Тәнкыйтькә тәнкыйть мәсьәләсе
(Тәнкыйтькә карашларда проблемалар, бәхәсләр)
Мәкалә авторы, ягъни мин фәкыйрегез – алган белеме, һөнәре буенча филолог-укытучы. Күп еллар буе мәктәпләрдә гуманитар юнәлешле төрле фәннәр укыттым. Аннан утыз ел дәвамында Яр Чаллы педагогика көллияте һәм педагогика институтында студентларга татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, мәктәптә әдәбият укыту методикасы кебек фәннәрдән белем бирдем. Эшләү барышында студентларны әлегә программаларда каралмаган, дәреслекләргә кертелмәгән яңа әсәрләр белән таныштырырга, тарихта бәя алганнарына яңача карашлар үткәрергә тырыштым. Әсәрне укыганнан соң уянган хис-тойгыларымны, уй-фикерләремне башкаларга да җиткерәсем килә башлады. Шул ният белән мәкаләләр яза башладым. Алар газета-журнал битләрендә тәнкыйть рубрикасында басылдылар. Теге яки бу публика алдында байтак кына чыгышлар ясалды. «Сез язучыларны мактау белән генә шөгыльләнәсез, әсәрнең кимчелекләрен күрсәтмисез» дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. «Бездә тәнкыйть гомумән бармы соң ул?» дигән кискен фикерләр дә яңгырады. Тәнкыйть теориясе буенча нигезле белемем юк (хәзер филология факультетларында тәнкыйтьче белгечлеге бар икән анысы, без укыганда юк иде кебек), махсус курслар да үтмәдем, бу өлкә мәсьәләләре буенча махсус шөгыльләнергә җай чыкмады. Шул сәбәпле әлеге тәнкыйди фикерләрне ишеткәннән соң, үземә беркадәр ышаныч та кими иде. Мәкаләләрне басмаларга шикләнебрәк җибәрә башладым. Шулай да былтыргы әдәби конкурста бер мәкалә белән катнаштым. (Лилия Хөснетдинова Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән ябык әдәби конкурста «Тәнкыйть» номинациясендә I урынга лаек булды. – ред.)
Татарстан Язучылар берлегенең быелгы әдәби йомгаклар җыенында чыгыш ясарга тәкъдим булды. Башта җиңеллек белән ризалык бирсәм дә, чыгышны әзерләү барышында бу өлкәдә проблемалар барлыгы, фикерләрнең каршылыклы, бәхәсле булуы ачыла башлады. Әйтик, мин тәнкыйть мәкаләсе дип санаган хезмәт чыннан да бу өлкәгә карыймы? Жанрларны тәгаенләү дә катлаулы булып чыкты. Башка әдәбиятларда әдәби тәнкыйть ни хәлләрдә икән, аның теориясен күзаллау, вазифаларын аңлау ничек икән дип кызыксындым. Нәтиҗәдә проблемаларның бөтендөнья әдәбиятына хас булуы, бәхәсле яңгыравы аңлашылды. Парадокс, әмма факт: үземнекенә аваздаш булганнары ышанычымны шактый гына ныгытты. Ныгыган фикерләрем белән уртаклашырга ниятләдем. Алар бәхәсле яңгырарга мөмкин. Нәтиҗәне һәркем үзе ясар.
Бүгенге көндә татар тәнкыйте ни хәлдә соң? Нинди проблемалар бар? Мәкаләләрнең сыйфаты ни дәрәҗәдә? Эчтәлектә кайсы якларга басым ясала? Әдәби үсеш нинди мисаллар белән дәлилләнә? Кайсы жанрлар активлашкан, кайсылары сүлпәнләнгән? Теге яки бу күренеш-хәлнең сәбәпләре нидә?
Әлеге сорауларны беркадәр ачыклау өчен, 2023 елда дөнья күргән тәнкыйди хезмәтләрнең бер өлешенә күз салыйк.
Шунысын әйтеп үтик: бездә дә әдәби тәнкыйть башка халыклардагы сыман төрле медиаресурсларда, телевидение, интернет, радио кебек медиа чараларының төрле форматта оештырылган тапшыруларында яшәеш даирәсен яулый бара. Шулай да аның төп урыны ‒ әлегә газета-журналларда, аерым алганда, «Казан утлары», «Мәйдан» кебек әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси басмаларда. 2023 ел тәнкыйтенә күзәтү шушы журналларда басылып чыккан мәкаләләр нигезендә бирелә.
«Казан утлары»ның 2023 елдагы 1нче саны филология фәннәре докторы Нурфия Йосыпованың «Шигъри сүз куәте (Мөхәммәт Мирза иҗатына бер караш)» күзәтү мәкаләсен тәкъдим итә. Үзәктә – Мөхәммәт Мирзаның шигърияте. Автор фикеренчә, шагыйрь иҗатының үзенчәлекле төше – традицияләрне, шәркый сәнгати алымнарны заманга ярашлы итеп дәвам итү. Фикерләр шагыйрьнең классик өлгедә иҗат ителгән әсәрләре мисалында дәлилләнә. Лирик героеның фәлсәфәсе Ислам дулкынында; идея-фәлсәфәсендә дини-тәрбияви башлангыч үзәктә тора. Шагыйрь лирикасы, гражданлык, мәхәббәт кебек тематик катламнарга аерылып, соңгысының зур урын тотмавы искәртелә. Мәкаләдә шулай ук әлеге иҗат юлының үсешенә дә игътибар бирелә. Поэмалар күзәтү характерында анализлана. «Мохтар» поэмасының татар поэзиясендә яңа сүз булуы ассызыклана. Әдипнең тулаем иҗатына бәя «Берүзенә бер диңгез тапкан Мөхәммәт Мирза» дигән тирән эчтәлекле, образлы яңгырашлы фикер белән гомумиләштерелә.
Билгеле булганча, 2023 елда җәмәгатьчелек Гөлшат Зәйнәшеваны искә алды. Шул уңайдан берничә мәкалә дә дөнья күргән. Мәсәлән, «Хәтер» рубрикасы астында икътисад фәннәре кандидаты Марс Гаитовның «Җыр шигърияте алиһәсе» язмасы урын алган («Казан утлары»). Ул образлы бай телдә язылган. Шагыйрәнең туганы буларак, автор биографик катламны алга чыгара, матур истәлекләре белән уртаклаша.
2023 ел Тәлгат ага Галиуллин өчен дә олуг гомер бәйрәме елы булды. Фоат Галимуллинның «Әдәбият фәне аксакалы» мәкаләсе ( «Казан утлары», 7нче сан) шушы уңайдан язылган. Автор Т.Галиуллинны «шигъриятне кыйбла иткән галим» буларак та, иҗатчы буларак та олылый; хезмәтләрендә шигърият үсешен бербөтен итеп өйрәнүне, аңа таләпләрне киң, дөньяви әдәбият контекстында яңгыратуны, фикерләрдә кыюлыкны югары бәяли.
Һәрдаим әдәбият үсешен кайгырткан Тәлгат ага Галиуллин шушы югарылыкта тәнкыйди иҗатын дәвам итә: «Йолдызларга гашыйк шагыйрә. Рәсимә Гарифуллина иҗатына бер караш» мәкаләсен тәкъдим итә («Казан утлары», 4нче сан). Әдәбият мәйданына 90нчы елларда аяк баскан шагыйрә хакында «хакыйкатьне каршылыклар бердәмлегендә эзли. Поэтикасында көтелмәгән сынландырулар белән сокландыра» дигән фикерләр уздырыла. Тәнкыйтьче галим аның төрле жанрларда эзләнүен хуплый, әмма әле хәзергә төп уңышы прозада түгеллеген искәртә. Мәкаләдә «Чаллы җире ‒ шанлы җир» поэмасына аерым игътибар бирелә. Данлы һәм шанлы тарихны эпик югарылыкка күтәреп бәян итә торган поэма булуы әйтелә. Башка әсәрләрне искә алып, автор шагыйрәнең мифик затларны образ дәрәҗәсенә күтәрүен, шул сурәтләр белән мөстәкыйльлекне югалту фаҗигасенә үзенчәлекле формада һәм идеядә якын килүен хуплый. Шул ук вакытта шагыйрәнең «кызылга буялган оптимизм» белән сугарылган «Хакимнәр тагын алмаша / Үткәнгә кадер арта / Гаделлек урнаштырыла / Тарих халыкка кайта» юлларындагы «глобаль» фикере белән килешмәвен әйтә.
Рәсимә Гарифуллинаның «Чаллы җире – шанлы җир» поэмасы тарихчы галим һәм язучы Нурулла Гарифның да игътибарын тарткан («Мәйдан»). Нурулла Гариф поэма авторын тарихның чынбарлыгын сурәтләгән шагыйрә буларак олылый.
Равил Рахманиның «Шагыйрь гомере» дигән мәкаләсе Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган («Казан утлары»). Ул да гомер бәйрәме уңаеннан тәкъдим ителгән. Язма авторы бу хезмәтендә киң фәлсәфи карашы, иҗат процессын фәнни һәм сәнгати яссылыкларның тыгыз бәйләнешендә тирән тикшерә белү сыйфаты белән тагын бер кат балкып ала. Мәкаләдә Р. Фәйзуллинның 70 еллык иҗат гомере баскычлары күзәтелә. «Поэтик шартлау» күренешенә кабаттан бәя бирелә, «Нюанслар иле» җыентыгындагы әсәрләр структураль-функциональ юнәлештә анализлана. Мәкаләдә Р. Фәйзуллинның бер-, ике-, өчьюллыклары «япун әдәбиятындагы хокку жанры кысаларында эзләнү» дип бәяләнә. Шул ук вакытта «аларны шагыйрь милли яссылыкка күчерә дип белдерүдән ерак торам», «аларда милли фикерләү, милли хасиятләр, милләт тудырган поэтик җегәр чагылыш таба» дигән фикер бик әһәмиятле (Ул кемдер кайчандыр образлы, үткен итеп әйткән «Татар әдәбиятын башкаларны арбасы артына тагылган дегет чиләге итеп күрсәтүдән туктарга вакыт инде» дигән сүзләрне куәтли). Автор Равил Фәйзуллинның дүртьюллыкларына да анализ бирә: алардагы логик эзлеклелекне, фикерләрдәге кыюлыкны күрсәтә. Балалар өчен язылган әсәрләрен дә читләтеп үтми. Тәнкыйтьче аларда нәниләрчә фикер йөртү, нәниләрчә гомумиләштерә белү үзенчәлеген, конкретлыкны сурәтле фикерләүгә күчерү осталыгын күрә. Язмада композиция ягыннан тулы форматлы әсәрләргә дә күзәтү бар. «Аҗаган» җыентыгына, анда урын алган шул исемдәге парчага игътибар юнәлтелә. Мәкалә авторы әлеге парчаны бу китапның ачкычы итеп күрсәтә, Равил Фәйзуллин иҗатына тыгызлык, нечкәлек хас булуын әйтә.
Әнвәр Сөләймановның «Ничек кенә әле сагындыра үткәннәр» исемендәге мәкаләсе Әнгам Атнабайга багышланган («Казан утлары», 2нче сан). Ул башлыча истәлекләргә нигезләнгән. Автор фикеренчә, Әнгам Атнабай ‒ халыкчан итеп яза белгән шагыйрь, татар поэзиясенең алтын баганасы.
Берочтан филогия фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗәнованың «Казан утлары»ның берничә санында дастаннар елына багышланган мәкаләләрен дә искә аласым килә. Алар бик кызыклы һәм тирән эчтәлекле. Автор «Дастаннар ‒ үткәннәрнең сабыр сурәте. Алар тарихи әсәрләр язуда терәк, татар халык иҗатының төп фундаменты, тарихи фактларны сөйли торган борынгылык чыганагы. Язма китаби дастаннарны тикшерү бик мөһим» дигән фикерләр уздыра.
Зиннур Мансуровның «Тынгысыз хиссият балкышы» мәкаләсе шагыйрь Наил Касыйм иҗатына багышланган («Казан утлары»). Тәҗрибәле тәнкыйтьченең бу хезмәте һәрвакыттагыча фикерләренең аныклыгы, төзеклеге, үткенлеге, тыгызлыгы, мәгънәви тирәнлеге белән җәлеп итә. Автор биографик материал белән эш итүнең матур үрнәген бирә. «Каләм милләттән читләшә алмый» дигән фикере актуаль яңгырый.
Филология фәннәре докторы В. Макарова бер үк санда берьюлы ике мәкалә белән чыгыш ясый («Казан утлары», 5нче сан). Икесе дә Илгиз Зәйниев иҗатына багышлаган. Беренчесе ‒ «Илгиз Зәйниевнең «Мәдинә« әсәренә бәяләмә». Икенчесе «Өйләнәм. тат» комедиясендә көлке үзенчәлекләре» дип исемләнгән. Безнең карашка, мәкаләләр фәнни яктан да, театрал күзлегеннән дә (драма әсәрләре, билгеле булганча, тулы эчтәлегендә сәхнәдә ачыла) бик кызыклы булып тора. Беренче мәкаләдә «Мәдинә» әсәрендә нәзыйрәчелекнең бер күренеше булган интертекстуаль алымнар барлана. Әлеге текстара бәйләнеш әсәр авторының кызыклы табышы буларак бәяләнә. Тәнкыйтьче галимә «Мәдинә» әсәрен борынгы мифның ‒ Еврипидның Медея хакындагы трагедиясенең яңача укылышы дип күрсәтә. Образларның символик мәгънәсен, төсләр поэтикасын, исемнәрдәге аваздашлык (Мәдинә – Медея), хор вазифасын күрсәтеп, фикерләрен дәлилли. Икенче язмада «Өйләнәм.тат» комедиясенә бәя бирелә. Әсәрдәге көлке тудыру алымнарының, көлкеле образларның күпкырлы проблемаларга, шул исәптән үткен социаль проблемаларга да ишарә булуы ассызыклана. Автор фикеренчә, И. Зәйниев юмористик һәм сатирик алымнар, стереотип образлар ярдәмендә ирек, хөрлек кебек югары төшенчәләр турында уйланырга, баш ватарга, борчылырга теләмәгән буын кәефен күрсәтә; көлке алымнарына бай һәм көлдерә торган комедияләр күп, ләкин алар тешсез. Бу әсәрендә Зәйниев көлке комедия остасы гына түгел, бәлки усал комедия авторы буларак чыгыш ясый.
Әдәбиятчы галим Әнвәр Шәрипов балалар язучысы Дәрҗия Аппакова хакында хәтерне яңарта («Мәйдан», 3нче сан). Ул аның әсәрләрендә биографиясенең, аерым алганда, әдибәнең 1928-1943 елларда Урта Азиядә яшәвенең чагылышы хакында кызыклы фикерләрен әйтә
Рифат Сверигин «Бөек йокысызлык. Ркаил Зәйдулла шигъриятенә бер караш» мәкаләсе белән чыгыш ясый («Мәйдан», 8нче сан). Автор Ркаил Зәйдулланы Туфан традицияләрен дәвам итүче дип бәяли. Әмма язмыш уртаклыгын түгел, рухи аваздашлыкны күрсәтә. Тәнкыйтьченең әдип иҗатына тулаем карашы болай яңгырый: Р. Зәйдулла кайсы гына әдәби тармакларда, жанрларда (проза, шигърият, драматургия, публицистика һ.б.) эшләмәсен, әсәрләрен тирән фәлсәфә белән сугарып, бердәй талантлы иҗат итә; бу талантлы каләмнең милләт өчен әһәмияте шунда: ул туган халкын изге идеяләргә чакыра.
Әдәбият белгече Айгөл Ганиева Флүс Латыйфиның тууына 80 ел тулу уңаеннан аның иҗатына мәкалә багышлаган. Автор әдипнең хикәяләрен, повестьларын, «Хыянәт» романын күзәтү төрендә анализлап, аларда милли психология сурәте аша татар халкының кыйммәтләре яңгырашын күрсәтә. «Ишелеп төшкән бәхет» әсәре белән Ф. Латыйфи «беренчеләрдән булып татар геноциды турында сүз башлаучы» булды, ди.
«Мәйдан»ның 8нче санында үзенчәлекле фәнни-тәнкыйди мәкалә урын алган. Альп Әрән Демиркая Әлфия Ситдыйкова иҗат иткән «Дөнья тәгәрмәче» әсәрен тикшерә. Үзенчәлеге шунда: беренчедән, авторы ‒ төрек галиме; икенчедән, күләме зур; өченчедән, повестьның структурасына да, эчтәлегенә дә җентекле анализ бирелә. Эчтәлеген тикшерү «автор артыннан ияреп бару алымы» белән бара; һәр бүлекнең идеясе ачыклана; алга таба әсәр дөньясын тәшкил иткән образлар, типлар, конфликт, композиция, сурәтләр, тел катламын, интертекстуаль алымнарны, кыскасы, әдәбият теориясендә нинди төшенчәләр бар, барысы да анализда «эшкә җигелә». Анализ ‒ язучының биографиясе белән тыгыз бәйләнештә ясала. Ахырда әдәбият исемлеге дә бирелә. Мәкалә тулы бер монографияне хәтерләтә. Бу мәкалә төрек филологиясе мәктәбенең чагылышымы? Мин, фәкыйрегезгә, бәя бирү катлаулы. Чөнки башка хезмәтләр белән таныш түгелмен. Автор татар әдибәсен бик олылаган. Мәкалә шул яктан әһәмиятле булып тора.
Филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина «Бүгенге әдәбиятыбызның йөзек кашы» мәкаләсендә («Мәйдан», 11нче сан) прозаик, драматург, шагыйрә Айгөл Әхмәтгалиева иҗаты хакындагы фикерләре белән уртаклаша. Аның чәчмә әсәрләрен «классик реализм, романтизм һәм модернизм традицияләреннән үреп эшләнгән проза» дип бәяли.
Алинә Хәбибуллина да «Ак чәчәкләр кебек» мәкаләсендә игътибарын Айгөл Әхмәтгалиева иҗатына юнәлтә: әсәрләренә тематик-проблематик анализ бирә («Казан утлары»). Ул аның татар тарихын колачлап бәяләргә сәләтле язучы икәнлеген, каләменең төрле жанрларда бердәй шома булуын күрсәтә.
Филология фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллинаның «Бүгенге татар прозасының кайбер юнәлешләре хакында уйланулар» мәкаләсе зур кызыксыну уята («Мәйдан», 4нче сан). Анда иҗат эчтәлекләре белән бөтенләй икесе ике ярда торган Марат Кәбиров һәм Зифа Кадырова әсәрләренә күзәтү урын алган. Автор фикеренчә, икесе дә яратып укыла. Һәрберсенең үз укучысы бар. Мәкалә авторы Марат Кәбиров иҗатында жанрлар синтезын күрә: Чехов, Айтматов, Маркес, Оруэлл, Экзюпери, Замятин әсәрләре белән, аерым алганда, «Китап» әсәренең Кинг, Брэдбери. Маркеска аваздашлыгын күрсәтә. Марат Кәбировның әдәби дөньяны үз даһилыгыңа гына таянып түгел, бәлки бөтендөнья әдәбиятында үзенә кадәр тупланган сәнгать тәҗрибәсенә нигезләнеп төзергә омтылышын, төрле яссылыкларда эзләнүләрен югары бәяли. Зифа Кадырова әсәрләренә мөнәсәбәттә, безнең карашка, тәнкыйтьче галимәнең фикер сөреше актуаль яңгырашка ия. Башка милли әдәбиятларда, әйтик, русларда «мәхәббәт романы», «хатын-кызлар романы», «сентименталь роман» серияләре бар. Ә бездә юк. Зифа Кадырова ‒ шушы бушлыкны тутыручы. Аның каләме җан табибы вазифасын башкара. Әйе, агымнар төрле. Бу ‒ уңай күренеш. Һәр авторның үз укучысы бар.
Лилия Хөснетдинова «Беренчеләр хакында уйланулар» мәкаләсендә Айдар Хәлимнең шул исемдәге байтак еллар элек язылган, тәнкыйтьтә бәяләнгән поэмасына кабаттан кайтып анализ бирә («Мәйдан», 5нче сан). Язма эссеистик рухта. Авторның хисләренең сәбәбе ‒ шагыйрьнең хезмәт кешесен зурлавы, аның хезмәтен шулай ук иҗат процессы итеп күз алдында гәүдәләндерүе, тормышчан образлар, сурәтләрдә зәвыклы табигыйлек, шигъриятнең строфа, ритм, рифма корылышында күптөрле мөмкинлекләрнең урын алуы, автор сурәтләгәннәргә бәйләнештә бүгенге милли проблемалар.
Шул ук авторның «Каләм! Кальбеңдә ни бар – гаян ит!» мәкаләсендә әдәби иҗатта җенес (гендерлык) мәсьәләсе турында уйланулар урын алган («Мәйдан», 3нче сан). Дәрдемәнд юллары белән исемләүнең мәгънәсе шунда: автор хатын-кызларны иҗат мәйданында кыю булырга өнди. Мәкаләдә беркадәр феминистик карашлар яңгыраш алган. Әйе, җенесләр физик яктан аерыла. Психология дә төрле. Ләкин әле бу һич тә кыз-кыркын иҗатына «масштаб җитми» дигән сүз түгел. Автор, төрле милли әдәбиятлардан да, үзебезнең әдәби хәзинәдән дә мисаллар китереп, хатын-кыз язучыларның теләсә кайсы темага кыю алынуын, тирән проблемалы әсәрләр иҗат итүен, поэтика мәсьәләсендә дә кимен куймавын дәлилләргә омтыла.
Л. Хөснетдинованың «Мәйдан» журналында басылган өченче мәкаләсе «Учымда ‒ гәрәбә мәрҗән» дип исемләнгән («Мәйдан», 7нче сан). Аның эчтәлеген Гүзәл Әдһәм әсәрләренә күзәтү тәшкил итә. Автор фикеренчә, Гүзәл Әдһәм ‒ талантлы прозаик һәм драматург. Аның иҗаты тематик һәм проблематик яктан бик бай. Хикәяләренә, повестьларына, драма әсәрләренә тирән психологизм, кеше холкындагы нечкә борылышларны зәвыклы, эчке мәгънәле образ-детальләр ярдәмендә сурәтләү, укучысының акылын артык көчәндермичә генә, аларга символик характер бирә белү хас. Хикәяләре көтелмәгән новеллистик чишелешле булулары белән дә бик кызыклы. Фикер сөрешендә халык тәҗрибәсенә таяну урын алган. Әсәрләренең тукымасында этнографик детальләр мулдан кулланыла. Теле дә бай, халыкчан. Балалар, яшүсмерләр проблемаларын үткен итеп күтәрә, аларның образларын яшьләренә хас психологик үзенчәлекләр белән күрсәтә ала. Чөнки булмышы белән тәҗрибәле педагог.
Тәнкыйди мәкаләләләргә күзәтүдән чыгып, нинди гомумиләштерелгән фикерләр туды соң?
1. 2022 елда һәм аннан алдарак булып узган җыеннарда әйтелгән, аерым алганда, филология фәннәре докторы Ә. Закирҗановның былтыр тәнкыйть буенча ясаган чыгышындагы фикерләр хәзер дә актуаль яңгырашлы булып кала бирә. Галимнең чыгышы «Мәйдан» журналының 2нче санында «Әдәби тәнкыйть ни хәлдә?» исеме белән мәкалә булып басылып чыкты. Күләмле һәм тирән эчтәлекле бу хезмәттә әдәбиятчы галим 2022 елда басылган тәнкыйди язмаларга күзәтү ясап, татар тәнкыйтенә кагылышлы уңышларны, кимчелекләрне барлый, проблемаларны күрсәтә.
2. Тәнкыйть бармы? Бар. Әмма, Ә.Закирҗанов әйткәнчә, «тәнкыйтьнең әдәби барыштагы урынына канәгатъ булган чор юк бугай». Татар тәнкыйте торгынлыкта түгел, хәрәкәт үз җае белән бара, мәкаләләр языла. Журналларда әлеге рубриканың урыны буш түгел. Ләкин сан ягыннан язмаларның күләме барыбер аз. Бигрәк тә яңа әсәрләр, исемнәр тәнкыйть игътибарын көтәләр.
3. Жанрларга килсәк, кайбер әһәмиятле саналганнары аз язылган. Рецензия, эссе, әдәби портрет, юбилей язмалары бар. Ә менә тематик-проблематик, билгеле бер юнәлеш, метод, агым мәсьәләләре яктыртылган күзәтү төрендә мәкаләләр күренмәде диярлек. Шулай ук теге яки бу әдәби күренешнең, иҗатның, әсәрнең хасиятенә кагылышлы бәхәс төрендәге мәкаләләр дә юк дәрәҗәсендә. Бәлки бу теге яки бу тәнкыйтьче стилендә норматив жанр үрнәге, импрессионист (шәхси һәм автобиографик катлам белән бәйләнеш), шәрехләү, органик (әсәрне бербөтен организм сыман форма һәм эчтәлекнең тыгыз бәйләнешендә яисә функциональ бәйләнешләр бөтенлегендә (структурализм), эссе (шәхси кичерешләрне алга чыгару) кебек төрле тәнкыйди мәктәпләрнең бергә буталу (синкретизм) күренешедер. Әйтик, рецензия жанрындагы мәкаләләрендә авторлар төрле яклап фикерләрен белдерергә тырышалар. Монда шәрехләү дә, әсәрне укыганнан соң туган хисләр дә, әсәрне жанр ягыннан анализлау да, әдәби портретын сурәтләргә омтылыш та – һәрберсенең теге яки бу микъдарда чагылыш табуы күзәтелә.
4. Мәкаләләрнең сыйфаты нинди соң? «Безнең тәнкыйтькә башка контекстлар киңлеге җитми; башка әдәбиятлар белән чагыштыру алымы кулланылмый» дигән фикерләр урынлымы? Шуны беркадәр ачыклау өчен рус әдәби тәнкыйтендә дөнья күргән мәкаләләләрне укыдым. Кыю язалар. Аралашу даирәләре дә киң. Бер Пелевин әсәрләре хакында фикер алышу өчен генә дә Варшавага да, Кытайга да барганнар, конференцияләрдә катнашканнар. Ләкин татар тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләре дә фәннилек ягыннан да, сәнгатьчә яктан да калышмый. Безнең тәнкыйтьнең бер өстенлеге дә бар. Ипле языла.
Сыйфатлы мәкалә язу өчен тирән белем, киң сәяси-иҗтимагый караш, тормыш тәҗрибәсе, эстетик зәвыклы булу кирәк. Язучы иҗатына күзәтү ясау, гомумиләштерелгән фикер әйтү өчен, тәнкыйтьче аның тулаем иҗатын, төрле жанрлардагы күпсанлы әсәрләрен барлый; контекстны киңәйтү өчен биографияне өйрәнә, әсәрнең иҗат ителү тарихын да яктырта; фактлар дөрес яктыртылсын өчен, тарихка мөрәҗәгать итә. Теге яки бу әсәрен бәяләү, шәрехләү шулай ук бик катлаулы эш. Тәнкыйтьче икенче бер дөньяны, икенче бер кешене аңларга тырыша. Әсәргә бәя адекват булсын өчен, стиль, эчтәлек доминантларын (сәнгатьчә проблематика төре, пафосы, идея һ.б) дөрес билгеләргә кирәк. Тәнкыйтьчегә бер баш булып кына түгел, ике баш булып уйларга туры килә. Ул вакытын, сәламәтлеген кызганмыйча, әсәрне игътибар белән кат-кат укый, кайбер өлешләрне максатчан кабатлап укый, шул рәвешле язучы аңында тирән яшерелгәнен дә сизеп ала. Әдәби терминнарны да белеп кулланырга кирәк. Сүзләрне зәвык белән, иң үтемлеләрен сайларга тырыша. Ул бары шундый күпкырлы акыл хезмәтен куйганда гына, әсәрдә ни әйтергә теләгәнне аңлый, чынбарлыкны ничек сурәтләгәнне күрә. Язучының яхшы әсәре табигатьтән бирелгән талант җимеше булса, яхшы мәкалә – тырышлык җимеше. Югары дәрәҗәдә мәкалә язу өчен профессиональ тәнкыйть эше белән генә шөгыльләнергә кирәк. Моңа күпләрнең көче һәм вакыты җитми. Шуңа да фән һәм сәнгать чигендә хәрәкәт итә торган өлкәдә шөгыльләнүчеләр бармак белән генә санарлык һәм сыйфатлы фәнни-тәнкыйди мәкаләләр аз языла. Бу сәбәпнең дә үз чиратында сәбәбе бар. Беренчедән, А. Әхмәдуллин, Ф. Хатыйпов, Ф. Мусин, Р. Ганиева кебек әдәбият белән ихластан кызыксынган тулы бер буын бакыйлыкка күчте. Бәхетебезгә Т. Галиуллин, Х. Миңнегулов, З. Мансуров, Р. Сверигин, Ф. Галимуллин кебек тәҗрибәле, зәвыклы, тирән фәлсәфәле каләм ияләре исән-саулар. Алар хәлләреннән килгәнчә тәнкыйть үсешенә үзләренең өлешен кертеп торалар. Профессиональ тәнкыйтьтә нигездә Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов кебек алар тәрбияләгән талантлы урта буын актив хәрәкәт итә. Әмма яшь каләмнәр аз дияргә була. Бүген искә алынган язмалар авторларының күбесе ‒ фән докторлары һәм фән кандидатлары. Алар көллиятләрдә, югары уку йортларында студентларга лекцияләр укыйлар, семинарлар үткәрәләр, практика белән җитәкчелек итәләр, курс, диплом эшләре яздыралар. Кыскасы, шуның белән төп эш урыннарында хезмәт куеп, тамакларын туйдыралар (Ирекле, тулы хокуклы булып яшәүче милләтләрдә, бәлки, әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнүчеләр штатта саналалардыр. Ләкин бездә алай түгел). Фән докторларының һәм кандидатларының үзләре сайлаган, кызыксынган фәнни юнәлешләре дә бар. Аларга тәнкыйтьче булу мәҗбүри дә түгел. Шуңа күрә аларга «Нигә язмыйсыз?» дип таләп кую урынсыз. Янәдән килеп, тәнкыйтьчеләргә кадер бармы?
4. Кайберәүләрнең бүгенге тәнкыйтьтән канәгать булмавында бер сәбәп – аның вазифаларын тарайтып аңлау. Тәнкыйть булгач, янәсе, тәнкыйть итәргә тиеш. Әйе, алда әйтелгәнчә, тәнкыйтьчене «мәкаләләре гел мактауга корылган, кимчелекләр күрсәтелми» дип, үзен дә тәнкыйтьләргә була. Чөнки тәнкыйть кимчелекләрне күрсәтү хасияте белән әдәби процесска актив тәэсир итәргә, сыйфатлы әсәрләр иҗат итәргә этәргеч булырга тиеш, бу бәхәссез. Әмма, язучылар үзләре «кимчелекләр күрсәтелми» дип гаеп ташларга торсалар да (күбрәк бу фикерне алар яңгырата), үзләренә төбәп әйтелгәнне бер дә яратмыйлар. Бу проблема хәл ителә аламы? Бу проблема әхлакый-этик планда хәл ителә ала. Моның өчен тәнкыйтьченең фикерләре һәр күренешкә шик белдерү (скептик), үзен генә югары акылга һәм зәвыкка ия дип санау (сноб), икенче берәүгә әхлакый кагыйдәләргә сыешмаган тонда гаеп ташлау, аны түбәнсетеп, мыскыл итеп көлү (циник) пафосында булмыйча, ипле, теләктәшлеккә корылган, конструктив ниятле булырга тиеш. Тәнкыйтькә, «бу әсәр ошамады» дип, аны чүплеккә чыгарып ташлау хокукы бирелмәгән. Әдипләр исә, үз чиратларында, үзләрендә тәнкыйтьне кабул итәрдәй кече күңеллелек, үз-үзеңә ышаныч сыйфатларын үстерергә тиеш. Безнең карашка, кимчелекләрне күрсәтү, киңәш бирү, төзәтмәләр кертү юнәлешендәге сөйләшү, фикер алышу, бәхәсләшү профессиональ тәнкыйтьтән бигрәк, язучы тәнкыйте өлкәсенә карый дип кебек. Чөнки бер генә тәнкыйтьче дә ничек язарга өйрәтә алмый. Язучыга фәкать язучы гына төпле киңәш бирә ала. Һәм бу ният-гамәл әсәр басылып чыкканчы булырга тиеш. Әдәби әсәр ул, инде басылып чыккач, авторның иҗтимагый, сәяси, әхлакый аңының тупланмасы, дөнья турындагы әйткәне, идея-карашлары, үзе дә аңлашмастан, аң төбеннән казып чыгарганнарның эстетик бөтенлеге булып яши башлый Китапларны, басмаларны, дөнья күргәч, олавы белән юк итеп булмый.
Безнең карашка, «тәнкыйтьтә тәнкыйть яңгырарга тиеш» дигән катгыйлык бу өлкәдә каләм тибрәтә башлаган яшьләрне бераз өркетә дә. Чөнки язучыны тәнкыйть итәр өчен, ни әйтсәң дә, барыбер беркадәр тормыш тәҗрибәсе, белем хәзинәсе кирәк, күп әсәрләр белән таныш булу мәҗбүри (Моның әһәмиятле фактор икәнлеге язучыларның быелгы йомгаклау җыенында беркадәр чагылыш тапты кебек. Ул кайбер әсәрләрнең неомодернизм стилендә язылуын, авторларның реминисценцияләр белән күптавышлылык бирергә омтылышын, стилизация булырга мөмкинлеген исәпкә алмыйча бәяләүдә сизелде). Дөрес, яшь тәнкыйтьче әсәрләргә бәя бирә ала һәм берүк язсын гына. Жанрлар күптөрле бит: проблемалы контекстуаль мәкалә (киңәйтелгән тикшерү), монография, рецензия (кыска тикшерү), күзәтү, әдәби портрет, полемик реплика. Эссеистик тәнкыйди язма жанры гомумән әсәр анализлауны һәм һәр очракта фикерләрне мантыйклы дәлилләүне, исбатлауны катгый рәвештә таләп итми. Ул әсәрне хисси яктан бәяли. Тәнкыйтьче нәрсә кичергән, авторның нинди тойгыларын тотып алган ‒ шуларны бәян итә.
Тәнкыйтьнең вазифаларын аңлауда тагын бер проблема бар. Әйтик, «тәнкыйть яңа гына дөнья күргән, заман әсәрләрен генә бәяләргә тиеш» дип исәпләү. Берара үземдә дә тәнкыйди язмаларга күзәтү ясаганда шик туып алды. Инде күптәннән бәя бирелгән, кабаттан игътибар юнәлтелгән әсәргә багышланган язмаларны тәнкыйди мәкалә дип санарга буламы? Карашларны кабаттан барладым. Юк, тәнкыйтьнең объекты яңа туган әсәрләр генә түгел. Ул бик күптәннән язылган әсәрләргә дә заман күзлегеннән карап бәя бирергә хокуклы. Билгеле булганча, язучы үз заманына төбәп яза. Шул ук вакытта әсәр зур тарихи аралыкта яши (Шулай булмаса, иҗатның мәгънәсе юк). Әсәрдәге идеяләр һәрчак хәрәкәттә, яңарып үзгәрәләр. Тәнкыйтьнең монда да эше бар.
5.Тәнкыйтьнең аның хасиятләре бик күп. Ул әдәби әсәрне бәяли, бәяне нигезли, әсәрнең мәгънәсен аңлата, беренче карашка гади укучы күзенә күренмәгән якларны ача, публицистик аһәңе белән заманның актуаль проблемаларын яңгырата, дөньяны танып белүне киңәйтә: укучыны яңа әсәрләр белән таныштырып, аны укуга этәрә. Соңгысы бүгенге көндә үтә мөһим дип саныйм. Бүген әдәбиятта «Сез беләмсез кая барганны?» дигән түгел, «Без беләбезме бүгенге хәлебезне?» дигән сорау үзәккә куелырга тиеш. Әсәрләрдә әллә нинди «-изм»нар булса да, алар башка әдәбиятлардан калышмаган югарылыкта иҗат ителсә дә, аны укучы булырга тиеш. Менә шуңа күрә укучы тәнкыйте дә мөһим. Бүгенге көндә интернетта барган җанлы тәнкыйть зәвыксызлыкка китерә дигән фикер яңгырый яңгыравын. Ләкин комментарийларда «Каян табып укырга була бу әсәрне?» дигән сорау сөендерә.
Әйе, тәнкыйтькә тәнкыйть тә, шул ук вакытта игътибарлылык да кирәк. Сүз дә юк, әдәби процесста төп субъект, аны хәрәкәткә китерүче ‒ иҗатчы. Әмма тәнкыйтьче дә шулай ук иҗатчы. Ул укый торган халыкның алгы сафында тора. Аның зәвыгы һәм фикер йөртүләре дә язучы иҗаты кебек кызыклы, тәрбияви әһәмияткә ия һәм милли әдәбиятның үсеше өчен файдалы. Бу өлкәгә яшьләрне тарту – үзәк мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Аек аңнар, файдалы фикерләр белән сугарылган, гомумкешелек кыйммәтләрен яңгыраткан, шул ук вакытта үзебезнең милли мәнфәгатьләргә йөз тоткан, сәнгатьчә камиллеге белән тәнкыйтьчеләрнең игътибарына лаек, иң мөһиме, укучылар яратып укырдай әсәрләр иҗат ителсен.
Лилия ХӨСНЕТДИНОВА
«Мәйдан» № 5, 2024 ел
Комментарийлар