Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья – куласа

Туган тел – гаилә теле дигән шигарь түр башына эленеп, татар теле мәгариф системасыннан кирәксез бер нәрсә кебек чыгарып ташланган заманыбызда татар телендә дәреслекләр язучы галимне беләсезме сез? Югары уку йортларында белем алучы студентлар өчен! Фәлсәфә, менеджмент, политология буенча татарча дәреслек! Торган саен инанам, «Безнең урамга да прәннек төягән Камаз авар әле» дип, киләчәккә өмет белән карап яшәгән җегетләр иңендә бу дөнья. Андый җегетләр исә ни сөйләгәнен белеп сөйлидер. Илнең нинди генә ком бураннарын күрмәгән дә, нинди генә давылларын кичмәгән ләбаса алар. Язмамның герое Әскәр Гафиятулла улы Хәйруллин – шундыйлардан. Фәлсәфә фәннәре докторы, Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында Иктисад һәм хокук югары мәктәбендә Социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, профессор ул. Шушы җитди атамаларга өстәп, аның турында рәссам, психолог һәм, гомумән, дөньяны, кешеләрне яратып, тулыканлы матур тормыш белән яшәүче мишәр егете дигәнне дә өстәсәм бик урынлы булыр кебек. Иң мөһиме, Әскәр әфәнде – үз нәселенең, әби-бабаларының дәвамчысы, гомер агышына шушы кыйммәт призмасы аша карап, җиргә нык басып торучы татар кешесе. Аның белән без тормыш турында сөйләштек...

«Научный коммунизим»ны советлар союзында дүрт кенә шәһәрдә укыталар иде: Мәскәү, Петербург, Минск һәм Казан. Казанда – чөнки университет В. Ульянов-Ленин исемен йөртә. Яшьлекнең хыял канатлары бераз салмакланып, акыл керә башлагач, язмыш мине әнә шул факультетка алып килде. Биредә шушы дисциплина буенча укытучылар әзерлиләр, алар, гадәттә, обком, райком секретарьләре булып эшли иде. Дөресен әйткәндә, инкыйлабчылар әзерли торган бүлек иде ул. Куба, Корея, ГДР, Болгария, Вьетнам, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Кыргыз, Әрмән илләреннән – каян гына, кем генә юк, әмма бөтен курска нибары дүрт татар баласы укыдык. Алга таба ни булганын сез беләсез инде: илдә үзгәреш җилләре исеп узды. Комунизмга барудан туктадык, «фәнни комунизмның» да этемә дә кирәге калмады. Без социолог дипломы алып чыктык. Урамда 1991 ел иде.

Чаллыда кайттым, институтка урнаштым, фәлсәфә фәненнән лекцияләр укыйм. Финанс һәм кредит белгечлеге буенча читтән торып белем ала башладым. Шул елларда Чаллыда юридик колледж ачылды. Мине шунда мантыйк укытырга чакырдылар. Авылдан килгән татар балалары җыелган төркемнәр барлыкка килә башлады. Болар русча белмиләр. Туктале, дим, татарча укытып карыйм әле. Мантыйк, менеджмент, фәлсәфә буенча татарча лекцияләр әзерли башладым. Бу эштә якташым Әнвәр Хәйруллин киңәшләре дә зур этәргеч булгандыр. «Син бит моны мишәрчә язгансың, кеше көлдермә, әдәби телгә туры китереп үзгәрт», дип шелтәли иде баштагы вакытларда. Әдәби тел нормаларын каян белеп бетерим – татарча укыганмыни без... Татар телендәге калын-калын бу китаплар бүген кемгә кирәк инде диярләр бәлки. Ашыкмагыз, телне мәгарифкә барыбер кайтарачаклар. Дөнья – куласа, бер әйләнә, бер баса, диләр бездә.»

 

Ул оялмый иде...

«Безнең әти рәссам иде. Гап-гади укытучы үзе, мәктәптә хезмәт дәресләре укытты. Әмма гаҗәеп рәссам иде ул! Әйтик, песи баласын ике атна саен карандаш белән ясый иде. Песи баласы үсә, үзгәрә тора бит, әти аның үскәнен шулай сурәткә төшерә тора. Әтине тормыш аз камчыламаган, шуңадыр һәр мизгелнең ямен, кадерен белеп яшәгәндер ул. Сугыш кичкән, ЗАГС башлыгы булып торган, аннан милициядә эшләгән, аннан шактый еллар төрмәдә утырган...

Мин дә, әти кадәр үк булдыра алмасам да, аңа охшап, кечкенәдән рәсем төшерә беләм. Мәктәптән соң Лениногорск педучилищесына укырга киттем, рәссам булам, янәсе. Уналты яшьлек үсмер егеткә ни – терәлеп кенә торган күрше бинада кызлар яши. Ике тәрәзә арасына ишек куеп кызлар янына йөрибез. Араларында бер чибәр бар – әбиләр әйткәндәй, кәртинкә кебек инде менә. Хәер, дөрестән дә, модель булып та утыра иде, сурәткә төшерә идек үзен. Уйлап кына кара, мин – каны кайнап торган яшь егет. Каршымда ярымшәрә чибәр кыз утыра. Оялмый иде. Хәзер, ун ел буе фәлсәфәчеләр һәм психологлар кафедрасын җитәкләгән кеше буларак, аңлыйм: иҗат кешеләренең психологиясе башкача. Алар үзләрен ничек бар – табигать ничек яраткан – шулай кабул итәләр. Табигыйлектән оялмыйлар. Ул кызның әнә шундый үзгә холыклы булуы да ошый иде миңа. Кыскасы, үлеп гашыйк булдым. Училище директоры бер «тотты» мине ул кыз бүлмәсендә, ике «тотты», өч... Ахыр чиктә: «Энем, бар, кайтып кит, синең мәктәбең түгел бу», дип ишеккә ымлады. Әмма минем өчен иң хәлиткеч сүз әтинеке булгандыр. Орышмады-нитмәде, бераз уйлап торгач, тыныч кына болай «сындырды» әти: «Улым, син барыбер рәссам булалмыйсың...»

Җитмеш дүртнең кышында мин Чаллыга ПТУга киттем.»  

 

Чиләбе чибәре

«Укып бетергәннән соң Аксубайга кайттым. Эшкә дә урнашкан идем, әмма минем сәях җанны зур юллар чакырды. Камаз төзергә чыгып киттем. Яшьлек каласы ич бу, таныштым бер кыз белән. Чиләбедән, татар кызы. Турысын ярып сөйли: «Татарстанга кияү эзләп килдем. Татар егетенә чыгам», – ди. Мин әзер, минәйтәм. «Башта әтиләргә кайтып күреник» – ди сылуым. Киттек Чиләбегә. Братларым: «Ботка пешсә, алдан хәбәр сал. Туйга хәстәрләнә торырбыз» дип озатып калдылар. Кәләшемнең әтисе сорауны кабыргасы белән куйды, кая торачаксыз, ди. Проблема юк, минәйтәм, башкалар кебек үк – тулай торакта. «Алай булмый, – ди абзаң. – Минем кызым тулай торакта яшәмәячәк» – ди. Мин һаман үземнекен бөгәм инде: «Соң алайса күчеп киләм, сезнең янда яшәрбез», – дим. Аңа да риза түгелләр вәт. «Бар, кайт. Фатир юнәлткәч килерсең», – дип озаттылар, кыскасы. «Берүзем кайтам» – дип абыйларга телеграмма салдым да, башны аска иеп кайтып киттем.

Чаллының кунакханәләр һәм тулай тораклар эксплуатациясе идарәсенә рәссам-бизәүче булып эшкә урнаштым. Бүлмә бирделәр. Чиләбе чибәре һаман икеле-микеле сөйләнә. Чыкмыйм әле, уйлыйм әле, ди. Ул елларда шундый гадәт бар иде: план үтәр өчен шәһәрдәге күп кенә кешене Камазга, заводка җибәрәләр иде. Камазда бер кыз белән танышып киттек. Уйлап-уйлап тордым, тагын бер кат уйладым да, дөнья матур, дөнья киң, кызлар да күп, минәйтәм. Башны алып, Чаллыдан ук чыгып киттем.

Әти әйтә: «Кая барасың?» – ди. Мине исә хыял чабудан бик еракка өстери. БАМга киттем, дим. Байкало-Амурская магистраль төзергә ягъни. «Анда салкын. Калынрак киен», – диде әти. Төрмәдә утырган, урман кискән кеше, белми әйтмәгән икән. Анда чынлап та үзәккә үтәрлек салкын иде...

 

«Әкият» Гафият

Безнең бабай – әтинең әтисе Аксубайда кибет тоткан. Колхозга кермәгән. Хөкүмәт өчен бер дә уңайлы кеше булмаган ул, кыскасы. Ахыры коточкыч гади: әти сугышта чакта, 1943 елны бабай өстеннән «анонимка» килә. Бабайны Чистай төрмәсендә кыйнап үтерәләр. Боларны әти соңыннан, сугыштан кайткач белешкән инде.

Әти егерме беренче елгы иде мәрхүм. Җиде класс белемле иде. Бабай аны район үзәгендә укыткан. Әтинең рәсем төшерүгә осталыгын, кулыннан эш килерен чамалаган инде ул, төплерәк белем алсын, дигәндер. Дөрес чамалаган бабай, улы чынлап та төшеп калганнардан түгел иде. Ундүрт яшьлек чагында ук яшен бер елга арттырып яздырган да вербовка белән Кавказга китеп барган. Юлда бик каты чирләгән. Үсмер малайны, үлсә шушында үләр дип, читтәрәк урнашкан ниндидер авылда, күрәсең, юньле бер гаиләдә калдырганнар. Ул гаиләнең зур бакчасы булган. Әтине шунда карга куарга куйганнар. Әти иртәдән кичкә кадәр карга куган һәм туйганчы карбыз ашаган да, Алланың рәхмәте белән терелгән. Терелгәч, килеп алганнар моны. Җиде класс белемле, бик матур яза – бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына. Гарәп хәрефләреннән кирилл язуына күчеп, халыклар бер көндә «хәреф танымас» булып калган, ликбез (ликвидация безграмотности) дигән матавык чоры бит бу. Шулай итеп безнең әти хезмәт юлын ундүрт яшендә мөгаллим булып – әби-бабайларга хәреф өйрәтүдән башлап җибәргән. Аннан Казанга кайткан. Мебель ясый торган фабрикада, хәзергечә әйткәндә, дизайнер булып эшләгән. Әти гомере буе җиһаз ясады. Якын-тирә авылларда кызлар безнең әти ясаган сандыклар белән кияүгә киттеләр, сабыйларның дөньяга күзе өрлекләрен безнең әти ясаган тәрәзәләргә багып ачылды, суны бурасын безнең әти бураган коедан эчтеләр...

Әти солдатка киткәч, шуны гына көткәндәй, Гитлер сугыш башлый. Артиллерист Гафиятулла җиңү язын Норвегиянед Осло шәһәрендә каршылый. Сугыштан соң аны Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Кайткач Загс башлыгы итеп эшкә алалар. Аннан милициядә эшли.

...Төрмәдән кайткач, әтине авыл мәктәбенә хезмәт укытучысы итеп чакыралар. Әти сүзгә кесәгә керми, җор телле, искитмәле матур сөйли иде. Безнең авылда интернат бар иде, күрше-тирә авыллардан балалар шунда яшәп укыдылар. Кичен ул балалар белән шөгыльләнергә кирәк. Менә шунда әтине билгеләгәннәр. Әти ул балаларга үзе укыган китапларын мавыктыргыч хикәят итеп сөйли иде. Тегеләр исә «Мең дә бер кичә»дәгечә, хикәятнең дәвамын белер өчен, кич җитеп, Гафиятулла абый килүен көтеп торалар икән. Холкы коры булса да, йөзе якты, шаян сүзле иде әтиебез. Күрешкән кешесен бер-бер кызык хәл сөйләп көлдерми калмый иде. «Әкият» Гафият дип йөртәләр иде аны.

 

Үзем беләм

Әти милициядә эшләгәндә тарантаста җилдереп йөри торган булган. Кесәсендә револьверы да йөргән. Авылдашлар ул эштән кайтканда «Гафиятулла кайта» дип итәк-чабуларын җыештырып тора торган булганнар ди. Уты-ялкыны үзе белән булган Гафиятулланың.

Шул чорда күрше авылларның берсеннән персидәтельне – чуаш кешесен төрмәгә җибәрәләр. Әллә ни гаебе дә булмаган ахры инде бичараның. Әлеге дә баягы шул холык дигән нәрсә... Кайсын кая чәчәргә, кайсын ничек урырга кирәген өйрәтеп теңкәсенә тигән район башлыгына: «Мин үзем беләм, бар...» дигән нибары. Менә сиңа вәт – сәяси җинаятьче! Моны Казанга, төрмәгә илтү эшен әтигә йөкләгәннәр. Хуп, Казанга барып җиткәннәр. Кичтән төнгә авышып килгән чак икән. «Знакум»ны төнгә каршы өтермәгә илтеп тапшыру яхшы түгел бит инде. Әтинең кайсыдыр таныш-белешләренә йортка кергәннәр. «Әйбәт кенә утырыйк, матур гына төн куныйк, иртән сине илтеп тапшырырмын» дигән әти. «Яхшы» дип ризалашкан чуаш абзый. Хуп, ятып йоклаганнар болар. Әти иртә белән торып караса – чуаштан җилләр искән, ди. «Политзаключенный»ны качырган өчен әтинең үзен төрмәгә тыгып куйганнар менә. Урман кискән, аннан поселениегә Волго-Дон каналы төзергә җибәргәннәр. Әни дә килгән, шунда яшәгәннәр. Рашат абыйм шунда туган минем. 

 

Леонардо «недовинченный»

БАМда суыктан куырылып, аннан Владивостокта, Татар бугазында балык тотып, аннан соң алтын эзләүчеләргә ияреп, чит якларда бәхет эзләп йөргән көннәрнең берсендә авылдан телеграм килеп төште. Апамның ире үлгән. Ике уйлап тормадым, почта китергән вертолетка ук утырдым да, кайтып киттем. Җизнине гүргә иңдерергә кайтып өлгердем, шөкер.

Өч көнлек бу гомерне ни дип читтә изаланып үткәрәм соң, дидем дә, кабат Чаллыда төпләндем. Шул ук эшкә алдылар мине – рәссам-бизәүче. Ул гына да түгел, бригадир иттеләр. Малай-шалай түгелмен, инде дөнья күреп кайткан, эш тә оештыра, сүз дә сөйли белә торган ир кешемен. Цехның комсомол оешмасы секретаре булып та куйдым тора-бара. Кыскасы, армиягә бик олылап озаттылар мине Чаллыдан. Цех начальнигы кырыну станогы бүләк итте хәтта.

Армиядә дә минем рәссам осталыгым бик ярап куйды. Ниндидер бер тантанага, генерал килүенә Брежнев сурәтен ясарга куштылар. Стенаның буеннан буена, унга алты метр зурлыгында ясадым мин моны шәп итеп. Кем эше бу, дип тел шартлаткан генерал. «Бар инде бездә бер Леонардо «недовинченный», дигәннәр. Шулай итеп, отпускка кайтып киттем.

Кабат армиягә китәр көнне классташның туе иде. Поездга барышлый гына кереп, котлап чыктым. Кердем дә, кәләшнең сеңлесен күрү белән аяк астында җир чайкалып куйды. Гөлия белән шулай таныштык...

 

Кеше пычрагында актарынганчы, якты коммунизм төзүең яхшы

Кайттым. Гөлияне таптым. Чаллыда КамПИда укый икән. Озакка сузмый, өйләнештек. Таңнар безнең өчен генә ата, йолдызлар безнең өчен генә яна кебек иде. Бик бәхетле идек. ...Беренче балабызны җирләдек. Аннан икенчесен... Гөлиягә табиблар: «Каннарыгыз туры килми, балагыз була алмый» дигәннәр. Анда – тискәре, миндә – уңай резус-факторлы кан икән. Нишлисең, язмыштыр, дидем. Ул вакытта ике бүлмәле фатирда яши идек инде. Аерылыйк, ләкин кешегә белгертмик, дидем. Мин Казанга укырга китәм, син монда кал. Үзеңә башка яр тап, бәхетле бул, дидем дә, яңа тормыш корырга чыгып киттем.

Казанда шундук рабфакка язылдым, тырышып укыдым. Университетның юрфагына кердем, тулай торакка урнаштым. Нидер сизенеп булса кирәк, авылдан әти килеп җиткән. Гөлия белән аерылганны аларга әйттем юк ич инде. «Нишлисең монда?» ди әти. Укырга кердем, минәйтәм, юрист булам, адвокат йә судья булам. Әти шунда әйтте: «Безнең эш түгел ул, улым», – диде. – Син йомшак күңелле. Судья да, адвокат та була алмыйсың син. Аннары безнең нәселгә килешә торган эш түгел бу. Син – рәссам... Кеше урын-җирендә чокынганчы, якты коммунизм төзүең хәерле...» Шулай итеп, научный коммунизм бүлегенә күчтем.

Беренче сентябрь көнне аудиториягә килеп кергән идем, бөтенесе аягүрә торып бастылар. Мине укытучы дип уйлады инде болар. Уйламаслыкмыни, мин бит төркемдәш егет-кызлардан унбер яшькә өлкәнрәк. Елмаеп баш кактым да, артка барып утырдым. Шунда бер кыз, йөземнән татарлыгымны абайлап булса кирәк: «Абый, монда утырыгыз», – дип урын күрсәтте. Теге чит илдән килгән студентлар «абый» сүзен каян белсен, исемем шулдыр дип уйлаганнар. Шул көннән миңа «Абый» кушаматы беректе дә куйды. 

Аерылдым да киттем түгел икән ул, Гөлиямне үлеп сагынам. Җай булу белән, матайга атланып Казан-Чаллы юлына таптыйм. Гөлиям өченчегә авырга узды. Казанга РКБга алып килдем хатынымны. Хәзер үк калса, бәлки баланы саклый алырбыз, диде табиблар. Калмыймы соң, сигез ай буе хастаханәдә ятты. Кояш җиргә аеруча ягымлы карый башлаган, түбәләрдән тамчы тамган, табигать яшәү ташкыныннан исергән язгы бер иртәдә улыбыз туды безнең.

 

Тырышкан табар

Улыбызга Булат дип исем куштык. Улым бар дип бөтен дөньяга кычкырасым килә! Күреп тә, сөеп тә туярлык түгел үзен. Тик мине университеттан җибәрмиләр, читтән торып укуга күчү җае һич юк. Мин Казанда укуда, Гөлиям белән улым – Чаллыда. Ничек тә булса аларны кайгыртырга, акча эшләргә кирәк. Университетның профкомында һәм китапханәсендә рәссам булып эшлим. Яңа ел бәйрәмнәре алданнан кибетләрне бизәп тә бераз акча юнәлтәм. Тегендә барып карыйм, монда барып бәреләм, дигәндәй. Шул арада спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табам, дзюдога йөрим.

Ходай язганы була бит ул, спортзалда бер вьетнам егете белән таныштым. Каратист бу, шактый әзерлекле спортчы. Минем дә дзюдо буенча әйбәт кенә осталыгым – нигез бар иде. Яңа танышым миңа дзюдо буенча үзе белгәннәрнең барысын да өйрәтте. Уйлаштык та, тәвәккәлләдек – тренировкалар оештырып җибәрдек. Урамда 1986 ел. Тәвәккәлләр һәр көчлеләр заманы иде урамда... Шөгыльләнергә студентлар да, җитди кешеләр – комсомол эшчеләре дә йөри башлады. Яхшы гына акча керә. Өстәвенә, төнлә такси булып та Казан урамнарын әйләнеп кайтам.

Җәй көне Үзбәкстанга барып, туйларны видеога төшереп акча эшләү ысулын да үзләштердем. Җомга туйлар төшерәм, шимбә-якшәмбе аларны монтажлыйм да, атна буе пистә чикләвеге җыеп сатам. Яшәргә тырыштым, кирәген табарга тырыштым. Тырышкан – табар, дип белми әйтмәгән ул татар.

 

Тәҗрибә

«Уңган-булган, фәлән-төгән дип мактыйлар инде мине дус-ишләр. Андый вакытта уйлап куям: минем абыйларым миннән ике тапкыр да, ун тапкыр да түгел, йөз тапкыр акыллырак иде. Алар турында китап язарлык. Урыннары оҗмахта булсын. Мин гаиләдә дүртенче бала булып, ике абыем белән апама энекәш булып туганмын.

Олы абыйем Рашат балачакта аягын имгәткән, чатан иде ул. Шуңадырмы кешедән кыенсынган кебек бераз бөкрәеп тә йөри иде. Төскә-биткә шундый чибәр үзе! Тешләре тип-тигез, күзләре зәңгәр, сары бөдрә чәчле. Анысы – безнең әни ягыннан. Абый безнең кебек урамда трай тибеп үсмәде, ялгызлык яратты, күп укыды. Клубка чыкса да, китапханәдән китап алыр өчен генә чыга иде. Китапханәдә абый укымаган китап, гәҗит-журнал калмагандыр. Өстәвенә, бәләкәй чакта ук «Наука и религия», «Знание – сила» кебек журналлар алдыра идек.

Рашат абый унынчы класстан соң, бакчачы, умартачы, агроном белгечлеге буенча белем алды, шул белгечлекләр буенча авылда эшләде. Мәктәптә физкабинет аның кулында иде. Җәен укытучы, кышын агроном булып эшлисем килә диләр бит. Минем Рашат абый шул хыялны чынга ашырган кеше инде. Бермазан үзе телескоп ясады ул. Аннан бомба ясады – шартламый, ләкин кеше үтерә торган бомба – түбән тавыш ешлыгы белән акылдан яздырыр дәрәҗәгә җиткерә торган. Аннан үз тәҗрибәләреннән үзе куркып булса кирәк, аларны ташлады һәм Чаллыга күчеп килде. Исәбе берәр мәктәптә эшләү иде кебек, ләкин ул гап-гади ут куючы-электрик булып эшкә урнашты. Җирдә тормыш яралу, галәм турында сәгатьләр буе сөйли ала торган, астрономиягә, биологиягә, фәнгә бөтен вөҗүде белән гашыйк гади ут куючы... Тәҗрибәләр яратты ул. Бу тормыш та аның өчен бары тәҗрибә мәйданы булгандыр. Тора-бара ул тәрҗибә гап-гади самогон аппаратына кайтып калды...» 

 

 

Адреналин – чирдән дәва

Тормышта барысы да майлагандай яхшы гына барса, яшәүнең ни кызыгы булыр иде... Кирәкми миңа андый тормыш.

Егерме ел элек, мин проректор булып эшләгәндә, кырыклап студентны җыйдым да Эльбрус тавына киттек. Чана шуарга. Шунда мин үземә, күңелемә ни кирәген аңладым...Табигать шулай яраткан: кешегә атнасына бер-ике көн ашамаска кирәк. Ике атнага бер көн сугышырга. Сугышта теш тә авыртмый, баш та авыртмый, дип сөйли иде әти. Чөнки гомерең гел кыл өстендә. Мин шуңа төшендем: адреналин – чирдән дәва. Кышын ул хисне тауларда чаңгы шуып алам, җәен – матайда йөреп. Шулардан адреналин алам һәм илһам эзлим.

Тоссыз аш тәмле булмый. Кешене Аллаһ Тәгалә шулай яраткан: адәм баласы ач торган, киек артыннан чапкан, ашарга эзләгән, тырышкан. Бу тормыш та орыш та кирәк, көрәш тә кирәк, куыш та кирәк. Тамагың туйгач, нишләп алар яна икән дип, йолдызларга карап утыру да кирәк. Тулыканлы тормыш өчен адреналин кирәк.

 

Оныкларым булсын иде

«Мөгаллим буларак, элекке белән бүгенге студентларны чагыштырганда... Элек төркемнең яртысы укый иде, бүген – өч-дүрт кеше. Мактанудан булмасын, минем лекцияләрдә чебен санап утырмыйлар, кызыклы алып барырга тырышам. Логика – катлаулы фән ул, аны аңлар өчен баш та, тырышлык та кирәк. Беренче тапкырдан бөтен курстан минем имтиханны якынча биш кеше бирә. Калганнар сөйрәлеп йөри, унышар тапкыр имтиханга килүчеләр бар. Хәзерге студентлардан иң акыллылар – математиклар, компьютер белгечләре. Алар уйлый белә әле. Ә иң наданнары – юристлар. Түләүле укый торган, властьта буласы килгән, үзләрен әллә кемгә санаган балалар килә инде бу бүлеккә, гадәттә.

Элек бездә журналистлар да укый иде, ул бүлек ябылды, ни кызганыч. Менә алар инде – иң югары дәрәҗә иде. Чөнки журналист булам дигән кеше китап укый...

Мантыйк фәне буенча татарча лекцияләр, әсбаплар әзерләгәндә белештем дә, шаккаттым. Әйтик, Әфганстанда мантыйк мәктәптә дүртенче класстан башлап укытыла икән. Бездә исә университетта гына...

Минем өчен беренче фәлсәфә китабы – каратэ, дзюдо – көрәш фәлсәфәсе  булды. Әмма гомеремә бер тапкыр да кешегә сукканым булмады. Аның кыйммәте дә шунда. Иң яхшы сугыш – син булдырмый калган сугыш ул.  Шәҗәрәмне ясатам менә. Миңа нәселем, тамырларым биреп калдырган һәм үзем яши-яши туплаган белемнәремне киләчәккә биреп калдырасым килә. Рәсем ясарга өйрәтер идем, мотоциклда йөрергә, каратэ серләренә, автомобиль йөртергә... Мин бит боларны оныкларыма биреп калдырырга тиеш. Аллаһ Тәгаләдән шуны сорыйм.”

 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

«Мәйдан» № 11, 2024 ел

Комментарийлар