урман итәкләп.
Үзлегемнән йөремәймен,
Йөртә язмыш җитәкләп...
...Әткәй соңгы елларда төрмәләрдә бик күп михнәтләр татыса да бер тапкыр да зарланганы, һәм гомумән, үзе турында, төрмәдә ни күргәннәре турында ачылып китеп сөйләгәне булмады.
Без инде хәзер дүрт бала булдык, безнең янга энебез Миргазиян да өстәлде, ул 1936 елның декабрендә туды. Яз җитү белән без тагын икенче кешегә чыктык (1937 елда). Бу фатир аръякта, елга буенда булып, анда бер әби (Камилә Идрисова иде ул) ялгызы гына гомер итә иде. Өе дә артык кечкенә түгел. Идрис бабай үлгәч, ялгызы гына калган, песие белән генә яшәп ята. Сөйләшергә беркеме дә юк, шул песие белән генә сөйләшеп юана. Без кергәч тә шул гадәтен ташламады.
Җәйне шул Камилә әбиләрдә яшәп үткәрдек. Мин бу җәйдә колхозда эшләдем – ат белән су ташыдым. Миңа бер тимеркүк төстә тай һәм ике тәгәрмәчле арба бирделәр. Арбага утыртылган мичкәгә чишмәдән су тутырам да басуда эшләүче уракчылар янына илтәм. Бригадир Тимершәех абый миңа шунда көндез чәй кайнатырга да кушты. Утын юнәтү дә минем өстә, шунда кухнясыман бер урында чәй кайнатам. Хәтта шикәр бүлүне дә миңа ышанып тапшыралар иде. Су бетсә, тагын атны җигәм дә кайтып алам, чишмә шул үзебез яши торган өй янында гына. Ул авылда иң көчле бердәнбер чишмә, аның суын бөтен авыл эчте. Чишмә яны суга килгән кешеләрдән бервакытта да бушап тормый иде.
Шушы җәйдә булган тагын бер вакыйга турында сөйлим... Шулай бер көнне төш вакытында Рәфига сеңелемнең иптәш кызы Тайфә безгә җан-фәрманга йөгереп керде дә идәнгә Рәфиганың күлмәк-ыштаннарын ыргытып: «Кызыгыз үлде, биҗәфчәки үлде», – дип чыгып та йөгерде. Ул шулкадәр курыккан иде, әнкәй аның артыннан чыгып: «Тукта әле, кайда үлде, нишләп үлде?» – дип кычкырса да Тайфә борылып та карамады, үкчәләре генә ялтырап калды. Без эркелешеп урамга чыктык. Бездән шактый гына ераклыкта бер буа булып, бала-чага шунда су коена иде. Авылда су коенырдай башка урын юк. Буа бик тирән һәм анда ат йөздерәбез дип кайчандыр ике зур кеше дә төшеп үлде. Без куркышып шул буага таба йөгердек. Әткәй дә авырткан аякларын сөйрәп безгә иярде. (Ул әкренләп йөри башлаган иде). Буадан бераз югарырак тавык фермасы янында кешеләр йөгерешкәнен күреп, без дә шул таба чаптык. Без барып җиткәндә Әхмәтгали исемле бер абый Рәфиганың гәүдәсен тезенә салып костыра иде. Рәфиганың авызыннан шабырдап су ага, үзенең җаны-тыны беленми. Бераздан ул ниһаять: «Уф, Алла!» – дип сулыш алып җибәрде. Ләкин хәле юк, өшеп калтырый да башлады. Без ашыгудан аның күлмәген алып килергә уйламаганбыз. Ул шәп-шәрә иде. Унбер яшьлек кызны урам буена алып кайтасы бар бит. Тавык фермасында эшләүче Мөхип әби үзенең алъяпкычын салып бирде, әнкәй үзенекен салды. Шул ике алъяпкыч белән тәнен ышыклап, әткәй белән әнкәй ике ягыннан култыклап, өйгә алып кайттылар...
...Рәфига белән шул Тайфә икәүләп су керергә киткән булганнар икән. Безнең авыл балаларының күбесе йөзә белми, безнең Рәфига да йөзә белмәгән. Буаның уртасына кереп тирән җиргә җиткәч, каушап калганнар. Тайфә кире борылып чыга алган, ә менә Рәфига бата-калка су уртасында тыпырчына икән. Бераздан хәле бетеп су төбенә киткән. Тайфә киенгән дә шул тирәдән үтеп барган Әхмәтгали абыйга Рәфига баткан урынны күрсәтеп, үзе аның киемнәрен алып безгә йөгергән. Ул аны инде батып үлде диеп уйлаган. Әле Әхмәтгали абый чабата-ыштырларын чишенеп суга кергәнче дә шактый вакыт үткән. Берничә мәртәбә чумганнан соң гына Рәфиганы чәченнән сөйрәп алып чыккан. Рәфига су төбендә тезләрен кочаклап утыра икән, үзе уйлап утырам ди: «Әнкәй ботка пешерергә калган иде, ашап булмады инде, шушында үләрмен, ахрысы». Шулай итеп безнең Рәфигабыз үлеп яңадан терелде. «Уф, Алла!»ны ул зурайгач та бик еш әйтә торган иде. Көрсенеп: «Уф, Алла!» – дисә, аның су буендагы шул вакыты күз алдына килә дә баса.
Көз җитте. Мин җиденче класска киттем, Рәфига да мәктәпкә йөри, Нәсыйхага алты яшь тулды. Миргазиян әле бишектән чыкмаган. Безнең әле шул Камилә әбидә яшәгән вакытыбыз.
Мине еш кына клубка репетициягә чакыралар, йөгерек укыганлыктан, миңа суфлер эшен ышанып тапшыралар иде. 1937 елның 5 декабрен һич онытасым юк. Якшәмбе көн иде. Кичен клубта Конституция көне уңаеннан җыелыш булды, соңыннан яшьләр «Галиябану» спектаклен куйды, мин анда суфлер идем. Өйгә спектакль беткәч соң гына кайттым. Күрәм, капка төбендә җигүле ат тора, вакыт төнгә авышса да өйдә ут яктысы бар. Мин нинди кунак килде микән дип тә уйладым. Ә кунак булса, ни өчен ат урамда тора икән соң? Шундый уйлар белән өйгә кердем. Ә анда форма кигән ике кеше бөтен җирне актаралар. Барлык китапларны ачып-ачып карыйлар. Өйдә тынлык, әткәй белән әнкәй бер читтәрәк чарасыз басып тора. Шунда минем китаплар арасыннан шул чорда халык дошманы дип гаепләнгән бер маршалның (Тухачевский иде ахрысы) сурәте төшкән календарь бите килеп чыкты. Рәсемне тапкан абый, көлемсери төшеп иптәшенә: «Менә бит!» – дип әйтеп куйды. Ул шул рәсем килеп чыкканга шатланган кебек иде. Гүя ул нәкъ шуны гына эзләргә килгән һәм менә, ниһаять, эзләгәненә юлыккан. Мин эшнең кая таба барганын чамаладым да, кыюлыгымны җыеп, бу рәсемнең узган елгы календарьдан алынганын һәм ялгыш онытылып калганын да әйтеп карадым, әмма календарь бите барыбер теге абыйның папкасына салынды. Әйе, менә бит! Минем рәсемнәр яратуым, аларны күчереп ясау белән мавыгуым аркасында әткәйне гаепләргә сәбәп чыгып кына тора. Ә нигә соң ул абый башка календарь битләрен алмады? Анда бит Тукай, Такташ, Пушкиннарның да сурәтләре бар. Алары никтер кирәк булмады бит. Тагын әткәйнең барлык дини китапларын җыеп алдылар. Башка бәйләнердәй нәрсә табылмады. Китәргә әзерләнделәр. Милиционерлар белән бергә килгән авыл советы башлыгы (исемен язып тормыйм инде) әткәйгә: «Районнан килгән кеше сине канцага чакыра, безнең белән барасың, җыен», – диде. Әткәй, бер сүз дә әйтмичә, булган киемнәрен киенде. Әнкәй соңгы кыерчык ипине чүпрәккә төйнәп әткәйгә бирде. Тегеләр исә: «Нигә ипи аласың, без сине канцадан кире кайтарып җибәрәбез бит», – дигән булдылар. Ә әткәй аларга каршы: «Кара төн уртасында килүегез хәерлегә булмастыр», – дип җавап кайтарды да безнең белән хушлаша башлады. Әүвәл бишектә йоклап яткан, әле яше дә тулмаган энемне үпте. Аннан соң безнең белән саубуллашты: «Әнкәгезнең сүзеннән чыкмагыз, аңа ярдәм итегез», – дип үзенең васыятен әйтте. Иң соңыннан әнкәй белән хушлашты: «Сау бул, Хәмидә, инде бу юлы кире кайтулар насыйп булмастыр», – диде. Аның шул чакта әйткән «Насыйп булмастыр» дигән соңгы сүзләре минем хәтеремә гомерлеккә уелып калды. Әлеге кешеләр белән әткәй урамга чыгып чанага утырды. Без дә яланөс диярлек аларга ияреп чыктык. Районнан килгән таза ат җиңел генә артка чикте дә, кузгалып та китте. Бераздан төн карасына кереп тә югалдылар...
...Без әткәйне төне буе көттек, ләкин ул кайтмады. Иртән иртүк әнкәй сеңелем Рәфига белән икебезне уятып: «Барыгыз, канса тирәсенә барыгыз әле, атагызны күрә алмассызмы, нишләп кайтмый икән», – дип безне шунда җибәрде. Без авыл советына бардык, ләкин эчкә керә алмадык. Бер абый безгә әткәйнең монда юклыгын, аны кичә үк туры районга алып киткәнлекләрен әйтте. И беркатлы сабыйлар, диген! Имеш, безнең әткәй чыннан да кансада гына, менә хәзер килеп чыга да бергәләшеп өйгә кайтып китәбез. Юк шул, юк! Шул китүдән әткәй яңадан әйләнеп кайтмады. Шулай итеп без дүрт бала ятим калдык. Зурыбызга ундүрт яшь, иң кечебезгә әле бер яшь тә тулмаган иде.
Казанда әткәйгә суд булган дип сөйләделәр. Имештер, ул судта безнең мәктәптә электәнрәк директор булып эшләгән, хәзер инде Казанда яшәүче Гыйләҗетдинова апа да катнашкан диделәр. Безнең авыл кешесен күреп, шул судта катнашуын әйткән ди. «Мескенне бер гаепсезгә ун елга судить иттеләр, үзен яклап бер сүз дә әйтмәде, югыйсә гаепләрдәй бер дәлил дә юк иде», – дип сөйләгән. Без шушы хәбәргә ышанып аны гел кайтыр дип көттек. Әнкәй күрәзәчеләргә дә барып карады. Алар, әлбәттә, кайтачак, дигәннәр. «Ирең исән-сау, бер утрауда яши, анда бер кешене дә кертмиләр дә, чыгармыйлар да икән, шуңа хат-хәбәре дә юк», – дип «тынычландыралар». Әнкәй шуларга чынлап ышанып һәм әткәйнең исәнлегенә инанып һаман да аны кайтыр дип көтеп яши. Аның ышанычы безгә дә күчә, без дә өметләнеп әткәйне көтәбез...
...1938 елның кышы бара. Без шушы кышта Камилә әбидән чыгып, урам аша гына яшәүче Шәриф абыйларга күчтек. Шәриф абый үзе эшләп йөри, Гайнелҗинан апа өйдә генә. Бер кызлары бар, үзләре безгә бик әйбәтләр.
Менә яз да җитте. Мин җиденче классны гел «5» ле билгеләренә генә тәмамладым. Мирзанур белән Әфсәхның да гел «5» леләр генә. Безгә мактау грамоталары бирделәр һәм теләсә нинди мәктәпкә сынаусыз-нисез укырга керә аласыз диделәр. Минем, әлбәттә, укырга барырга мөмкинлегем юк иде. Укырга китсәм, әнкәй янында берсеннән-берсе кечкенә өч бала кала бит. Мин дә ярдәм итмәсәм, әнкәйгә кем ярдәм итсен ди? Менә тагын ат җигеп эшкә йөрермен, бераз хезмәт көне булыр. Шулай дип исәпләп, колхоз эшенә керештем. Җәй үтә торды, урак өсте дә җитте, һәм мин чын-чынлап басу эшенә чумдым.
Шулай беркөнне дустым Әфсәхне күрдем. Ул көтмәгәндә мине укырга барырга димли башлады. «Безне сынаусыз алалар бит, нигә укымаска ди, әйдә, Минзәлә педучилищесына документларны җибәрәбез», – ди бу. Мин аптырабрак калдым. Һич уйламаганда ничек инде укырга китәсең? Ә әнкәй, апайлар ничек яшәр? Сиңа ансат ул, әти-әниең тигез, тормышыгыз да таза, үз өегездә яшисез. Ә минем нәрсәм бар? Мин Әфсәхка әле бер җавап та бирмәдем, уйлап карармын гына дидем.
Әнкәйгә киңәш иттем – ул каршы килмәде: «Без ничек тә яшәрбез, укый алсаң, укы син, улыкаем, файдасы тими калмас», – диде. Һәм без Әфсәх белән кирәкле документларны әзерли башладык. Авыл советыннан справка (әле безгә паспорт кирәкми икән), врачтан справка кирәк икән. Боларны алу бик четерекле эш булып чыкты. Авыл советы колхоздан рөхсәт язуы сорый, ә колхозның безне җибәрәсе килми. Инде китеп булмас дип күңел утыра башлаган иде. Тик Әфсәх дус көтмәгәндә монда да әмәлен тапкан.Үзебезнең татар теле укытучысы Мәхмүтов абый аңа райкомолга барып карарга киңәш иткән. Һәм без райкомолга барып, үзебезнең укыйсы килүебезне, әмма авыл советы язу бирмәвен аңлаттык. Андагы абый-апалар безнең кая, нинди мәктәпкә барырга теләвебезне һәм ничек укуыбызны сораштырдылар да: «Барыгыз, кайтыгыз, сезгә справка бирерләр!» – дип озатып калдылар. Шулай итеп бу мәсьәлә уңай хәл ителде.
Сәламәтлек турындагы справканы район больницасыннан аласы икән. Йогышлы авырулар булса бирмиләр ди. Шунда мин тагын укырга бара алмаячагымны аңладым. Чөнки минем күздә трахома авыруы бар. Ул авыруны миңа врачлар үзләре йоктырган иде. Дүртенче класста укыганда мәктәпкә табиблар килде. Минем күзне караган табиб күзең яхшы диде. Алар күзне карагач, кулларын савыттагы алсу төстәге сыеклыкка манып алалар һәм икенче кешенең күзен карый башлыйлар. Мин партага барып утырып бераз вакыт үтүгә, күзне әллә нинди пәрдә каплады һәм күз чагыла башлады. Шуннан башланды да инде. Күз кыра, чагыла, кич җитүгә күзгә ком тулган кебек була. Берничә көннән теге врач тагын килде. Күзне карады да, күзең яхшы ди тагын. Ә мин язуга көчкә карыйм. Мин аңа күземнең чагылуын әйттем. Ул кабат карады да: «Әйе шул, трахома ябышкан икән», – диде. Шуннан соң мин үзебезнең авылдагы медпунктка йөри башладым. Көн саен мәктәпкә барганда, кайтканда һәм кич барам. Асия апа шул пункт өендә яшәгәнлектән һәрвакыт шунда була. Ул миңа көненә өч тапкыр, өч ел буе дару салды. Ләкин күзем әйбәтләнмәде, һаман ком тутырган кебек. Кичләрен утка гел карый алмыйм. Кая ул уку!
Мин бу хакта Әфсәх белән сөйләштем: «Укырга барып булмый, дускай, үзең генә бар инде», – дидем. Әфсәх исә мине һаман чигендерми: «Син больницага барып кара, бәлки белмәсләр дә әле. Ниндидер трахомага гына карап тормаслар», – ди. Мин больницага киттем. Күзне карадылар да: «Пока справка бирми торабыз әле, үзегезнең пунктка йөреп дәвалан да, төзәлгәч, килерсең», – диделәр. Төзәлер ди сиңа! Өметне өзеп авылга кайтып киттем. Актаныштан ерак та китмәдем, безнең Әлем ягыннан берничә малай каршыга килә, сабакташым Мәгъфүр дә шулар арасында. Мин аңа хәлне сөйләп бирдем. Ул минем зарны тыңлап торды да: «Бер дә кайгырма, үзем алып бирәм мин сиңа ул справканы, әйдә», – дип мине кирегә борды. Мәгъфүр больницага кереп китте, мин урамда көтеп калдым. Озак та тормыйча минем исемгә язылган «Здоров» дигән справканы алып та чыкты. Шулай итеп бу киртә дә үтелде. Мәгъфүргә рәхмәтемне хәзер дә укып бетерә алмыйм. Ул үзе хәзер югары урында юрист булып эшли. Үзенең ул чактагы бу гамәленә ничек карыйдыр, ә миңа ул чакта укырга юл ачты.
Шулай итеп, бөтен кирәкле документлар да әзер булды. Аларны почтага илтеп салдык та җавап көтә башладык. Сентябрь дә җитеп килә, ә безне укырга һаман чакырмыйлар әле. Ахырда чакырусыз гына барырга уйладык. Белдерүдә әйтелгән бит, отличниклар сынаусыз алына диелгән. Тәвәккәлләдек шулай. Әфсәхнең әтисе Минһаҗ абый безне ат белән илтмәкче булды. Атны тиз генә тоттырып җибәрмәделәр әле. Ни дисәң дә авылда кызу урак өсте иде шул. Бригадирдан сорасаң, председательдән сора, анысыннан сорасаң, бригадирдан сора дип безне өч-дүрт көн тинтерәтеп йөрттеләр. Ахрысы, минем су ташыган тайны бирделәр. Ул инде бер ел җигүдә булган. Минһаҗ абый арба тапты. Арбаның бер тәгәрмәченә шин тарттырасы бар иде, Әфсәх белән аны да эшләтеп алдык. Без укырга китәселәр өч малай булдык, безнең белән тагын Әфка да зоотехникумга бара. Элек ул «Живтехникум» дип йөртелә иде. Безнең әйберләр әллә ни күп түгел, бераз ашамлык, алмаш күлмәк-ыштан кебек әйберләр. Мин аларны бер кечкенә сандыкка тутырдым. Ул сандыкны юка такталардан кайчандыр әткәй белән икәү ясаган идек. (Әлеге сандык һаман да исән әле). Әфсәх белән Әфканыкы культурныйрак – чемодан кебегрәк нәрсә. Юлга кузгалдык. Болай әйбәт кенә бардык дисәң дә була, тик Теләкәй тавын төшкәндә генә минем тай чыгымчылап алып китте дә яр астына төшеп тәртәне сындырды. Шунда Минһаҗ абый миңа карады да: «Син ташлап киткәнгә бахбаеңның ачуы килгән бугай», – дип көлеп куйды. Тәртәне чакрым саен диярлек төзәтә-төзәтә, 31 август көнне иртән Минзәләгә килеп кердек.
Әфка безгә педучилищеның кайда икәнен күрсәтте, ул инде сынау биргән кеше булгач, Минзәләне әзме-күпме белә икән. Педучилищега кердек тә исемлектән тизрәк үзебезнең фамилияләрне эзләп таптык. Кабул иткәннәр бит! Хәзер инде яшәү урынын кайгыртырга кирәк. Барысы да тулай торак сорап дирекциягә агылалар. Без дә чират торып директор янына кердек. Шунда ни күзем белән күрим, теге үзебезнең авылда укыган Шәрхем дигән малай да директор каршында тулай торактан бүлмә сорап тора! Аңа да, безгә дә бик авырлык белән, отличник булганыбыз өчен генә тулай торактан урын бирделәр. Бирмәсәләр, кире кайтып кына китәсе кала иде, чөнки фатирга түләргә акча каян аласың?
Тулай торак (5 нче номерлы) каланча астында урнашкан. Беренче каты кирпечтән, икенче каты агачтан эшләнгән, өстендә, әйткәнемчә, каланча. Бу йорт белән рәттән янгын командасы урнашкан. Безне беренче катка урнаштырдылар. Бер бүлмәдә ундүрт малай идек. Әфсәхтән башка шул мин әйткән Теләкәй малае Шәрхемулла, калганнары күрше районнардан. Комендант сыйфатында икенче курс студенты Фәссәхов, ул Богадыныкы булып чыкты. Фәссәхов безгә одеял, матрас һәм мендәр тышлары өләште. Без, Минзәлә читендәге басуга барып, матрас эчләренә салам тутырып алып кайттык. Шулай итеп безнең өчен бөтенләй яңа тормыш – студент тормышы башланды. Училище ашханәсендә көнгә өч мәртәбә ашаталар, стипендия кулга бирелми, шул ашаганны каплауга китә. Ул ягы әйбәт булды инде. Ашаткач, торыр җир булгач, укыйсы булыр инде! Тик безнең өс-баш киемнәребез генә бик шәптән түгел. Аякта оек белән чабата, өстә искергән пинҗәк, башта кепка. Чалбар да магазинныкы түгел, әнкәй теккән чалбар.
Уку авылдагы шикелле җиңел түгел. Русча белмәү бик читен. Авылда отличник булсак та, монда кайчакта «2» леләр дә эләккәли. Тәртип тә каты, кич билгеле вакытта гына йокларга ятасы, иртәрәк яттың исә, дежурныйлар төрткәләп уята. Яки борыныңа тәмәке төтене өрәләр, битеңә корым буяп куялар. Бу кичләрне мин бик авыр кичерә идем. Ут яктысында озак укып булмый, күзгә ком тыгыла, чагыла. Монда килү белән күзне карап дәвалау билгеләделәр. Дәресләр бетү белән мәктәп табибына кереп күзне дәвалатам. Ул күз кабагының эчке ягын яшел-зәңгәр дару белән яндыра. Моннан соң күзеңне тиз генә ачармын димә инде. Тулай торакка көчкә кайтып җитә идем. Күз ачылмый, аны кул белән кабакларын күтәреп кенә ачарга мөмкин.
Бу Минзәлә шәһәре минем хәтергә нык уелып калды. Шәһәр буларак ул бездә кызыксыну уяткан булса да, мохтаҗлык ягыннан ул ныграк истә калды. Минзәлә авылга бик ерак булмаса да, теләсә кайсы вакытта авылга кайталмыйсың. Ат яки машина гел йөреп тормый, кайтсаң шул җәяү инде. Сирәк-мирәк авылдан Минзәләгә килүчеләр очрый. Әнкәй алар артыннан ашамлык, әзме-күпме кием-салым, чабата җибәрә. Чабата дигәннән, чабаталар тузып теңкәгә тия. Шәһәр урамнары таш булгач, чабаталар шул ташка чыдамый, бик тиз эштән чыга. Көн җылыда укырга яланаяк та йөрибез. Тик көзгә таба аяклар өши башлады. Җитмәсә, училище коридорының да идәне таш. Кыш көне карда йөргәндә чабата бик тузмый. Безнең бүлмәдә бер-ике генә малай ботинка кигәндер, күбесе чабаталы малайлар. Чабатадан өзелмәсәң иде әле ул! Бервакыт шулай минем чабаталар тәмам тузып-тишелеп бетте. Кыш көне... Нишләргә? Сатып алырга акча да юк, әҗәткә алып торырга иптәш малайларның да акчасыз вакыты. Тулай торакта сабакташларның ташландык чабаталарын сайлаштырып, эчләренә мунчала тутырып кияргә туры килде. Тагын өч-дүрт көнгә чыдарлык булды. Шул ук көнне әнкәйгә бик ачынып, чабата, яки акча җибәрүен сорап хат яздым. Минем бәхеткә каршы, ул хат барып җиткәнче үк әнкәй Әфсәхнең атасы артыннан күчтәнәчләр җибәргән. Анда ике кием чабатаны күргәч, түбәм күккә тиде! Кыш уртасына кадәр чабата белән йөредем. Кышкы каникулга кайткач кына киез итек кияргә насыйп булды. Яз җиткәч, мин бер малайның үзенә сыймый башлаган ботинкасын сатып алдым. (Ул язны авылга каникулга кайткан идек, әзрәк стипендия акчасы янга калган иде). Тик ул ботинканың сөенече озакка бармады. Ул миңа да кечкенә булып чыкты һәм бераздан минем аякны да кыса башлады, кияргә ярамады.
Язгы каникулга кайтуыбыз нык истә калган. Таң белән үзебезнең як малайлары белән юлга чыктык. Дусай авылы аша туры юлдан кайттык. Кайту юлы әллә ни кыен булмады. Бу юлы Әфсәх нишләптер кайтмады, Әлемгә үзем генә кайттым. Караңгы төшүгә өйгә кайтып кердем. Ә кире барганда кар шактый эрегән иде. Җитмәсә, Ык өстенә су төшкән. Без Дусайга кадәр су ярып бардык. Шуннан ары китә алмадык һәм шул авылда куна калдык. Иртәгә иртәнгә укырга барып җитешергә кирәк. Ә иртән чабаталарны киеп булмый гына бит. Алар бүртенеп каткан. Көч-хәл белән аякларны чабата эченә мәҗбүриләп тыгып, юлга кузгалдык. Аякларның авыртуына чыдар хәл юк. Минзәләгә дәрес башлануга барып җитеп, шул авырткан аяклар белән дәрескә кердек. Бу юлы без Теләкәй малае Шәрхем белән икәү идек. Безнең аякларның суелган урыннары бик озак төзәлмәде әле.
Җәйге каникулда тагын колхозда эшләдем. Бу юлы Әбүгалиләр белән салам эскертләү, лобогрейкада ат куу кебек эшләрдә йөрдем. Саламны арбага төяп ташый идек.
Көз. Тагын укырга барыр вакыт җитте. Бу юлы Минзәләгә баруыбыз кыен булмады, чөнки колхозның председателе алышынган иде һәм ул аңлырак иде ахрысы, безне Минзәләгә баручы машинага үзе утыртып җибәрде. Рәхмәт аңа! Бик җайлы гына, кыенлык күрмичә килү булды бу.
Укып йөрибез, укулар бик авыр. Без инде икенче курста. Төп эшебез уку булгач, тырышабыз, тырмашабыз шулай, кеше арасында оятка каласы килми инде. Беркөнне Әфсәх белән ашханәдән ашап чыгуга, урамда икебезнең дә әнкәйләр басып тора! Аптырап киттек. Көзге яңгыр астында бәләкәй арба сөйрәп алтмыш чакрым җир килгәннәр. Өсләре манма су булган. Уйлаштык та, аларны шәһәр мунчасына алып бардык. Киемнәрен кибәргә куеп, үзләрен мунчага кертеп җибәрдек. Ул мунча булмаса, ни эшләрләр иде микән? Бала дип йөриләр инде! Көзгә, кышка киемнәр юнәтеп алып килгәннәр, ашарга да сохаридыр, майдыр кебек әйберләре бар. Киез итеккә олтан салдырып алып килгән әнкәй. Менә шулай итеп мине укытыр өчен булырдаен да, булмастаен да эшләде газиз әнкәй!
Кышкы каникулга кайтканда, әнкәйләр югары очка – Чибәр абыстайларга күчкәннәр иде (1940 ел). Чибәр абыстай – минем әткәйнең бертуган апасы, Газизә исемле. Тәлха дигән минем белән бер яшьтәге кызы һәм аннан кечерәк Хәмзә, Әнәс исемле ике улы бар. Аларның өйләре мунчадан гына ясалган кечкенә генә өй, үзләре дүрт җан, аларга өстәп без бишәү. Ул өйгә ничекләр генә сыйганбыздыр инде. Анда яшәгәндә ачлык нык үзәккә үтте. Ягарга да юк, мин монысын әллә ни сизмим дә инде, чөнки кыш көне укуда – Минзәләдә булам бит. Ә җәй көне көтүлеккә сыер тизәге җыярга күп йөрелде. Туплауга барып агач төпләре җыюлар да хәтердә калган. Шулай бер көнне, бәләкәй арба белән тизәк җыярга барганда, көтмәгәндә йомычкага юлыктым. Олы ярда күпер салып яталар икән. Гани исемле безнең урам кешесе минем арбага йомычка төятте. Менә бәхет! Түбәм күккә тиеп кайтып барам шулай, ә минем каршыга юлны кистереп ала алашага утырган бер абзый килә. Минем янга җиткәч, атын туктатты. Тарантасында утыра бу киерелеп. Безнең арада шундыйрак сөйләшү булды:
– Йомычканы каян алдың?
– Күпер салган җирдән.
– Кем кушты?
– Шундагы абзыйлар.
– Кем малае син?
– Зәкинеке.
– Нинди Зәки?
– Зәки инде... Мулла Зәки...
– Борыл, мулла калдыгы! Алган урыныңа илтеп бушат!
Мин бәләкәй арбаны кирегә бордым. Ул минем арттан бара. Бик зур эш майтарган кыяфәттә тантаналы төстә килеп туктады бу. Йомычканы бушаттым. Ул теге абзыйларны сүгә калды. Минем тамак төбенә ачы бер төер утырды, күзләремә яшь бәрде. Миндә инде сыер тизәге кайгысы калмады, буш арбаны сөйрәп өйгә кайтып киттем. Бу минем беренче тизәксез кайтуым булды. Ала алаша хуҗасы авыл советы председателе Нәҗмиев дигән кеше икән, соңыннан гына белдем...
...Әнкәй армый-талмый тегү эшен дәвам итте. Машинасы бик иске булганга, бик еш ватылып тора. Андый чакларда әнкәй бик хафалана, инде ничек яшәрбез, ди. Җәй көннәрен колхозда эшләп үткәрә. Кыш көннәрендә колхозда эш юк, ә яшәргә кирәк. Әнкәйнең җәй эшләгәне генә безнең ишле гаиләне туйдырырга һәм киендерергә җитәрлек булмый. Мин дә җәй көне генә эшлим. Ватылган машинаны авыл тимерчеләре генә төзәтә алмый. Ул чагында авылда андый эшне белүче осталар да юк. Бервакыт шулай Рәфига белән икәүләп ватык тегү машинасын бәләкәй арбага салып, төзәттерергә Теләкәй авылына алып бардык. Ике-өч көннән алып кайттык. Әнкәй тегү теккәндә өйдәге эшләр, Миргазиянны карау Рәфига өстенә төшә. Рәфиганың шул чакларда бала карап интеккәннәрен без өйдәш булып торган Гайнелҗинан апа әле дә сөйли. Рәфига Миргазиянны йоклатам дип үзе дә йоклап китә икән. Миргазиян уянгач, Гайнелҗинан апа аның үзен дә уята. Ә бичара Рәфига йокысыннан уяна алмый интегә һәм йокы аралаш һаман Миргазиянны: «Кыңгыркук!» – дип юата икән.
Икенче курсны бетергәч, миңа Берсут ял йортына путевка бирмәкче булдылар. Училищега килгәч, безне профсоюз члены иттеләр һәм бу путевканы да шул профком биргән иде. Укуым да арурак, ә өс-башым начар, үзем ябык һәм кечкенә буйлы булганга биргәннәрдер инде. Анда барырга-кайтырга акчам булмагач, бу путевкадан баш тартырга туры килде. (Яңадан Берсутка мин 1952 елда гына бара алдым, Берсутның нинди булганын соң булса да беләсем килде).
1940 елның җәе дә колхоз эшендә үтте. Бу җәйдә үзебезнең урамга – Тайфә апалар өенә күчтек. Ул үзе Актанышта, кызы янында яши иде ахры. Анда яшәгәндә тагын бер вакыйга булып алды. Дүрт яшьлек энем Миргазиян күрше Кайдәфәттәйнең малае Зиннур белән мәчет ишек алдына уйнарга кергәннәр. Миргазиян чыбык алган да, үлән ашап йөрүче сельпо атын кумакчы булган. Ә ат аңа җавап итеп куш аяклап тибеп җибәргән. Энем чәчрәп очып барып төшкән, әмма могҗиза белән исән калган. Ат тоягы аның күзенә үк тигән. Күз шешеп чыккан, тоташ кан баскан. Әнкәй бик нык курыккан һәм баланы бәләкәй арба белән тартып Актанышка алып киткән. Андагы табиблар караганнан соң, энемнең күз алмасы зыянланган булуын әйткәннәр һәм хәзер үк Такталачыкка күз табибына барырга кушканнар. Әнкәй шул чыгудан Такталачыкка киткән. Анда ныклап карагач, күз алмасының исән икәнен әйтеп әнкәйне тынычландырганнар. Әнкәй тәмам хәлдән таеп, ләкин шатланып, караңгы төшкәч кенә өйгә кайтып керде. Энемнең күзе тиздән әйбәтләнде.Тик шуннан соң аның ул күзе төсен үзгәртте һәм ике күзе гомере буена ике төстә булып калды...
...Көз җитте. Тагын Минзәләгә китәсе. Бу инде соңгы уку елы. Ул вакытта педучилище өч кенә еллык иде әле. Без бу юлы пароход белән генә барырга ниятләдек. Әҗәкүл пристаненнан кичен пароходка утырып киттек. Әфсәх белән икәү палуба идәнендә барабыз шулай. Йокы килә. Сандыкларны баш астына куйдык та, чиратлап йокларга булдык. Башта мин дежур тордым, Әфсәх йоклады. Дежур вакыты җиткәч, уятып кына булмый бит тегене. Утыртып куеп та карыйм, үлгән кеше кебек, ава да китә, имансыз. Түшәмдәге лампочкага карап чалкан яткан килеш мин үзем дә йоклап киткәнмен. Пароход кычкырткан тавышка уянып китсәм, безнең пароход ниндидер пристаньнан кузгалып китеп бара. Кешеләрдән, бу нинди пристань дип сорадым, алар Ижевский источник, диделәр. Без Минзәлә (Курия) пристанен да, Ижевский источник пристанен да үтеп киткәнбез инде хәзер. Алда Тихие Горы икән. Әфсәх уянды, ниһаять. Әмма аның артык исе китмәде:
– Әйдә, әле кайчан шулай пароходта гуләйт итәр идек әле, – дип кенә куйды. Мин дә артык хафаланмадым. Киләсе пристаньда пароходтан төштек. Матур булып кояш чыгып килә, Кама өстеннән акчарлаклар оча, буксир һәм баржалар үтеп китә. Без баскычлардан биек ярга мендек тә озаклап бу хозурлыкны карап тордык.
Әфсәх матурлыкны яратучан, хисчәнрәк кеше иде, ул бездән яшереп кенә шигырьләр дә языштырды. Сугышта чагында ул миңа хат белән кыска-кыска шигырьләрен җибәрә иде. Аның хатларында һәм шигырьләрендә киләчәккә өмет, ныклы ышаныч бар иде. Әмма взвод командиры, лейтенант Хуҗин Әфсәхетдин – минем җан дустым – сугыштан әйләнеп кайталмады, сугыш бетәргә нибары өч ай кала Польша җирендә үлеп калды. Соңыннан пароход белән Тихие Горы пристане яныннан үтәргә туры килгәндә, мин Әфсәх белән икебезнең кайчандыр шул яр башында ниндидер хыялларга бирелеп утырган чагыбызны сагынып искә төшерә идем...
...Бераздан соң каршы яктан килүче пароходка утырып Куриягә килдек. Аннан соң бер машина очрап, Минзәләгә килеп җиттек.
Минзәләдә уку дәверендә мин еш кына Куян авылындагы Мәймүнә түткәйләргә кайта идем. Анда мунча кереп, күлмәкләрне юдырып, ашап-эчеп киләм. Түткәйнең улы Җәүдәт тә безнең белән укый, бергә үк түгел, параллель класста. Шул Җәүдәт белән кайтып-килеп йөрибез. Бу миңа ул чакта бик зур булышлык булды. Аларның тормышлары иркенрәк, ашаулары да яхшы. Кайвакыт Кирам җизни яки Җәүдәтнең абыйлары (Фәрит, Әнвәр, Мәгъсүм), Минзәләгә ат белән килсәләр, шуларга утырып кайта идек.
Тагын укый башладык. Быел соңгы елны укыйбыз дип йөргәндә (10 октябрьдә), укыган өчен түләү керттеләр. Елына йөз илле сум акча түләргә кирәк икән. Өстәвенә стипендия дә, тулай торак та булмаячак диделәр. Икмәк карточкага гына бирелә, үзе кыйммәт. Шундый шартларда ничек укымак кирәк? Безнең класстан күпләр укуын ташлап өйләренә кайтып китте. Әфсәх белән без дә җәяүләп кайтып киттек.
Шулай итеп, без укытучы булып җитә алмый калдык, безгә аттестат алу насыйп булмады. Хәзер ни эшләргә? Шулай да безгә РОНОга төшеп эш сорап карарга киңәш иттеләр. 12 октябрьдә РОНОга киттек. Безнең кебек бала-чаганы укытырга җибәрмәсләр дип тә уйлаган идек, тик җибәрделәр бит! Күрәсең, укытучылар җитмәгәндер инде. Әфсәх Ямалыга, мин Такталачыкка киттем. Мөгаен, минем өс-баш киемнәрем шактый алама булгангадыр инде, Такталачык мәктәбе директоры Фәттахов миңа күз йөгертте дә: «Безгә укытучы кирәкми бит», – диде. Ләкин мин РОНО язуын күрсәткәч, риза булды тагын. Бер әбигә квартирага керттеләр. Укыта башладым. Аякта чүпрәк ботинка, аның табаны купкач, кадак белән тегештереп куйдым. Кадак очлары ботинка башыннан чыгып кәкрәйтеп куелган. Тезләре агарып беткән ситсы чалбар, башта әнкәй теккән кепка, өстә пинҗәксыман нәрсә. Мин укучы балалардан киемем белән дә, буем белән дә бик аерылып тормаганмындыр инде. Кыш җиткәч пальто кирәк булды тагын. Үземнеке булмагач, әнкәйнекен кияргә туры килде. Ул шундый тузган иде ки, класста парта арасында йөргәндә партага эләгеп берничә мәртәбә ертылды. Ә ертыгын ямап булмый, нык изелгән, һич җеп тотардай түгел. Кышны ничек кирәк алай шул пальто белән чыктым.
Мин өченче классны, Мирсәетова Нәкыя дүртенче классны укытабыз. Бу мәктәп электән иске мәчет булган. Бездән башка тагын ике апа укыта. Безгә көн саен сельпо пекарнясыннан пешкән икмәк бирәләр. Күпме булгандыр инде ул, ансына да мең рәхмәт. Ләкин тамак туймый иде. Минем белән бергә Рәүф Шиһапов яшәде, без икәүләп ачыктык. Мәктәпкә ашамый киткән чаклар да булды. Ләкин без яшь идек, шуңадыр инде бирешмәдек. Хәтта җәмәгать эшләрендә катнашабыз, спектакльләрдә дә уйныйбыз әле.
Җәй җитте. Көтмәгәндә сугыш башланды. Ирләрне, яше җиткән егетләрне сугышка ала башладылар. Без исә колхозда җигелеп эшли башладык. Рәүф белән лобогрейкада арыш урабыз. Ул – машинист, мин ат куам. Ниһаять безнең ач тамак туйды, чөнки колхоз ашарга бирә иде. Ул елны игеннәр каерылып уңды, эшләве дә бик авыр булды. Шулай итеп, уку башланганчы эшләдек. Печән чабарга да шунда өйрәндем. Мәктәпнең өч баш аты бар иде, шуларга кышка печән әзерләдек. Кайвакыт авылга кайтып килү өчен ат та эләгә иде.
Фронтлардан берсеннән-берсе авыррак хәбәрләр килә торды. Яралылар, гарипләр кайтыштыра, ләкин күпчелек үлем хәбәре килә. Мәктәптә дә безнең кебек яшьләр һәм картлар гына калды. 1941–1942 елның кышы коточкыч салкын килде. Миңа Актаныш базарыннан дүрт йөз сумга кулдан бер җәйге пальто сатып алдык. Ул инде искергән һәм миңа шактый зур иде. Әнкәй аны тиз арада әйләндереп тегеп бирде. Мин шуның белән кыш чыктым. Бу кышны һәр көн саен больницага күзне дәвалатырга йөрдем, чөнки 1942 елда безнең елгыларны армиягә алырга тиешләр.
Әткәйдән бер хат-хәбәр дә юк, инде бишенче елга китте. Шул төнлә алып киткәннән бирле суга төшкәндәй югалды. Без торган йортның хуҗасы Тайфә апа кайткач, әнкәйләр элеккеге күршебез Нуриәхмәт абыйларга чыкканнар иде. Нуриәхмәт абый вафат, җиңги улы Юныс белән генә яши иде. И ул аларның өенең кысанлыгы! Бу өйгә алар ничек сыйгандыр? Ул өй хәтта мунчадан да кечкенә булгандыр, өйнең дүрттән берен мич алып тора, салам түбәле, утыртма читән өйалдылы, өй димәсәң хәтере калыр... Шул өйдән башка ихатада бернәрсә дә юк. Өйсез кешенең хәлен үзе мохтаҗ кеше генә аңлый торгандыр шул инде, әнкәйләрне җиңги үзе кызганып керткән булган.
Мин Такталачыкта эшләгән елларда (ике елга якын) әнкәйләр үзләренчә яшәде. Әнкәй өч бала өстенә мине дә тәрбияләп, туйдырып һәм киендереп торды. Минем алган хезмәт хакым да ташка үлчим генә булгандыр инде, әнкәйләргә бик ярдәм дә итә алмаганмындыр. Тик әнкәй бервакытта да зарланмады, күптөрле налоглар, заем, тагын әллә нинди түләүләр түләп торды. Бу чорда минем Такталачыктан авылга бер кайтуым хәтергә нык уелып калган (мин аны бер дәфтәргә хикәя сыман итеп язып та куйганмын), шул дәфтәрдәге язмамны бәян итәсем килә...
«...1941 елның көзге көннәре. Сибәләп яңгыр явып торса да авылга кайтырга уйладым. Шәрип авылына җитәрәк яңгыр көчәйде, мин бер кибән ышыгына кереп пальтоның итәкләрен күтәреп бәйләдем дә адымнарны кызулаттым. Авылга кайтып җиткәндә яңгыр туктаган, караңгы да төшкән иде. Гадәттәгечә, ындыр артыннан гына кайтып кердем. Өйдә ут юк. Ишек шакыгач, өйдән Юнысның:
– Кем ул? – дигән тавышы ишетелде.
– Мин...
– Ә, Тәкый, синмени?
Ишек ачылды. Мин Юныс белән исәнләшеп өйгә кереп китмәкче булып ишек тоткасын тотуга ул:
– Тукта әле, – диде дә мин тукталып калдым.
– Әнкәңнәр бездә тормый бит инде хәзер...
– Нишләп?
– Бәрәңгеләрен салырга бездә урын булмады да, Кайдәфәттәйләргә чыктылар.
– Өйдә кем бар соң?
– Минем инәкәй.
Мин өйгә кердем. Юнысның әнисе белән Гайшә кабак тәкәсе ашап утыралар иде. Мине дә ашарга утырттылар.
– Абыстакайлар бездән чыкты шул, бәрәңгеләрен салырга урын булмады, хәзер Кайдәфәләрдә. Әле бүген Әҗәкүлгә колхоз бәрәңгесе төшерергә киткән иде бугай, кайтты микән? – диде Юнысның әнисе.
Мин бераз ашадым да рәхмәт әйтеп чыгып киттем. Кайдәфәттәйләрнең өе Юнысларга бер өй аша гына. Мин шуларга кереп киттем. Баскычта сеңелем Нәсыйха утыра иде. Мине күрүгә:
– Бәлиш, абзыкай, – дип куйды да сөйли дә башлады. – И, абзыкаем, бик зур кайгылы булдык бит әле. Әнкәй ике ат җигеп пристаньга бәрәңге төшерергә киткән иде, бер аты чирләгән дә әнкәй шул ат янында калган, – дип елап та җибәрде.
– Нигә елыйсың аңа, терелер әле, елама.
Өй эче караңгы иде. Анда энем Миргазиян белән Кайдәфәттәйнең кече малае Зиннур утыра.
– Керосиныгыз юкмыни, нигә ут яндырмыйсыз? – дидем Нәсыйхагә.
– Кәрәчин бар, шырпы беткән.
– Бар, Юныслардан алып чыгып ут яндыр.
Нәсыйха чыгып киткәч биш яшьлек энем дә:
– Бәрәңгегә урын юк тегеләрдә, ә боларда бар, шуңа Зиннурларга чыктык, – дип әйтеп куйды. Шырпы алып чыгып ут яндыргач, Нәсыйхадән:
– Әнкәй янында берәрсе бар микән соң тагын? – дип сорадым.
– Кайдәфәттәй калган, алар икесе киткән иде бит. Кайдәфәттәйнең атын Мансурҗан алып кайткан, әнкәйнеке икесе дә шунда, – диде Нәсыйха. Бераздан Рәфига да кайтты. Ул атның ничек чирләве турында Мансурҗаннан ишеткәнчә сөйләп бирде дә:
– Терелсә генә ярар иде инде, Ходаем, – дип куйды. Нәсыйха дә:
– Ай-һай, әнкәй кайчан кайтыр микән инде, – дип үрсәләнә башлады.
– Абзыкай, бурыч өч йөз егерме биш сумга калган, теге апа шуның ике йөз тәңкәсен базарга илтеп түләргә куша, акча алган булсаң, сиңа да акча сорап хат язган идек, – диде Рәфига ашарга әзерли-әзерли.
– Акча бирмәделәр шул әле.
Шулвакыт урамнан:
– Рәфига-а-а-а! Ай чукынган бур кәнтәй! Рәфига! Чык әле! – дигән тавыш ишетелде. Бу Кайдәфәттәй иде. Ул әнкәйнең бер атын алып кайткан да, арба күчәре капка баганасына эләккәнгә кычкырган икән. Рәфига йөгереп чыгып атны тугарышты да өйгә керделәр. Мин Кайдәфәттәйдән әнкәйнең аты ни хәлдә, терелмәдеме дип сорадым.
– Кая ул терелү! Исерек кеше кебек ава да китә, тора да тагын авып китә, үләр ул, белмим үк, терелер микән. Ашарына бернәрсәсе юк, көне дә суык, сөйләмә инде, нишләр... – диде Кайдәфә апа.
– Әнкәйнең үзенең дә ашарына бернәрсәсе дә юк бит, – диде Рәфига да.
Рәфиганың ашы пешкәч, без ашап алдык, бездән соң Кайдәфә апалар да чәй эчте. Алар өстәлдән кузгалуга, ишектән ике кеше килеп керде. Әйберләрен куеп, җылынып чыгарга рөхсәт сорадылар. Аларның берсе фронттан яраланып кайтучы Солтангол егете, икенчесе читтән кайтучы Ахун кешесе иде. Бу ике якташ юлда очрашып бергә кайталар икән. Бераздан теге солдат кыенсыныбрак кына:
– Апа, берәр стакан җылы су бирмәссез микән, – диде. Кайдәфәттәй аларга чәй ясап эчертте дә:
– Кунып кына китегез, төнгә каршы йөрмәгез инде, яңгыр да ява бит, – диде. Әмма юлаучылар рәхмәт әйтеп чыгып киттеләр.
Без, өйдәгеләр, һаман да шул әнкәйнең чирләгән аты турында уйлап төнне үткәрдек...
...Иртән бригадир Зәйнәп сугылып чыкты. Ул әнкәйнең кайту-кайтмавын белешергә кергән икән.
– Бер дә алып кайтырга җибәрердәй кешесе юк бит аның, җитмәсә бүген базар көне дә, – дип сөйләнә-сөйләнә чыгып китте.
Кайгы-хәсрәт эчендә ярты көн үтте. Мин чәй эчтем дә өйдәгеләр белән хушлашып юлга кузгалдым. Такталачыкка Әҗәкүл аша – әнкәй янына сугылып китмәкче булып юлга чыктым. Актанышка җитәрәк бәрәңге илтеп кайтып баручы бер кешедән:
– Аты чирләгән берәр хатынны күрмәдеңме? – дип сорадым.
– Күрдем, аның аты үлде инде, – диде әлеге кеше.
Мин кайгы эчендә алга атладым. Әҗәкүлгә җитәрәк юл буйлап атлаучы, таяк тоткан бер хатын күренде. Ул минем әнкәй иде. Әнкәй мине күрүгә үк:
– И, бәбкәем, бик зур кайгылы булдык бит әле, борынгай башым бәхетсез икән, – дип елап җибәрде. Мин инде ул хәбәрне ишеткәнгә күрә сораштырып тормадым, бары тик:
– Әнкәй, елама, чирен тапсалар, берни дә булмас, – дидем.
– И, бәбкәем, еламый ничекләр чыдамак кирәк, моннан да олы кайгы буламыни. Ичмасам, алырга да килмиләр бит. Инде ике мәртәбә телефоннан да әйттергән идем. Һаман ат җибәрмиләр бит.
Без үлгән ат янына килеп бастык. Атның инде чирле икәне Әҗәкүлгә килеп җитү белән билгеле булган. Бер дә тик тормый икән, егылып та киткәләгән. Тагын торып үрле-кырлы килгән. Әнкәй аны тугарган, тик бәйләп куймаган, ат тик тормагач, тезгенен өзеп китәр дип курыккан. Әнкәй аның тезгенен тоткан килеш, ат кая барса шунда барып, кагылып-сугылып төн үткәргән. Төне буе яңгыр койган, Агыйделдән салкын җил искән. Әнкәй салкыннан тәмам катып-калчаеп беткән. Иртәнгә ат та үлгән...
Шундый хәсрәт баскан чагында да әнкәй һаман да мине кайгырта әле:
– Улым, монда Такталачык малайлары да бар, китмәгән булсалар, шуларга утырып китәрсең, яме, – ди.
– Ярар, әнкәй, карармын... Налогларны түләргә акча кирәк икән, мин акча алу белән акча җибәрермен сиңа, ярармы...
...Мин барып Такталачык малайларын күреп сөйләшкән арада әнкәй һаман кемнәргәдер бәрәңге капчыклары күтәрешеп ярдәм итеп йөрде.
Шактый көткәннән соң гына авылдан җибәргән атта ветфельдшер белән Хафиз абзыкай һәм тагын берәү килделәр. Атка шатун авыруы булган диделәр. Аны арбага салып Ирмәш тавы буена мал зыяратына алып киттеләр.
Әнкәй белән хушлашып, мин дә үз юлыма – Такталачыкка киттем. Юл буе шул ат, аны җитәкләп төн чыккан әнкәй турындагы уйлар башымнан чыкмады. Әле ярый атның авыруы табылган, ат түләргә туры килсә, нишләр идек микән?..»
...1942 елга чыктык. Безнең елгыларның армиягә китәр вакытлары җитә, инде берничә мәртәбә комиссиягә чакырдылар. Әфсәхне 1941 елның декабренда үк алып киттеләр.
Ниһаять, миңа да китәр вакыт җитте. Мин сугышка эшләгән җиремнән – Такталачыктан китәргә тиеш икән. Минем белән китәселәр Такталачыктан да, Әлемнән дә шактый иде. Әнкәй мине озатырга дип җәяүләп Такталачыкка килде. Армиягә китәсе малайлар җырлап урам әйләнә. Урам тулы халык, җыр, гармун тавышы. Минем әнкәй квартира хуҗасының кызы белән тыкрык почмагында басып калды. Ул еламады да, кайгыргансыман да түгел иде. Чит-ят авылда берүзе булгангадыр инде. Нишләсә дә килешмәс төсле тоелгандыр. Китәр вакыт җиткәч хушлаштык. Мин капчыкны бер арбага салып, арба артына бастым. Шулай итеп әнкәй мине сугышка озатып җибәрде. Аның авызыннан бер өн чыкмады, артык бер хәрәкәт ясамады. Шул читән буенда басып калды. Мин аңа кул болгадым, халык арбалар артыннан иярде. Атлар безне Дербешкага алып киттеләр. Бу 1942 елның 2 мае иде. Өч ел ярымга сузылган солдат тормышы шул көнне башланды... (Бу сугыш еллары турында минем икенче дәфтәрдә язылган инде.)* (*Журналның №6, 2016 санында басылды. – Ред.)
...Өч ел ярым үткәч, 1945 елның 6 ноябренә каршы төндә мин демобилизацияләнеп авылга кайтып кердем. Авыл урамнары буйлап барасы булмады, әнкәйләр бу вакытта иске зыярат янында Муллахмәтов Мирзаян абыйлар өендә яшиләр иде. Авылда сугыштан соңгы мохтаҗлык бик көчле иде, ашарга да, ягарга да җитми. Бу вакытта инде Рәфига сеңелем ныклап колхозда эшли башлаган. Ул атлар карый, элегрәк сабан да сөргән. Мондый эшләр кызлар эшли торган эш дип саналмаса да, ул чордагы кызлар барысын да эшләде. Тик колхозда эшкә түләү генә юк дәрәҗәсендә иде.
Мин сугышка киткәнче укытучы булып эшләгәнлектән, шул ук эшкә керә ала идем. Райкомга учетка керергә баргач та миңа укытырга тәкъдим иттеләр. Ләкин минем бу эшкә нишләптер йөрәк тартмады. Җитмәсә әле кулда аттестат та юк, Минзәлә училищесының соңгы курсы әле тәмамланмаган. Сельпо председателе эшенә дә өндәп карадылар. Таныш түгел һәм акча белән бәйле эш булгач, куркытты. Әлбәттә, сәүдә эшчеләренең әзме-күпме тамагы тук булгандыр инде ул чакта. Нигәдер мин уку йорты мөдире булырга теләдем. Монда бернинди туклану чыганагы да юк иде әлбәттә. Акчасы да юк чут. Нинди дә булса бер эшкә тотынырга кирәк бит инде дидем дә, кайтып бер ай тулыр-тулмас шул эшкә керештем. Уку йорты олы урамдагы бер колхозчы йортына урнашкан. Клуб исә детдом карамагында, ул уртак сыман иде. Мине комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар, комсомол укуы да минем өстә. Өстәвенә бригадада агитатор да, заем вәкиле дә мин. Эшем күп, яшәргә үз өем генә юк. Сугыштан кайту белән колхоз ике пот он бирде. Бу сугыштан кайтучы һәрбер солдатка бирелә торган норма.
Әнкәй тегүен дәвам иттерде. Ул инде артельдә член булып тора, артель үзе Актанышта, аның Әлемдәге вәкиле – Хафиз абзыкай. Авылда әле ачлык дәвам итә, мондый шартларда өй салу турында уйлау да мөмкин түгел иде әле. Шулай да демобилизацияләнеп кайтучыларга дәүләт ссуда бирә икән. Мин бер өйне белешеп ссуда артыннан йөри дә башлаган идем. Ләкин банк кешесе өйне килеп карады да: «Без ссуданы өй салу өчен бирәбез, ә мунча өчен түгел», – диде. Чыннан да мин сөйләшкән өй кечкенә һәм искергән иде шул. Бу чарасызлыктан гына эшләнгән эш булгандыр инде. Шулай итеп ссуда алынмыйча калды. (Югыйсә бу өйнең хуҗасын эзләп Юлдаш авылына барып задатка да биреп кайткан идем һәм бу өйгә күчеп яши дә башлаган идек). Өйне сатып алмагач, анда озак яши алмадык. Түбән урамда кызы белән генә яшәүче бер әбигә өйдәш булып кердек. Бу безнең ничәнче өйдер инде, Алла белсен...
Культура эшчесе булгач, тамагың ач булса да, үзең кеше өендә яшәсәң дә, күңелең күтәренке булырга тиеш! Спектакль, концерт оештыр, үзең башлап йөр, кешене дәртләндер! «Артистлары» да шул ук ач халык. Ләкин ни хикмәттер, ул чордагы яшьләрдә дәрт бар иде. Ике-өч көн эчендә зур гына пьесаны әзерләп сәхнәдә уйныйбыз. Хәтта башка авылларга да алып барып күрсәтәбез. Иске Әлем, Аеш, Солтангол, Шәрип, Мерәс авылларына җәяүләп барып, спектакль-концертлар куеп йөри идек.
Мин сугыштан кайтканда әнинең энесе Фәтхелбаян абзыкай авылда мәктәп директоры булып эшли иде. (Сүз уңаеннан алгарак китеп әйтим әле, аның кызы Рина Зарипова бик озак еллар «Татарстан яшьләре» газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшләде). Ул да гаиләсе белән ачыга, балалары ишле. Акчаң булса да берни дә майтарып булмый. Икмәкле кешеләр авылда бар, андыйлар электән үк запаслы булган, яки урлашу җаен тапкан кешеләр. Ул кешеләрнең бәрәңгесе дә уңа, чөнки алар бәрәңгене чикләвек хәтле булу белән ашый башламый. Ә ач халык шул вак бәрәңгегә ябырыла. Яз җитүгә кычытканнан башлый. Кузгалак, юа, балтырган, кукы, чөгендер һәм бәрәңге яфрагы – барысы да ашауга китә. Алабутаны әйтәсе дә юк. Сыерлы кешенең дә хәле ул кадәр начар түгел, сөткә нәрсәдер салып аш пешерә. Ә сөт тә булмаса, эш начар.
Фәтхелбаян абзыкай турында сөйли башлаган идем бит. Менә шул Фәтхелбаян абзыкай, ашарларына берни дә калмагач, Нил исемле улын Харис исемле абзыйга бәрәңге сатмый микән дип белешергә җибәргән. Әлеге абзый аның директор малае икәнен белгәч: «Директор кеше бәрәңге ашый димени, ит кенә ашый бит ул», – дип шаркылдамый гына көлгән. Шулай инде, ачның хәлен тук белми шул. Мин үзем дә яңа ашлык җитәр алдыннан, икмәге күп бер кешегә барып, көтәргә берәр пот ашлык сорап караган идем. Бирмәде... Кайбер кеше комсыз була шул ул. Синең ачка үлүең дә аның өчен берни түгел. Ә ул кеше икмәкне колхоздан урлый. Кесәләп түгел, атка төяп. Аңа сүз юк, чөнки ул кирәкле кеше. Ә үзе көн саен исерек. Ашлык суккан вакытта кешеләрнең арыш ярып пешерергә куйган чиләкләрен тибеп кенә очыра икән. Халык шундый тигезсезлектә яшәргә мәҗбүр булды. Мәсәлән, апалар, әбиләр Әҗәкүлдән чәчүлек орлыкны иңсәләренә күтәреп ташыды. Алар юлда кайтканда симәнәне әрәм-шәрәм итмәсеннәр дип, махсус бер атлы кеше (тарантаска утырып!) боларны озатып йөри. Ул берүзе тарантаста киерелеп утырып кайта, ә хәлсез әби барган җиреннән егылып капчыгын күтәрә алмый интегә. Юк, капчыкны тарантаска салмый теге түрә, ә әбинең хәл җыеп капчыгын иңсәсенә салып киткәнен атын туктатып көтеп тора. Нәкъ немец полицае кебек. Дөрес, андыйлар бәхеткә каршы күп түгел иде, ләкин, ни кызганыч, бар иде. Андыйларны халык әле дә булса «сагынып» искә ала. Үзәкләренә үткәнгә күрә хәтерләренә уелып калган.
Мин кулымнан килгәнчә эшемне дә, өстәмә эшләрне дә җиренә җиткереп үтәргә тырыштым. Иртән бригадир белән бергә эшкә әйтәм. Аннан басуга китәм. Сабан сөрүче кызларга ярдәм итәм. Кайчагында мескен ат хәле бетеп җиргә ята. Аны җыйнаулашып күтәреп торгызабыз. Ат бераз бара да тагын егыла. Чөнки аның бөтен ашаганы үлән генә, башка берни дә юк, аңа көч каян килсен ди? Ә шул атлар бөтен басуларны сөреп чыгалар иде бит!
Кичен клубка, уку йортына эшкә китәм. Еш кына лекция, докладлар укыйм. Правление, яки партбюро утырышында катнашам, чөнки мин партбюро члены да. Партоешма секретаре Газизов һәм Бәширов, колхоз председателе Шәкүров минем хәлгә керергә тырышалар иде. Алар минем эшләгәнне дә, ачыкканны да күрде, тойды һәм ярдәм итәргә тырышты. Колхоздан Рәфига исеменә яздырып аванс алыштырам. Ул өч-дүрт кило отход яки алабута оны була инде. Детдом директоры Газизовка рәсем яки плакат ясыйм, лозунглар язам. Бу эшләрем өчен дә нәрсәдер бирәләр. Үлмәс җанга сәбәп табыла.
Теге әткәйгә яла ягучыларның берсе Шәрпәев җылы урында эшли. Сугышта да әллә булган, әллә юк. Сау-таза, битләре ялтырап янып тора. Минем партбюро члены булганга, дөресрәге мулла малаеның патбюро члены булганына моның ачуы килеп йөри икән. Имеш, ни өчен әле мулла малайлары партбюрога кереп оялаган? Газизов та, Агумов та, Зәкиев тә – җыенысы мулла малайлары бит! Менә шул бәндә правление бинасында: «Безнең партбюро гел мулла малайларыннан гына тора», – дип сөйләнеп утыра икән. Ә аның үзенең ярлы малае булуыннан кемгә, нинди файда бар микән соң? Мулла малае Агумов – мәктәп директоры, агитколлектив җитәкчесе, көн саен агитаторларның эшен оештыра, тикшереп тора, ярдәм итә. Мулла малае Газизов – бик көчле оештыручы, партбюро секретаре, колхозны да, детдомны да оста җитәкләде. Кыскасы, бюродагы мулла малайлары барысы да төпкә җигелеп эшли, колхозны аякка бастырырга тырыша.
Мин бу «мулла малае» дип төрттереп сөйләүләрдән тәмам гарык булдым. Моңа чик куярга теләп, бер партия җыелышында сүз алдым да партбюро составында чыгышы белән мулла малайлары булуга кайберәүләрнең эчләре пошып йөрүләрен әйттем. «Мин мулла малае, ләкин мин – мулла түгел, мин – коммунист. Һәм мин партиягә ил язмышы хәл ителгән иң авыр моментта, окопта кердем. Әгәр лаеклы түгелмен икән, тикшерегез дә партбюродан чыгарыгыз. Мин мулла вазыйфасын түгел, ә партоешма кушканны үтим», – дидем. Һәм Шәрпәевнең йөзенә карап: «Ә сиңа, коммунист иптәш, ата-бабаларның каберләрендә казынганчы, үз кызыңның ни өчен комсомол җыелышына йөрмәвен һәм взнос түләмәвен тикшерсәң яхшырак булмасмы?» – дип өстәдем.
Шәрпәев ләм-мим бер сүз әйтмәде, чөнки әйтер сүзе юк иде. Соңрак, мин авылдан киткәч, комсомол оешмасы секретаре аның кызын җыелышта тикшерүгә куйган. Берничә мәртәбә чакырып та килмәгәч, үзеннән башка тикшереп аны комсомолдан чыгарганнар. Җыелыштан соң өенә барып җыелыш карарын аңлатмакчы булганнар, ләкин теге ишеген ачмаган. Шуннан соң карарны тәрәзә аша кычкырып укып аңлатып киткәннәр.
Җыелышта сүземне дәвам итеп, үземнең ничек итеп партиягә керүемне сөйләдем. Мине сугышка кадәрле, педучилищеда укыганда ук комсомолга керергә кыстадылар. Мин алмаслар дип уйладым, чөнки әткәйнең урлануын белсәләр, алмаячаклар иде. Ә аны беләләр бит инде. Такталачыкта укытканда да керергә өндәделәр. Инде керергә уйлап, Әлемдәге сабакташлардан рекомендация дә сорап карадым, төрле сәбәп табып рекомендация бирмәгәннәр иде. Шуннан соң «халык дошманы»ның улы өчен комсомолга юлның ябык икәнен аңладым. Сугышта беренче яраланудан соң тагын комсомолга керергә тәкъдим иттеләр. Бу юлы инде сәбәбен турыдан-туры әйттем: «Мине алмаячаклар, минем әти 1937 елда урланды», – дидем. Моңа каршы рота командиры Мөхәметдинов: «Без сине беләбез, безне синең әтиеңнең кем булуы кызыксындырмый, ата өчен бала җавап бирми», – дип кырт кисте. Шулай итеп мин дә комсомол сафларына алындым. Ә 1943 елның ноябрендә ВКП(б) членлыгына кандидат итеп алдылар. Монда да әткәйнең язмышын искә төшердем. Шул ук «сын за отца не отвечает» дигән җавап алдым. Минем гаризаны тикшергәндә Политотделда ике майор, бер подполковник бар иде. Мин автобиографиямне сөйләдем, әткәй турында әйткәч, подполковник башын күтәреп бер карады да бу турыда бүтән сорау булмады.
Ә 1945 елның апрелендә мин ВКП (б) члены булдым. Ә фронтта партиягә кергән кеше иң авыр моментта үз язмышын Ватан язмышы белән бәйләгән кеше ул. Мин шулай уйлыйм. Бу миңа бернинди дә өстенлек бирмәде, киресенчә, коммунист авыр чакта иң алда булырга әзер торучы кеше...
...Минем сөйләгәнне тын да алмыйча тыңладылар. Беркем бер сүз әйтмәде. Шушы вакыйгадан соң минем мулла малае икәнемне искә төшерүче булмады.
Минем турыда тагын бер «кайгыртучы» булган икән әле. Сугыштан кайтып райкомга учетка керергә баргач, коридорда бер авылдашымны очраттым. Ул райкомның хәрби бүлегендә эшли икән. Минем учетка керергә килүемне белгәч: «Партиягә алдылармыни, син әтиең турында әйттеңме соң?» – дип үзенең минем турыда «кайгыртуын» белдерде. Минем ачуым килеп китте дә: «Әтиең дә әтиең дисең, юк, әйтмәдем, әйтсәм, әлбәттә алмаган булырлар иде!» – дидем. Ул инде бәлкем тикшерткәндер дә әле. Ләкин мин яхшы белеп торам: минем учет карточкасында «Отец в 1929 году раскулачен, в 1937 году взят органом НКВД», – дип язылган.
Шулай да кайбер сугышка бармый калган һәм искерәк фикерле кешеләр безнең нәселне дошман күрүләрен дәвам иттерәләр иде. Мәсәлән, бер дә мулла булмаса да Хафиз абзыкайны «Хафиз мулла», кызларын «Хафиз мулла кызы» кебек сүз белән генә атап йөртүчеләр бар иде. Ә ул «Хафиз мулла» колхоз мастерскоенда унбиш ел эшләгән колхозчы. Ә кызлары сугыш чорындагы теләсә нинди авыр эшне ундүрт-унбиш яшеннән эшли башлаган кызлар. Ә 1946 елда Габдрахман бабкай үлгәч (ул әткәй һәм Хафиз абзыкай белән бертуган иде), бригадир сыман берәү абзыкайга бабкайны күмәргә барырга рөхсәт бирмәгән. Әлбәттә, аңа карап бабкай күмелми калмады, тик бу вакыйга һаман онытылмый. Бу бәләкәй түрә бигрәк тә арттырып җибәргән шул. Зуррак түрә булса ниләр генә эшләмәс иде. Ә Хафиз абзыкай Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан, күкрәгендә кырык ике ел немец пулясы йөртеп бакыйлыкка күчкән кеше. Ә бит ил өчен авыр вакытта сугышка бармас өчен үз әгъзаларын үзләре бозып ятучылар да бар иде. Күзенә тәмәке суы салып сугышка бармый калган кешенең күзләре бик яхшы күрә хәзер. Ләкин андыйлар бик сирәк булгандыр.
Авылда комсыз затлар да бар иде. Алар мең яшәргә исәп тоткан кешеләр, ачлык килсә дә алар артык кайгырмыйлар. Чөнки аның запас икмәге берничә елга җитәрлек, ә үзе һаман урлашудан туктамый. Сеңелем Рәфига сугыш чорында булган бер вакыйганы сөйли иде...
...Алар Чибәр абыстайларда яшәгәндә ачлыктан бик интеккәннәр. Бер күршеләре ат белән эшләп йөри. Шул кеше боларга төнлә бер йөк ашлык кертә дә боларның иске коесына яшерә. Боларның күзләре шар була! Менә байлык! Безгә дә өлеш чыгарыр бәлкем? Ә тапсалар? Әмма әлеге күрше аларга: «Икмәк бригадирныкы, бөртегенә дә кагыласы булмагыз!» – дип кисәтеп чыгып китә. Ул бәндә тентүдән куркып болар коесына яшергән икән. Тентеп тапсалар да кое хуҗасына сылтаячаклар дип уйлагандыр инде. (Менә бит нинди комсыз һәм оятсыз кешеләр була). Рәфига дә, Тәлха дә бик кыю, тәвәккәл иделәр. Артык уйлап тормыйлар, куркуларын җиңеп, коедан бер капчыкны тартып чыгаралар да ярма ташында ярып ашыйлар. Теге кеше бераздан ашлыгын кереп алып чыгып китә.
Ул чорда ярма ташы иң кирәкле корал булгандыр. Чөнки әзме-күпме ашлык тапсаң, аны ярырга кирәк, тере бөртек ашап булмый бит инде. Берничә кило аванс өчен тегермәнгә дә барып йөреп булмый. Халык ашлык урламасын диптер инде, андый «законсыз» ярма ташларын кешеләрдән әледән-әле җыеп алып торалар.
Бервакыт Хафиз абзыкай да каяндыр зур гына ярма ташы табып, аны он тартырга көйләп куя. Тирә күршеләр дә шул ташта тарталар. Ләкин кемдер барып әләкләгәч, бу ташны алып чыгып китәләр. Ташның кая икәнен белүче юк. Бервакыт Хафиз абзыкай колхоз мастерскоеның түбәсендә күреп, танып ала әлеге ташны. Рәфигагә әйтеп, Рәфига аты белән теге ташны яңадан алып кайта.
Өч ел ярым сугышта йөреп кайткан кешенең һаман торырга үз өе юк бит әле. Өйле булырга тагын бер мәртәбә талпынырга уйладык. Дөрес, түләп алырга бернәрсәбез дә юк иде. Рәфигагә колхоздан бер бозау биргәннәр иде. Ул бозауны асрадык. Бөтен булган байлык шул. Акча да, икмәк тә юк. Берәүнең иске йортын сөйләшеп карадым. Ул кеше икенче йорт салып чыккан. Бозауны һәм өч пот онны бирсәң, бу өйне алырга була. Ләкин аны күчереп салыр өчен сипләргә агач кирәк. Башта колхоз председателе Шәкүров белән киңәштем. Ул безнең хәлгә кереп, колхоздан Рәфига исеменә аванс формасында өч пот он бирмәкче булды.
1948 елның язы иде бу. Өч пот онны амбардан үлчәтеп алып, бер килосына да кагылмыйча йорт хуҗасына илтеп бирдем. Бозауны да илтеп тапшырдык. Агачны райисполкомнан сорап карадым. Ләкин урманда андый киселә торган фонд юк дип отказ бирделәр. Югыйсә, ул кечкенә өйне сипләрлек усаклар үзебезнең урманда да бар бит инде. Исполком председателенә кереп хәлне сөйләп бирдем. Унбиш кенә төп бир, мин әйтәм, неужели шунлык та праваң юк? Әллә кыенсынып китте теге, унөч төп усак бирергә лесничествога рөхсәт язуы бирде. Лесничествога кергәнче үк лесникның үзен күреп сөйләштем. Ул икенче көнне үк үзебезнең Җирән Бүләге яланы кырыннан егерме төп усак күрсәтте. Хафиз абзыкай белән барып кистек. Алып кайту мәсьәләсен Шәкүров белән хәл итеп куйган идем. Ул комбайннан ашлык ташучы ике атлы бричкаларны рөхсәт итте. Ашлык ташучы кызлар, комбайннар урмый торган араны туры китереп, бу агачларны бер көн эчендә ташып та бетерделәр. Абзыкай шунда ук бурый башлады. Тәрәзә астына кадәр җитәрлек итеп бурагач, өйне сүтеп алып кайттык. Тәрәзә, ишек яңаклары өчен агачны да Шәкүров бирде, мүкне дә аның запискасы белән Аеш янындагы күлдән барып алдык. Әнкәй белән иртүк пожарныйдан ат җигеп киткән идек, кичкә бер өйлек мүк алып кайттык. Көз җитүгә өйне салып та кердек.
Шулай итеп без унтугыз ел кеше өстендә яшәп йөргәннән соң, ниһаять, тагын өйле булдык. Әлбәттә өй зур түгел иде. Шулай да – үзеңнеке! Өйне олы урамдагы бер буш милеккә салдык. Үзебезнең милекне Исламгол абыйга биргәннәр иде инде. Әнкәй үзебезнең милеккә салырга бик тырышса да, булмады. Бердән инде милек икенче кешегә бирелгән, икенчедән, ул милек безнең күңелгә бик якын булса да (туган нигез бит!), ни өчендер анда салган өй озак яшәмәс кебек тоела иде.
Әйе, баш өстендә үз куышың булсын өчен бик күп еллар үтүе, сугышларда йөреп кайту кирәк булды. Колхоз ярдәм итмәсә, әле кайчан өйле булыр идең? Шәкүров Кави абыйның бу изгелеген мин гомер буе онытмам, ахыры.
Өйгә күчеп бераз гына яшәү белән, теге Шәрпәев дигән бәндә үзенең барлыгын тагын сиздерде бит. Дөресрәге, күп еллар үткәч кенә аның кулы уйнаганын белдем. Ул вакытта бу минем өчен бер сер, билгесез нәрсә иде әле...
...Өй тирәсенә ихата тотарга өлгермәгән идек. Көзге караңгы кич. Мин клубка эшкә барыр алдыннан сәке янында тамак туйдырып утырам. Сукыр лампа яна. Шулвакыт кинәт тәрәзә пыяласы челтерәп коелып төште һәм минем күз төбенә – борынга бер нәрсә килеп тиде, ут сүнде. Ут яндырып карасак, сәкедә бер күсәк ята. Ул тәрәзәнең аскы өлгесен тишеп кергән. Мин тиз генә урамга чыктым. Ләкин караңгы, бернәрсә дә күрә алмадым. Күз дә, борын да шешеп чыкты. Иртәгәсен ни булганын сорыйлар, мин сөйләп бирдем. Абзыкай тиз генә тәрәзәгә пыяла куеп бирде. Райком ничектер бу хакта белеп алган да милициядән кеше җибәрткән. Әлемдә бер коммунистка һөҗүм булган, гаепле кешене табарга, дигәннәр. Кемнән шикләнәсең дип сорады бу миннән. Мин беркемне дә күрсәтә алмадым. Күсәкне, тәрәзә янындагы эзләрне караган булды да, китеп барды.
Еллар үткәч кенә бу эшнең теге Шәрпәев тарафыннан оештырылган булуын белдем. Ләкин инде бу вакытта ул үзе дә, аның йомышын үтәүче дә исән түгелләр иде. Шулай итеп, минем соңгы күзгә оештырылган һөҗүм алар өчен уңышсыз чыкты. Минем баш әз генә тәрәзәгә таба борылган булса, алар максатларына ирешәсе булганнар. Бәхетемә каршы, мин тәрәзәгә сул як яным белән утырган булганмын.
Райкомга барып та үзенчә дөреслек эзләп йөргән әлеге Шәрпәев. «Мулла малае коммунист булган», – дип үзенчә Америка ачмакчы булган. Алай да теше үтмәгәч, террор юлына баскан булган икән, сволочь. Әткәйнең башын ашаулары гына җитмәгән, мине дә юк итмәкче булган.
Менә бит. Шундый хәшәрәтләр аркасында кеше нинди генә хәсрәт-михнәтләр күрми. Ә бит әткәйнең фактта бер гаебе дә булмаган. Яла ягып кына башын харап иттеләр. Аны алып киткәндә бер яше дә тулмаган энем Миргазиян, әткәйнең гаебе нидә икәнен белергә теләп Югары судка, прокуратурага хатлар язды. 1967 елда Югары суд эшне яңадан карап, әткәйнең гаепсезгә хөкем ителүе турында карар чыгарган һәм реабилитация белешмәсе җибәргән. Ләкин бу реабилитация кәгазеннән безгә нинди файда соң? Төрлечә кимсетелеп, кыерсытылып, әтисез үскәнбез.
Әткәйнең язмышы безгә һаман да ачылып бетмәгән иде әле. 1980 еллар ахырында мин шул сорау белән «Татарстан яшьләре» газетасына мөрәҗәгать иттем. Алар минем хатны КГБга юллаганнар һәм менә 1989 елның 15 маенда аннан Таһирҗанов фамилияле бер кеше килеп төште. Ул миңа илле елдан артык безнең өчен билгесез булган мәгълүматларны җиткерде. Безнең әткәй 1937 елның 5 декабрендә кулга алынган һәм 26 декабрендә «өчлек» карары белән 58 нче статьяның 10 нчы пункты, 1 нче бүлеге буенча гаепләнгән. Совет властена һәм колхозга каршы алып барган контрреволюцион эшчәнлеге һәм мәчетләрне кире халыкка кайтару таләбе белән агитация алып барганы өчен үлем җәзасына хөкем ителгән. 1938 елның 8 гыйнварында әткәйне Минзәлә төрмәсендә атканнар. Кыска һәм төгәл җаваплар шулай булды.
Бер-ике елдан соң шул ук Таһирҗанов йомыш белән янә безнең районга килде. Бу юлы ул әткәйнең «дело»сын да үзе белән алган. Утызынчы елларда Сталин җәлладлары тарафыннан кылынган әлеге коточкыч җинаятьләрнең безгә моңарчы билгеле булмаган яклары белән мин үзем дә әлеге «дело»ны үз кулларыма тотып танышып чыктым…
…Менә дүрт шаһитнең күрсәтмәләре, дөресен әйткәндә, яккан ялалары. Бу яла ягучыларның берсе укый да, яза да белмәгән күрәсең, имзасы урынына ниндидер тамга гына төшерелгән… Менә авыл советы башлыгының безнең әткәйгә язган характеристикасы: латин хәрефләре белән пөхтә итеп ике ягы да тулган зур кәгазь битендә язылганнарны укыгач, чәчләр үрә тора: «Сәнәклеләр сугышын оештыруда башлап йөрде... яллы хезмәттән файдаланды... кулаклар белән берлектә кораллы восстание оештыруда актив катнашты... колхозны таратырга йөрде... яшертен собраниеләр җыеп совет властена каршы көрәште... мәчетләрне кире кайтарырга йөрде...» һәм башкалар...
Әлеге характеристика Актаныш райсоветы тарафыннан расланып пичәтләр белән ныгытылган. Шушы кәгазьләр һәм шаһитләрнең күрсәтмәләренә таянып НКВД хезмәткәрләре үзләренең характеристикаларын язганнар. Бусы инде рус телендә һәм сәяси терминнар белән гаять көчәйтелгән. Тагын бер документ – справка. Бу справкага НКВДның Актаныш буенча башлыгы Томалак: «Беренче категория буенча» дип үзенең резолюциясен салган һәм имзасын куйган. Ә беренче категория – бу инде үлем җәзасы яный дигән сүз икән. Шуннан соң әткәйне Минзәлә төрмәсенә озатканнар…
…Бу «дело»да шулай ук минем әткәйне кулга алырга рөхсәт бирүче ордер, тентү протоколы, әткәйгә төзелгән анкета, сорау алу протоколлары, «тройка» утырышының атарга хөкем иткән протоколы һәм Минзәлә төрмәсенең бу карарны башкаруы турындагы отчет кәгазе – акт та бар. Барысы да законга туры китерелеп һәм тел-теш тидермәстәй итеп эшләнгән дип торырсың хәтта... Тагын «дело»да Татарстан Югары судының 1967 елда әткәйнең эшен яңадан карап әткәйне реабилитацияләве турындагы справкасы да бар... Миңа «дело» белән танышып чыгарга бер сәгать вакыт бирелгән иде. Шул бер сәгать вакыт эчендә мин безнең илдә кеше гомеренең бернигә дә тормавына, гомумән, ул чорда кешенең бөтенләй хокуксыз булганына тәмам төшендем. Сорау алу протоколларының һәр бите ахырына әткәйнең имзасын куйдырганнар. Әткәй русча да, латинча да укый-яза белсә дә үзенең имзасын гарәп хәрефләре белән язып куйган. Әмма әткәй бар гаепләүләрне дә кире каккан: мин советка да, колхозга да каршы булмадым дигән. Дин иреге буенча ул үз фикерен әйткән: «Хәзер яңа Конституция буенча без дин тотуда ирекле булырга тиеш һәм совет власте бездән тартып алган мәчетләрне кире кайтарып бирергә тиеш», – дигән... Бар мөлкәтен тартып алып, гаиләсеннән аерып ничәмә еллар төрмәдә газапласалар да аның рухын сындыра алмаганнар ул һаман да иманына, диненә тугрылыгын саклап калган...
...Менә шулай итеп михнәтле тормышта кимсетелеп, кыерсытылып үтте безнең балачак. Без унтугыз ел буе чит кешеләрнең почмагында яшәргә мәҗбүр ителдек. Кайбер авыл куштаннары, мулла затыннан булганыбыз өчен, җай чыккан саен безне кыерсытты. Әмма күпчелек авылдашлар киресенчә безгә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты.
Без өйдән куып чыгарылып урамда калган чагында, үзләренә куркыныч янаса да, безгә дә җылы өйләрендә сыенырга урын таптылар.

Менә алар, киң күңелле, мәрхәмәтле һәм миһербанлы затлар:
1929–1935 елларда әткәйнең энесе Рабиков Хафизмөхәммәт абыйларда яшәдек.
(1935 елның языннан көзенә кадәр үзебезнең ихатада землянкада тордык).
1935–36 елларда Ибраһимов Галим һәм Исмеямәлтәйләрдә яшәдек.
1936 елда Закирова Сәүдә әбидә яшәдек.
1936–1937 елда аръякта Идрисова Камиләдә яшәдек.
1938–1939 нчы елларда Кәримов Әхмәтшәриф һәм Гайнелҗинан апаларда,
1939 елда әткәйнең бертуган апасы Мансурова Газизәләрнең (Чибәр абыстайларның) мунчасында тордык,
1940 елда Имамова Тайфә апа йортында,
1940–1941 елларда күрше Нуриәхмәт абыйларда,
1941–1942 ел, Садриева Кайдәфә апаларда,
1943–1944ел, Габдуллина Нурдидә апалар йортында,
1945–1946 ел, Мулләхмәтов Мирзаян абыйларда,
1947 ел Исламгәрәев Хәсәнҗаннарда,
1947–1948 елларда Ибраһимова Бануларда сыену урыны таптык.
Без бу олы йөрәкле кешеләргә чиксез рәхмәтле. Алар инде барысы да мәрхүм һәм мәрхүмәләр, барысының да урыннары оҗмахта булсын.

Безне – дүрт баласын шушы коточкыч авыр тормышта исән-имин саклап кала алган Әнкәйнең шул авырлыкларны җиңәргә үзендә ничек көч таба алуына һаман да хәйран калам.

 

Тәкый ЗӘКИЕВ

«Мәйдан» журналы, №8, 2018 ел 

 

 

 

 

Комментарийлар