Тел һәм шигырь мөнәсәбәте
Шигырь төзелешенең тел төзелешенә, телнең ритмик хасиятенә бәйле булуы әдәбият белемендә күптәннән ачылган. Ләкин әлеге бәйләнешне аңлауда хәзергә кадәр фикер төрлелеге яшәп килә, ягъни шигырь төзелешенең телнең кайсы сыйфатына нигезләнүен ачыклау һәм билгеләүдә фикер уртаклыгы юк. Бер төркем белгечләр «шигырь төзелеше системасы телнең грамматик төзелешенә нигезләнә» дигән карашта торалар . Икенчеләр исә «шигырь төзелеше, аның метрикасы телнең фонетик үзенчәлекләре белән билгеләнә» дип исәплиләр . Ә өченчеләр – аерым галимнәр – һәр тел төрле шигырь төзелешләре куллануга юл куя дигән фикер үткәрәләр.
Шигырь белән тел арасындагы бәйләнеш гаҗәеп нечкә һәм катлаулы. Шуңа күрә бу бәйләнешне билгеләгәндә, проблеманың асылына үтеп кермичә, артык гомуми яки берьяклы нәтиҗәләр ясаудан һәм дә термин-төшенчәләрне урынсыз кулланудан сакланырга кирәктер. Әйтик, шигырь төзелеше телнең гомуми грамматик төзелешенә нигезләнә дип кистереп раслау дөресме?
Белүебезчә, һәр телнең грамматик төзелеше сүзләрнең үзгәрүен һәм җөмләдә аларның бәйләнешен, шулай ук җөмләләрнең үзара багланышын белдерүче грамматик чараларга нигезләнә[1]. Шушы катламнарның үз эчендәге аерымлыкларга карап, телләр морфология буенча да, синтаксик яктан да өчәр-өчәр төркемгә бүленәләр. Морфологик төркемнәргә: агглютинатив, флектив һәм аморф (тамыр) телләр керә. Боларның беренчесенә тамыр-нигез сүзгә бер-бер артлы аффикслар – һәркайсы, башлыча, бер грамматик мәгънә белдерүче яки сүз ясаучы кушымчалар ялгану характерлы. Икенче төркем тәшкил итүче флектив телләр исә эчке флекция күренешенә корылулары, ягъни төрләнеш нәтиҗәсендә сүзнең тамыр-нигезе үзгәрү һәм шул нигездә яңа сүзләр ясалу сыйфаты белән аерылып торалар. Кушымчалар ялганган очракта, аларның берьюлы берничә грамматик мәгънә белдерүе күзәтелә. Ә инде өченче төркемгә керүче аморф телләрдә сүз тамыр формасында гына була, сүзләрнең үзгәрүе, кушымчалар алуы мондый телләр өчен хас түгел.
Шигырь белгече М. Бакиров тикшереп ачыклаганча, менә шушы үзенчәлекләрне шигырь төзелешенә күчерергә һәм ритмик системаларны шуларга буйсындырырга һич тә мөмкин түгел. Әйтик, силлабик системаның телнең агглютинативмы, флективмы булуында нинди катнашы бар?! Сүзнең тамыры үзгәрәме-юкмы, нигезгә бер грамматик мәгънә белдерүче кушымча ялганамы, әллә күп мәгънә белдерүчеме – аның өчен барыбер. Бу грамматик күренешләр асылда төрле шигырь системалары түгел, ә теге яки бу система эчендә төрле ритмик үзенчәлекләр яки вариацияләр генә тудыра алалар[2]. Менә шуның өчен дә силлабик система агглютинатив (ялганмалы) телләргә – төрки халыкларга да, шулай ук флектив телләргә, мәсәлән, француз, итальян, полякларга да бердәй дәрәҗәдә хас. Һәм өстәп әйтергә кирәк: флектив телләр төркеменә керүче башка халыкларда – руслар һәм немецларның язма шигъриятендә силлабо-тоник система, ә гарәп һәм фарсыларның классик поэзиясендә гаруз төп шигырь системалары булып исәпләнә. Әгәр шулай икән, без белгән классик шигырь төзелешләре, димәк, телләрнең морфологик үзенчәлекләренә бәйләнмәгән булып чыга.
Бәлки без белгән кануни ритмик системалар телләрнең синтаксик төзелешенә нигезләнгәндер? Алда әйтелгәнчә, синтаксик төзелеш аермасына карап та телләр өч төркемгә, ягъни аналитик, синтетик һәм полисинтетик телләргә бүленә. Аналитик телләргә – инглиз, француз, яңа фарсы, болгар телләренә сүзләрнең төрләнмичә, урнашу тәртибе, интонация һәм ярдәмче сүзләр ярдәмендә генә үзара мөнәсәбәткә керүе характерлы. Синтетик дигән икенче төркемгә керүче рус, немец, латин, төрки телләрдә сүзләр җөмләдә аерым формалар алу, төрләнү юлы белән бәйләнешкә керә. Ә инде чукот, коряк кебек полисинтетик телләр исә үзара мөнәсәбәткә керүче сүзләрнең бер-берсе белән укмашу, тамырлары кушылып, җәенке сүз-җөмләләр төзү үзенчәлегенә ия булуы белән аерылып тора. Ләкин шигырь системалары бу төркемнәрнең үзенчәлекләренә карап та билгеләнми. Моның шулай икәнлегенә ышану өчен, синтетик дигән бер үк синтаксик төркемгә кергүче русларда һәм төрекләрдә шигырь төзелешләренең төрле булуына игътибар итү дә җитә.
Билгеле, кануни-төзек шигырь системаларының телнең синтаксик төзелешенә турыдан-туры нигезләнмәгәнлеген тануыбыз белән без һич тә шигырьдә синтаксик чараларның ролен кире кагарга җыенмыйбыз. Поэтик сөйләмдә бигрәк тә синтагмаларның роле зур. Чөнки алар тезмәдәге сүзләрне мәгънәви-интонацион төркемнәргә бүлү яки берләштерү ягыннан һәм дә һәркайсы көчле басым алуы белән шигырь ритмын оештырырга һәм төрләндерергә ярдәм итәләр. Әмма мондый синтаксик чараларның төзек-кануни шигырь ритмын тудырудагы роле фонетик чараларга караганда кайтышрак, ягъни ритмик яктан алар икенчел роль уйныйлар. Шигъри сөйләмнең төрле типтагы гыйбарәләргә яки җөмләләргә, җөмләләрнең синтагмаларга бүленүе ул, гомумән, төрле халыкларның шигырь төзелешләре өчен дә уртак. Димәк, шигырь төзелешенең метрик үзенчәлеге һич тә аларга карап билгеләнми.
Әгәр, чыннан да, шулай икән, М.Бакиров хаклы булып чыга: кайсы яктан гына килеп карасаң да, грамматик үзенчәлекләр шигырь системаларының төрле булуына, метрик бүленешенә төп нигез була алмый. Бу мөһим нәтиҗә рус шигырь белгече В.Холшевников фикере белән дә аваздаш. «Шигырь төзелешләренең төрле булуында, – дип яза ул, – грамматик төзелеш, күрәсең, роль уйнамыйдыр (аерып күрсәтү безнеке – А. Җ.). Грамматик төзелешләре һәм сүз составлары ягыннан рус һәм поляк телләре бер-берсенә немец һәм француз телләренә караганда якынрак. Ләкин шигырьләренең ритмик төзелеше буенча поляк теле француз теленә, ә рус теле немец һәм инглиз телләренә якын булып чыга»[3].
М. Бакиров белән В. Холшевниковның тел һәм шигырь арасындагы мөнәсәбәткә карата һәркайсы үз юлы белән килеп чыгарган төп нәтиҗәләре дә уртак: «шигырь системаларының төрле булуының нигезе»[4], «шигырьнең умыртка сөяге»[5] телнең ритмик-интонацион төзелешендә – менә шундый караш белән йомгаклана аларның әлеге өлкәгә бәйләнешле тикшеренүләре.
Интонация дигәч, аңлашылып тора: без тел белеменең фонетика белән бәйләнешле тармагына барып чыгабыз. Интонация (латинча intono – кычкырып әйтү) ул – тавыш чаралары ярдәмендә авазларны, иҗекләрне һәм сүзләрне әйтеп, сөйләмне яңгыраш-ишетелеш буенча яки фонетик яктан оештыру; мәгънәләренә карап, аны фраза-гыйбәрәләргә бүлгәләү; төрле эмоцияләр белдерү. Сөйләм мелодикасының төрле тизлектә һәм төрле тонда яки тембрда яңгыравы, бер менүе, бер төшүе, пауза-тынышлар белән бүленүе интонациянең үзенчәлегенә бәйләнгән. Шигырь ритмының нигезендә дә интонация белән белдерелә торган берәмлекләр ята. Гадәти сөйләмдә иң кечкенә берәмлек аваз булса, төзек ритмлы шигъри сөйләмдә ритм-метр тудыруда төп роль уйный торган иң кечкенә берәмлек – иҗек. Алар төрле типта һәм, телнең ритмик-интонацион табигатенә карап, төрле төсмерләрдә: ачык яки ябык иҗекләр, озын һәм кыска әйтелешле иҗекләр, басымлы һәм басымсыз иҗекләр. Шушы сыйфатларның кайсы төп ритмик-метрик берәмлек яки нигез итеп алынуга карап, төрле шигырь төзелешләре барлыкка килә дә инде. Әйтик, метрик-квантитатив төзелешле антик шигырь һәм гаруз озын һәм кыска иҗекләр чиратлашуына корылса, силлабо-тоник шигырь басымлы һәм басымсыз иҗекләрнең теге яки бу тәртиптә килүенә-нәүбәтләшүенә нигезләнә; тоник шигырь төрле озынлыктагы, әмма басымнары үзара тигез булган юллардан торса, силлабик шигырьдә төп рольне юллардагы иҗекләр саны тигезлеге уйный.
Ләкин шигырьне теге яки бу ритмик системада тудыру яки иҗат итү өчен, һичшиксез, телдә шуңа мөмкинлек бирә торган просодик, ягъни ритмик фонологик җирлек булуы кирәк. Бу яктан телләр бер-берсеннән теге яки бу дәрәҗәдә аерылалар. Борынгы грек һәм латин телләрендә мәгънә белдерүдә катнашучы кыска һәм озын сузыклар булганлыгы билгеле. Шундый ук авазлар гарәп һәм фарсы телләре өчен дә хас. Рус телендә исә фонологик һәм мәгънә белдерүдә катнашучы сыйфат буларак сүз басымнарының роле зур, өстәвенә, алар шактый көчле һәм күчмә характерда. Ә менә төрки телләрдә басымнар чагыштырмача зәгыйф һәм, башлыча, тотрыклы, күбрәк сүзләрнең ахыргы иҗегенә төшәләр, кушымчалар ялганганда да, бу принцип саклана.
Төрле телләрдәге бу үзенчәлекле сыйфатлар, әлбәттә, турыдан-туры шигырь төзелешенең характерында чагылыш табалар, ягъни аның нинди ритмик-метрик принципка нигезләнүен билгелиләр. Ни өчен рус һәм татар телләренең икесендә ике төрле ритмик система кулланылганын шигырь белгече Х. Госман нәкъ менә шушындый сыйфатлар аерымлыгына нигезләп аңлата да: «Силлабо-тониканы татар шигыренә кулланып буламы? Юк, булмый. Чөнки рус һәм татар сүзләрендә басымның торышы, хәрәкәте бердәй түгел. Рус телендә сүз, нинди генә хәлгә куелганда да, басымын югалтмый, аннары мондагы басым бик хәрәкәтчел: ул сүзнең ахырында да килә ала, сүз төрләнешенә карап, уртага да, сүзнең башына да күчә ала. Татар телендә исә эш башкача: монда, кагыйдә буларак, басым сүзнең соңгы иҗегендә була. «...» Аны, ритмик төзелеш таләбенә туры килсен өчен, рустагы кебек, әле монда, әле тегендә күчереп йөртү мөмкин түгел. Бу – мәсьәләнең бер ягы. Аның икенче ягы да бар: татар телендә сүз ялгыз хәлендә әйтелгәндә үз басымын тулы көче белән саклый. Ләкин җөмләдә сүзләр синтагма-синтагма булып оешкач, синтагма составына кергән сүзләр бер басым тирәсенә берләшәләр, сүзләрдән берсенең басымы көчәеп китә дә, калганнары үз басымын югалталар, басымсыз булып калалар. «...» Менә шушы сәбәпләр аркасында татар телендә шигырь ритмикасын тигез-тигез иҗек саннары саен кабатланып килә торган басымнар тәртибенә нигезләп булмый»[6].
Монда бер җитди өстәмә дә соралып тора. Татар яки башка төрки телдә язылган силлабик шигырьләрдә, бигрәк тә тигез зурлыктагы ритмик буыннарга корылган үлчәмнәрдә, басымнарның урыны-урыны белән билгеле бер тәртиптә урнашуы да күзәтелә. Ягъни басымнары ахыргы иҗеккә туры килүче сүзләр, ритмик буыннар эчендә бер-берсенә тәңгәл килеп, силлабо-тоникага охшаган ритм барлыкка китерәләр. Муса Җәлилнең «Бала йокысы» дигән шигыре моңа характерлы мисал була ала:
Ак мамы́к мендәрне́ң
Эченә́ күмеле́п,
Ул йоклы́й, төсенә́
Сокланы́п үләрле́к!
Тышкы, формаль яктан анапест (È È -) үлчәменә охшап торса да, бу силлабо-тоник шигырь түгел. Чөнки, беренчедән, монда цезураларны сүз белән каплатып үтә торган стопа-табаннар системасы юк һәм, икенчедән, басымнарның шушы тәртиптә саклануы да зарури түгел. Шуңа күрә дә башка строфаларда басымнар иркен рәвештә башка тәртиптә дә киләләр:
Бадиа́нмы, нәрки́сме –
Ху́ш исле кочагы́!
Куенында́, билгеле́,
И́ң сөйгән курчагы́.
Кайбер әдәбият белгечләренең төрле чорларда теге яки бу төрки телле поэзиядәге шигырьләрне силлабо-тоник системага нигезләп аңлатып чыгулары да, асылда, тышкы охшашлык белән тел хасиятенә бәйле ритмның үзенчәлеген аера белмәү белән бәйләнгән иде. Менә шуңа күрә дә А. П. Поцелуевскийның – төрекмән халык җырларын һәм классик Мәхтүмколый әсәрләрен, М. Унгвицкаяның – хаккасларның халык һәм язма шигырь төзелешен, Гөлсем Мөхәммәтнең татар шигырьләрен ямб һәм анапестлар белән үлчәп аңлатулары хаклы рәвештә тәнкыйтькә очрады[7].
Иҗекләрнең сыйфатына бәйләнешле шигырь системалары телнең ритмик-интонацион төзелешенә, бигрәк тә аның фонетик-просодик үзенчәлекләренә нигезләнә. Конкретлаштырып әйткәндә, кануни-төзек шигырь төзелешләре теге яки бу телдәге авазларның һәм иҗекләрнең характерлы асыл сыйфатына бәйле була һәм шигъри сөйләмдә шуларның кайсысы төп ритмик-метрик нигез итеп алынуы белән билгеләнә. Биредә сүз, әлбәттә, шигырьләрнең йә озын яки кыска, йә басымлы яки басымсыз, яисә билгеле бер санда килүче иҗекләргә нигезләнүе хакында һәм ритмик системаларның шуңа карап билгеләнүе турында бара.
Әмма шигырьнең ритмикасын һәм метрын-үлчәмен тудыруда, тел чараларыннан тыш, тагын бер синкретик фактор – музыка һәм эстетика кануннары да катнаша. Кабатлау, параллелизм-тәңгәллек, изохронлык кебек эстетик категорияләргә корылган бу закончалыклар, билгеле, төзек ритмлы шигырь төзелешләре тудыруда мөһим роль уйнаганнар. Аларның тәртипләндерү функциясе, бер яктан, иҗекләрне төп ритмик берәмлек итеп әверелдерүгә юнәлдерелгән булса, икенче яктан, әлеге вазифа-функция авазлар, сүзләр, хәтта синтагмалар кебек тел берәмлекләрен дә акрынлап үз ибенә яраклаштырган. Шигъри сүз сәнгате эволюциясенең баштагы чорларында, кайбер халыкларда хәтта соңрак та, шигырь үсеше нәкъ менә шул юнәлешләрдә барган. Нәтиҗәдә ритмик-синтаксик параллелизмга корылган шигырь, тезмәләр башында бер үк авазлар кабатлануына нигезләнгән аллитерацион шигырь, янәшә юлларда сүзләрнең билгеле бер санда килүе беренче планга чыккан сүз-буын («слово-стопный») шигырь төзелешләре барлыкка килгән. Һәм аларның ритмик сыйфатлары яки алымнары вакыт-вакыт төзек шигырь төзелешләре белән дә үрелеп киткән. (Болар белән без киләсе бүлекчәдә танышырбыз.) Тел, музыка һәм эстетика кануннары синтезы шулкадәр күпкырлы һәм потенциаль егәрле ки, киләчәктә әле без белмәгән өр-яңа ритмик төзелешләрнең һәм метрик казанышларның дөньяга килүе дә бик мөмкин. Хәтта, безнең карашыбызча, бу – бәхәссез фараз-«прогноз».
Айдар ҖАМАЛИЕВ,
«Татар шигырь төзелеше: типологик һәм милли үзенчәлекләр» дигән хезмәтеннән.
[1] Татарская грамматика. I том. Казань: Тат.кн.изд., 1993. С.42.
[2] Бакиров М.Х. Эксперименталь тикшеренүләр яктылыгында төрки һәм татар шигырь төзелеше закончалыклары. Канд. дисс... Казан, 1972. 44 б.
[3] Холшевников В.Е. Основы стиховедения. Русское стихосложение. Л.: Изд. ЛГУ, 1962. С.27.
[4] Шунда ук. 27 б.
[5] Бакиров М.Х. Тел һәм шигырь// Агизел. Өфө, 1971. №2. 100 – 101 б.
[6] Госман Х. Татар шигыре. Казан: Татар.кит.нәшр., 1964. 24 – 25 б.
[7] Асланов В.И. Алда күрсәтелгән хезмәт. 123 – 124 б.; Бакиров М.Х. Тел һәм шигырь. 99 б.
«Мәйдан» № 11, 2024 ел
Комментарийлар