Логотип «Мәйдан» журналы

Саф күңелле галим

Мәҗит Ифат улы Әлмөхәммәтов – математик, физика-математика фәннәре докторы (1950), профессор (1950), Казан дәцләт педагогия институтының математик анализ кафедрасы мөдире (1937–1971), физика-математика факультеты деканы (1943–1956). ТАССРныц атказанган фән эшлеклесе (1967). Хезмәтләре дифференциаль тигезләмәләр теориясенә, тирбәнешләр теориясе проблемаларына һәм хәрәкәт тотрыклыгы мәсьәләләренә багышланган. Татар телендә язылган кцп кенә уку-укыту кулланмалары һәм фәнни-методик хезмәтләр авторы.

Исеме бөтен дөньяда мәгълүм булган бер бөек галим үзенең фәнни уңышларының сәбәбен болай аңлаткан: титаннар җилкәсендә булганга күрә генә, мин башкалардан күбрәк һәм ераграк күрә алдым... Бу сүзләрне мәшһүр татар галиме Мәҗит Ифат улы Әлмөхәммәтов та бик хаклы рәвештә үзе турында әйтә алыр иде. Чөнки татар халкының фәндә дә, яшьләрне укыту өлкәсендә дә гаять зур һәм бай тарихы бар. 1542 елда Мөхәммәт Атамҗа Хаҗи улы тарафыннан язылган зур күләмле (243 биттән торган) «Мәҗмәгъ әл-кавагыйд» («Кагыйдәләр җыентыгы») исемле китапның булуы – моңа бик ачык дәлил.

М. И. Әлмөхәммәтов 1904 елның 22 сентябрендә Казахстанның Урал өлкәсендә крестьян гаиләсендә туа. Өч сыйныфлы авыл мәктәбен тәмамлый.

1920 елда аның әтисе вафат була. Мәҗит шул ук елны Уральск шәһәре типографиясендә – хәреф җыючы, ә 1921–1922 елларда итек басу остаханәсендә – эшче, 1923–1924 елларда мәгариф бүлеге хезмәткәре булып эшли. 1924 елда Казанга килә һәм югары типтагы индустриаль техникумның химия бүлегенә укырга керә. Биредә ике ел укыганнан соң, үзлегеннән математиканы өйрәнә башлый. Үзлегеннән укып, урта мәктәпне тәмамлый.

Мәҗит Әлмөхәммәтов 1927–1929 елларда Казанның 12 нче мәктәбендә – математика һәм физика укытучысы, 1921–1931 елларда авыл хуҗалыгы техникумында математика укытучысы булып эшли.

1931 елның 1 сентябреннән ул Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтының сызма геометрия кафедрасында ассистент, 1932–1935 елларда – Казан авыл хуҗалыгы институтының математика кафедрасы ассистенты вазифаларын башкара.

Шул ук 1931 елны Мәҗит Әлмөхәммәтов Казан дәүләт университетына читтән торып укырга керә. Биредә ул профессор Н. Н. Парфентьев җитәкчелегендә фән белән шөгыльләнә, югары уку йорты өчен имтиханнар тапшыра, аспирантурага керә. 1934 елдан башлап аның фәнни хезмәтләре басыла башлый. 1934–1935 елларда басылган бу хезмәтләр Мәҗит Әлмөхәммәтовның фән өлкәсендә бик нәтиҗәле эшләве турында сөйлиләр. Өстәвенә ул математика буенча урта һәм югары уку йортлары өчен берничә уку ярдәмлеге дә бастырып чыгара.

Ул төзегән «Сызма геометрия» (ике кисәк), «Анализ» (М. Я Выгодскийдан тәрҗемә), «Кызыклы математика» һәм «Яшь землемер» исемле китаплар төрле сәбәпләр аркасында басылмыйча калалар.

1935 елның 1 сентябре Мәҗит Ифат улының тормышында кискен борылыш көне була – аны Казан дәүләт педагогия институтына доцент вазифаларын башкаручы сыйфатында эшкә алалар. 1936 елның маенда ул аспирантураны тәмамлый һәм шул ук елның июль аенда «Дифференциалъ тигезләмәләр системаларының үзенчәлекле нокталары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Мәҗит Әлмөхәммәтов 1937 елның 1 сентябрендә Казан дәүләт педагогия институтының югары математика кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. 1937 елны ул – физика-математика фәннәре кандидаты, ә 1938 елны доцент буларак раслана. 1943 елның 1 ноябреннән тормышының соңгы көннәренә кадәр Мәҗит Әлмөхәммәтов – Казан дәүләт педагогия институтының математик анализ кафедрасы мөдире, ә 1943 елдан 1956 елга кадәр физика-математика факультетының деканы булып эшли.

Аспирантураны тәмамлагач, КДУ каршындагы математика һәм механика институтының фәнни хезмәткәре буларак, дифференциалъ тигезләмәләрнең сыйфат теориясенә кагылышлы фәнни хезмәтләр бастыра.

1949 елның 20 июнендә Мәҗит Ифат улы Әлмөхәммәтов «Тотрыклы һәм тотрыксыз үзәкләр» темасына докторлык диссертациясе яклый. Бу хезмәт теоретик яктан да, гамәли яктан да зур әһәмияткә ия була.

1950 елны Мәҗит Ифат улы физика-математика фәннәре докторы булып раслана, аңа профессор исеме бирелә. Ул дифференциаль тигезләмәләрнең сыйфат теориясе буенча өч дистәдән артык хезмәт яза, алар безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы билгеле.

М. И. Әлмөхәммәтов фәнни-методик проблемалар белән дә актив шөгыльләнә. Ул төзегән «функцияләрнең максимумнарын һәм минимумнарын гади юллар белән табу» методы аеруча зур игътибарга лаек. Аның «Урта мәктәптә максимум һәм минимум мәсьәләләре» исемле хезмәте шушы проблемага багышланган (КДПИның гыйльми язмалары. 1947). Укытучыларга яхшы билгеле булган «Совет мәктәбе» журналында 1954–1962 елларда Мәҗит әфәнде күп кенә методик мәкаләләр бастырып чыгара.

Галим урта мәктәпләр өчен математика программасын камилләштерү, төрле методик җыентыкларны редакцияләү өлкәсендә дә шактый зур эш башкара. Мисал өчен, аның редакциясендә 1951 елны «Математика укытучыларына ярдәмгә» исемле җыентык басылып чыкты. Бу ярдәмлекнең мәктәптә математиканы укытуны камилләштерү өлкәсендәге роле заманы өчен бик зур булды. Аның «Урта һәм югары белем системасына реформа» исемле хезмәте дә зур әһәмияткә ия («Совет мәктәбе». 1958. № 12.).

Математика һәм аны укыту өлкәсендәге белемнәрен профессор Мәҗит Әлмөхәммәтов зур осталык белән студентларга һәм укытучыларга җиткерә белде. Аның математик анализ, функцияләр теориясе, дифференциаль тигезләмәләр турындагы лекцияләре фәнни һәм методик яктан һәркемгә үрнәк булырлык иде.

Мәҗит әфәнде күп еллар дәвамында факультетта аспирантура белән җитәкчелек итте. Аның җитәкчелегендә фән өлкәсендә зур уңышларга ирешкән бик күп яшь галимнәр Идел буе, Себер һәм Кавказ югары уку йортларында уңышлы эшлиләр. Үзенең лекцияләре һәм фәнни докладлары белән ул бик күп шәһәрләрдә, шул исәптән Сәмәркандта, Бохарада, Волгоградта, Смоленскида, Чабаксарда, Йошкар-Олада уңышлы чыгыш ясап дан казанды.

М. И. Әлмөхәммәтов районда, шәһәрдә һәм республикада җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты, халык депутатлары советларына сайланды.

Фидакарь хезмәтен исәпкә алып, ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мәҗит Әлмөхәммәтов үзенең балаларын тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә иде. Аның олы кызы Илфә – Мәскәү дәүләт университетының философия факультетын тәмамлап, философия фәннәре докторы, ә кече кызы Зөлфә, КДУның тарих-филология факультетын тәмамлап, филология фәннәре кандидаты булдылар.

Профессор Мәҗит Әлмөхәммәтов үз фәненә бөтен күңелен биргән кеше иде. 1954 елның сентябрендә физика-математика факультеты аның 50 еллык юбилеен билгеләп үтте, бик күп мактау сүзләре әйтелде. Минем хәтеремә аның түбәндәге сүзләре кереп калды: «Мин математика белән көн саен кимендә дүрт сәгать шөгыльләнәм, бу эштә ял да, өзеклек  тә булырга тиеш түгел. Шулай булмаса,  фәндә нинди дә булса эз калдыру мөмкин түгел». Шуңа күрә дә үз өлкәсендә ул оик төпле белемлс кеше иде. Хәтерлим, Казан университеты каршындагы физика-математика җәмгыяте утырышында ул доклад белән чыгыш ясады. Университетның яшь галимнәре аның чыгышында ниндидер кимчелекләр табарга тырыштылар. Ләкин Мәҗит әфәнде үзенең фикерләрен гаять ышанычлы дәрәҗәдә яклады. Идел буе пединститутларының фәнни конференцияләрендә ясаган чыгышларында да мондый очраклар булгалады. Фәнни бәхәсләрдә ул бик принципиаль, бернинди дә чигенешкә юл куймый, әйтсә өзеп әйтә иде.

Мәҗит Ифат улының лекцияләрен студентлар бик яратып тыңлады, чөнки ул бу эштә үз-үзенә бик таләпчән, барысын да җиренә җиткереп, зур төгәллек белән башкара иде. Тактаны формулалар белән язып тутыргач, студентларга барысын да күчереп алу мөмкинлеген бирү өчен, ул пауза ясый һәм әкрен генә «Әй Мәрфуга, барсаң суга, сөйләшербез барысын да» кебек ягымлы, нечкә мелодиягә бай татар җырларын җырлый. Гомумән, Мәҗит әфәнде бик музыкаль, һәр яктан талантлы шәхес иде. Төрле бәйрәм кичәләрендә аның татар җырларын гына түгел, рус халык җырларын да үзенең матур тембрлы тавышы белән, профессиональ югарылыкта башкарганын күп тапкырлар тыңлаганым булды.

Мәҗит Ифат улы һәркемгә карата ягымлы, ихтирамлы кеше иде. Күп еллар бергә эшләү дәверендә аның кемне дә булса рәнҗеткәнен белмим. Ул бик гадел, саф күңелле кеше иде.

Мәҗит әфәнде һәркемгә зур ышаныч баглый иде. Студент чагымда мин факультетның комсомол оешмасы секретаре булдым. Ул вакытта комсомол бик авторитетлы оешма иде, факультеттагы барлык җәмәгать эшләре комсомол бюросы җитәкчелегендә башкарылды. Студентларның шактый өлеше армиядә хезмәт итеп кайткан яисә төрле сәбәпләр аркасында мәктәп бетергәч эшләргә мәҗбүр булган яшьләр иде. Комсомол җыелышларында тәртип бозучыларны, укуга, эшкә җитәрлек дәрәҗәдә җитди карамаган кешеләрне, шул исәптән кайбер укытучыларны да бик каты итеп сүгү очраклары була иде. Ләкин мин секретарь булган чорда бер үк кешене кабат сүгү очракларын белмим, һәр кеше өчен мондый хәл бер тапкыр гына була, һәм бу бик җитә иде. Мәҗит Әлмөхәммәтов декан буларак безгә ышанган икән, без аның ышанычын һәр вакытта акларга тырыштык.

Мәҗит әфәнде туган ягына бик бирелгән, илен гаҗәп дәрәҗәдә ярата торган кеше иде. Ел саен җәй айларында ул гаиләсе белән Обсерватория яки Займищеда ял итәргә яратты. Укучылары аны көймә белән Иделдәге утрауларга алып чыгалар, ул шунда балык тота, ял итә иде. Аның еракларга ял итәргә йөргәне бик сирәк булды.

Мәҗит Ифат улы, бик тапкыр сүзле, үткен акыллы кеше булып, шаярту, уен-көлкене бик ярата иде. Ләкин, ничек кенә шаяртса да, кешеләрне кимсетмәде. Шуңа күрә барлык студентлар да, укытучылар да аңа изге кешегә караган кебек карыйлар иде.

Без студент чагында пединститутның горурлыгы булган бик күркәм шәхесләр бар иде. Физика-математика факультетында – профессор Мәҗит Ифат улы Әлмөхәммәтов, профессор Борис Владимирович Болгарский, география-табигать белеме факультетында – профессор Дмитрий Васильевич Белихов, тарих-филология факультетында – доцент Евгений Иванович Устюжанин һ.б. Бу шәхесләр институт коллективын бизәп, аңа ниндидер гаҗәеп матурлык биреп торалар иде. Алар киткәннән соң яшьләр килделәр, алар арасында бик акыллылары да, белемлеләре дә, югары культуралылары да аз түгел. Ләкин саф күңел, кешелеклелек буенча аларны бу шәхесләр белән тиң куеп булмый. Еллар узу белән без үзебезнең милли, рухи байлыгыбызга нәрсәдер өстибез, арттырабыз, ләкин болар барысы да безнең югалтуларыбыз белән чагыштырганда бик күпкә ким кебек. Мин – шактый өлкән яшьтәге кеше. Бәлки, бу миңа гына шулай күренәдер.

Васыйл Закиров. 2001 ел

 

Олы шәхес

 

Дөнья гадәтенчә барган (ярлылар нужа чиккән, байлар баеган) бер чорда ярлы крестьян Ифат гаиләсендә тагын бер бала туа. Аңа Мәҗит дигән исем бирәләр.

Яшь чагыннан ук тормышның ачысын татыган, авыр эшләрдә эшләгән Мәҗит һаман да белемгә тартыла, башта төрле дәрәҗәдәге уку йортларында укый, аннан соң эшли дә башлый.

Аның тормышындагы кискен борылыш 1933 елга туры килә: ул «Бер гамәли мәсьәләне чишү өчен интерполяция формулалары төзүдә П. Л. Чебышев ысулын куллану» дигән фәнни хезмәт яза. 1934 елда «Казан дәүләт университеты гыйльми язмалары»нда басылып чыккан бу хезмәткә атаклы профессор Н. А. Парфентьев югары бәя бирә, Мәҗит Әлмөхәммәтовны аспирантурага тәкъдим итә.

Бу елларда М. И. Әлмөхәммәтов аеруча интенсив эшли, эзләнә, ачышлар ясый, кандидатлык диссертациясе яклый. 1935 елда ул Казан педагогия институтына күчә һәм вафат булганчы шунда эшли, зур дәрәҗәләргә ирешә.

Математиканың классик проблемасы булган үзәкләр мәсьәләсе XIX гасырда ук дөньяның күренекле галимнәре игътибарын җәлеп итә. Бөек рус математигы А. М. Ляпунов бу мәсьәләне чишүнең гомуми ысулын билгели. Аның идеяләрен үстереп, М. И. Әлмөхәммәтов бу проблеманы поляр координатларда чишү ысулын бирә («Үзәк проблемасы турында», «Тотрыклы һәм тотрыксыз үзәкләр турында» һ.6.).

Математиканың классик традицияләренә таянып эш иткән Мәҗит әфәнде фәннең практика белән тыгыз бәйләнештә булырга тиешлеген дә яхшы аңлый, бу юнәлештә эзләнүләр алып бара («Җир астында нефть һәм су хәрәкәте тигезләмәләрен сыйфатый өйрәнү»).

Алтмышынчы елларда физика-математика фәннәре докторы профессор Мәҗит Әлмөхәммәтов сыйфатый теориянең кире мәсьәләләрен, ягъни яссылыкта һәм фәзада үзенчәлекле нокталары һәм кәкреләре бирелгән дифференциаль тигезләмәләр системасын төзү мәсьәләләрен билгели һәм чишә. М. И. Әлмөхәммәтовның бу хезмәтләрендә дифференциаль тигезләмәләр теориясенең яңа юнәлеше күрсәтелә. Математика, механика, информатика, идарә итү теориясе, фән һәм техниканың башка өлкәләрендәге мәсьәләләр – бирелгән сыйфатлардан чыгып дифференциаль тигезләмәләр системасын төзүгә бәйле.

Мәҗит әфәнде галимнәрнең очрашуын, үзара бәхәс алып баруын фәнне үстерүдә зур этәргеч дип саный, мондый очрашуларда гел катнаша, аларны үзе дә оештыра иде. Математикада «сыйфатчылар» дип аталган фәнни төркемне күренекле галимнәр җитәкли (Мәскәүдә – В. В. Немыцкий, Минскида – Н. П. Еругин, Кишинёвта – К. С. Симбирский, Рязаньда – И. П. Макаров, Горькийда – Н. Ф. Отроков, Сәмәркандта – И. С. Куклес), шулар арасында М. И. Әлмөхәммәтов та – Казан сыйфатчыларының җитәкчесе.

Фәнни эш алып бару белән беррәттән Мәҗит әфәнде фәнни-методик эшкә, мәктәптә математика укыту методикасын үстерүгә әһәмият бирә, фәнне үзләштерүдә яңа ысуллар тәкъдим итә. Аның бу эше дә зур бәягә лаек. Моны дәлилләү өчен «Урта мәктәптә максимум һәм минимум мәсьәләләре» дигән хезмәте турында профессор Б .В. Болгарский әйткән сүзләрне китерү дә җитә: М.И.Әлмөхәммәтов «изложил разработанные им методы определения максимумов и минимумов, основанные исключительно на применении элементарной математики. Задачи, данные в этой статье, опираются на понятия, взятые из геометрии, физики, техники и из практической жизни».

Галим, укытучы, тәрбияче булган Мәҗит Әлмөхәммәтовның фәнни фантастика белән нык кызыксынуы, хәтта фантастик роман язуы да аның күпкырлы талант, олы шәхес булуын раслый.

Роза Вәлиева. 2001 ел

«Мәйдан» № 9, 2024 ел

Комментарийлар