Корбан Галимов
(1909–1986)
Корбан Закир улы Галимов – механик, физика-математика фәннәре докторы (1958), профессор (1959), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1979; 1981).
1936–1985 елларда Казан университетында эшли.
Пластиклык, нәсызыкча эластиклык, кабырчыкларның нәсызыкча теорияләре буенча хезмәтләре белән дөнья күләмендә таныла.
Казан механика мәктәбен дөнья күләмендә танытучы
Казан дәүләт университетының югары абруе анда эшләүче даһи Н. И. Лобачевскийдан башланып, хәзерге заман фән докторларының, профессорларының гыйльми эшчәнлекләре белән булдырыла. Алар арасында профессор Корбан Закир улы Галимов та лаеклы урын алып тора.
Корбан Закир улы 1909 елның 31 декабрендә Киров өлкәсе Нократ Аланы (Вятские Поляны) районының Сасмак авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1929 елны Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендәге педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, Чуваш АССР мәктәпләренең берсендә математика һәм рус теле буенча дәресләр бирә. 1930 елны Казан университетының физика математика факультетына укырга керә һәм шул вакыттан алып аның бөтен тормышы һәм иҗади хезмәте өзлексез рәвештә университет белән бәйле. Әле 4 нче курс студенты буларак, Корбан Закир улы юка эластик плитәләр теориясе буенча кызыклы фәнни эш алып бара башлый һәм, бу юнәлештә белем һәм тәҗрибә туплап, гыйльми эшен уңышлы гына башкарып чыга. Бу эштә эластик тоташ нигездә ятучы юка эластик плитә бөгелеше мәсьәләсе чишелә. Плитә бөгелеше тигезләмәләренең кырый мәсьәләсе өчен автор Грин функциясен төзүгә ирешә. Эшне башкарганда ук инде яшь студентта гаять зур сәләт сизелә. Башкарылган эшнең фәнни йомгаклары белән студент Корбан Галимов Татарстан АССРның 15 еллыгына багышланган яшь галимнәр конференциясендә чыгыш ясый. Студент Галимовның бу беренче гыйльми эше Казан университетының «Учёные записки» журналында басылып чыга.
Университетны тәмамлаганнан соң, Корбан Закир улы КДУның теоретик механика кафедрасы каршындагы аспирантурада калдырыла. Хәзерге заман математика һәм механика фәннәренең төп үсеш юнәлешләрен, аларның үсү перспективасын алдан күрә белүче, гаять зур эрудициягә ия булган күренекле галим, профессор Н. Н. Парфентьев аның гыйльми җитәкчесе була. Аспирант Корбан Галимовка ул тәкъдим иткән фәнни тема пластиклык теориясенең яссы мәсьәләсен чишүгә карый. Бу тема бик өметле була, чөнки пластиклык теориясенең яңа гына аякка баскан чагы. Бу өлкәдә оешып киткән куәтле фәнни мәктәпләр дә, фәнни юнәлешләр дә, фәнни әдәбият та бөтенләй булмый әле. Әлбәттә, мондый шартларда югары дәрәҗәле теоретик эзләнүләр алып бару өчен зур сәләт кирәк була. Әйе, Корбан Галимов үз алдына куелган бу фәнни эшне уңышлы башкарып чыга. 1939 елны ул пластиклык теориясе буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
Бу эшендә ул Лежандр әверелеше ярдәмендә төп нисбәтләрне сызыкча рәвешкә китереп, пластиклык теориясе мәсьәләләрен чишү ысулларын бирә. Сугыш алды елларында ул, профессор Н. Н. Парфентьев киңәше буенча, көчәнеш тензорлары симметрик булмаган эластиклык теориясе өлкәсендә кы-
зыклы тикшеренүләр үткәрә.
1941 елның июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Халыкның һәм хөкүмәтнең барлык көче дошманны тар-мар итүгә юнәлдерелә. Бу дәвердә һәр совет кешесе, нинди урында эшләвенә карамастан, фашизмны җиңү өчен үз өлешен кертергә тырыша. Сугыш елларында Корбан Закир улы университетта зур педагогик эш белән шөгыльләнә: теоретик механика, математик физика, эластиклык теориясе һ.б. фәннәр буенча лекцияләр укый. Бу елларда ул эластиклыкның нәсызыкча теориясе өлкәсендә гаять зур күләмле тикшеренүләр алып бара. Бу теориянең барлык төп нисбәтләре – тигезләнеш тигезләмәләре, чикле деформацияләр өзлексезлеге тигезләмәләре, эластиклык нисбәтләре – барысы да тензорлар аша чыгарыла. Көчәнеш һәм деформация тензорларының тәшкил итүчеләре арасында булган бәйлелек ачыклана һәм ул Лагранж һәм Эйлер үзгәрешлеләре аша билгеләнә. Корбан Закир улы эластиклыкның нәсызыкча теориясе мәсьәләләрен чишү өчен вариацион ысулларны үстерүгә зур игътибар бирә.
1946 елда СССР ФАнең Казан филиалы каршында Казан физика-техника институты ачыла. Институтның директоры профессор Х. М. Мөштәри гыйльми эзләнү эшләренә Корбан Закир улы Галимовны да җәлеп итә. Ике галимнең нәтиҗәле хезмәттәшлегенең яңа чоры башлана. Аларның бергәләп иҗади эшләүләренең җимеше булып фундаменталь фәнни хезмәт – «Эластик кабырчыкның нәсызыкча теориясе» дигән уртак монография нәшер ителә. Ул 1957 елда Татарстан китап нәшриятында басыла. Бу өлкәдә ул дөнья күләмендә беренче фәнни монография булып тора һәм безнең илдә генә түгел, чит ил галимнәре өчен дә зур вакыйга була. Профессор В. Койтер (Нидерланд), профессор В. Нэш (АКШ) һ.б. күренекле галимнәр тарафыннан китапның фәнни дәрәҗәсенә гаять зур бәя бирелә. Хәмит Мөштәри һәм Корбан Галимовның монографиясе басылып чыкканнан соң өч ел үткәч, бу фундаменталь хезмәт инглиз теленә тәрҗемә ителә һәм АКШта бастырып чыгарыла. Аэронавтика буенча һәм космик мохитне тикшерү милли идарәсенең (NASА) бу монографияне инглиз телендә бастырып чыгаруны үз кулына алуы да китапта практик яктан никадәр мөһим һәм бик кирәкле фәнни нәтиҗәләр, мәгълүматлар булуын күрсәтә. Бу китапның дөньяга чыгуы Казан механиклары мәктәбе турында дөнья күләмендә хәбәр итә дә. Әлеге мәктәп турында кайда гына сүз бармасын, иң беренче булып аның нигез ташларын салучы һәм төзүчеләр исемен – Х. М. Мөштәри һәм К. З. Галимовны атыйлар.
1958 елны Корбан Закир улы СССР ФАнең Механика институтында докторлык диссертациясе яклый. Диссертациянең оппонентлары булып күренекле белгечләр – СССР ФА мөхбир-әгъзасы В. В. Власов, Эстония ССР ФА академигы М. А .Алумяэ, профессор А. Л. Гольденвейзер чыгыш ясыйлар. В. З. Власов диссертант К. З. Галимовның фәнни казанышларына зур бәя бирә.
1960 елны К. З. Галимовка рәсми рәвештә профессор дәрәҗәсе бирелә.
Профессор Корбан Галимов бездә һәм чит илләрдә эластиклыкның нәсызыкча теориясенә һәм кабырчыкның нәсызыкча теориясенә иң әүвәл нигез салучыларның берсе буларак билгеле. Кабырчыкның гомум нәсызыкча теориясе өлкәсендәге фундаменталь нәтиҗәләр дә Корбан Закир улы Галимовныкы. Аның кайбер хезмәтләрендә төрлечә бөгелгән кабырчыкның кәкрелек параметрлары шактый гадиләштерелә һәм чикле деформацияләре булган кабырчыкның өзлексезлек шартлары яңадан чыгарыла.
К. З. Галимов деформацияләнгән һәм деформацияләнмәгән шартлардагы кабырчыкка карата тигезләнеш тигезләмәләрен чыгара, чикле деформацияләр өчен гомуми рәвештәге статик кырый шартларын тәгъбирли. Аның бер хезмәтендә чикле күчешләре булган һәм чикле деформацияләнүче кабырчыкның бериш тигезләнеш тигезләмәләре чишелешен өч ихтыяри функция аша табу мөмкинлеге күрсәтелә. Шулай ук геометрик һәм физик нәсызыкча мәсьәләләр өчен көчәнеш халәтен вариацияләү ысулларына гаять зур игътибар бирелә. Аерым алганда, кабырчыкның нәсызыкча теориясе мәсьәләләрен чишүдә Бубнов-Галёркин ысулы кулланыла. Аның тарафыннан Бубнов-Галёркин ысулының энергетик функционал белән бәйләнештә булмаган яңа тигезләмәләре чыгарыла. Ә сөзәк кабырчыклар теориясенең нәсызыкча тигезләмәләрен ул шундый формага китерә ки, аларга карата Бубнов-Галёркин ысулын кулланганнан соң, өч функциянең тапкырчыгышы бары тик контур интеграллары гына булып кала. Галим сөзәк кабырчыкның нәсызыкча теориясе тигезләмәләрен рәтләрдә интеграллау ысулын да эшли. Фәнни әдәбиятта ул Галимов ысулы дип атала.
Корбан Галимовның шактый фәнни хезмәтләре юка эластик кабырчык тотрыклыгының геометрик теориясен үстерүгә багышланган. Ул юка кабырчык теориясендәге энергетик функционалның беренче вариациясен гадиләштерә. Вариацион формуланы гадиләштерү шуны ачыкларга мөмкинлек бирә: тотрыклык югалту нәтиҗәсендә барлыкка килгән бүлтәю өлкәсендә өслекнең деформациясе бөгелүгә генә китерә. Кабырчыкның деформацияләнгән өслегенең бер өлеше баштан ук изометрик булып кала. Бүлтәйгән өслекнең изометриклыгын һәм башта деформациясе булмаган өслекнең тигезсезлеген дә исәпкә алып, кабырчыкның тотрыклыгы турындагы нәсызыкча мәсьәләләрнең чишелеш юллары төзелә.
1975 елда Казан университеты нәшриятында К. З. Галимовның «Кабырчыкларның нәсызыкча теориясе нигезләре» дигән монографиясе басылып чыга. Кабырчыкның нәсызыкча теориясенең гомуми нисбәтләрен чыгару белән беррәттән, монографиядә зур бөгелешле кабырчыклар теориясе мәсьәләләрен чишүдә вариацион ысуллар бәян итүгә дә гаять зур игътибар бирелә. Тышкы, эчке көчәнешләр һәм моментлар чикле күчештә башкарган элементар эшләр тәгъбирләнә; юка кабырчыклар өчен ихтимал күчешләр принцибы бәян ителә. Бу принциптан чыгып, тигезләнеш тигезләмәләре чыгарыла, бу тигезләмәләрне якынча интеграллау өчен Ритц һәм Бубнов-Галёркин ысуллары куллану мөмкинлеге күрсәтелә. Шулай ук көчәнеш һәм момент тензорларының симметрик тәшкилләгечләре кертелә, алар өчен деформация башкарган эш потенциал булып тора. Фридрихс әверелеше ярдәмендә Кастильяно һәм Рейсснерның вариацион формулалары чыгарыла.
К. З. Галимовның бу монографиясендәге бер бүлек кабырчыкның төгәлрәк нәсызыкча теориясен бәян итүгә багышланган. «Күчеш векторы аркылы координатларга сызыкча рәвештә бәйле» дигән фараз нигезендә вариацион ысул кулланып, хәрәкәтнең нәсызыкча тигезләмәләре һәм кырый шартлары бәян ителә.
Төгәлрәк теориянең моннан соңгы үсешен К. З. Галимов «Аркылы күчегүне исәпкә алучы кабырчык теориясе» дигән күмәк монографиядә бирә. Бу монография 1977 елда Казан университеты нәшриятында басылып чыга.
1996 елны К. З. Галимов, В. Н. Паймушин, И. Г. Терегуловның «Кабырчыкның нәсызыкча теориясе нигезләре» дигән хезмәте дөнья күрә. Авторларның язуыннан күренгәнчә, бу китапны К. З. Галимов һәм В. Н. Паймушинның «Катлаулы геометрияле кабырчыклар теориясе»нең дәвамы (яки икенче кисәге) дип исәпләргә кирәк. Югарыда әйтелгән ике китапта да деформацияләнүче каты җисемнең нәсызыкча механикасы нисбәтләренең төп төркемнәре бирелә, алар кинематик нисбәтләрне һәм деформацияләнүче каты җисемнең тигезләнеш тигезләмәләрен ачыклыйлар. Деформацияләнүче каты җисемнең нәсызыкча механикасы теориясе нигезендә яткан физик нисбәтләр термодинамик потенциаллар нигезендә чыгарыла. Эластиклыкның нәсызыкча теориясе буенча вариацион мәсьәләләр бәян ителә. Деформацияләнүче каты
җисем механикасының төп нәсызыкча тигезләмәләренә туры килә торган вариацион тигезләмәләр чыгарыла. Ихтыяри күчешләр алучы юка кабырчыкның чикле деформация теориясе бирелә, ә чикле деформация алучы анизотропик кабырчыклар өчен физик нисбәтләр төзелә. Композицион материаллардан ясалган кабырчыклар өчен дә физик нисбәтләр төзүгә җитди әһәмият бирелә. Сөзәк кабырчыкларның нәсызыкча теориясе һәм катлаулы формалы кабырчыклар теориясенең тигезләмәләре сөзәк исәпләү өслегенә карата бирелә.
Корбан Закир улы Галимов 1962 елдан «Пластиннар һәм кабырчыклар буенча тикшеренүләр» исемендәге фәнни җыентыкны чыгара башлауны оештырды һәм даими рәвештә аның фәнни редакторы булып эшләде. Бу җыентыкларга СССР һәм чит ил галимнәре, аспирантлар, инженер-техник хезмәткәрләр тарафыннан сорау зур булды.
Галим Казан мәктәбе вәкилләренең гыйльми хезмәтләрен популярлаштыру буенча да гаять зур хезмәт куйды. Шул максаттан чыгып, ул Казан галимнәренең фәнни хезмәтләре турында йомгаклау мәкаләләре язды һәм бу җыентыкларда даими бастырып килде.
Профессор К. Галимов 85 гыйльми хезмәт авторы, аның укучылары һәм эшен дәвам иттерүче шәкертләре күп. Корбан Закир улы җитәкчелегендә Казанда 8 доктор, 50дән артык фән кандидаты әзерләнде. Ул 1940 елдан КДУ каршындагы механика һәм математика фәннәре буенча Гыйльми дәрәҗәләр бирү советының әгъзасы булып торды һәм аның эшендә актив катнашты.
К. З. Галимовның фән һәм җәмәгатьчелек өлкәсендәге эшләре югары бәяләнде. Казан университетының гыйльми конкурсларында Корбан Галимовның фәнни хезмәтләре күп тапкыр премияләр белән билгеләнеп үтелде. Ул ТАССР Югары Советы Президиумының, Министрлар Советының, КПСС өлкә комитетының Мактау грамоталары, төрле медальләр белән бүләкләнде, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән мак-
таулы исемнәргә лаек булды. Ә 1990 елны (үлгәннән соң) К. Э. Циолковский исемендәге Алтын медаль белән бүләкләнде.
Корбан Закир улы Галимов 1986 елның 16 апрелендә арабыздан мәңгелеккә китте. Аның үлеме Казан кабырчыклар механикасы мәктәбе өчен зур югалту булды. Әмма аның иҗади казанышлары, башкарган эшләре фәндә яши, укучылары тарафыннан үстерелә һәм уңышлы дәвам итә.
Юрий Жигалко, 2002 ел
Ил галиме
Мәскәүдә механика буенча галимнәрнең Бөтенсоюз съезды бара. Совет галимнәре профессор Корбан Галимовның докладын түземсезлек белән көтәләр. Чөнки галим – 30 нчы елларда ук, зур яңалык ачып, Казан дәүләт университеты механика мәктәбенә күпләрнең игътибарын юнәлткән кеше. Басылып чыккан кырыктан артык олы-олы хезмәтләре галимнең кыюлыгын, үз фәненә нык ышаныч күрсәтүен, исәпләүләрдәге төгәллеген дәлиллиләр. Конференцияләрдә, конгрессларда Корбан аганың чыгышлары еш кына кызу бәхәсләргә сәбәп була.
Бу юлы съезддагы чит ил кунаклары да Галимовка күп кенә сораулар бирәләр. Хәтта кайберәүләр аның механика буенча, аерым алганда, плитә һәм кабырчыклар теориясенә керткән яңа ачышлары белән генә кызыксынып калмыйлар. Чит ил кунакларын татар галименең ни дәрәҗәдә «татар» булуы да, ничек яшәве, ничек эшләве дә кызыксындыра. Гыйрактан килгән Әбдрәзакъ Хөсәен әфәнде тәнәфес вакытында Корбан агадан:
– Сез мөселманмы? – дип сорый. Көлә Корбан ага.
– Мөселман булыр өчен ислам диненә ышану кирәк бит, – ди. – Ә мин – коммунист, ышанычым – фән, милләтем – татар.
– Татар булсагыз, берәр китабыгызга татарча итеп истәлек имзагызны язып, миңа һәдия кылып бирегез, – ди Әбдрәзакъ. Үзе, хәйләкәрлеген сиздереп, астыртын елмая. Янәсе, Казан галимен төп башына утырта бу, үз туган телен белмәвен фаш итә.
Корбан ага портфеленнән «Плитәләр һәм кабырчыклар теориясе буенча тикшерүләр» исемле китап ала. Әфәндегә аңлата:
– Безнең Казанда, – ди, – соңгы елларда менә шундый җыентыклар чыгарыла башлады. Монда илебезнең шушы фән буенча эшләүче барлык галимнәре катнаша. Җыентык минем редакциямдә чыгарыла. Кызыксынсагыз, бүләк итә алам, сезнеңчә әйтсәк, һәдия кылам.
Әбдрәзакъ әфәнде сөенеченнән елмаеп куя.
Корбан ага татарча автограф яза.
Корбан аганың күпсанлы очрашулары арасындагы бу эпизод узган хатирәләрне яңарта.
Ул – Киров өлкәсенең Сасмак авылыннан. Бәхеткә каршы, малай үзен үзе белештергән вакытында ук белем дигән нәрсәнең бик кирәк икәнлегенә төшенгән. Чөнки аның әтисе Закир абзый, үзе авылның ярлылар комитеты председателе булса да, язу-сызуны танымаган.
Шуңа күрә Закир абзый улы Корбанны укыту чарасына керешә, һәм озакламый ярлылар комитетының язма эшләре Корбан аша үтә башлый.
Унтугыз яшькә җиткәндә исә Корбан Галимов җидееллык мәктәптә математика укыта башлый. Укыта, әмма күңелне биләп алган бу фән буенча булган хисапсыз күп сораулар аңа тынгылык бирми. Бер генә ел укыта да егет 1930 елда туп-туры Казанга, университетның физика-математика факультетына килә.
Үзе студент килеш үк Корбан Галимов рабфакта укытырга билгеләнә, рус студентларына татар теле буенча дәресләр бирә. Шулар өстенә, педагогия институтында, кооператив һәм индустриаль техникумнарда математика сәгатьләрен татарча алып бара. Индустриаль техникумда ул күренекле язучы Гадел Кутуй белән таныша.
Студент Корбан Галимовка профессор Н. Н. Парфентьев игътибар итә. 1932 елда бу профессор Казан университетында математика һәм механика буенча фәнни тикшеренү институты оештыра. Галим үз тирәсенә иң талантлы егетләрне җыя. Алар арасында берәү – Х. М. Мөштәри – 1937 елны докторлык диссертациясе якласа, икенчесе, яшьрәге – Корбан Галимов 1939 елда, Н. Н. Парфентьевның үзе җитәкчелегендә, пластиклык теориясенең яссы мәсьәләсен чишү буенча кандидатлык диссертациясен тәмамлый.
Бу вакытта инде яшь галим механика кафедрасында, университет тарихында беренче буларак, плитә теориясен һәм кабырчык теориясен укыта башлый. Шуңа сәләтле студентлар табыла, аспирантлар хәзерләнә, диссертацияләр яклана.
40 нчы елларда Галимов алып бара торган курсларда сыгылмалыкның югары теориясе кебек яңа тармаклар өстәлә.
1949 елда университетның механика кафедрасында Корбан Закирович җитәкчелегендә плитә һәм кабырчык теориясе буенча яңа фәнни тикшеренүләр башланып китә. Бу өлкәдә эзләнүләр алып баручы галимнәрнең күпчелеге кафедрада Корбан ага тарафыннан укылган махсус курсларны тыңлый.
Бу тикшеренүләрнең нәтиҗәсе буларак, Корбан Галимов өлкән дусты Хәмит Мөштәри белән берлектә зур күләмле хезмәт бастырып чыгара. Хезмәт аның докторлык диссертациясенә нигез була.
«Эластик кабырчыкның нәсызыкча теориясе» дип аталган бу китап безнең илдә генә түгел, күп кенә чит ил галимнәре өчен дә зур вакыйгага әйләнә. Китап, инглиз теленә тәрҗемә ителеп, чит илләрдә дә ике мәртәбә басыла.
Корбан ага үзенә килгән хатларны, чакыру кәгазьләрен караштырып чыга да үзалдына елмаеп куя:
– Боларның барын да канәгатьләндереп бетерсәң, эшләргә бер дә вакыт калмас иде, – ди. – Адресларына гына күз салыгыз: Япония, Румыния, АКШ, Польша...
Чыннан да, Корбан аганың вакыты бик тыгыз. Студентлар аның лекцияләрен көтәләр, сынау лабораториясендә аның соңгы сүзе кирәк, семинарларда аның катнашуын сорыйлар, диссертацияләр аның тавыш бирүенә мохтаҗ. Корбан ага Галимовның тынгысыз эзләнүләре кафедраны берөзлексез хәрәкәттә тота. Эзләнүләрнең күзгә күренерлек нәтиҗәсен тою, фәнни теорияләрнең практикага – заводлардагы көндәлек эшкә барып тоташуы профессорга зур куаныч алып килә. Шул кафедрадан, шул тынгысыз хезмәтеннән башка ул үзенә урын таба алмый. Ниндидер җәйге ял айлары, ниндидер ял сәгатьләре дигән төшенчәләрне ул белми дә, белергә дә теләми.
Казан галимнәре, башлыча, Хәмит ага Мөштәри белән Корбан ага Галимов нигез салган плитә һәм кабырчыклар теориясе буенча университетта чыгарыла торган җыентыкның инде менә алтынчысы әзер. Җыентык нәшриятка һәрвакыт Корбан ага редакциясендә тапшырыла. Бу да профессордан күп вакыт һәм зур төгәллек таләп итә.
Җыентык чыгу уңае белән Ленинград университетыннан Социалистик Хезмәт Герое, академик В. В. Новожилов, Мәскәүдән мөхбир-әгъза Э. И. Григолюк, Азәрбайҗаннан профессорлар Ахунзадә белән Аминзадә котлап хатлар, телеграммалар җибәрәләр. В. В. Новожилов һәм Э. И. Григолюк үзләре дә җыентыкта хезмәтләре белән катнашалар.
Без техника прогрессының хәлиткеч адымнар белән алга барган чорында яшибез. Корбан Галимов үзенең тормышын багышлаган фән, ул нигез салган теория – техника прогрессына этәргеч булырдай ышанычлы теория.
Корбан ага үзе җитәкләп 2 доктор, 40 лап фән кандидаты үстергән. Хезмәтен турыдан-туры дәвам иттерердәй уллары үсеп җиткән. Аның олы улы Наил – 20 ләп фәнни хезмәт авторы. Докторлык диссертациясен әзерли. Уртанчы уллары Шамил дә – шул ук кафедраның аспиранты.
Профессорга тиздән 60 яшь тула. Бер караганда, тынычлабрак калырга, атнага бер-ике сәгать лекция уку белән чикләнергә дә мөмкиндер кебек. Әмма бер генә минутын да хезмәттән башка күз алдына китерә алмаучы галимгә ниндидер тыныч көн итү турында әйтүе дә кыен. Мондый сүзгә ул чиксез гаҗәпләнеп калыр: «Студентлар көтә, кафедра көтә, Мәскәү көтә, заводлар көтә...» – дияр иде ул.
Галим хаклы. Аңа, аның хезмәтенә, прогрессив фәнгә мохтаҗлыгы булган һәр тармак бәйле. Хәреф тә танымаучы «комбед» баласын дөньякүләм күренекле галим итеп тәрбияләгән туган иленә ул бөтен барлыгын баглаган.
Кояш Тимбикова, 1969 ел
«Мәйдан» № 6, 2024 ел
Комментарийлар