Логотип «Мәйдан» журналы

Идел Болгарстаны һәм Дунай Болгариясе

Идел һәм Дунай буе болгарлары VII гасырда Кубрат хан төзегән Бөек Болгар дәүләтендә, Азов һәм Кара диңгез тирәләрендәге далаларда яшәгәннәр. Бу хакыйкатьне барыгыз да беләсездер инде дип уйлыйм. Кубрат хан үлеп, Бөек Болгар дәүләте таркалганнан соң, әлеге болгарларның бер өлеше Кубратның улы Аспарух җитәкчелегендә Дунай якларына, икенче өлеше Урта Идел буйларына күчеп китә. Нәтиҗәдә 681 елда Дунай Болгариясе, X йөз башларында Идел Болгарстаны дигән дәүләтләр барлыкка килә. Табигый ки, Идел һәм Дунай болгарлары һәм алар төзегән дәүләтләр арасында соңыннанрак нинди дә булса бәйләнеш булганмы, халыкларында борынгы болгарларга хас нинди дә булса уртак билгеләр сакланып калганмы дигән урынлы сораулар үзеннән-үзе туа.

Бу сорауларга тулы-төгәл җабап бирү шактый кыен, шулай да кайбер кызыклы гына күзәтүләр ясап була.

Бу дәүләтләр икесе ике җирдә үсеш кичерәләр. Табигать шартларының төрле булуы, әйләнә-тирә мохиттәге аерымлыклар, күрше халыкларның, диннәрнең төрле булуы, әлбәттә инде, ике дәүләт халкының да икътисады, мәдәнияте һәм тормыш-көнкүрешенең үзенчәлекле булып оешуына китергән.

Бу ике дәүләт оешканда ук инде алардагы халык составы шактый чуар була. Актив үсеше 681–970 елларга туры килгән Дунай Болгариясенең халкы өч этносны берләштергән: шул якларда борынгыдан яшәп килгән фракиялеләр, V–VI йөздә Балканга үтеп кергән славяннар һәм төрки телле болгарлар. Соңгылары фракиялеләрне һәм күп санлы славян төркемнәрен бер дәүләт-ил итеп берләштерүдә җитәкче рольне башкаралар. Идел Болгарстаны халкын формалаштыруда исә болгар-төрки кабиләләре белән беррәттән җирле фин-угор кабиләләренең өлеше шактый зур була. Нәтиҗәдә Дунай һәм Идел буйларында төрле этнослар оешкан.

Әмма шундый шартларда да борынгы бергәлек тамырларына нигезләнгән уртак билгеләрнең бер өлеше сакланып калган. Әле шул чор кешеләре үк бу ике ил-дәүләтнең, аларның халкының бер үк исем белән атап йөртелүенә игътибар иткәннәр. Борынгы рус елъязмачылары, мәсәлән, Дунай һәм Идел буе болгарларын бер-берсеннән аеру өчен, беренчеләрен «кара», икенчеләрен «ак болгарлар», ә Шәрык географлары «тышкы» һәм «эчке» болгарлар дип йөрткәннәр. Атаклы гарәп географы Мәсгудинең безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән бер әсәре белән заманында таныш булган Ш. Мәрҗани Дунай һәм Идел болгарларының хәтта уртак патшалары булуы хакында да язып калдырган. Әлбәттә, бу хәбәрнең хакыйкатькә туры килүе бик шикле, шуңа да карамастан, әлеге чыганакта IХ-Х йөзләрдә ике Болгар иле булганын белү һәм аларның үзара багланышын чагылдырырга тырышу игътибарга лаек.

ХII–ХIV йөзләрдә дә Идел һәм Дунай болгарларының билгеле бер уртаклыгы, кардәшлеге турындагы фикерләр саклана әле. Әйтик, 1235 елда борынгы венгрларның туган илләрен эзләп Идел Болгарстанына чыгып киткән Юлиан җитәкчелегендәге бер төркем миссионерлары башта Дунай Болгариясенә киләләр. Монда аларга Идел Болгарстанына бара торган юлны аңлатканнар, күрәсең. ХШ–ХIV гасырларда кардәш илләр икесе дә Алтын Урданың вассалына әйләнәләр. Урдага буйсынган дәүләтләр исемлегендә алар янәшә китерелгән: «7) башкаласы Болгар яки Биләр булган Идел-Кама буендагы Болгар иле; 8) башкаласы Тырново булган Валахия яки Болгария (Бургал)». Шул ук вакытта бу ике илнең бер хөкемдар кул астында берләшкән булуы турында фикер дә яшәгән. Мәсәлән, XV гасыр башында язган Мисыр энциклопедисты әл-Кәлкәшәнди үзенең бер әсәрендә «Кырым диңгезе артындагылар белән, аннан төньяктагылар белән хат язышу», боларның Дунай һәм Идел болгарлары булуы турында хәбәр итә.

1877 елда Казанда IV Бөтенроссия археология съезды булып, аның карары белән Казан университеты каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте оештырыла. Аның программасына, алда торган бурычларның берсе буларак, Идел һәм Дунай болгарларының Урта гасырлар чоры мәдәниятен өйрәнү дә кертелә. Дөрес, язма һәм археологик чыганакларның җитәрлек булмавы сәбәпле, бу чакыруга иярүчеләр табылмый. Шулай да, ике тугандаш халыкның кардәшлеген ачыклау максаты белән, Идел болгарлары җиренә, Казанга, атаклы болгар галимнәре И. Шишманов (1896) һәм В. Златарский (1914) килеп китәләр.

Совет чоры галимнәреннән исә беренчеләрдән буларак Идел һәм Дунай болгарлары тарихын һәм мәдәниятен янәшә куеп өйрәнү кирәклегенә Мәскәү галиме Н. Я. Мерперт игътибар итте. Ул Хәзәр дәүләте белән нисбәтле Салтау-Маяк археологик культурасы истәлекләренең бер өлеше болгар кабиләләренә карый дигән фикер әйтте. Бер үк вакытта диярлек археолог С. Станчев-Ваклинов тарафыннан Болгариядә элгәреге болгарларның Нови-Пазар каберлеге ачылды, һәм аның материаллары Татарстанда казып өйрәнелгән Олы Тархан каберлегендәге борынгы болгар материаллары белән янәшә куеп тикшерелде, аларның бер-берсенә гаҗәеп дәрәҗәдә охшаш булуы ачыкланды.

Дунай һәм Идел болгарларына кагылышлы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә Болгария һәм Россиядә уздырыла торган, болгарчы галимнәрне берләштергән фәнни конференцияләр зур эш башкара. Борынгы болгарлар проблемасы буенча очрашулар 1976 елдан башлап Тотю Тотев, Рашо Рашев, Дмитрий Дмитров кебек күренекле галимнәр башлангычы белән Шумен шәһәрендә биш елга бер мәртәбә уздырыла. Шулай ук 1980 елдан бирле «Болгаристика үзәге» җитәкчесе академик Дмитрий Ангелов тырышлыгы белән халыкара конгресслар булып тора. Әлеге гыйльми чараларда Россия, шул исәптән Татарстан галимнәре дә актив катнашалар. Болгария археологлары еш кына Казанда булып китәләр, болгарлар проблемасына багышланган фәнни конференцияләрдә чыгыш ясыйлар, бер уңайдан Болгар, Биләр кебек тарихи шәһәрләребездә алып барыла торган археологик казу эшләре белән танышалар. Бердәм тырышлык, хезмәттәшлек нәтшкәсендә Дунай һәм Идел болгарларының тарихи һәм мәдәни үсешенә караган күп кенә кызыклы фактлар ачыклана.

Элгәреге болгарлар чорына караган охшашлыкларның күбрәк булуы бер дә гаҗәп түгел – ике халыкның да борынгы тамырлары бер төбәктә формалашкан бит. Охшашлыкларның соңгы чорларга караганнары кызыклырак.

Идел Болгарстанының башкаласы Бөек шәһәр (Биләр) һәм Дунай Болгариясенең элгәреге башкаласы Плисканың шәһәр төзелешендәге үзенчәлекләренә игътибар итми мөмкин түгел. Икесе дә көчле саклану ныгытмалары белән әйләндереп алынган эчке һәм тышкы шәһәрдән гыйбарәт. Мондый план – борынгы болгарларның күчмәнлек традицияләре нәтиҗәсе. Шәһәрләрнең эчке планировкасында да, топографиясендә дә охшаш яклар күп. Мхәлән, нишләптер тимерчелек, кара металл кою белән шөгыльләнүче бистәләр шәһәр үзәгендә. Торак йортларның ишекләре көньяк-көнчыгыш якта урнашкан булуы да очраклы хәл түгел, әле борынгы һун, төрки бабаларыбыз да йортларын шулай сала торган булганнар. Шунысы да кызык: борынгырак чорларда (X йөз ахырларына кадәр) Дунай һәм Идел буе болгарлары җәйге эссе көннәрне киез тирмәләрдә яшәүне артыграк күргәннәр. Моның археологик эзләре ике дәүләтнең дә башкалаларында ачылган: Дунай буендагы Плискада Рашо Рашеб тарафыннан казып тикшерелгән бик зур хан тирмәсе һәм Биләрнең тышкы шәһәрендәге Фаяз Хуҗин табып өйрәнгән уникаль тирмә эзләре шундыйлардан.

Дунай Болгариясендә дә, Идел Болгарстанында да монументаль архитектура нык үскән була. Аерма шунда гына: беренчесендә мәһабәт сарайлар, православие храмнары таштан салынган булса, икенчесендә төзү материалы итеп башлыча яндырылган кирпеч кулланылган. Ләкин Биләрдә дә ак таштан салынган биналар булган. Шундыйлардан берсе – X гасырның икенче яртысында торгызылган Җәмигъ мәчете хәрабәләре. Ст. Бояджиев фикеренчә, Плискадагы Хан сарае комплексыннан сакланып калган корылмаларның аскы өлеше генә таштан булып, югарыгы өлеше агачтан салынган. Биләр каласының эчке шәһәр үзәгендә ачылган борынгы мәчетнең дә нигезе генә ак таштан төзелгән булгандыр, минемчә. Биләрдәге архитектура корылмаларының эчке планы Плиска һәм Преслабтагы кебек үк башлыча квадрат бүлмәләрдән гыйбарәт. Монументаль биналарның нигезләрен ныгытуда бер үк ысулдан файдаланганнар: башта нигез чокырына тыгыз балчык катламы түшәгәннәр, аннан соң метр саен 10–15 сантиметр диаметрлы агач баганалар сугып чыкканнар. Болгардагы Җәмигъ мәчетен дә, Казан Кремлендә ачылган зур бина нигезләрен дә шундый ук ысул белән ныгытканнар.

Безнең климатик зонадагы кырыс табигать шартларында кирпеч биналарга яхшылап уйланылган җылыту системасы кирәк булган. Шуңа күрә Идел болгарлары зур йортларны идән астыннан үтә торган каналлардан гыйбарәт җылыту системасы кулланганнар. Дунай болгарларында исә каналлар урынына балчык торбалардан файдаланганнар, мичтән чыккан җылы һава бүлмәләргә шул каналлар буенча таралган.

Идел һәм Дунай болгарлары башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Бу җәһәттән ике халык арасында җир һәм иген эшкәртү коралларының охшашлыгы, туфрак эшкәртү системасындагы уртаклыклар аеруча күзгә ташлана. Баштагы чорларда, әле христиан динен кабул иткәнче, Дунай болгарлары терлекчелектәге гомум болгар-төрки үзенчәлекләрне саклаганнар, мәсәлән, Идел болгарлары кебек үк, дуңгыз асрамаганнар.

Идел һәм Дунай болгарларының кием-салымнарында, хатын-кызларның бизәнү әйберләрендә, чүлмәкчеләр ясаган савыт-сабаларда билгеле бер уртаклык күзәтелә.

IX гасырда Дунай Болгариясендә христиан, ә X гасырда Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителсә дә, озак вакытлар аларның рухи мәдәниятендә аерым охшашлыклар саклана. Бигрәк тә көмеш һәм бронза савытларга, таш кисәкләренә, башка төрле әйберләргә уеп төшерелгән рун язмалары, тамгалар игътибарга лаек. Төрки каганлыклар чорыннан калган унике еллык «җанвар» циклына нигезләнгән календарь да әле гамәлдән чыкмаган була.

Ниһаять, шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Идел һәм Дунай болгарлары арасында аларның уртак бабаларына хас антропологик үзенчәлекләр дә сакланган. Бу Олы Тархан һәм Ноби-Пазар каберлекләрендә аеруча ачык күренә, һәм шуңа күрә дә Урта гасырларда, хәтта соңрак та ике болгар иле өчен уртак булган исем, әйбер, күренешләрнең «болгари» атрибуты белән бәйле булуы гаҗәп түгел. Мәсәлән, иң яхшы йомшак кызыл күн «әл-болгари» (Якын Көнчыгышта, Урта Азиядә); «булгаро» (Италиядә); иң яхшы филигрань, ягъни кыйммәтле металл чыбыктан үреп ясалган зиннәтле бизәнү әйберләрен «музаи болгар»; музыка уен коралларының бер төрен «булгаро», «булгарини»; сузып җырлана торган озын көйләрне «булгарити» (Италиядә); виноградның иң яхшы кышкы сортларын «булгарине» (Румыниядә), «булгаро» (Италиядә) дип йөрткәннәр.

Хәтта бик күп гасырлар үткәч тә, Дунай болгарларының оныклары –хәзерге болгарлар һәм Идел болгарларының төп варислары булган татарлар телендә элеккеге гомумилекне чагылдырган сүз-атамалар сакланган: «бакър» (болг.) – «бакыр» (тат.), «белег» (болг.) – «билге» (тат.), «бут» (болг.) – «бот» (тат.), «дънер» (болг.) – «ден», «дин» (тат.), «ерген» (болг.) – «иркен» (тат. «буйдак»), «кавга» (болг.) – «гауга» (тат.), «камчия» (болг.) – «камчы» (тат.), «хубове» (болг.) – «хуп» (тат.) һ.б.

Ике тугандаш халыкның тарихи бергәлекләрен чагылдыручы фактлар болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Кызганычка каршы, бу проблема әле безнең фәндә бик аз өйрәнелгән. Археологлар, антропологлар, этнографлар һәм тел галимнәре киләчәктә бу мәсьәләләргә игътибар итәрләр әле дигән ышанычта калабыз.

Альфред ХАЛИКОВ

1991 ел

«Мәйдан» № 11, 2024 ел

Комментарийлар