Рәис Нәҗипов: «Балалар бакчасыннан ук химиклар әзерлибез»
Соңгы вакытта Менделеевск шәһәре турында әледән-әле ишетеп торабыз. Яңа уку елы башыннан биредә, рес- публика җитәкчелеге катнашында, «Менделеев токымнары» химик-технологик лицее ачылды. Сүз аерым лицей турында гына да бармый – шул рәвешле химик-технологик фәнни кластерга нигез салынды. Шуннан соң күп тә үтми тагын республикакүләм уңай мәгънәдәге шау-шу – «Мирас» дип исемләнгән татар гимназиясе эшен башлады. Менделеевскиның химия предприятиеләре белән ил күләмендә танылган шәһәр икәнен беләбез, шулай да башкаладан читтә кластер дәрәҗәсендә фәнни-технологик юнәлештәге укыту системасы кору – ул барыбер дә гадәттән тыш вакыйга инде! Менделеевск районы мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Габсәлам улы Нәҗипов белән дә без шул хакта һәм, гомумән, балаларның сәләтен кирәкле юнәлештә үстерү, ә рухи халәтен игътибар үзәгендә тоту кебек бик мөһим мәсьәләләр турында сөйләшеп утырдык.
Бакчадан – университетка кадәр
– Рәис Габсәламович, сүзне бүгенге көндә бик күп телгә алынган химик-технологик кластердан башлыйк әле. Максатын чамалыйбыз – бу, беренче чиратта, Менделеевск төбәгендә профессиональ кадрлар проблемасын хәл итү өчен кирәктер. Кадрлар җитмәү – бүген һәр предприятиенең авырткан җире.
– Әлбәттә, шулай. Ләкин безнең икенче һәм тагын да мөһимрәк максатыбыз да бар әле – балаларның сәләтен үстерүгә карашны тамырдан үзгәртү ул. Беренче бурыч – моның өчен шартлар тудыру, ягъни райондагы мәгариф оешмаларының матди базасын ныгыту, замана таләпләренә туры килерлек итеп төзекләндерү һәм җиһазлаудан гыйбарәт иде. Шәһәрнең 3нче мәктәбен район администрациясе, «Аммоний» акционерлык җәмгыяте һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән төзекләндереп, «Менделеев токымнары» дип исемләнгән химик-технологик лицей ачтык. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов безнең лицейны «Матди яктан иң яхшы дәрәҗәдәге уку йортларының берсе» дип бәяләде. КНИТУ профессорлары да шул ук фикерне әйтте: «Замана таләпләренә җавап бирерлек, дөньякүләм үзгәрешләр дә исәпкә алынган», – диделәр.
Лицей барлыгы 1100 укучыга исәп-
ләнгән, бүгенге көндә биредә 944 бала белем ала. Балалар инде хәзердән үк Менделеевск шәһәрен яшелләндерү юнәлешендә фәнни эшләр алып баралар: лабораторияләрдә туфрак составын өйрәнеп, нинди үсемлекләр утыр-
тырга мөмкин булуын ачыклыйлар, райондагы чишмәләрнең составын тикшерәләр...
– Балалар белән фәнни юнәлештә эшләү өчен кадрлар да кирәк бит әле?
– Укытучыларыбыз Казанда, КНИТУда махсус әзерлек үтеп кайттылар. Бу хезмәттәшлек өч яклы килешү – район башлыгы Радмир Беляев, «Аммоний» АҖ җәмгыяте генераль директоры Дмитрий Макаров һәм КНИТУ ректоры Юрий Казаков кул куйган документ нигезендә алып барыла.
– Рәис Габсәламович, кластерның бер буыны, димәк, химик-технологик лицей булачак. Икенчесе...
– 2025 елда химик технологик колледж ачарга җыенабыз. Хәзер аны проектлау эше бара. Төзелеш чыгымнарының яртысын «Аммоний» акцио-
нерлык җәмгыяте күтәрәчәк, икенче яртысы – республика бюджетыннан. Колледжда 7 белгечлек буенча кадрлар әзерләнәчәк. Колледжны тәмамлаучылар укуларын КНИТУда дәвам итә алачаклар.
Лицейдан, колледждан тыш клас-
терга «Менделеев үзәне» балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләр үзәге дә (балаларны-яшүсмерләрне эшкә өйрәтү инновацион үзәге дип тә әйтәбез) керә. 1640 балага исәпләнгән ул. Биредә гадәти түгәрәкләр һәм секцияләр урынына автомодель, авиамодель, судомодель лабораторияләре, химия һәм гидропоника буенча фәнни лабораторияләр, дронрейсинг, робототехника, тавыш яздыру, нейрогимнастика сту-
дияләре, сенсор бүлмәләре эшли. Бөтен гаилә мәнфәгатьләре исәпкә алынган: әниләр, мисал өчен, балалары шөгыльләнгән арада аерым лабораториядә татар халык ашларын пешерергә өйрәнә торалар.
Кластерның башлангычын исә балалар бакчасында итеп күз алдына китерәбез. 7нче һәм 12нче бакчаларны химик-технологик юнәлешле итеп үзгәртү планы бар. Безнең шәһәр мәгариф учреждениеләренә химия белән «чирләү» болай да хас ул. «Алга! Поехали!» республикакүләм форумының ачылыш тантанасында, мисал өчен, «Рябинушка» балалар бакчасыннан Эльвира Абрамова белән Наталья
Сысоева «Беренчеләр хәрәкәте» региональ бүлекләре күргәзмәсендә үз-
ләрендә эшләп килгән «Нахимичим» балалар химик лабораториясе эшчәнлеген презентацияләделәр, әлеге проект
белән грант отулары хакында сөйләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бик ошады бу башлангыч.
Кыскасы, химик технологик укыту кластерының проект-күзаллавы әзер – аны без илебезнең алдынгы уку йортлары (Казан, Мәскәү, Түбән Новгород) галимнәре белән бергәләп әзерләдек.
– Мондый тәҗрибә моңа кадәр кая да булса бар идеме икән әле, Рәис Габсәламович?
– Башка бер формада булгандыр да, бәлки. Әмма кластер төзеп эшләү тәҗрибәсе буенча без беренчеләр дип уйлыйм.
– Казанда, КНИТУда укыган студентлар кире Менделеевскига әйләнеп кайтырлармы соң, башкала яшьләрне үзенә җәлеп итмәсме?
– КНИТУ үзе дә безнең химик-технологик класстер эчендә бит. Клас-
терны берләштереп торучы югары уку йорты ул. Без бербөтен булып, бер юнәлештә эшлибез. Шуңа күрә мөнәсәбәтләр дә бөтенләй башка. КНИТУдан безгә ел саен 70ләп максатчан урын бирелә. «Аммоний» акцио-
нерлык җәмгыяте «өчле»сез укучыларга аена 20 мең сум стипендия түли. Ягъни нинди генә юллар белән булса да, шушы төбәктә туып үскән балаларны туган җирлектә калдыру максатын куябыз. Алай гына да түгел, республиканың башка район-шәһәрләреннән, күрше Башкортстан, Удмуртия респуб-
ликаларыннан да килүчеләр булыр дип ышанабыз.
Билгеле, яшьләрне биредә эшләргә калдыру өчен көчле белем бирү учреждениеләре генә җитми. Комфортлы яшәү шартлары да тудырырга кирәк. Менделеевск бу юнәлештә якын елларда Татарстанның һәм Россиянең иң алга киткән кече шәһәрләреннән берсе булачак, Аллаһ теләсә. Кама буенда яшь белгечләр өчен җир кишәрлекләре дә булган бер катлы шәхси йортлар төзү күздә тотыла. Бүген «Яшь гаилә» үзәген төзекләндерү эше бара. Гаиләгә игътибар бирүебез очраклы түгел – яшьләрне, чыннан да, гаилә белән калдыру гына нәтиҗәле булачак. Акча эшләү мөмкинлеге бар – «Аммоний» акционерлык җәмгыятендә уртача хезмәт хакы 140 мең сум дип исәпләнә.
Гомумән алганда, безнең җирлек элек-электән Россиядәге иң көчле химия үзәкләренең берсе булган. Дмит-
рий Иванович (Менделеев) юкка гына килмәгән бит инде ул безгә. Кайчандыр Бондюг дип аталган җирлекнең Менделеев исемен алуы да очраклы түгел.
Менделеевск районы республикага ике дистәдән артык галим биргән. Казан химия технология институтының беренче ректоры Баһаветдинов Гыймаз Баһаветдинович та Менделеевскидан булган.
Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы Бөек Ватан сугышы елларында җиңүгә зур өлеш керткән. Узган ел республикабыз Рәисе указы белән әлеге завод «Хезмәт батырлыгы предп-
риятиесе. 1941–1945 еллар» исеменә лаек булды. Хәзер инде «Аммоний» АҖ дөньякүләм югарылыктагы продукция чыгаручы предприятиеләрнең берсе исәпләнә. Һәм бүген безнең мәгариф өлкәсендәге бу уңай үзгәрешләр барысы да «Аммоний» АҖнең һәм шәһәр администрациясенең республика җитәкчелеге белән эшне оештыра белүе нәтиҗәсе. Шунысы да игътибарга лаек, күптән түгел район башлыгы Радмир Беляев белән «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаровка «Республика мәгарифе өлкәсендәге уңышлары өчен» дигән күкрәк билгесе тапшырылды. Бу да символик мәгънәгә ия бит.
Бүгенге көннең тагын бер яңалыгы: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов тәкъдиме белән «Менделеевск үзәне» балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләр үзәгендә мәктәп укучыларының Кече Фәннәр академиясе оештырылды. Академиядә 7 бүлек эшләп килә. Бөтенроссия олимпиадаларында муниципаль һәм югарырак этапларда призлы урыннар яулаган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар арасыннан академиклар һәм мөхбир-әгъзалар сайлана. Аларга махсус таныклыклар тапшырыла. Эшебезнең нәтиҗәсе дә бар: 2023–2024 уку елында без респуб-
лика һәм региональ этапларда призлы урыннар яулаучылар санын ике тапкырдан да күбрәккә арттыра алдык. 2020 елда 11 призлы урын булса,
быел аларның саны 29га җитте. Матди кызыксындыру чаралары да керттек. Район олимпиадасында җиңү яулаган балаларга күкрәк билгеләре тапшырабыз. Республика олимпиадасында җиңүчеләргә – планшет, призлы урыннар алучыларга район башлыгы һәм «Аммоний» акционерлык җәмгыя-
те җитәкчесеннән исемле кул сәгате бүләк итәбез.
Быел безнең Никита Хәсәнов исемле укучыбыз «Олимпка юл» исемле республика олимпиадасында химиядән республикада беренче урын яулады. Бу безнең өчен зур горурлык. Аларны олимпиадага әзерләгән укытучыларга да матди кызыксындыру чаралары булдырдык. Муниципаль этапта җиңү яулаган укучыларны әзерләгән өчен 10 мең сум, республика һәм региональ этаплар өчен – 20 мең, җиңүчеләр өчен – 30 мең сумлык грантлар бирелә. Укытучыларыбызның берсе – Эльмира ханым Вәлиева шул рәвешле быел 180 мең күләмендә грант алды.
Атнага бер булса да «бишле» куярга кирәк
– Рәис Габсәламович, бүген балаларның сәләтен үстерү өчен, әлбәттә, мөмкинлекләр җитәрлек. Әмма аларга заманча шартлардан бигрәк рухи җылылык җитми кебек тоела миңа. Һәм балаларның-яшүсмерләрнең чарасызлыгын күрсәтә торган фаҗигаләр дә тормышта әледән-әле булып тора.
– Килешәм сезнең белән – бүген балаларга бик авыр. Бездә бит ул ничек. Әби-бабайлар аерым яши, әти-әни, билгеле, эштә. Бала берүзе. Кичкырын кайткач, әни кеше кызы тәлинкәләрне юып куйганмы-юкмы – шуны гына карый инде ул. Кыскасы, аралашу җитми безгә. Бер-беребезне тыңлау, ишетү җитми. Ата-ана – үзенчә, бала үзенчә яши. Аннары мәктәптә дә җиңел түгел бит балаларга. Укыту программалары безнең заман белән чагыштырганда күпкә авыррак. Укытучы дәрес вакытында гына мәгълүматны биреп бетерә дә алмаска мөмкин. Калганы өйгә кайта. Ярый ла әти-әнинең бала белән шөгыльләнергә вакыты булса. Бер ел эчендә әллә никадәр үзләштерелмәгән материал җыелырга мөмкин. Аннары икенче ел китә... «Икеле» куялар, сәләтсез дип табалар. Нәтиҗәдә бала үзен булдыксызга саный башлый.
Безнең беренче мәктәп базасында «Ата-аналар университеты» эшләп килә. Менә шунда әти-әниләр, яшүсмерләр алдында чыгыш ясарга без заманыбызның күренекле педагог-
ларын чакырабыз. Алексей Бабаянц белән очрашу оештырдык, Евгений Исаченко белән. Илле минут чамасы гына бара инде бу очрашулар. Ә аннары 8–9нчы сыйныф кызлары шушы 50 минут кына белгән чит кешеләргә үз проб-
лемаларын сөйләр өчен чиратка тезеләләр. Алар бу хакта әти-әниләренә дә, укытучыларына да сөйли алмаганнар дигән сүз бит инде бу.
– Мәктәп – бары тик белем бирүче, тәрбияне әти-әни бирергә тиеш дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Ә сез ничек уйлыйсыз?
– Мәктәп берничек тә тәрбиядән читтә кала алмый, дип уйлыйм. Чөнки бала күп гомерен мәктәптә уздыра бит. Ничек кенә эше күп булса да, укытучы баланың күңел халәтен күрми калырга тиеш түгел. Билгеле, яшь укытучыларның күпчелеге моны аңлап та бетерә алмыйлардыр. Алар балага «икеле»
куярга яраталар. Ә без районда «икелесез атна»лар, «бишлеле атналар» кертергә тырышабыз. Һәр балага атнага бер булса да яхшы билге куярга кирәк дип саныйбыз. Икеле белән баланы укуга җәлеп итеп булмый.
Агымга иярсә генә чишмә елгага әйләнергә мөмкин
– Рәис Габсәламович, инде безнең «Мирас» татар гимназиясенә килсәк. Аңлавымча, Менделеевс-
кида моңа кадәр татар гимназиясе булмаган? Димәк, традиция югалган?
– Кызганычка каршы, әйе. Югыйсә Менделеевскидагы мәгариф системасы заманында татар мәктәбеннән башланган булган. Дөресрәге, Менделеевтагы бердәнбер мәктәп – татар мәктәбе булган. Аннары 1990 елларда яңадан Татар гимназиясе ачылган. Тора-бара ул да эштән туктаган.
Ә менә хәзер «Мирас» татар гимназиясе ачу ул шәһәр хакиме Радмир Беляев идеясе. Аны республика җитәкчелегеннән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов хуплап чыкты. Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов ярдәме белән ике ай эчендә ремонт ясалды. Ләкин анда хәл итәсе мәсьәләләр бик күп әле. Балаларның татарча сөйләм дәрәҗәсе бик түбән. Әти-әниләр ризалыгы-теләге белән беренче татар сыйныфына 10 бала тупладык.
Әлбәттә, беренче чиратта әти-
әниләр белән эшләргә кирәк. Кызганыч, аларның күпчелеге өйдә балалары белән рус телендә сөйләшә. Бу очракта бала инде татар телен мәктәптә чит тел буларак кына өйрәнә башлый.
Безнең Менделеевскида яшәүчеләрнең 52 проценты татар, әмма балаларның 14 проценты гына татарча укый, чын-чынлап карасаң, анысы да тиешле дәрәҗәдә түгел. Татар теленнән республика олимпиадасында районнан быел бер бала гына призлы урын алды. Бу безнең өчен аз, билгеле.
– Мәктәптә татарча укыту өчен иң элек балалар бакчасында татар телендә белем-тәрбия бирүче һич югы бер төркем кирәк.
– Бер балалар бакчасын татар балалар бакчасы итеп үзгәртергә ният-
либез. Моның өчен, билгеле, әти-
әниләр белән эшләргә, тәрбияче дә табарга кирәк. Дәреслекләр белән дә проблема – татар телен белмәгән баланы элеккеге дәреслекләр белән укытып булмый. Педагогик фәннәр кандидаты Роза Хәйдарова әзерләгән дәреслекләрдән файдаланабыз. Кайбер әсбапларны район башлыгы ярдәме белән сатып алдык. Бүген татар телен сакларга кирәк дигән теләккә генә нигезләнеп берни эшләп булмый. Дәресләр балалар өчен кызыклы булырга тиеш. Аның әти-
әниләр өчен дә өстенлекле ягы бу-
лырга тиеш. Ике-өч телне камил белә торган балалар үстерергә кирәк безгә. Телебезне-мәдәниятебезне аңларлык. Күренекле шәхесләребезне белерлек. Һәм, әлбәттә, тәрбияле. Тәрбияле бала дөньяда үз урынын, һичшиксез, табачак.
Шушы көннәрдә «Мирас» гимназиясендә курай мәктәбе оешты. Анда 20ләп бала йөри. Татарча көрәш мәктәбе дә эшли башлады. Татар көрәше белән шөгыльләнгән кеше гадәттә татар җанлы була, һәм көрәшчеләр бик бердәм булып яши.
Балаларның фольклор мөнәҗәтләр төркемен дә оештырырга җыенабыз. «Иман» әхлак нигезләре җомга мәктәбен оештырып җибәрдек. Хәзер ай саен шигырь бәйрәме оештырасы килә. Татарча шигырь сөйләр өчен елга бер Тукай бәйрәмен көтеп яшәсәк, бу бик аз булачак. Татар драма теат-
рына нигез салынды. Мондый театрлар һәм драмтүгәрәкләр «Мирас»та гына түгел, башка мәктәпләрдә дә бар. Май аенда иң яхшы мәктәп
театрын билгеләргә җыенабыз. Менделеевск мәктәпләре һәм балалар бакчалары (балалар да, укытучылар-тәрбиячеләр дә) быел беренче тапкыр «Әйдә, шаярт!» татарча КВН хәрәкәтенә кушылды.
– Татар милли чараларын без никтер сандык, чиккән сөлге, аулак өй белән бәйләп күз алдына китерәбез. Сез дә шулай уйлый-
сызмы?
– Юк. Мин, бәлки, ялгыш фикер әйтәмдер – әмма татар театрын үстерү өчен кайчандыр щепкинчыларны Мәскәүгә укырга җибәргәннәр. Бүген дә без, миллилекне саклаган хәлдә, заманчалыкка ирешергә тиеш. Һәм моның өчен, әлбәттә, кемнәндер өйрәнү дә зарур. Мәскәүдән дә булырга мөмкин ул, төрки дөньядан да. Бүгенге агымга эләгеп, көчәеп барса гына кечкенә чишмә елгага әйләнергә мөмкин. Заман агымына эләкмәсәк исә, кибеп барган елга хәлендә калуыбыз бар. Аннары, безнең милли учреждениеләр язмышы аерым шәхесләргә генә бәйле булмасын иде. Юкса бер татар мәктәбе ябыла, икенчесе... Аларны бер гимназиянең филиаллары итәргәдер, бәлки? Ничек кенә булмасын, берләшергә кирәк.
Ризидә ГАСЫЙМОВА әңгәмә корды.
«Мәйдан» № 5, 2024 ел
Комментарийлар