Хушлашу хатлары
2000–2002 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтында төрек теленнән укытырга туры килде миңа. Шәкертләремнең күпчелеге тирә-юнь авыллардан, районнардан әдәпле, тәрбияле, игелекле, тәүфыйклы, инсафлы, саф күңелле балалар иде. Аларны тәрбияләп үстергән ата-аналарга Алланың рәхмәтләре яусын!
Шәкертләремнең хозурына барганда, берәр бәйрәмгә барган төсле очынып, сөенеп бара идем. Бер-беребезне үз иттек, бик яраттык! Ике ел эчендә алар минем сеңелкәшләремә, энекәшләремә әверелделәр. Әйтерсең, ул ике ел мин җәннәт бакчасына сәяхәт кылдым. Университет укытучылары арасында мондый бәхет башка берәүгә тәтедеме икән?
Шул җитмешләп тирәсе шәкертем белән аерелышу авыр булды... «Безне онытмагыз, абый!» – диюләренә каршы: «Онытмаячакмын!» – дидем. Алар җавап итеп: «Хушлашканда бу сүзләр гел кабатлана. Тик, киткән җирегездә яңа тормыш башлангач, яңа кешеләр белән аралашкач, барыбер онытырсыз инде безне, абый», – диделәр. «Юк, мин сезне онытмаячакмын. Сез миңа адресларыгызны, туган көннәрегезне язып бирегез», – дидем. Бик шатланып язып бирделәр. Казанга күченгәннән соң, шәкертләремнең туган көннәрен барлап, беренче айда туучлылардан алып уникенче айда туучыларга кадәр календарь төзедем һәм һәр айның егерме бишләрендә шул айда туучыларга котлау открыткалары сала башладым. Укытучы абыйларыннан килгән карточкалар шәкертләремне бик сөендергән. Шуннан үзләре миңа хатлар яза башладылар. Мин моны көтми идем, дөресен әйткәндә. Алардан килгән хатлар мине нык сөендерде, һәм мин бик теләп, дәртләнеп ул хатларга җаваплар яза башладым. Тора-бара атна саен өч-дүрт хат килә башлады миңа. Кич белән өйгә кайтканда тартмада хат булу минем өчен әйтеп бетергезесез шатлык иде! Хат капчыгын кулыма алу белән өстенә: «Мине сөендергән өчен Аллаһ та сине сөндерсен!» – дип язып, сәгать ничәдә, ничә минутта кулыма кергәнен теркәп куя идем. Өйгә кайтып кергәч, кечке ашны ашауны да онытып, бүлмәгә бикләнеп, хатны тәмләп укый, хисләр, фикерләр таралганчы минутында җавап язарга тотына идем. Бер көнне өйгә кайтканда күңелем: «Тартмада хат бар», – дип пышылдады. Тик анда хат булмавын күргәч, кәефем кырылган хәлдә бусагадан атлап өйгә кердем. Гөлшатым белән кичке ашны ашап, чәй эчеп куйганнан соң, ул миңа елмаеп: «Сюрприз!» – дип, хат күрсәткәч, шатлыгымнан нишләргә белмәдем! Ул миңа: «Син, хат алгач, бар дөньяңны онытасың, шуңа күрә ашыңны ашаганнан соң гына бирергә мәҗбүр булдым», – диде.
Хатлар аша ата-аналарның да танышу теләге туган! Бер елдан соң шәкертләремнең һәммәсенең дә диярлек капкаларын шакыдым. Ничек сагынышканбыз, күрсәгез сез! Әти-әниләренең дә шатлыгы, кунакчыллыгы әйтеп бетергесез. Ул көннәрнең хатирәсе, җылылыгы һаман да күңелләребездә саклана...
Шулай итеп, безнең язышуларыбыз дүрт ел чамасы дәвам итте. Ни кызганыч, кесә телефоннары тарала башлагач, тора-бара хат алышу бетте... Ул хатлар капчыклары белән минем архивымда саклана, шөкер! Язган хатымның бер нөсхәсен үземдә калдырырга уйламаганмын башта. Соңыннан гына моны эшли башладым. Бәлкем, киләчәктә мин язган җавап хаты белән бергә аларны бастырырга да булыр.
Ул шәкертләремнең һәммәсе гаилә кордылар, балалар үстереп яталар. Балалары да үзләре шикелле булыр шәт, иншалла. Әмма, ни кызганыч, дүрт шәкертем мәңгелеккә күчте. 043 төркеменнән Фәтхуллина Алиябезне (6.12.1983–8.05.2002) төркемдәшләре белән бергә Уразбахтыга барып соңгы юлга озата алдык. Әти-әнисе, энесе белән һаман да аралашып торабыз, шөкер. 044 төркеменнән Исмәгыйлов Вальмирыбызның (25.6.1983–2005 ел) үлгән хәбәрен соңрак ишеттем... 946 төркеменнән, соңыннан хәзрәтлеккә дә укыган алты бала атасы Венер Моратов (1.05.1982–15.02.2019) коточкыч буранлы көнне бакыйлыкка күчте. Бик теләсәм дә, Казаннан соңгы юлга озата бара алмадым. Тик соңрак, туган ягына, Минзәлә районы Аю авылындагы каберенә барып, рухына догалар кылырга насыйп булды. Шулай ук 946 төркемнән өч бала анасы Галия Кәримовабызны (9.05.1982–17.02.2022) Казаннан Чирмешәнгә җирләргә кайта алдым, шөкер. Урыннары җәннәттә булсын! Балаларына, якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен. Калганнарга Ходай исәнлек-саулык белән озын гомерләр насыйп итсен. Амин!
Ул хушлашу хатларын яңадан кулыма алдым да хатирәләр дәрьясына чумдым. Күңелләрем тулды, татлы сәяхәтемнән кире кайтасым килмәде...
Кадерлеләрем! Мин сездән мәңге бәхил. Ә сез миңа бәхиллегегезне бирерсезме икән?
Язган матур сүзләренә лаек булмасам да, газиз шәкертләремнең йөрәк түреннән ургылып чыккан, минем өчен бик тә кадерле булган, чын күңелдән язылган хатларының кайберләрен матбугатка бирергә булдым.
Ул көннәрне һәм сезне сагынып, кардәшегез Фатиһ Кутлу.
Сентябрь, 2024 ел, Казан.
* * *
Дөньяда зур мәгънәгә ия сүзләр бар: әни, кояш, жир, тынычлык, ипи... Минемчә, бу сүзләр hәрвакытта да янәшә йөри, hәм мин бу сүзләр янына сезне дә куяр идем. Чөнки сез, кадерле укытучым Фатиһ бәй, бу ике ел эчендә безнең тынгызсыз йөрәгебездә төрек теленә карата кызыксыну хисләре уяттыгыз. Юк, төрек теленә генә түгел, тормышка, кешелек дөньясына, җир йөзендә булган вакыйгаларга икенче төрле, олыларча акыл белән карарга өйрәттегез. Әле дә хәтеремдә: икенче курста укыганда, табигать алтын балдак кигән чагында, күңелләр моңланганда, сез беренче дәрескә кердегез hәм акрын гына безгә яңалык өләшә башладыгыз.
Әйтерсең лә кызыклы әкият китабы. Ә җил исә hәм менә шушы әкият китабының соңгы битләрен яба. «Тукта, җил. Актарма әле бу китапны», – дип кычкырасым килә. Без сезнең белән аерылабыз. Юк, мәңгегә, гомерлеккә түгел, без сезнең белән көн саен күңелдә күрешәчәкбез. Сезнең акыллы киңәшләрегез безгә hәрвакытта юлдаш булачак. Сезнең белән бергә кабызган белем учагы мәңгелек ут кебек беркайчан да сүнмәс.
Белем дөньясында йөзгәндә сезнең кебек капитан булмасак та, без сезнең өметләрегезне акларбыз, сынатмабыз. Бергә төзегән көймәбез җил-давылда нык торачак.
Сезгә хат язам. Ә күз алдымда сезнең дәресегез. Йөрәкләрдә дәртле моңыгыз безнең күңелләрне биләп алды. Шатлыкларны сезнең белән бүлештек, кайгылар белән уртаклаштык. Сез безне үз канатыгыз астына алдыгыз. Сез безгә әни дә, әти дә, абый да hәм таләпчән укытучы да була белдегез. Дөньяда үзгәрешләр күп булса да, жир йөзен яктыртучы кояш берәү генә. Аны алыштырып булмый, hәм сез биргән яктылыкны, җылылыкны да безгә беркем дә бирә алмаячак. Шуңа күрә бу хатымда сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Борчулар китергән чакларыбыз да булгандыр. Сез безне гафу итегез.
Бу хатымны югалтмагыз. Еллар үткәч, алып исегезгә төшерерсез. Бәлки, бу кәгазь бите саргаер. Бу сары төс безнең сезне сагыну төсе булыр, hәм шушы хатны язган вакытта тамган күз яшебез булыр. Рәхмәт сезгә, Укытучым. Барыр юлыгыз киң, озын, сикәлтәсез булсын иде.
Сөмбел Абдуллина.
31.05.02. Алабуга.
* * *
Сезнең турында беренче хәтирәләрем... Бер бәйрәмдә сез «Миләшләрем» дигән җыр җырладыгыз. Бу җырыгыз белән сез минем күңелемә кереп калдыгыз. Мин хәтта уйлап та алдым: бу яшь укытучы бездә укытсын иде, дип. Һәм минем хыялым тормышка ашты. Ике ел сизелмичә дә үтте. Әйтәләр бит: «Тормыш аккан сулар кебек». Бу ике ел әчендә төрлесе булды инде. Әмма ләкин сез минем гел йөрәк түрендә булырсыз. Бәлки, без сезгә авыр сүз дә әйткәнбездер, барысы өчен дә гафу итегез безне.
Менә хушлашу мизгелләре дә килеп житте. Һәм минем сезгә иң беренче әйтәсе килгән сүз: зур рәхмәт! Сезгә киләчәк тормышыгызда шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим. Мин ышанам, киләчәк елда без очрашырбыз әле.
Иң изге теләкләр белән, Ләйсән Газизова.
30.05.02.
* * *
...Мин сезне беренче тапкыр бер концертта күрдем. Сез анда «Миләшләрем» җырын җырладыгыз. Бу вакытта, төрек кешесенең татарча шундый матур итеп җырлаганын ишеткәч, мин шаккаттым...
Фатиһ бәй, Сез безне шушы ике ел эчендә күп нәрсәләргә өйрәттегез. Сез биргән киңәшләр безгә hәрвакыт кирәк булырлар. Сезнең нурлы йөзегез, күңелгә ятышлы сүзләрегез безнең күңелләрдән hич тә китмәс. Сез дә, безнең начарлыкларны онытып, безне бары яхшы яктан гына искә алыгыз. Әгәр Сезнең хәтерегезне калдырган булсак, зинhар өчен, гафу итегез!
Безнең төркемне, андагы 20 укучыны исегездән чыгармагыз!
Сезне хөрмәт итүче укучыгыз Ләйсән Сәйфуллина.
30.05.02.
* * *
Менә сезнең китәр көнегез дә килеп житте. Без бүген имтихан бирәбез дә сезнең белән аерылышабыз. Ни кызганыч, сез безне бүтән укытмаячаксыз.
...Сезнең беренче тапкыр безнең дәрескә кергән көн бүгенгедәй хәтеремдә әле. Шул көннәр генә булсын иде. Яңадан сез дәрескә кереп: «Merhaba. Nasılsınız?» – дип сорасагыз иде.
Сез безгә күп белем бирдегез, безне дөрес яшәргә, авыр вакытларда югалып калмаска өйрәттегез.
Нишлисен инде, Аллаh шулай язгандыр. Сезнең китәр көнегез дә житте. Алдагы тормышта мин сезгә бары уңышлар гына телим. Гел шулай яхшы күңелле, әйбәт кеше булып калыгыз. Безне дә онытмасагыз иде. Без дә сезне гомергә онытмабыз.
Әле күрешеп торырбыз, безне укыткан чакларны искә төшереп сөйләшеп торырбыз. Чөнки сез җырлаган җырлар, сез сөйләгән мәзәкләр, безгә биргән яхшы фикерләрегез онытылмас.
Без сезгә берәр нәрсә белән ярдәм иттекме икән, белмим. Әмма сез безгә тормышны аңларга ярдәм иттегез.
Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә, Фатиһ абый.
Çok, çok, çok teşekkürler.
Сезгә зур хөрмәтләр белән, укучыгыз Венер Моратов.
* * *
Менә бүген кич утырып сезгә хушлашу хаты язам. Киләсе елга безне укытмавыгызны әйткәч, минем күңелем моңсуланып китте. Бу дөньяда бергә аралашып яшәгән дустың, укытучың белән аерылуы бик авыр. ...Минем сезне тыңламаган, өй эшләрен эшләмәгән чакларым да күп булгандыр. Әгәр минем тарафтан шундый эшләр эшләнгән икән, сез мине гафу иткәнсездер дип ышанып калам. Чөнки мин бит яшь әле, башта гел жиңел уйлар гына...
Фатиһ Бәй, менә шул укытуыгыз вакытында булган хәлләр гомерлеккә хатирәләр булып калсыннар hәм hәрдаим күңелдә яңартылып торсыннар иде.
Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт.
Илhам Гимранов.
Алабуга. 30.05.02; сәгать 23:35.
* * *
* * *
Шушы хатым аша мин Сезгә булган рәхмәтләремне җиткерергә телим. Ике ел дәвамында мин бик күп нәрсәләр белдем. Дәрестә төрек телен генә түгел, ә аның җырларын, шигырьләрен, төрекләрнең яшәү ревешен, Төркиядәге яңалыклар турында да өйрәндем. Дәресләрегезне җырлар белән аралаштырып алып баруыгыз, җырлап күрсәтүегез миңа бик ошый. Бу дәресләрдән без арып түгел, ә ял итеп чыга идек.
Шушы ике ел эчендә сезгә китергән борчуларым өчен гафу үтенәм. Миңа булган үпкәләрегезне онытсагыз иде.
FATIH BEY! Ben size çok başarılar dilerim! Siz cok iyi öğretmensiniz bu nedenle size teşekkür ederim!
Sizin öğrenciniz Айгөл Исламова.
31.05.02.
* * *
Ничек кенә дип әйтсәң дә, Сез минем хәтердә хәзерге көндәге шикелле калырсыз: дәрес өчен кирәкле барлык кәгазьләре тәртиптә булып, шундый ук тәртипне бездән дә таләп итүче мөгаллим. Сез, төрле юллар табып, безне төрек теле белән кызыксындырырга тырыштыгыз. Бу максатка ирешү өчен әдәбияттан, сәнгатьтән файдаландыгыз. Минем уйлавымча, Сезнең бу тырышлыкларыгыз бушка булмады. Укуга кергәндә әлеге татар-төрек бүлеген сайлавым өчен үкенмим, күбрәк шатланам hәм бу фикергә килүемдә Сезнең дә өлеш зур.
...Сезгә атап шигырьләр дә яза алмыйм, чөнки мин шагыйрь түгел, җырлар да ижат итә алмыйм, чөнки андый сәләтем юк; мин чын күңелдән әйтелгән теләкләремне генә житкерә алам: Сезгә гомернең озынын hәм кояштай балкып торганын; сәламәтлекнен ныгын – Татарстанның зәмһәрир суыкларына да чыдам булганын; эшегездә ижат ңимешләрегезнең мул булуын телим.
Укучыгыз Ильвира Федотова.
31.05.02.
* * *
* * *
...Сезнең сыман бүтән укытучы юктыр, сез бөтен җаныгыз, күңелегез белән безгә белем бирергә тырыштыгыз, бу тормышта кешелекле булырга өйрәттегез. Җырларыгыз, шигырьләрегез аша үз илеңне яратырга, әти-әниләребезне онытмаска кирәген өйрәттегез.
Мин, үзем дә белмим нигә алайдыр, күңелем тыныч булмаганда сез өйрәткән җырларны җырлап йөрим, тынычланам.
Иң изге теләкләр белән, Миләүшә Хәсәнәва.
30.05.02.
* * *
...Сез әле безгә төрек телен, грамматикасын гына түгел, төрек җырларын да өйрәттегез. Моның өчен сезгә бик-бик зур рәхмәт. Киләчәктә, укытучылык эшегезне дәвам иткәндә, бездән күпкә яхшырак укучылар телим. Шулай ук сез бик матур җырлыйсыз, сәхнәгә күтәрелеп җырлый башлавыгызны телим.
Сез хатирә дәфтәрегездән өзекләр укыганда, монда килгәч сезгә ничек авыр булуын аңладым. Күп авырлыкларны җиңгәнсез, инде хәзер очраганнары алдында туктамагыз, алга барыгыз. Безне дә онытмагыз.
* * *
Фатиһ абый, Сезгә Ходай талант биргән. Киләчәктә Сезне җырчы итеп күрергә телим. Әгәр дә Сезне сәхнәдә күрсәк, кассеталарыгызны алып тыңласак, безгә зур шатлык булыр иде. Сезнең матур тавышыгызны бүтәннәр дә ишетсен иде. Шулай ук сезгә гаилә бәхете телим. Гөлшат ханым белән матур гомер кичерегез. Сезгә саулык-сәламәтлек телим, беркайчан да чирләмәгез. Сез инде хәзер салкынга да, кызуга да түзәсез. Фатиһ абый, Сезнең кебек сабыр кешеләр дөньяда бик сирәк. Сезгә теләгем: гел шулай сабыр блып калыгыз. Сабыр төбе – алтын диләр бит...
Сезгә уңышлар теләп, укучыгыз Илсөяр Минниханова.
* * *
Шушы хат аша мин сезгә зур рәхмәт әйтергә телим. Ике ел буе сездә укып, мин бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Татар-төрек бүлегенә кергәндә төрекчә сөйләшергә hәм язарга гына өйрәнермен дип уйлаган идем. Сез төрек телен hәм шулай ук төрек җырларын, шигырьләрен өйрәттегез. Мин аларны бик яратып тыңладым hәм өйрәндем. Дәресләрне җырлар белән аралаштырып барганыгыз өчен рәхмәт.
Шушы ике ел эчендә борчулар китергән булсак, гафу итегез. Кайда гына булсагыз да, безнең төркемне онытмавыгызны сорыйм. Кунакка килегез.
Бик яхшы укытучы булганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә.
Сезгә уңышлар теләп, укучыгыз Гөлнар Мәдиева.
Фатиһ КУТЛУ
«Мәйдан» № 10, 2024 ел
Комментарийлар