Логотип «Мәйдан» журналы

Элеккеге татар авылларында утар һәм йорт төзелеше

Әхмәт Һади улы Бикчәнтәев – архитектор, профессор (1981). ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969), РСФСРның атказанган архитекторы (1970). Бөек Ватан сугышы ветераны. 1947–1981 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында укыта. 1967–1970 елларда СССР Архитекторлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе. Аның проектлары буенча Казанда берничә мәһабәт бина корыла, Биектау районында эксперименталь Шәпше бистәсе төзелә.

Элеккеге татар авылларында утар һәм йорт  төзелеше

 

Әтнә һәм Дөбъяз районнарындагы мин тикшергән авылларда аерым утарларның рәвеше һәм үлчәмнәре, авыл һәм аның кварталлары урнашуының гомуми тәртибенә карап күптөрле булса да, күбесенчә турыпочмаклык рәвешендә. Утарларның үлчәмнәре урын рельефына, хуҗаның байлыгына һ.б. сәбәпләргә бәйле булып, иңнәре 18 дән 30 метрга кадәр, тирәнлекләре (буйлары) 50 дән 120 метрга кадәр була.

Казан татарларының мәдәниятен һәм көнкүрешен күп еллар дәвамында өйрәнгән профессор Н. И. Воробьев Арча кантонындагы утарларның уртача зурлыгын 20-25x60-80 метр дип билгели (Воробьев Н. И., 1953).

Түбән Новгород губернасының Сергач өязен тикшергән санитар врач С. В. Глотов Муравейки авылы (Петрякса өязе) турында мәгълүматлар китереп, андагы утарларның киңлеге 12 дән 23 метрга кадәр, озынлыгы 128 м дип яза (Глотов С. В., 1928).

Татар утарларының планында һәм төзелешендә Идел буе татарларына хас уртак сыйфатларны билгеләп үтәргә мөмкин.

Татар утарына хас булган иң беренче үзенчәлек – йортның урам сызыгыннан эчтәрәк урнашуы. Эчкә урнашу иң беренче чиратта утарның үлчәмнәренә, аерым алганда, аның тирәнлегенә бәйле. Бер авылдагы утарның буе зур булганда, урам сызыгыннан йортның фасадына кадәр ара 10 метрга кадәр җитә, кечкенә булганда, 1,5–2 метр тәшкил итә. Урам сызыгы буенча тоташ койма, рәшәткә, яки тоташ һәм челтәрле өлешләрдән торган койма, яисә гади киртә һәм читән тотылган була. Койма һәм йорт арасында өйтүр бакча ясала.

Өйне урамнан эчкәрәк салу һәм алга өйтүр бакча ясау гадәте төрлечә аңлатыла.

А. П. Смирнов, борынгы болгарларның йортны утар эченә салу мисалларын китереп, хәзерге татар архитектурасы болгарныкына таяна, дип раслый (1948).

Бер үк күренеш еш кына берничә сәбәпкә бәйле булса да, алар тигез тәэсир итмәскә, аларның берсе бу күренешне билгеләүче төп сәбәп булырга мөмкин.

Әлбәттә, әлеге күренешнең төп сәбәбе ислам дине, аның хатын-кызны ябып тотуы була алмый. Ислам динен тотучы халыклар арасында Казан татарлары хатын-кызны ябып тотуга иреклерәк карашта торганнар. Дин әһелләре һәм байлардан кала, хатын-кызлар пәрәнҗә, чапан кимәгәннәр. Крестьян хатын-кызлары гомер буе ирләр белән бертигез эшләгәннәр.

Әгәр дә йортны салу ислам таләпләренә генә бәйле булып, көнкүреш шартлары әһәмиятле булмаса, ислам дине белән кергән башка гадәтләр кебек үк, бүген бу үзенчәлек тә һичшиксез юкка чыккан булыр иде. Мәсәлән, ирләр белән очрашканда, битен каплый торган бер генә хатынны да бүген очратып булмый...

Шуңа күрә бүген утарны гадәттәге тәртиптә төзүдән баш тартмыйча, киресенчә, аны дәвам итә һәм яхшырта гына баралар. Алай гына да түгел, соңгы елларда авыл утарларын шулай планлаштыру алымы фәнни нигезләнгән план һәм төзү нормаларына да керә, һәм аларда болай диелә: «...утардагы өй урам сызыгына 6 метрдан да якын урнашмаска тиеш. Ике ара, кагыйдә буларак, өйтүр бакча ясау өчен кулланыла».

Әйткәнебезчә, йортны эчкә салу, йорт алдында өйтүр бакча, ишегалды ясау, мөгаен, халыкның көнкүреш шартларын билгеләгән башка сәбәпләргә бәйледер. Бу күренеш, башка көнкүреш калдыклары (сәке, казан һ.б.) кебек үк, болгар-татарларның табигать кочагында ярым күчмә тормыш алып барулары, ияләнгән гадәтләрне саклап, үз йортын яшеллек белән әйләндереп алуларына бәйле дип аңлатырга мөмкин. Тора-бара алар бу гадәттә күп өстенлекләр күргәннәр, аны ныгыта һәм камилләштерә барганнар.

Утарның төзелешендә башка үзенчәлекләр дә бар, мәсәлән, янәшәдәге башка халыкларга хас түбәле ишегалдыннан аермалы буларак, татар утарында ишегалды ачык була. Мин тикшергән районнардагы (Әтнә, Дөбъяз, Тукай, Балтач һ.б.) авылларда ябык ишегаллары бөтенләй юк. РСФСР территориясендәге башка өлкә һәм губерналарны тикшергән башка тикшерүчеләр дә шундый ук үзенчәлекне билгеләп үтәләр.

РСФСР Халык комиссариаты 1926 елны ук авылларда төзелешне һәм санитар төзеклекне тәртипкә салуга юнәлтелгән карар кабул иткән иде. Шуңа нигезләнеп, Сәламәтлек саклау халык комиссариаты РСФСРга кергән кайбер өлкә һәм губерна авылларында тикшеренүләр үткәргән. Түбән Новгород өлкәсенең Сергач өязе авылларын тикшергән санитар врач С. В. Глотов: «Рус һәм татар ишегалды төзелешенә хас үзенчәлек итеп рус авылларында ябык, ә татарларда ачык, санитар яктан яхшырагы өстенлек иткәнен билгеләп үтәргә кирәк», – дип яза. Үзәк губерналарның төрле өязләрендәге санитар врачларның зур коллективы тикшергән материаллар буенча санитар врач А. Ф. Рудольфи болай яза (1928): «Ишегалды, гадәттә, ябык була һәм өйгә орынып тора, бик еш салам белән, сирәгрәк такта белән ябыла... Шуның белән бергә, алдынгы тенденцияләр дә бар: терлек торган ябык ишегалды йорттан читкәрәк салынган утарлар очрый (Павлов өязе), кайбер җирләрдә аерым тирес саклау урыны һәм аерым бәдрәфләр бар. Кагыйдә буларак, татарларның ишегалды ачык була». Шуннан соң ул процентлы мәгълүматлар да бирә: «Татарларда 95 % ишегалды ачык, русларда 89 % чамасы ишегалды ябык Бу яктан караганда, мордвалар да руслар кебек».

Хуҗалык корылмаларының торак йортка карата урнашуында да үзенчәлекләр бар. Татар утарында каралты һәм ат араны, кагыйдә буларак, йортка терәп салынмый, аннан читтәрәк тора. Башка, янәшәдәге халыкларда каралтылар торак йорт белән тоташ була. Бу күренеш Н. И. Воробьев хезмәтләрендә, санитар врачларның һ. б. тикшеренүчеләрнең материалларында да ассызыклана. Мәсәлән, санитар врач С. В. Глотов болай яза: «Өч авылда хуҗалык корылмаларының йортка карата урнашуы үзенчәлекле. Мансуровка һәм Мишуково авылларында (рус авыллары) йорт артында ат араны булган ишегалды бар, күбесенчә ул, йорт белән тоташып, салам белән ябылган. «... » Муравейки авылында (татар авылы) корылмалар башкача урнашкан. Каралты белән ат араны йорттан 5 сажин, амбар - 2 дән 20 сажЖинга кадәр ераклыкта».

Каралты, әвеслек һәм ат араны гадәттә утарга аркылы төзелә, һәм шуңа күрә ул ике өлешкә бүленгән була: алгы өлештә буш ишегалды булып, арткы өлеш бакча, ындыр, әвен һ. б. буларак хезмәт иткән. Киңлек җитмәгәндә яисә хуҗалык корылмаларының саны артканда, соңгылары буйга борылып, «г» хәрефендә төзелгәннәр. Кагыйдә буларак, амбар һәм келәтләрдән башка барлык хуҗалык корылмаларын бер түбә астына кертеп, өйдән һәм башка биналардан читтә салганнар. Янгыннан саклану өчен мунча артка ук салынган. Кишәрлек зур булса, ишегалдының каралтыдан буш өлеше яшеллек үстерү өчен файдаланылган. Өй каршында, өйгә керү юлыннан читтәрәк, зур булмаган өйтүр бакча ясалган. Бакчада чәй эчү өчен чатыр яки гади утыргычлар куелган.

Татарларның ишегалдын чиста тотарга тырышуын әйтеп китәргә кирәк, чөнки җәй көне ул торакның бер өлеше булып торган, еш кына биредә ашаганнар, кунаклар кабул иткәннәр. Бу хәл, мөгаен, татарларның элек ярым- утрак тормыш алып баруы, табигать кочагында яшәве белән аңлатыла торгандыр.

Татар утары төзелешен өйрәнеп, аңа хас түбәндәге өч үзенчәлекне билгеләргә мөмкин: 1) йортны урам сызыгыннан эчкә салу һәм өйтүр бакча ясау; 2) ачык ишегалды ясау, 3) өйне каралты һ. б. биналардан аеру һәм соңгыларын төркемләп берләштерү.

Әхмәт БИКЧӘНТӘЕВ. 1957

«Мәйдан» № 5, 2024 ел

Комментарийлар