Логотип «Мәйдан» журналы

Кукмара «кулибиннары»

Фән белән кызыксыну балачактан уянырга тиештер.

Кечкенә вакытында тәҗрибәләр ясап, бер сыекчаны икенчесенә кушып булса да уйнамаган баланың киләчәктә химик булып танылуы үзе үк гаҗәп булыр иде. Техника җене дә шулай бала чагыннан ук кагыладыр кешегә. Техника җене кагылу дигәндә мин башта – велосипедта, аннан – матайда, йә машинада йөрергә яратуны гына күздә тотмыйм. Почмакка сөяп куелган һәм инде онытылып бетә язган иске-москы техниканы сүтеп, эшкә яраклы запчастьләргә тагын нәрсәләрдер өстәп, йөрерлек машина җыючылар турында әйтәм. Шунысы кызык – безнең арада мондый «үзешчәннәр», ягъни «авыл инженерлары» хәйран күп икән. Кукмаралар, мәсәлән, «Кулибиннар» дигән махсус ватсап төркеме дә ачканнар хәтта – төркемгә инде утызлап кеше җыелган. 
Без сезне шуларның берсе – әлеге төркемне оештыручы, Кукмара районы Киндеркүл авылында яшәүче Ленар Гарифуллин белән таныштырырбыз.

«Гуманитарий»дан инженер чыкмый

Ленарны мин үзем күптәннән беләм. Безнең бик тырыш, булдыклы киявебез – сеңлемнең ире ул. Белеме буенча укытучы. Ә үзе инде байтак гомерен производствога багышлады – башта Кукмарада металл савыт-саба җитештерүче заводта, аннары күрше Нократ Аланы шәһәрендә шундый ук юнәлештәге икенче бер предприятиедә эшләде. Соңыннан исә алар – бер төркем лидерлар – аерылып чыгып, «Алтей» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтен оештырдылар. Әмма без бүген савыт-саба җитештерү турында түгел, Ленарның шәхси мавыгулары һәм балаларны фәнни технологияләр өлкәсенә, инженерлык һөнәренә җәлеп итү ысуллары хакында сөйләшеп утырдык.

– Ленар, синең ниндидер яңа төр техника ясавың турында миңа бу дистә еллар эчендә бик еш ишетергә туры килде. Бәрәңге утырткыч, печән ваклагычлардан алып зурракларына – трактор, машиналарга кадәр. Каян килә икән бу сәләт синдә? Гаиләдәнме?

– Шулайдыр. Әти гел нәрсәдер ясауда иде безнең. Телевизор антенналарын бик күп ясадык инде без – элек авылларда Татарстан каналын карау проблема иде бит.

Бервакыт шулай мунча чоланында мотоблок ясый башладык та,ишегеннән сыйдыра алмагач, яңадан сүттек. Агач эшкәртә торган станок ясаган да истә әле. Дөрес, ул чакларда мин әтигә булышып кына йөрүче идем.

– Ә беренче тапкыр үз кулың белән ясаган техникаң?

– Бишенче класста укыганда мотоцикл ясый башладым. Дус малайлар да булышты инде: берсе – тәгәрмәч, икенчесе тагын нәрсәдер алып килде. Әтинең мотоблогыннан калган запчастьләр да бар иде. Тырыша торгач, килеп чыкты бит. Ул матай белән шактый йөрдек әле без.

Аннары бервакыт әти кечкенә трактор сатып алды. Шуңа үзебез җир эшкәртә торган агрегатлар, арба ясадык.

– Мәктәпне тәмамлагач, ни өчен инженер һөнәрен сайламадың икән?

– Кая, 90 нчы еллар иде бит ул! Барысын да әни хәл итте: «Авылда бер генә кеше акча алып эшли, ул да булса укытучы», – диде. Шулай итеп Арча педагогия училищесына барып кердем. Арчада туганнар да бар иде бит – бу яктан да уңайлы. Дөрес, әниләргә: «Нигә укытучы-
лыкка кертәсез соң сез бу инженерны?» – диючеләр булды.

Шулай да, укытучылыкны минем өчен бөтенләй кызыксыз һөнәр дип әйтмәс идем мин. Кукмара районы Түбән Өскебаш мәктәбендә укытканда «Яшь техниклар» түгәрәге алып бардым. Бер укучым белән республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар да яуладык әле.

– Ул укучың соңыннан техник юнәлешне сайладымы соң?

– Әйе, Инсаф 9 нчы сыйныфтан соң Чаллыга техникумга укырга керде, бишлегә генә укый. Ә мәктәптә гел әйбәт укучылардан түгел иде. Шуңа күрә уңышка ирешү өчен бала беренче чиратта үз юнәлешен табарга тиеш, дип саныйм мин. Югыйсә, бездә бит ничек – музыкант инженер булырга укый. Һәм киресенчә... Ә бүгенге мәктәп, миңа калса, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруга гына өстенлек бирә ул. Балаларның сәләтен ачу, үстерү кебек темалар, кызганыч, безнең игътибардан читтә калып килә. Менә бу һөнәри конкурсларга да, мисал өчен, буш кул белән барып булмый бит. Балалар белән веломодель, тренажерлар ясыйсың икән – моның өчен күпме чимал, материал кирәк. Тик аларны каяндыр юллау, сатып алу өчен киткән матди чыгымнар берсе дә исәпкә алынмый. Мин монда аерым мәктәпне генә дә күздә тотмыйм, система шундый.

Кайбер чит илләрдә сәләтле балаларны алдан ук барлыйлар, булышалар, ниндидер тармак, предприятие өчен махсус әзерлиләр дип ишеткән бар. Бездә дә шулай булырга тиеш инде ул. Әзер белгечләрнең күктән төшкәнен көтеп утырырга ярамый. Совет заманында һәр мәктәптә остаханә бар иде – хәзер алары да юк бит. Тагын нәрсә гаҗәп тоела инде минем үземә: бүген физикадан чагыштырмача түбәнрәк баллар белән дә инженерлыкка укырга кереп була. Рус теленнән 90 балл җыясың икән, юл ачыла. Рус теленнән 90 балл җыйган бала гуманитарий була бит инде ул югыйсә, аннан технарь чыкмый.

– Ә синең үзеңә укытучылыктан тыш тагын нинди эшләр белән шөгыльләнергә туры килде, Ленар?

– Эретеп ябыштыручы, слесарь, коючы (литейщик)... Хәзер – механик. Ниндидер офисларда, инженерлык үзәкләрендә җитештерелгән техника юк диярлек бездә – нигездә үзебез ясаган, яисә үзебезнең производство өчен җайлаштырып корылган станоклар белән эшлибез.

– Димәк, кайвакыт инженер эшен дә башкарасыз?

– Заводта җитештерелгән станоклар белән озак эшләп булмый бит. Алар катлаулырак була, шуңа еш ватыла. Ышанычлырак булсын өчен, станокларны гадиләштерергә туры килә.

 

«За идею» машина ясадык

– Инде хәзер үзең өчен, үз хуҗалыгың өчен ясаган техникаларга килсәк... Алар кирәк булганга, кул хезмәтен җиңеләйтү өчен ясаламы?

– Кайберсе, әйе, кирәк булганга. Кайберсе – «за идею», урысча әйткәндә. Килеп чыгар микән, шулай да була ала микән, дип. Менә без Илнур белән (бик сәләтле егет) йөк машинасы ясаган идек. Андый механизм беркайда да юк. Машинаның алгы өлешенә печән чапкыч урнаштырылган. Артында – арба. «Два в одном» була инде. Тагын бер үзенчәлеге – борылу системасы арткы тәгәрмәчтә урнашкан. Алдагы тәгәрмәч – «ведущий». Кыскасы, бөтен якка да йөрергә сәләтле машина бу. Менә ул күбрәк идея өчен ясалды. Ютубта да яраттылар аны. «Уникальные технологии» каналына да элгәннәр иде әле. Шуннан соң кытайлар Илнурдан сызымын сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Кытайлар тиз эләктереп алалар шул идеяне!

– Сиңа хәзер Азат та (улы – авт.) иярде бит инде. Аның белән киңәшләшеп эшлисездер?

– Әйе. Күп идеяләр уртак. Соңгы вакытта өч «снегоход» ясап карадык. Соңгысына чылбырлы тәгәрмәчләр куйдык.

Иске машина сатып алып, шуннан трактор ясадык. Бакчаны шуның белән сукалыйбыз хәзер, тирес тә түгәбез.

Печән чапкыч та «үзебезнеке». Башта этеп йөрешлене эшләгән идек, хәзергесе – үзе йөри торган. Зур бакчаны 40 минутта чабып чыгабыз. Артыннан печәнне таратып азапланасы да юк.

– Дамир абыйга электромобиль ясап бирүегез турында да сөйлә әле.

– Анысын Азаттан сора инде. Аның идеясе ул.

 

Кемдер аны миннән яхшырак та эшлидер, ләкин...

Азат белән аның яраткан эш урынында – мастерскойда сөйләшәбез. КНИТУның (КАИ) икенче курсында укыса да, атна азагы җитүгә, Казаннан Киндеркүлгә кайта да җитә безнең Азат. Мал-туар асраган хуҗалыкта, билгеле, эш-мәшәкате тә җитәрлектер. Әмма күп вакыты һаман да шушы мастерской тирәсендә, тимер-томыр арасында нәрсәдер эшләп уза аның. Дөрес, башта әле икенче каттагы үз бүлмәсендә башына килгән идеяне кәгазьгә төшереп карый – компьютерда сызымын сыза. Агачтан, пенопласттан самолет ясап очыртып караганы да бар инде аның шул рәвешле.

Ә мине иң шаккаттырганы – әйткәнемчә, электромобиль булды. Азат әле мәктәпне дә тәмамламаган иде ул вакытта – 16 яшьләрдә генә булгандыр. Бер ягы авыр хәрәкәтләнгән Дамир абыйга мәчеткә бару өчен (Азат үзе дә мәчеткә намазга йөри!) дүрт тәгәрмәчле, велосипедка охшаган, әмма үзе хәрәкәт итә торган техника ясап бирергә уйлый ул. Дамир абыйның Азатка ышануы, аның бу хыялый тәкъдимен «күтәреп алуы» да гаҗәп инде, бер карасаң. Югыйсә күпмедер чыгым сорый торган да эш бит инде, моторын, аккумуляторын сатып алу өчен хәйран (ул вакытта 25-30 мең сум) акча кирәк булгандыр. Электромобильнең «кузов» өлешен ясарга (шулай диик инде шартлы рәвештә) якын танышлары, тимер эшләре остасы Рафис абый алына. Электроника белән бәйле эшләрне Азат башкарып чыга. Һәм, тырыша торгач, бер дигән һәм әле беркемдә булмаган үзенчәлекле, оригиналь техника барлыкка килә. Дамир абый район үзәгенә кадәр барып йөри аның белән! Монысы уңышлы чыккач, шундый ук электромобильне тагын бер инвалид абыйга да ясап бирәләр.

– Бу проектың белән берәр конкурста катнашмадыңмы соң? – дип кызыксынам.

– Юк, тынгысызрак вакытка туры килде ул. Ә башка проектлар белән катнашканым булды. Яшь техникларның «Автомобиль. Кичә, бүген, иртәгә» дип исемләнгән Бөтенроссия бәйгесендә (2018) икенче урынны алган идем. Яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» бәйгесендә (2019) шулай ук икенче урын булды. «Кулибиннар XXI» республикакүләм яшь уйлап табучылар олимпиадасының (2018) «Киләчәк транспорты» номинациясендә – өченче урын.

– Син бәхетле кеше инде, Азат – сәләтеңә туры килә торган уку йортына керә алдың, күңелеңә ошаган һөнәрне сайладың...

– Сәләттән түгел бит ул, Ризидә апа. Кемдер, бәлки, миннән дә яхшырак ясар иде, мәсәлән, ул самолетларны. Ләкин... ясамый. Бары тик... теләк кирәк. Әгәр син нинди дә булса эшне бик күп тапкырлар башкарасың икән, барыбер нәрсәгә дә булса ирешәчәксең.

Дөрес әйтә Азат, теләк кирәк. Ә бу теләкне яшь буында без – өлкәннәр уятырга тиештер, күрәсең. Әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр, остазлар... Табигатьтә дә шулай бит – кечкенә сулар зур елгага кушыла.

 

Ризидә ГАСЫЙМОВА

Фото: Гарифуллиннар гаиләсе архивыннан

«Мәйдан» № 6, 2024 ел

 

 

 

 

 

Галерея

Комментарийлар