Логотип «Мәйдан» журналы

ЧАЛ ГАЛИМ ХАТИРӘЛӘРЕ

Әнвәр ШӘРИПОВ.

Без тө­шеп кал­ма­дык...

 

Та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты бү­ле­ге­нә укыр­га кил­гән аби­ту­ри­ент­лар­га шак­тый җит­ди кон­курс үтеп чы­гар­га ту­ры кил­де. Без укыр­га кер­гән 1960 ел­ны бу бү­лек­кә бер урын­га биш ке­ше га­ри­за бир­гән иде. Шу­ңа кү­рә им­ти­хан­нар ба­ры­шын­да шак­тый ке­ше тө­шеп кал­ды, сту­дент бу­лу бә­хе­те­нә бик си­рәк­ләр ге­нә иреш­те: та­тар те­ле бү­ле­ге­нә бер груп­па гы­на – егер­ме биш ке­ше ге­нә ал­ды­лар. Уни­вер­си­тет­ка укыр­га ке­рү өчен дүрт им­ти­хан би­рер­гә ки­рәк иде. Мин алар­ның ике­сен биш­ле­гә (чит тел – ал­ман те­лен дә биш­ле­гә бир­дем, чөн­ки мәк­тәп­тә аны нык­лап өй­рән­гән идем), ике­сен – дүрт­ле­гә бир­дем. Шу­лай итеп, ми­ңа уни­вер­си­тет­ка (әле нин­ди­е­нә! – Ле­нин укы­ган уни­вер­си­тет­ка!) укыр­га ке­рү бә­хе­те на­сыйп бул­ды.

Уни­вер­си­тет­та мин өр-яңа дөнь­я­га эләк­тем. Ан­да Ра­вил Фәй­зул­лин, Ша­мил Ман­на­пов, Са­ли­сә Гә­рә­е­ва ке­бек яшь ша­гыйрь­ләр, Ким Са­дый­ков, Ле­нар Җа­ма­лет­ди­нов ке­бек ин­де тор­мыш тәҗ­ри­бә­се туп­ла­ган ке­ше­ләр бе­лән та­ныш­тым. Без­нең фа­куль­тет­та та­тар сту­дент­ла­ры­ның әдә­би-иҗат тү­гә­рә­ге оеш­ты. Аның уты­рыш­ла­ры ике ат­на­га бер тап­кыр бу­ла иде. Без ан­да үзе­без язып кил­гән ши­гырь-хи­кә­я­ләр­не укый һәм тик­ше­рә идек. Әсәр­лә­ре­без­дән «Ә­дә­би сүз» ди­гән сте­на га­зе­та­сы чы­га­ра идек. Ул га­зе­та­ның озын­лы­гы ко­ри­дор буе дүрт-биш метр­га җи­тә иде. Без икен­че курс­та укы­ган чак­та, иҗат тү­гә­рә­ге­нә Гә­рәй Рә­хим, Рөс­тәм Мин­га­ли­мов, ә соң­рак Мө­дәр­рис Әгъ­лә­мов, Зөл­фәт ке­бек яшь ша­гыйрь­ләр дә ки­леп ку­шыл­ды.

Без икен­че­ме-өчен­че­ме курс­лар­да укы­ган­да, бер­ва­кыт тү­гә­рәк­кә Баш­кортс­тан­да ту­ып үс­кән Ша­мил Мәх­мү­дов ди­гән ша­гыйрь дә йө­ри баш­ла­ды. Аның әдә­би псев­до­ни­мы – Ша­мил Анак иде. Ул ши­гырь­лә­рен яңа­ча, ори­ги­наль фи­кер­ләр бе­лән, ак ши­гырь итеп яза иде. Шул ягы бе­лән ул без­нең өчен үзе бер яңа­лык, бер сих­ри дөнья ке­бек бул­ды. Аның, әле ча­гыш­тыр­ма­ча яшь бу­лу­ы­на да ка­ра­мас­тан, ин­де Мәс­кәү дәү­ләт уни­вер­си­те­тын­да укып, аны тә­мам­ла­ган һәм, та­гын да га­җәб­рә­ге, ин­де Че­хос­ло­ва­ки­я­дә, Пра­га уни­вер­си­те­тын­да рус әдә­би­я­ты пред­ме­тын укы­тып кайт­кан бу­луы без­нең өчен, әле Ка­зан­нан баш­ка зур шә­һәр­ләр­не күр­мә­гән авыл ба­ла­ла­ры өчен, күк­тән төш­кән бер яңа­лык бу­лып то­ел­са, ә шун­дый та­лант­лы, дә­рә­җә­ле ке­ше­нең без­нең бе­лән ара­ла­шып йө­рүе ае­рым бер го­рур­лык хи­се дә уя­та иде. Шу­лай итеп, сту­дент ел­ла­рым әдә­би­ят-иҗат тү­гә­рә­ген­дә кат­на­шып, үза­ра фи­кер­лә­шеп, бә­хәс­лә­шеп, мәш ки­леп уз­ды.

1963–1964 ел­ның кыш­кы ка­ни­ку­лын­да без, Ра­вил Фәй­зул­лин бе­лән икәү, Ле­нинг­рад­ка бар­дык, ан­да­гы Эр­ми­таж һәм баш­ка ис­тә­лек­ле урын­нар бе­лән та­ныш­тык. Шун­нан кайт­кан­да үзе­без өчен план кор­дык: тиз ара­да ту­рист бу­лып, чит ил­ләр бе­лән та­ны­шып кай­тыр­га. Әк­рен­ләп сә­я­хәт өчен ак­ча туп­лый баш­ла­дык. Һәм Ра­вил 1964 ел­ның ав­гус­тын­да ук ин­де пу­тев­ка алып, Югос­ла­вия бу­ен­ча сә­я­хәт итеп кайт­ты. Мин дә озак­ка суз­ма­дым: ав­густ ахы­рын­да ук «Поль­ша – Че­хос­ло­ва­ки­я» марш­ру­ты бе­лән ту­рист­лык сә­я­хә­те­нә чы­гып кит­тем...

1965 ел­да уни­вер­си­тет­ны тә­мам­лап чык­тык. Төр­ле­без төр­ле як­ка та­рал­дык. Ми­нем Ка­зан­да ка­ла­сым кил­гән иде дә, әм­ма ни то­рыр­га уры­ным, ни эшем юк иде. Ка­зан­нан ки­тәр­гә те­лә­ми­чә, июль – ав­густ ай­ла­рын­да Ка­зан мех­чы­лар ком­би­на­ты­ның «Мо­ло­дая гвар­ди­я» ди­гән ла­ге­рен­да пи­о­нер­во­жа­тый бу­лып эш­лә­дем. Ике сме­на­да да ми­ңа бә­лә­кәй­ләр от­ря­ды ту­ры кил­де. Мин ул от­ряд­ны ур­ман буй­лап про­гул­ка­да да йөр­тә, хәт­та ерак тү­гел күл­гә су ке­рер­гә дә алып ба­ра идем. Шун­да, ми­нем от­ряд­та Па­вел исем­ле тү­гә­рәк ке­нә бер ма­лай бар иде. Ул шул­ка­дәр та­би­гый, эч­кер­сез ба­ла иде; бер­ва­кыт аның ба­шы ти­рә­сен­дә бал корт­ла­ры бө­те­ре­лә баш­ла­ды. Аның ку­лы бе­лән шул корт­лар­ны ни­чек кууы әле хә­зер дә ми­нем күз ал­дым­да то­ра. Бу ба­ла­лар бе­лән эш­лә­ве ми­ңа рә­хәт ке­нә иде; чөн­ки дис­цип­ли­на өчен кай­гы­ра­сы юк: алар ба­ры­сы да сүз­не тың­лый­лар. Шу­лай итеп, бу җәй­ге ка­ни­кул­ны мин бик рә­хәт итеп, ис­тә­лек­ле итеп уз­дыр­дым.

Ә көз җит­кәч, мин Би­ек­тау ра­йон ра­ди­о­сы ре­дак­то­ры бу­лып эш­кә ур­наш­тым. Дик­тор ва­зи­фа­сын да үзем алып бар­дым. Көн са­ен ра­йон­да­гы яңа­лык­лар ту­рын­да сөй­ли идем һәм хәт­та плас­тин­ка­лар­дан җыр­лар да тап­шы­ра идем. Мин ан­да 1965 ел­ның ав­гус­тын­нан но­ябрь ае­на ка­дәр эш­лә­дем. Ә но­ябрь­дә, Ок­тябрь бәй­рә­мен­нән соң, ми­не ар­ми­я­гә ал­ды­лар. Ар­ми­я­гә ки­тәр­гә по­вест­ка кил­гәч, мин баш­та Зәй-Ка­ра­тай­га кай­тып, инә­кәй­ләр бе­лән сау­бул­ла­шып кил­дем һәм хез­мәт­кә Би­ек­тау­дан ки­теп бар­дым.

 

Ле­нинг­рад­та яки «Бә­рәң­ге­гә тоз са­лыр­га оныт­кан­мын»

 

Г. Иб­ра­һи­мов исе­мен­дә­ге Тел, әдә­би­ят һәм та­рих инс­ти­ту­тын­да фән­ни хез­мәт­кәр бу­лып эш­лә­гән­дә мин бо­рын­гы та­тар әдә­би­я­ты бел­ге­че Ша­кир абый Аби­лов бе­лән бер бүл­мә­дә утыр­дым. Ике­без дә ар­хе­ог­ра­фик экс­пе­ди­ци­я­ләр ва­кы­тын­да та­был­ган кулъ­яз­ма ки­тап­лар­га тас­вир­ла­ма яза идек. Мо­ңа ка­дәр әле бер га­лим дә ку­лы­на ал­ма­ган әле­ге кулъ­яз­ма­лар­ны бе­рен­че бу­лып уку, алар­да­гы яз­ма­лар бе­лән бе­рен­че та­ны­шу үзе ге­нә дә нин­ди зур шат­лык! Ул кулъ­яз­ма­лар­да нин­ди ге­нә яңа әсәр­ләр, нин­ди ге­нә яңа мәгъ­лү­мат­лар бул­мый! Бу эш­нең, һич­шик­сез, үз ро­ман­ти­ка­сы бар, һәм аны ба­ры бо­рын­гы кулъ­яз­ма­лар­га га­шыйк, шу­лар­га тас­вир­ла­ма язу­чы ке­ше үзе ге­нә тоя ала иде.

Әм­ма ул кулъ­яз­ма­лар еш кы­на без бел­гән төр­ки­чә ге­нә тү­гел, ә га­рәп һәм фар­сы тел­лә­рен­дә дә языл­ган бу­ла. Га­рәп те­лен­дә­ге­лә­ре­нең нин­ди эч­тә­лек­тә икән­ле­ген сүз­лек­ләр яр­дә­мен­дә мин ачык­лый да, тас­вир­ла­ма да яза алам әле, чөн­ки уни­вер­си­тет­та укы­ган­да без­гә га­рәп те­ле дә­рес­лә­ре кер­гән иде, һәм без, сту­дент­лар, га­рәп те­ле ту­рын­да аз­мы-күп­ме бе­лем дә ал­ган идек. Ә ме­нә фар­сы те­ле дә­рес­лә­ре без­гә кер­мә­де, аның грам­ма­ти­ка­сы, лек­си­ка­сы бу­ен­ча ми­нем го­му­мән бе­ле­мем юк иде. Шу­ңа кү­рә инс­ти­тут­ның та­тар әдә­би­я­ты бү­ле­ге җи­тәк­че­се Нил абый Юзи­ев, фар­сы те­лен өй­рә­неп кай­тыр өчен, ми­не 1975 ел­да Ле­нинг­рад дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­ның Көн­чы­гыш тел­лә­ре фа­куль­те­ты­на, атак­лы про­фес­сор Габд­рах­ман ага Та­һир­җа­нов ка­ра­ма­гы­на ал­ты ай­га ста­жи­ров­ка­га җи­бәр­де. Аның бу га­мә­ле өчен мин Нил абый Юзи­ев­ка го­ме­рем буе рәх­мәт­ле бу­лып яшә­дем һәм хә­зер дә бик рәх­мәт­ле, чөн­ки мин Ле­нинг­рад­та чын мәгъ­нә­сен­дә зы­я­лы, ти­рән фи­кер­ле, ол­пат га­лим­нәр бе­лән та­ныш­тым, ал­ты ай гы­на бул­са да алар бе­лән ара­ла­шып яшә­дем. Бу, әл­бәт­тә, ми­нем өчен, мо­ңа ка­дәр Ка­зан­нан баш­ка зур фән үзәк­лә­рен күр­мә­гән авыл еге­те өчен, зур бә­хет һәм дә­рә­җә иде.

Шу­ны әй­тер­гә ки­рәк, ми­нем ста­жи­ров­ка­да бул­ган ва­кы­тым Ай­дар Юзи­ев, Ну­рия (Габ­де­лә­хәт кы­зы) Гә­рә­е­ва һәм та­гын бер­ни­чә сту­дент­ның Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­тын­да Көн­чы­гыш тел­лә­ре фа­куль­те­ты­ның га­рәп те­ле бү­ле­ген­дә укы­ган чак­ла­ры­на ту­ры кил­де, һәм мин алар бе­лән һәр­чак ара­ла­шып яшә­дем. Бу фа­куль­тет­та алар га­рәп те­лен нык­лап өй­рән­де­ләр һәм Ка­зан­га чын га­рәп те­ле бел­геч­лә­ре бу­лып кайт­ты­лар; Ка­зан га­лим­нә­ре алар­га сок­ла­нып һәм хөр­мәт бе­лән ка­рый­лар иде.

Ле­нинг­рад­та биш-ал­ты көн яшә­гәч, ниш­ләп­тер мин Ка­зан­ны, Та­тарс­тан­ны са­гы­на баш­ла­дым. Га­җәп бит: ме­нә ни­чә көн ин­де, ми­нем бер­кем бе­лән дә та­тар­ча сөй­ләш­кә­нем юк: ту­лай то­рак­та да, урам­да да – рус­ча. Рә­хәт­лә­неп үз те­лем­дә сөй­лә­шә­сем ки­лә баш­ла­ды. Лә­кин кем бе­лән сөй­лә­шер­гә? Якын-ти­рәм­дә та­тар­ча сөй­лә­шер­лек бер­кем дә юк. Шу­лай итеп мин эчем­нән ге­нә үз те­ле­без­не са­гы­нып, җир­сеп яши баш­ла­дым. Шу­лай эч­тән ге­нә ту­ган те­лем­не са­гы­нып йөр­гән бер көн­не, мин Не­ва прос­пек­тын­да­гы Тор­го­вый квар­тал­га кер­гән идем, шун­да икен­че кат­та йөр­гән чак­та, ки­нәт ха­лык ара­сын­нан сөй­лә­шә-сөй­лә­шә ике ха­тын үтеп кит­те. Шун­да бер­се­нең «Бә­рәң­ге­гә тоз са­лыр­га оныт­кан­мын», ‒ ди­гән сүз­лә­рен ише­теп кал­дым. И-и, рә­хәт тә бу­лып кит­те ин­де! Та­гын та­тар­ча­ны ише­тим әле дип, бе­раз арт­ла­рын­нан ия­реп тә бар­дым әле. Ан­нан, йә ми­не кү­реп алып, шик­лә­нә баш­лар­лар дип, алар­ны кү­зем бе­лән ге­нә оза­тып кал­дым.

Ми­ңа соң­рак бер­ни­чә тап­кыр Ле­нинг­рад­ның Көн­чы­гыш­ны өй­рә­нү инс­ти­ту­тын­да да бу­лыр­га ту­ры кил­де. Мин ан­да Га­рәп те­ле ка­би­не­ты мө­ди­ре Әнәс Ба­ки­е­вич Ха­ли­дов бе­лән та­ныш­тым. Әнәс Ба­ки­е­вич­ның әти­се (Ба­кый За­ки­ро­вич Ха­ли­дов) Бө­гел­мә шә­һә­рен­нән икән; ул кү­ре­нек­ле га­рәп те­ле бел­ге­че бу­ла һәм 1981 ел­да Таш­кент­та рус те­лен­дә 654 бит­тән тор­ган «У­чеб­ник арабс­ко­го язы­ка» ди­гән дә­рес­лек бас­ты­рып чы­га­ра. Бу ки­тап дис­тә ел­лар бу­е­на га­рәп те­лен өй­рә­нү өчен рус­ча чык­кан бер­дән­бер һәм иң по­пу­ляр дә­рес­лек бу­лып кил­де. Әнәс Ба­ки­е­вич бе­лән сөй­ләш­кән­дә мин үзем­нең Ле­ни­но­горск ра­йо­нын­нан икә­нем­не әйт­кәч, ул ми­не үзе­нең як­та­шы итеп тә ка­бул ит­те, инс­ти­тут­та­гы бо­рын­гы кулъ­яз­ма­лар һәм фән­ни әдә­би­ят бе­лән та­ны­шу­да ми­ңа ки­ңәш­ләр бир­де.

Ле­нинг­рад­та яшә­гән чак­та үзем ара­лаш­кан кай­бер га­лим­нәр ту­рын­да­гы фи­кер­лә­рем бе­лән ур­так­ла­ша­сым ки­лә.

 

Габд­рах­ман Та­һир улы Та­һир­җа­нов (1907–1983). Габд­рах­ман ага – та­тар хал­кы­ның кү­ре­нек­ле га­ли­ме, га­рәп, фар­сы, төр­ки әдә­би­ят­ла­ры та­ри­хы бел­ге­че. Ул иң элек фар­сы-та­җик әдә­би­я­ты һәм фар­сы­ча кулъ­яз­ма­лар бел­ге­че бу­ла­рак та­ны­ла. Ә соң­га та­ба ур­та га­сыр­лар Көн­чы­гыш ха­лык­ла­ры әдә­би­ят­ла­ры һәм, бе­рен­че чи­рат­та, та­тар әдә­би­я­ты та­ри­хы­ның зур бел­ге­че бу­лып ки­тә.

Аның тор­мыш юлы Габд­рах­ман ага­ның үзе яз­ган би­ог­ра­фи­я­сен­дә ту­лы ча­гы­ла; рус те­лен­дә языл­ган бу ис­тә­лек «Га­сыр­лар ава­зы» жур­на­лын­да ба­сы­лып чык­ты (2000 ел, № 1, 116-122 бит­ләр). Кыс­ка­ча гы­на аның би­ог­ра­фи­я­се­нә тук­та­лып алам.

Ул 1907 ел­ның 7 фев­ра­лен­дә Та­тарс­тан­ның Апас ра­йо­ны Мор­за­лар авы­лын­да ту­ган. Авыл­га «Мор­за­лар» исе­ме Габд­рах­ман ага шә­җә­рә­сен­дә си­ге­зен­че бу­ын бул­ган Ура­ки Мор­за исе­мен­нән алып би­рел­гән. Ура­ки Мор­за үз чо­ры­ның атак­лы гый­лем­ле ке­ше­се бул­ган; әле­ге гый­лем­ле­лек алар нә­се­лен­дә бу­ын­нан бу­ын­га кү­чеп кил­гән. Габд­рах­ман ага­ның ба­ба­сы Са­дыйк та бик бе­лем­ле ке­ше бул­ган. Ә Габд­рах­ман ага­ның әти­се үзе­нең эш­чән­ле­ге, ты­рыш­лы­гы бе­лән атак­лы бул­ган; ул авыл­да үзе­нә йорт, кла­до­вая, өч ат са­рае сал­ган, үз ко­е­сын бул­дыр­ган, зур гы­на яшел­чә бак­ча­сы утырт­кан. Ә кыш кө­не мәк­тәп­тә ба­ла­лар укыт­кан; аны авыл­да мө­ә­зин итеп сай­лап куй­ган­нар. Әти­сен­дә­ге ты­рыш­лык һәм эш­чән­лек улы Габд­рах­ман­га да күч­кән. Абый­сы­на ия­реп, ул дүрт яшь­тән алып мәд­рә­сә­дә укый баш­лый; укыр­га, язар­га өй­рә­нә; мон­да тө­рек те­лен өй­рә­нә баш­лый. Бу авыл мәд­рә­сә­сен­дә ул өч ел укый. 1914 ел­дан уку­ын күр­ше Ур­та Бал­тай мәд­рә­сә­сен­дә дә­вам итә, би­ре­дә га­рәп язу­ы­на тө­ше­нә. Буа мәд­рә­сә­сен тә­мам­лый. 1921 ел­да, ач­лык­тан ка­чып, Сор­мо­во­да кыш уз­дыр­ган­да һәм Мәс­кәү­гә тө­зе­леш­кә кит­кәч, рус те­ле бу­ен­ча бе­ле­мен ны­гы­та.

Со­ңын­нан эш эз­лә­гән­дә, Мәс­кәү, Ба­ку, Аш­ха­бад, Таш­кент­та бу­ла. Тө­зе­леш­тә га­ди эш­че, ан­нан поч­таль­он, ан­нан ки­тап­ха­нә­че бу­лып эш­ли. Бу ел­лар дә­ва­мын­да ва­кы­тын буш­ка уз­дыр­мый, үз­ле­ген­нән бе­лем ала. Ба­ку­га бә­хет эз­ләп бар­гач, азер­бай­җан егет­лә­рен­нән алар­ның ту­ган те­лен өй­рә­нә. Аш­ха­бад шә­һә­ре­нең ав­то­ма­ши­на­лар ре­монт­лау мас­терс­ко­ен­да эш­лә­гән­дә тө­рек­мән те­лен, ки­тап­ха­нә­гә эш­кә күч­кәч, үз­ле­ген­нән укып, тө­рек­мән әдә­би­я­тын үз­ләш­те­рә. Со­ци­аль ги­ги­е­на инс­ти­ту­ты­на эш­кә ча­кы­рыл­гач, тө­рек­мән авыл­ла­ры­на сә­фәр чы­га. Тө­рек­мән­нәр­нең мат­ди һәм ру­хи мә­дә­ни­я­те­нә, көн­кү­ре­ше­нә, го­реф-га­дәт­лә­ре­нә, мил­ли үзен­чә­лек­лә­ре­нә тө­ше­нә. Ул дәү­ләт бан­кы хез­мәт­кәр­лә­ре­нә тө­рек­мән­чә дә­рес би­рер­лек дә­рә­җә­дә җир­ле ха­лык те­лен өй­рән­гән. Үз­бәк те­лен тиз өй­рә­неп, Таш­кент­та ма­ши­на-трак­тор стан­ци­я­сен­дә рус­ча языл­ган инст­рук­ци­я­ләр­не үз­бәк­чә­гә тәр­җе­мә итә. Өч ел­дан рес­пуб­ли­ка­ның Җир эш­лә­ре бу­ен­ча ха­лык ко­мис­са­ри­а­тын­да рус­лар­га үз­бәк те­лен укы­та. Бу тел­ләр­не өй­рә­нү аңа со­ңын­нан Шә­рыкъ­ның күп га­сыр­лык әдә­би ми­ра­сы­на ач­кыч та­бар­га яр­дәм итә.

1927 ел­дан ул Ле­нинг­рад­та яши һәм эш­ли, га­рәп шигъ­ри­я­те те­о­ри­я­се бу­ен­ча дин бел­ге­че Му­са Би­ги­ев­тан дә­рес­ләр ала; аның кы­зы­на өй­лә­нә. Бу ел­лар­да ул шә­һәр­нең  Җә­мигъ мә­че­тен­дә иң ях­шы Коръ­ән уку­чы бу­ла.

1935 ел­да раб­фак­ның дүр­тен­че кур­сы­на укыр­га ке­рә, аны 1936 ел­да тә­мам­лый. 1937 ел­да, утыз яшен­дә, А. Жда­нов исе­мен­дә­ге Ле­нинг­рад дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­на фар­сы те­ле бү­ле­ге­нә им­ти­хан тап­шы­ру өчен ки­лә. Лә­кин ул ел­ны уни­вер­си­тет­ның фар­сы бү­ле­ге­нә сту­дент­лар ка­бул ител­ми, Габд­рах­ман ага га­рәп те­ле бү­ле­ген­дә га­рәп те­лен үз­ләш­те­рә баш­лый. Бер ел­дан, га­ри­за язып, үзе укыр­га те­лә­гән фар­сы бү­ле­ге­нә кү­чә. Бе­рен­че курс­ны тә­мам­ла­ган­да ака­де­мик И. Ю. Крач­ковс­кий­га (Коръ­ән­не рус­ча­га тәр­җе­мә итү­че) га­рәп те­лен­нән Га­рәп бү­ле­ге­нең ту­лы уни­вер­си­тет кур­сы өчен им­ти­хан, үз­ле­ген­нән әзер­лә­неп, берь­ю­лы 18 им­ти­хан һәм за­чет тап­шы­ра, һәм бе­рен­че курс­тан туп-ту­ры өчен­че курс­ка кү­че­ре­лә. Уни­вер­си­тет­та уку бе­лән бер үк ва­кыт­та хо­ре­ог­ра­фия учи­ли­ще­сын­да тө­рек­мән те­ле укы­та. Дип­лом язу өчен ул «Котб һәм аның «Хөс­рәү вә Ши­рин» әсә­ре» те­ма­сы­на алы­на, фән­ни җи­тәк­че­се – Көн­чы­гыш ил­лә­ре та­ри­хы, тел­лә­ре һәм мә­дә­ни­я­те­нең атак­лы бел­ге­че, СССР Фән­нәр ака­де­ми­я­се әгъ­за-кор­рес­пон­ден­ты, Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­ты про­фес­со­ры Е. Э. Бер­тельс (1890‒1957) бу­ла. Шу­лай итеп, Г. Та­һир­җа­нов СССР­да бе­рен­че бу­лып Котб поэ­ма­сын әдә­би план­да өй­рә­нә баш­лый, азер­бай­җан ша­гый­ре Ни­за­ми­ның (1141‒1209) «Хөс­рәү вә Ши­рин» әсә­рен Котб­ның шул ук исем­дә­ге поэ­ма­сы бе­лән ча­гыш­ты­ра. 1941 ел­да Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­тын кы­зыл дип­лом бе­лән тә­мам­лый.

Ва­тан су­гы­шы баш­лан­гач, аны Кы­зыл Ар­ми­я­нең юга­ры уку йор­ты­на укы­тыр­га җи­бә­рә­ләр, ул баш­та Мәс­кәү­дә, ан­нан Ка­зан­да фар­сы те­ле укы­та. Кү­зе на­чар кү­рүе ар­ка­сын­да аны ар­ми­я­гә ал­мый­лар. Ул Таш­кент­ка ки­тә һәм СССР Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нең Көн­чы­гыш­ны өй­рә­нү инс­ти­ту­ты­на ас­пи­ран­ту­ра­га укыр­га ке­рә (фән­ни җи­тәк­че­се атак­лы га­лим Е. Э. Бер­тельс бу­ла). 1946 ел­да Ле­нинг­рад­ка ки­лә һәм «Котб­ның «Хөс­рәү вә Ши­рин поэ­ма­сы» ди­гән те­ма­га кан­ди­дат­лык дис­сер­та­ци­я­се як­лый. Ле­нинг­рад­та баш­та Көн­чы­гыш­ны өй­рә­нү инс­ти­ту­тын­да, ан­нан Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­ты­ның Көн­чы­гыш тел­лә­ре фа­куль­те­тын­да фар­сы, тө­рек, га­рәп тел­лә­рен укы­та. 1969 ел­да «Ру­да­ки иҗа­ты» ди­гән те­ма­га док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­се як­лый. 1972 ел­да аңа про­фес­сор фән­ни дә­рә­җә­се би­ре­лә.

Габд­рах­ман ага Та­һир­җа­нов бар­лы­гы 90нан ар­тык фән­ни хез­мәт яз­ган, шу­лар­дан 54 хез­мә­те, шул исәп­тән биш ки­та­бы ба­сы­лып чык­кан. Күп ел­лар дә­ва­мын­да Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­ты­ның Көн­чы­гыш фа­куль­те­ты ки­тап­ха­нә­се­нең кулъ­яз­ма фонд­ла­рын өй­рә­нү бе­лән шө­гыль­лә­нә, шу­ның нә­ти­җә­се бу­ла­рак 1962 һәм 1967 ел­лар­да «Фар­сы-та­җик кулъ­яз­ма­ла­рын тас­вир­лау» ди­гән хез­мәт­лә­ре ба­сы­лып чы­га. 1979 ел­да аның Та­тарс­тан ки­тап нәш­ри­я­тын­да «Та­рих­тан – әдә­би­ят­ка» ди­гән мә­ка­лә­ләр җы­ен­ты­гы дөнья күр­де. Бу ки­тап ур­та га­сыр­лар та­тар әдә­би­я­тын өй­рә­нү өл­кә­се­нә яңа су­лыш өр­де, га­лим­нәр һәм җә­мә­гать­че­лек та­ра­фын­нан бик яра­тып ка­бул ител­де.

Мин­дә Габд­рах­ман ага­ның бер ха­ты сак­ла­на. Аның язы­лу та­ри­хы бо­лай. Ле­нинг­рад­та чак­та, бер­көн­не мин, Габд­рах­ман ага­ны ка­фед­ра­да оч­ра­та ал­ма­гач, Габ­де­рә­хим Утыз Имә­ни­нең саф фар­сы­ча яз­ган бер-ике ши­гы­рен та­тар­ча­га тәр­җе­мә итәр­гә дип (бу ту­ры­да аның бе­лән ал­дан сөй­ләш­кән идек), ул текст­лар­ны ка­фед­ра ла­бо­ран­ты Яна Алек­санд­ров­на­га кал­дыр­ган идем. Габд­рах­ман ага ми­ңа шу­лар ту­рын­да ме­нә нәр­сә­ләр яз­ды (хат га­рәп хә­реф­лә­ре бе­лән языл­ган):

«Хөр­мәт­ле Ән­вәр ип­тәш!

Сез­гә сә­лам­нә­рем вә до­га­ла­рым!

Сез җи­бәр­гән Габ­де­рә­хим Бол­га­ри ши­гырь­лә­рен Яна Алек­санд­ров­на күп­тән бир­гән иде. Аның чер­но­ви­гын күп­тән тәр­җе­мә итеп куй­ган идем, лә­кин ул ка­нә­гать­ле бул­ма­ды. Аның фар­сы­ча ши­гырь­лә­ре, әл­бәт­тә, бик ачык тү­гел. Сез кү­чер­гән­дә бул­ган ха­та­ла­ры да бар. Үзе­нең дә фи­кер­лә­ре ачык би­рел­мә­гән. Күп ке­нә­сен ча­ма­лар­га ту­ры ки­лә. Го­му­мән, аң­ла­еш­лы бул­ма­ды. Алар­ны уй­лап уты­рыр­га ва­кыт бул­ма­ды, эш­ләр бик күп бул­ды. Ни­һа­ять, рәт­ләп яз­дым ин­де. От­рыв­ка­лар ди­гә­не­гез – фар­сы ша­гыйрь­лә­рен­нән кү­чер­мә, алар­ны тәр­җе­мә кы­лып бул­ма­ды. Озак тот­кан­га га­фу итәр­сез.

Их­ти­рам бе­лән, Габд­рах­ман».

Бу хат ми­ңа Ле­нинг­рад­тан 1983 ел­ның 19 ап­ре­лен­дә са­лын­ган.

Мин ин­де со­ңын­нан да, Ле­нинг­рад­тан кайт­кан­нан соң да, ел­лар буе үзем­нең Габд­рах­ман ага Та­һир­җа­нов бе­лән та­ныш бу­лу­ы­ма го­рур­ла­нып яшә­дем. Габд­рах­ман ага 1983 ел­ның 18 де­каб­рен­дә ва­фат бул­ган һәм Ле­нинг­рад­ның Яңа Вол­хов мө­сел­ман зи­ра­тын­да җир­лән­гән икән.

 

Сер­гей Ни­ко­ла­е­вич Ива­нов (1922‒1999). Бу га­лим та­тар зы­я­лы­ла­ры­на ях­шы та­ныш: ул әдә­би­я­ты­быз­ның җәү­һәр­лә­ре – Кол Га­ли­нең «Кыйс­саи Йо­сыф», Йо­сыф Ба­ла­са­гу­ни­ның «Ко­тад­гу бе­лек», Габ­дул­ла Ту­кай­ның «Шү­рә­ле» поэ­ма­ла­рын рус­ча­га тәр­җе­мә ит­кән һәм рус тел­ле уку­чы­лар­га җит­кер­гән кү­ре­нек­ле тәр­җе­мә­че. Ә иң мө­һи­ме – ул бу әсәр­ләр­не ши­гырь бе­лән, зур сән­га­ти ки­мәл­дә тәр­җе­мә ит­те. Ул чын мәгъ­нә­сен­дә тәр­җе­мә­че-ша­гыйрь иде. Аның ту­рын­да­гы хез­мәт­ләр­дә, аның эш­чән­ле­ген ха­рак­тер­лап, бо­лай ди­е­лә: «А­ның тәр­җе­мә өл­кә­сен­дә­ге эш­чән­ле­ге, күп бел­геч­ләр­нең фи­ке­рен­чә, тюр­ко­ло­гия фә­нен­дә дә, рус фә­не һәм мә­дә­ни­я­тен­дә дә тиң­дә­ше бул­ма­ган бер кү­ре­неш. Тәр­җе­мә­че-ша­гыйрь бу­ла­рак, ул үз ал­ды­на шун­дый мак­сат куя: төр­ки те­лен­дә­ге клас­сик поэ­зия әсәр­лә­ре­нең эч­тә­ле­ген, ру­хын, кат­лау­лы об­раз­ла­рын, ча­гыш­ты­ру-ме­та­фо­ра­ла­рын, сүз уй­на­ту­ла­рын, жанр үзен­чә­лек­лә­рен сак­лап тәр­җе­мә итәр­гә, мо­ның  өчен рус те­ле­нең бар­лык мөм­кин­лек­лә­рен фай­да­ла­ныр­га! Ул тәр­җе­мә­че ге­нә тү­гел, ә шигъ­ри текст­ның эч­тә­ле­ге бе­лән поэ­тик су­рәт­ләү ча­ра­ла­ры­ның  ор­га­ник бер­дәм­ле­ген аң­ла­тып би­рү­че дә иде».

Сер­гей Ни­ко­ла­е­вич күп ел­лар бу­е­на Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­ты­ның төр­ки тел­ләр ка­фед­ра­сын җи­тәк­лә­де. Мин, ста­жер бу­ла­рак, уни­вер­си­тет­ның иран тел­лә­ре ка­фед­ра­сы­на бер­ке­тел­гән бул­сам да, күр­ше­дә ге­нә бул­ган төр­ки тел­ләр ка­фед­ра­сы мө­ди­ре Сер­гей Ни­ко­ла­е­вич бе­лән дә та­ны­шып ал­дым. Ул үзе дә ми­нем бе­лән, Ка­зан­нан кил­гән ке­ше бу­ла­рак, кы­зык­сын­ды, Ка­зан­да­гы хәл­ләр, га­лим­нәр ту­рын­да со­раш­ты. Шу­шы ал­ты ай дә­ва­мын­да без аның бе­лән шак­тый еш оч­раш­тык. Ул ми­ңа ки­ңәш­ләр дә би­рә иде. Аның ми­ңа әйт­кән бер сү­зен мин го­ме­рем буе ис­тә то­тып яшә­дем. Ул ми­ңа бо­лай ди­де: «Жизнь прев­рат­на, Ан­вар Маг­да­ну­ро­вич! Пос­та­рай­тесь быст­рее за­щи­тить дис­сер­та­цию. Не дай Бог, что вне­сут из­ме­не­ния в по­ло­же­ние о за­щи­те дис­сер­та­ци­и». Ми­нем өчен бу ал­тын сүз­ләр иде.

Ка­зан­га мин аның ту­рын­да иң җы­лы хис­ләр бе­лән кай­тып кит­тем. Бер­ни­чә ел Ка­зан­да яшә­гән­нән соң, Ала­бу­га­га кү­че­неп, пе­динс­ти­тут­та укы­та баш­ла­дым. Шак­тый ел­лар уз­ды, мин Ле­нинг­рад­та­гы фән­ни тор­мыш­ны са­гы­нып яшә­дем һәм бер­ва­кыт док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­се язар­га җы­е­на баш­ла­дым. Аны язу өчен 1986 ел­да инс­ти­тут­тан өч ай­лык «фән­ни от­пуск» алу­га иреш­тем; ми­не бер ай­га Ле­нинг­рад­ка фән­ни ко­ман­ди­ров­ка­га җи­бә­рү­лә­рен со­рап га­ри­за яз­дым. Бу ту­ры­да Сер­гей Ни­ко­ла­е­вич­ка хә­бәр ит­тем. Ул ми­ңа бо­лай дип җа­вап кай­тар­ды: (хат кыс­кар­ты­лып ки­те­ре­лә): «Доб­рый день, Ан­вар Маг­да­ну­ро­вич! Те­ма Ва­шей док­торс­кой ра­бо­ты очень дос­той­на, и Вам, ко­неч­но же, нуж­но энер­гич­но ра­бо­тать над ней. При­ез­жай­те в Ле­нинг­рад. Ес­ли Вы за­хо­ти­те, то при­ко­ман­ди­ро­вать­ся мож­но и к ка­фед­ре тюркс­кой фи­ло­ло­гии. При­ми­те мои са­мые доб­рые по­же­ла­ния здо­ровья и ус­пе­хов. С ува­же­ни­ем, С.Н. 5/IX-86».

Мин Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­ты рек­то­ры исе­ме­нә ми­не Төр­ки тел­ләр ка­фед­ра­сы­на бер­ке­тү­лә­рен со­рап хат яз­дым. Сер­гей Ни­ко­ла­е­вич­ның икен­че ха­ты шул ту­ры­да иде. Ме­нә ул: «До­ро­гой Ан­вар Маг­да­ну­ро­вич! Ва­ше пись­мо на имя рек­то­ра бы­ло по­лу­че­но, и я на нем пос­та­вил со­от­ветст­ву­ю­щую по­мет­ку о мо­ем сог­ла­сии. Вы долж­ны бы­ли бы уже по­лу­чить от­вет. Я на­ве­ду сп­рав­ки у нас в де­ка­на­те – ког­да был пос­лан от­вет. При­ез­жай­те, здесь на мес­те все ула­дит­ся. Все­го Вам доб­ро­го! Ваш С.Н. 15/XI – 86».

Шу­лай итеп, Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­тын­да ко­ман­ди­ров­ка­да бул­ган чак­лар­да ми­ңа юл күр­сә­тү­че ке­ше С. Н. Ива­нов бул­ды. Мин аның бе­лән еш ара­ла­шып, ки­нә­шеп яшә­дем. Ми­ңа бит әле мо­ңа ка­дәр бер­кем дә өй­рән­мә­гән те­ма бу­ен­ча ма­те­ри­ал­лар җы­еп, яңа фән­ни хез­мәт язар­га ки­рәк иде. Ә аңа ни­чек то­ты­ныр­га, нин­ди чы­га­нак­лар­ны үз­ләш­те­рер­гә? Ме­нә шун­да С. Н. Ива­нов ми­ңа зур та­я­ныч бул­ды, ми­ңа юнә­леш күр­сәт­те: яр­дәм итү йө­зен­нән, үзе җи­тәк­че­лек ит­кән ка­фед­ра­да ми­нем док­тор­лык дис­сер­та­ци­ям­нең план-прос­пек­тын тик­ше­рү­не, фи­кер алы­шу­ны оеш­тыр­ды. Бу ми­ңа зур фай­да бул­ды: тик­ше­рү ва­кы­тын­да ка­фед­ра га­лим­нә­ре ми­ңа шак­тый гы­на кыйм­мәт­ле ки­ңәш­ләр бир­де­ләр. Мин Сер­гей Ни­ко­ла­е­вич­ка их­лас­тан зур рәх­мәт әйт­тем; Чал­лы­га кайт­кач яз­ган ха­тым­да да аңа рәх­мә­тем­не бел­дер­дем. Ул ми­ңа бо­лай дип җа­вап кай­тар­ды: «Доб­рый день, Ан­вар Маг­да­ну­ро­вич! Рад, что Вы ув­ле­чен­но ра­бо­та­е­те, и что об­суж­де­ние при­нес­ло Вам поль­зу. Ког­да нуж­но бу­дет, при­ез­жай­те опять... Же­лаю Вам ус­пе­хов. Ваш С.Н. 20/IX-87».

Сер­гей Ни­ко­ла­е­вич ми­нем док­тор­лык дис­сер­та­ци­ям­не тиз­рәк як­ла­тыр­га ты­ры­ша иде. Мин аңа, аның иге­лек­ле ки­ңәш­лә­ре өчен, әле­ге хез­мә­тем­не як­ла­ган­чы да, як­ла­гач та ‒ го­мер буе рәх­мәт­ле бу­лып, аның бе­лән якын­нан та­ныш бу­лу­ы­ма ку­а­нып яшә­дем.

 

Алек­сандр Ни­ко­ла­е­вич Бол­ды­рев (1909–1993) Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­ты­ның иран тел­лә­ре ка­фед­ра­сы мө­ди­ре иде. Га­җә­еп ке­ше­лек­ле, яр­дәм­чел га­лим иде ул. Мин, аңар­дан рөх­сәт алып, бер­ни­чә тап­кыр аның «И­ран тел­лә­ре бе­ле­ме­нә ке­реш» («В­ве­де­ние в иранс­кое язы­коз­на­ни­е») ди­гән дә­рес­лә­ре­нә ке­реп утыр­дым. Га­җә­еп лек­тор иде ул. Лек­ци­я­ләр­не бик кы­зык­лы, ма­вык­тыр­гыч итеп, тел та­ри­хы­на ка­ра­ган күп­төр­ле мәгъ­лү­мат­лар ки­те­реп, ае­рым шә­хес­ләр, ис­тә­лек­ләр бе­лән бәй­ләп, ачык итеп, тәм­ләп сөй­ли иде. Мин аның киң эру­ди­ци­я­се­нә сок­ла­нып, дөнь­ям­ны оны­тып тың­лап уты­ра идем. Ул док­тор­лык дис­сер­та­ци­ям­нең те­ма­сы бе­лән дә кы­зык­сын­ды, ми­ңа нин­ди чы­га­нак­лар­дан фай­да­ла­ныр­га ки­рәк­ле­ге ха­кын­да ки­ңәш­ләр бир­де.

А. Н. Бол­ды­рев­ның мин­дә бер ха­ты сак­ла­на. Ул ан­да бо­лай яза: «До­ро­гой то­ва­рищ Ша­ри­пов! Боль­шое спа­си­бо за книж­ку (мин аңа 1986 ел­да үзем чы­гар­ган «Габ­де­рә­хим Утыз Имә­ни. Ши­гырь­ләр, поэ­ма­лар» ки­та­бын җи­бәр­гән идем) и за лю­без­ное пись­мо. При­ят­но ви­деть, как хо­ро­шо уме­ют те­перь из­да­вать в Ка­за­ни. Но преж­де все­го, хо­чет­ся позд­ра­вить Вас с за­вер­ше­ни­ем боль­шо­го и нуж­но­го тру­да. Из­да­ние про­из­ве­де­ний Утыз Имя­ни – зна­чи­тель­ный вк­лад в изу­че­ние куль­ту­ры та­тарс­ко­го на­ро­да, за­пол­не­ние су­щест­вен­но­го про­бе­ла. Нас­коль­ко мо­гу су­дить, ра­бо­та вы­пол­не­на на вы­со­ком фи­ло­ло­ги­чес­ком уров­не. Как жал­ко, что не до­жил до этой кни­ги наш  не­заб­вен­ный Аб­ду­рах­ман Та­ги­ро­вич! На­вер­ное, он по­ра­до­вал­ся.

Же­лаю даль­ней­ших твор­чес­ких ус­пе­хов! А. Бол­ды­рев. 12. XI. 86».

Алек­сандр Ни­ко­ла­е­вич бе­лән һәр оч­раш­кан һәм сөй­ләш­кән чак­та үзем­не аңар­дан зы­я­лы­лык һәм ол­пат­лык дә­ре­се ал­ган ке­бек тоя идем.

 

Ми­ха­ил Ни­ко­ла­е­вич Бо­го­лю­бов (1918–2010). Ул иран тел­лә­ре­нең зур бел­ге­че иде. 1981–1991 ел­лар­да Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­ты­ның иран фи­ло­ло­ги­я­се ка­фед­ра­сы мө­ди­ре, ә 1960–1995 ел­лар­да (35 ел!) Көн­чы­гыш тел­лә­ре фа­куль­те­ты де­ка­ны бу­лып эш­лә­де. 1966 ел­ның 1 ию­лен­дә СССР Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нең Тел һәм әдә­би­ят бү­ле­ге­нә әгъ­за-кор­рес­пон­дент итеп, ә 1990 ел­ның 15 де­каб­рен­дә СССР Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нең Тел һәм әдә­би­ят бү­ле­ге­нә ака­де­мик итеп сай­лан­ды.

Әй­тер­гә ки­рәк, Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­ты­ның Көн­чы­гыш тел­лә­ре фа­куль­те­ты­ның үзе­нең зур та­ри­хы бар. Ул без­нең иле­без­дә ге­нә тү­гел, ә дөнья кү­лә­мен­дә Көн­чы­гыш тел­лә­рен өй­рә­нү­нең зур бер фән­ни үзә­ге бу­лып са­на­ла. Ул 1703 ел­да ук ачы­ла. Ан­да бө­тен ха­лы­ка­ра кү­ләм­дә та­ныл­ган ти­рән фи­кер ия­лә­ре, зур га­лим­нәр эш­ли.

Ми­ха­ил Ни­ко­ла­е­вич Ле­нинг­рад уни­вер­си­те­ты­ның әнә шун­дый зур та­рих­лы фа­куль­те­ты­ның де­ка­ны, ягъ­ни «ху­җа­сы» бу­лып эш­лә­де. Аның үзе­нең бер­ни­чә урын­ба­са­ры бар иде. Мә­сә­лән, ан­да ко­ман­ди­ров­ка­да бул­ган­да ми­нем яшәү, ягъ­ни то­рак мәсь­ә­лә­сен Ми­ха­ил Ни­ко­ла­е­вич­ның то­рак-көн­кү­реш мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­са­ры хәл ит­те, аның бу­ен­ча ми­ңа де­кан­ның үзе­нә ке­реп то­ру­ым да ки­рәк бул­ма­ды.

Ми­ха­ил Ни­ко­ла­е­вич озын буй­лы, мә­һа­бәт, сок­лан­гыч бер зы­я­лы ке­ше, ин­тел­ли­гент­лык үр­нә­ге иде. Йөр­гән­дә дә ул үзен бик төз һәм го­рур то­та. Ми­нем үз го­ме­рем­дә ни­ка­дәр озын буй­лы ир-ат­лар­ны оч­рат­ка­ным бул­ды, ә Ми­ха­ил Ни­ко­ла­е­вич ке­бек зат­лы, го­рур, сок­лан­гыч баш­ка ке­ше­не күр­гә­нем бул­ма­ды. Җы­е­лыш­лар­да да аның пре­зи­диум­да ни­чек утыр­га­нын күр­сә­гез, сок­лан­мый ка­ла ал­мас иде­гез. Бер­ва­кыт ми­ңа аның бе­лән бер­гә эс­ка­ла­тор­да мет­ро­га тө­шәр­гә ту­ры кил­де. Тө­шеп җит­кәч, мин бер як­та­гы по­езд­га уты­рыр­га кит­тем, ул икен­че як­та­гы по­езд­га юнәл­де. Шун­да мин аның мет­ро по­ез­ды­на уты­рып ки­тү­ен сок­ла­нып ка­рап тор­ган идем.

Ул без­нең про­фес­сор Габд­рах­ман ага Та­һир­җа­нов­ны бик хөр­мәт итә иде. Үзе­нең шул хөр­мә­тен бел­де­реп, ул «Как че­ло­век, как уче­ный Аб­ду­рах­ман Та­ги­ро­вич уни­ка­лен» ди­гән мә­ка­лә яз­ды һәм аны «Га­сыр­лар ава­зы» жур­на­лын­да бас­тыр­ды («Э­хо ве­ков», 2000, № 1/2. – 115 -116 бб.). Бу мә­ка­лә­дә М. Н. Бо­го­лю­бов Габд­рах­ман ага ту­рын­да бо­лай яза: «По при­ро­де Аб­ду­рах­ман Та­ги­ро­вич был на­де­лен тру­до­лю­би­ем, не­ор­ди­нар­ным умом, ск­ром­ностью и тер­пе­ни­ем, доб­ро­той и от­зыв­чи­востью. Это был жиз­не­ра­дост­ный че­ло­век с твер­дым и неп­рек­лон­ным ха­рак­те­ром. Он не­из­мен­но  сле­до­вал ко­дек­су ст­ро­гих нравст­вен­ных пра­вил, вы­ра­бо­тан­но­му им са­мим. Од­ним он ка­зал­ся ар­ха­ич­ным, дру­гие по­чи­та­ли его как при­мер».

Ми­ха­ил Ни­ко­ла­е­вич ми­нем кү­ңе­ле­мә го­мер бу­е­на сок­лан­гыч ке­ше бу­лып ке­реп кал­ды.

Ле­нинг­рад­та та­ныш­кан га­лим­нәр, зы­я­лы­лар бе­лән мин го­ме­рем буе го­рур­ла­нып һәм элем­тә­дә бу­лыр­га ты­ры­шып яшә­дем. Ле­нинг­рад ис­тә­лек­лә­ре хәт­та әле бү­ген дә ми­нем кү­ңе­ле­мә җы­лы­лык би­реп то­ра.

 

Ял­гыш­тым шул...

 

Ха­та­лар­ны күп яса­дым мин тор­мыш­та. Эре­ле-вак­лы ха­та­ла­рым күп бул­ды. Алар­ның кү­бе­се ми­нем тор­мыш­та тәҗ­ри­бә­сез­ле­гем һәм үз ал­ды­ма олы мак­сат ку­еп яшә­мә­вем ар­ка­сын­да ясал­ды.

Тор­мы­шым­да­гы иң зур һәм со­ңын­нан тис­кә­ре нә­ти­җә­лә­ре иң күп бул­ган ха­там – ми­нем үз те­лә­гем бе­лән Ка­зан­ны, әдә­би­ят һәм фән дөнь­я­сын таш­лап, про­вин­ци­я­гә ки­теп ба­ру­ым бул­ды. Баш­ка­ла­да яшәү­нең ка­де­рен бел­мә­гән­мен. 1978 ел­да, ИЯ­ЛИ­не таш­лап, Ала­бу­га пе­динс­ти­ту­ты­на эш­кә кү­чеп кит­тем. Нил Га­фу­ро­вич Юзи­ев ми­не ни­ка­дәр, ай­лар бу­е­на кит­мәс­кә үгет­лә­де, ә мин һа­ман үзем­не­кен­дә тор­дым: «Ки­тәм!» – ди­дем. Нин­ди ки­ре­лек бул­ган­дыр мин­дә ул чак­та, аны мин хә­зер­гә ка­дәр аң­лый да, аң­ла­та да ал­мыйм. «Ка­зан­нан баш­ка да дөнь­я­да тор­мыш бар бит әле. Ни­гә Ка­зан­нан баш­ка яшәп ка­ра­мас­ка?» – дип уй­ла­дым мин ул чак­та. Ә ул уй ха­та бул­ган икән. Мин бит Ка­зан­нан нәкъ ме­нә фән дөнь­я­сын­да зур эш­ләр баш­ка­ра алыр­лык чак­та, нәкъ ме­нә фән ке­ше­се бу­лып өл­ге­реп, фор­ма­ла­шып җит­кән ва­кыт­та ки­теп бар­дым. Һәм баш­ка­ла­дан кит­кәч, мин Ка­зан тор­мы­шын­нан бик күп­кә ваг­рак, фән­нән бик ерак проб­ле­ма­лар, га­мәл­ләр бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә мәҗ­бүр бул­дым. Про­вин­ци­я­дә ин­де мин фән бе­лән шө­гыль­лә­нә ал­ма­дым, ми­не баш­ка мә­шә­кать­ләр чол­гап ал­ды...

Ка­зан­нан ки­тү­ем бо­лай бул­ды. 1978 ел­ның кө­зе иде ул. Мин Ка­зан­да Та­тарс­тан ура­мы бе­лән Ту­кай ура­мы ча­тын­да ба­сып то­рам. Яң­гыр ява. Аяк ас­ты пыч­рак, хәт­та бо­тин­ка­га элә­гә (ул ва­кыт­та әле Ка­зан­да шә­һәр­не чис­та то­ту ту­рын­да бик уй­ла­мый­лар иде). Бер ты­ныч­лык та юк: бер­тук­тау­сыз ма­ши­на­лар ча­ба, ты­рыл­дап трам­вай узып ки­тә. Ул чак­та мин Ка­зан уни­вер­си­те­ты­ның ас­пи­рант­лар яши тор­ган ту­лай то­ра­гын­да бер бүл­мә­дә ку­нып яши идем. Әм­ма ко­мен­дант ки­тәр­гә ку­ша, чөн­ки мин ин­де ас­пи­рант тү­гел, ә Фән­нәр ака­де­ми­я­сен­дә, Г. Иб­ра­һи­мов исе­мен­дә­ге Тел, әдә­би­ят һәм та­рих инс­ти­ту­тын­да фән­ни хез­мәт­кәр бу­лып эш­лим. Үзе­мә квар­тир эз­лим. Әм­ма әле та­бып бул­мый. Мин ин­де бе­рен­че ха­ты­ным­нан ае­рыл­ган (без Гөл­шат бе­лән шә­һәр ЗАГ­Сы­на ба­рып, га­ри­за би­реп ае­ры­лыш­тык). Яңа га­и­лә ко­рыр өчен ке­шем – йөр­гән кы­зым да юк. Ан­нан мин Ка­зан кыз­ла­ры­на бик ыша­нып та җит­мим... Та­я­ныр ке­шем дә юк. Һәм шул чак­та мин нык­лы ка­рар­га кил­дем: «И-и, ни­гә соң әле мин мон­да җә­фа чи­геп яшәп ятам. Ка­зан­нан баш­ка җир­дә дә тор­мыш бар­дыр бит. Ки­тәр­гә ки­рәк ми­ңа бу Ка­зан­нан...» Ка­зан­нан чит­тә мин өр-яңа тор­мыш баш­лап җи­бә­рәм ке­бек то­ел­ды ми­ңа.

Һәм әк­рен­ләп үзем­нең шул ка­ра­рым­ны тор­мыш­ка ашы­ра баш­ла­дым.

Бер көн­не (но­ябрь ае иде) мин эш­ли тор­ган инс­ти­тут­та­гы фән­ни кон­фе­рен­ци­я­дә Ала­бу­га пе­да­го­гия инс­ти­ту­ты­ның рек­то­ры Тәл­гат Нә­би­е­вич Га­лиул­лин чы­гыш яса­ды. Тә­нә­фес­кә чык­кач, мин аның яны­на бар­дым һәм аңар­дан: «Сез­дә бе­рәр төр­ле эш бул­мас­мы?» – дип со­ра­дым. Ул ми­не бе­раз бе­лә иде. «Әй­дә, кил! Та­тар әдә­би­я­ты бу­ен­ча өл­кән укы­ту­чы уры­ны бар», ‒ ди­де. «У­ку елы баш­лан­ды бит ин­де. Чын­лап та, сә­гать­ләр бу­лыр­мы соң?» – ди­гән­гә, ул: «Бу­лыр. Бу­лыр. Та­бар­быз», ‒ дип җа­вап бир­де. Тү­ләү ягы да ярый­сы гы­на икән. Ка­зан­да ке­че фән­ни хез­мәт­кәр бу­лып эш­ләү­че ми­не аның ак­ча­сы да кы­зык­сын­ды­ра иде, әл­бәт­тә. Һәм мин Тәл­гат Нә­би­е­вич­ка: «Я­рар, алай­са, мин шу­шы ара­да мон­да­гы эш­тән чы­гам да сез­гә ки­ләм», ‒ ди­дем.

Һәм шу­лай эш­лә­дем дә. Икен­че көн­не үк мин эш­тән ки­тәр­гә дип га­ри­за язып, инс­ти­тут­ның үзем эш­ли тор­ган та­тар әдә­би­я­ты сек­то­ры җи­тәк­че­се Нил Га­фу­ро­вич Юзи­ев яны­на кер­дем. Нил абый мо­ңа бик га­җәп­лән­де. Мин аңар­га ки­тү­ем­нең сә­бә­бе итеп үзем­нең то­рыр уры­ным да юк­лы­гын әйт­тем. Ул, әл­бәт­тә, мо­ны бе­лә иде, әм­ма ми­ңа яр­дәм итә ал­мый иде, чөн­ки ул ел­лар­да Ка­зан­да квар­тир мәсь­ә­лә­се бик авыр, ми­нем ке­бек яшәү өчен бер поч­ма­гы да бул­ма­ган ке­ше­ләр шак­тый иде. Ул ми­нем га­ри­за­ма кул куй­ма­ды. Мин аңар­га үзем­нең Тәл­гат Нә­би­е­вич бе­лән сөй­ләш­кә­нем­не һәм аның ми­не Ала­бу­га­га ча­кыр­га­нын да әйт­тем. Әм­ма Нил абый ба­ры­бер кул куй­ма­ды: «Бе­раз уй­ла әле. Дө­рес эш­ли­сең­ме син?» – ди­де. Ә ми­нем ин­де ул чак­та әл­лә ни нык­лап уй­лап то­ра­сым да кил­мә­де: «Ча­кы­ра­лар икән, ба­рыр­га ки­рәк. Һәр­хәл­дә, ан­да Ка­зан­да­гы­га ка­ра­ган­да әй­бәт­рәк бу­ла­чак», ‒ дип уй­ла­дым. Бер-ике көн уз­гач, мин га­ри­за то­тып та­гын аның яны­на кер­дем. Ми­нем кү­ңе­лем ин­де әле үзем бел­мә­гән Ала­бу­га­да йө­зә иде. Бу юлы да Нил абый га­ри­за­ма кул куй­ма­ды: аның ми­не җи­бә­рә­се кил­ми иде. Шу­лай бер ай­га якын ва­кыт үт­те. Нил абый кул куй­мый да куй­мый. Ин­де ниш­ләр­гә? Ми­нем мон­да­гы эш­тән дә кү­ңе­лем кайт­ты. Шу­лай кат-кат бер үк со­рау бе­лән яны­на кер­гәч, бер­көн­не Нил абый ми­ңа: «Я­рар ин­де алай­са. Үзең те­лә­гәч, мин ниш­ли алам», ‒ ди­де дә га­ри­за­ма кул куй­ды.

Лә­кин мин ял­гыш­тым: мин зур өмет­ләр баг­ла­ган ке­шем (бе­рен­че мә­хәб­бә­тем тү­гел!) ми­не аң­лый да ал­мый тор­ган, ми­нем бе­лән нор­маль га­и­лә ко­рыр­га те­лә­ге дә бул­ма­ган ке­ше бу­лып чык­ты. Чөн­ки ул үзе баш­ка егет­кә га­шыйк бу­лып, гел шу­ның ту­рын­да гы­на уй­ла­нып яшәү­че ке­ше бу­лып чык­ты. Хә­зер уй­лыйм-уй­лыйм да, шун­дый нә­ти­җә­гә ки­ләм: ми­нем Ка­зан­нан ки­тү­е­мә этәр­геч бер көч ‒ ул ми­нем бе­рен­че мә­хәб­бә­тем­нең ки­ре ка­гы­луы бул­ган­дыр, дим. Ми­нем бе­рен­че мә­хәб­бә­тем Ка­зан­да яши иде. Ә ул ми­нем мә­хәб­бә­тем­не ки­ре как­ты. Мин җа­вап­сыз мә­хәб­бәт­нең бө­тен ачы­сын та­ты­ган Мәҗ­нүн хә­лен­дә идем...

Һәм мин, Ка­зан­нан ки­теп, бил­ге­сез­лек­кә ат­ла­дым. Бу чын­лап та бил­ге­сез­лек иде – бу ми­нем хә­зер­ге фән­ни эше­мә дә, фән­ни үсе­ше­мә дә аяк ча­лу бу­лып чык­ты. Мин үз те­лә­гем бе­лән, нык­лап уй­лап тор­мас­тан, үзем­нең фән­ни ки­лә­чә­ге­мә аяк чал­дым. Мин хә­зер дә аңа үке­нәм һәм: «Бу ми­нем тор­мы­шым­да­гы иң зур ял­гы­шым, ха­там бул­ды», ‒ дип уй­лыйм. Ин­де күп ел­лар­дан соң, 2000 ел­лар ти­рә­сен­дә, бер­ва­кыт Ка­зан­га бар­гач, үзем эш­лә­гән Тел, әдә­би­ят һәм та­рих инс­ти­ту­ты­на кер­гәч, ми­нем бе­лән уни­вер­си­тет­та бер груп­па­да укы­ган һәм ас­пи­ран­ту­ра­дан соң ИЯ­ЛИ­дә эш­ләр­гә кал­ган фи­ло­ло­гия фән­нә­ре док­то­ры Фир­дә­вес Га­ри­по­ва ми­ңа әй­теп куй­ды: «И-и, Ән­вәр, ни­гә шул чак­та ми­нем бе­лән ки­ңәш­мә­дең нәр­сә эш­лим икән дип? Мин си­ңа кит­мәс­кә ки­ңәш бир­гән бу­лыр идем. Ка­зан­да кал­саң, син бит ин­де член­корр. дә­рә­җә­се­нә иреш­кән бу­ла идең», ‒ дип, үзе­нең үке­не­чен бел­дер­де. Дөнь­я­га кү­зем­не ачыб­рак ка­рар­га ки­рәк бул­ган...

Ме­нә ин­де Ка­зан­нан кит­кә­не­мә дә утыз ел­дан ар­тык ва­кыт уз­ды, ә мин әле һа­ман Г. Иб­ра­һи­мов исе­мен­дә­ге инс­ти­тут­ны са­гы­нам, аны төш­лә­рем­дә кү­рәм. Озак ва­кыт­лар (дис­тә ел­лар) буе ми­нем тө­ше­мә үзем эш­лә­гән инс­ти­тут, аның ко­ри­дор­ла­ры, бүл­мә­лә­ре һәм үзем эш­лә­гән бүл­мә ке­реп йө­дәт­те. Мин тө­шем­дә шат­ла­нам: мин яңа­дан ИЯ­ЛИ­дә эш­лим икән, һәм ми­ңа бик рә­хәт икән. Ә уя­нып кит­сәм: мин ‒ Чал­лы­да. Ти­рә-ягым – Ка­зан тү­гел, ә Чал­лы мо­хи­те ‒ Ка­зан­ның тө­се дә юк! Һәм мин, уф­та­нып, ирек­сез­дән Чал­лы­ның га­дә­ти тор­мы­шы­на ке­реп ки­тәм. Ан­дый төш­ләр күп ка­бат­лан­ды. Лә­кин бер­ни эш­ләр хәл юк: мин ин­де күп­тән, үзем­нең тор­мыш­ны икен­че юнә­леш­кә са­лып, Чал­лы­да яшәп ятам: ә Ка­зан – хы­ял­да гы­на ка­ла. Мин Ка­зан­ны са­гы­нып яшим. Мин яңа­дан Ка­зан­га кү­чү ту­рын­да да уй­лап ка­ра­дым, лә­кин тор­мыш шарт­ла­ры гел кар­шы ки­леп тор­ды. Мин ки­рәк­ле мо­мент­ны то­тып ала ал­ма­дым: «По­езд ушел!» – ди­ләр ан­дый ва­кыт­лар­да.

 

 

«Ка­рар­га ки­рәк!»

Га­лим Ша­кир Аби­лов ту­рын­да ис­тә­лек

 

1971 ел­да Ка­зан уни­вер­си­те­тын­да ас­пи­ран­ту­ра­ны тә­мам­ла­гач, ми­не Та­тарс­тан Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нең Г. Иб­ра­һи­мов исе­мен­дә­ге Тел, әдә­би­ят һәм та­рих инс­ти­ту­ты­на ке­че фән­ни хез­мәт­кәр итеп эш­кә ал­ды­лар (дө­рес­рә­ге, мин ас­пи­ран­ту­ра­ны бе­те­рер ал­дын­нан ми­нем фән­ни җи­тәк­чем Ха­тип ага Гос­ман ал­дан ук ми­нем кай­да эш­лә­вем ту­ры­да сөй­лә­шеп куй­ган бул­ган). Һәм ме­нә мин 1971 ел­ның 1 сен­тяб­рен­нән алып шу­шы фән­ни инс­ти­тут­та эш­ли баш­ла­дым.

Ми­нем эш уры­ным инс­ти­тут би­на­сы­ның икен­че ка­тын­да­гы 51 нче бүл­мә­дә бу­лып чык­ты. Бе­рен­че тап­кыр ул бүл­мә­гә кер­гән­дә, 40-45 яшь­ләр ча­ма­сы бер абый уты­ра иде – ул Ша­кир Ши­һа­по­вич Аби­лов бу­лып чык­ты. Ул ми­не бик җы­лы кар­шы­ла­ды. Бүл­мә­дә уты­рып эш­ләр­гә ике өс­тәл иде; ми­ңа шу­ның бер­сен бир­де­ләр. Би­ре­дә шу­ны ис­кәр­тер­гә ки­рәк: ул ел­лар­дан соң ин­де күп­ме су­лар ак­ты, күп­ме ва­кыт үт­те; шу­ңа кү­рә ул ва­кыт­та­гы хәл­ләр­нең күп­ме­дер өле­ше ин­де хә­тер­дән җу­ел­ган да. Шу­лай да сак­ла­нып кал­ган­на­рын өзек-өзек ке­нә бул­са да кә­газь­гә тө­ше­реп ку­яр­га бул­дым.

Мин җи­де ел буе Ша­кир абый бе­лән бер бүл­мә­дә уты­рып эш­лә­дем. Без бик дус­та­нә эш­лә­дек. Күп­ме ел­лар бер­гә бу­лып та, мин аның бер ва­кыт­та да та­вы­шын кү­тә­реп сөй­ләш­кә­нен дә, кы­зып кит­кә­нен дә яки ачу­ла­ныш­ка­нын да күр­мә­дем. Та­би­га­те бе­лән ул бик ты­ныч ке­ше иде. Бә­хәс­ле мәсь­ә­лә­ләр ки­леп чык­кан­да да, ул аны исе кит­ми­чә ге­нә ка­бул итә, үзе­нә кар­шы ке­ше­нең сөй­лә­гә­нен ты­ныч кы­на тың­лый, бә­хәс­кә кер­ми, ә нә­ти­җә яса­ган ке­бек итеп: «Ка­рар­га ки­рәк! Ка­рар­га ки­рәк!» – дип әй­теп куя иде дә, шу­ның бе­лән бә­хәс­ле мәсь­ә­лә­гә нок­та ку­ел­ган ке­бек бу­ла иде.

Ул үзе­нең бө­тен го­ме­рен бо­рын­гы та­тар әдә­би­я­тын өй­рә­нү­гә ба­гыш­ла­ган си­рәк ке­ше­ләр­нең бер­се иде. Без­нең аның бе­лән сөй­лә­шү-фи­кер алы­шу­лар­ның те­ма­сы да, ни­гез­дә, бо­рын­гы та­тар әдә­би­я­ты, фән мәсь­ә­лә­лә­ре бе­лән чик­лә­нә иде. Шун­лык­тан мин шак­тый ва­кыт аның кай­да, нин­ди фа­тир­да то­руы, га­и­лә хә­ле ту­рын­да да бел­ми яшә­дем: үзен­нән со­ра­вы уңай­сыз; ә сөй­ләш­кән­дә ул те­ма чит­тә ка­ла иде. Ба­ры бе­раз­дан гы­на, аның баш­ка ке­ше­ләр бе­лән сөй­ләш­кән­дә га­и­лә хәл­лә­ре те­ма­сы куз­га­тыл­са, шу­лар­га Ша­кир абый­ның җа­вап­ла­рын­нан гы­на мин аның га­и­лә­се ха­кын­да­гы кай­бер мәгъ­лү­мат­лар­ны ал­га­ла­дым. Бү­ген ин­де ала­ры да хә­те­рем­нән җу­е­лып бет­кән.

Аби­лов Ша­кир Ши­һа­по­вич (1915‒2004), әдә­би­ят бел­ге­че, фи­лол. фән­нә­ре канд.идаь­ты (1961), ТАССР­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре (1964). 1938 ел­да Орен­бург пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын тә­мам­лый. Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­на­ша. 1958‒1986 ел­лар­да СССР Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нең Ка­зан фи­ли­а­лы Тел, әдә­би­ят һәм та­рих инс­ти­ту­тын­да эш­ли. Мө­хәм­мәдь­яр­ның тор­мыш юлын һәм иҗа­тын өй­рә­нә, «Төх­фәи мәр­дан» («Е­гет­ләр бү­лә­ге») һәм «Ну­ры со­дур» («Кү­ңел­ләр ну­ры») поэ­ма­ла­рын бү­ген­ге әдә­би тел­гә кү­че­рә, бас­ма­га әзер­ли: ке­реш сүз, ис­кәр­мә­ләр, ком­мен­та­рий­лар яза һәм сүз­лек тө­зи. «Мө­хәм­мәдъ­яр. Ну­ры со­дур» ди­гән ки­тап бас­ты­рып чы­га­ра (Ка­зан: Та­тар. кит. нәшр. – 1997. - 334 бит). Бо­рын­гы та­тар әдә­би­я­ты­на ка­ра­ган Ба­ла­са­гу­ни, Кол Га­ли, Ха­рәз­ми, Мәх­мүд Бол­га­ри, Хи­сам Кя­тиб, Мәү­ла Ко­лый иҗат­ла­ры ту­рын­да­гы хез­мәт­ләр ав­то­ры. 1 нче дә­рә­җә Ва­тан су­гы­шы, Кы­зыл Йол­дыз ор­ден­на­ры, ме­даль­ләр бе­лән бү­ләк­лә­нә. Хез­мәт­лә­ре: Бо­рын­гы та­тар әдә­би­я­ты. Ка­зан, 1963 (ав­тор­даш); Та­тар әдә­би­я­ты та­ри­хы. Ал­ты том­да. Том 1 (ав­тор­даш). Ка­зан, 1984.

 

Бер­ту­ган абы­ем ке­бек иде

Нил Юзи­ев ту­рын­да ис­тә­лек

 

Нил Юзи­ев ми­нем Ка­зан уни­вер­си­те­тын­да­гы укы­ту­чым һәм ми­не ку­лым­нан җи­тәк­ләп әдә­би­ят фә­не өл­кә­се­нә алып ке­рү­че ос­та­зым бул­ды. Бө­тен го­ме­рем­не әдә­би­ят фә­не­нә ба­гыш­ла­вым бе­лән мин үзем­не нәкъ ме­нә Нил абый­га бу­рыч­лы дип са­ныйм.

Укы­ту­чым Нил абый бе­лән та­ны­шу­ым 1960 ел­дан соң, уни­вер­си­тет­ның та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты бү­ле­ге­нә укыр­га кер­гәч бул­ды. Та­тарс­тан­ның бай та­би­гать­ле Юта­зы як­ла­рын­да ту­ып-үсеп, укып-тәр­би­я­лә­неп, та­тар әдә­би­я­тын их­лас кү­ңел­дән яра­тып үс­кән бер авыл еге­те бу­ла­рак, мин уни­вер­си­тет­та үзе­без­гә бе­лем би­рү­че Ха­тип ага Гос­ман, Ди­лә­рә апа Ту­ма­ше­ва, Мир­фа­тыйх абый Зә­ки­ев, Ән­вәр абый Ахун­җа­нов  һәм баш­ка укы­ту­чы­лар­га чик­сез сок­ла­нып, ти­рән их­ти­рам бе­лән ка­рый идем. Ми­нем өчен алар­да, без –яшь­ләр­не үз­лә­ре­нә тар­тып то­ра тор­ган нин­ди­дер бер сих­ри көч, зур тыл­сым бар ке­бек то­е­ла иде. Со­ңын­нан гы­на, ин­де үзем төр­ле вуз­лар­да укы­та баш­ла­гач кы­на, мин аң­ла­дым: «тыл­сым» ди­гә­нем ул алар­ның үз­лә­ре укы­та тор­ган фән­нәр­не ти­рән­тен бе­лү­лә­ре, алар­ның ел­лар буе тор­мыш­ның кы­рыс кар­шы­лык­ла­рын җи­ңеп ки­леп туп­ла­ган бе­лем һәм тор­мыш тәҗ­ри­бә­лә­ре, эн­цик­ло­пе­дик бе­лем­нә­ре бул­ган икән. Алар­да­гы шу­шы бе­лем за­па­сын үзем­дә дә бул­ды­рыр­га те­ләп, мин укыр­га ке­рү­ем­нең бе­рен­че көн­нә­рен­нән үк гый­лем диң­ге­зе­нә чум­дым.

Ул ел­лар­да уни­вер­си­тет­ның та­тар бү­ле­ге (күп­че­лек ке­ше та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты бү­ле­ген кыс­ка­лык өчен шу­лай атап йөр­тә иде) Та­тарс­тан кү­лә­мен­дә та­тар те­ле, та­тар әдә­би­я­ты өл­кә­лә­рен­дә фән­ни-иҗа­ди кадр­лар әзер­ли тор­ган иң аб­руй­лы бер­дән­бер үзәк бу­лып са­на­ла иде. Сту­дент­лар ара­сын­да ин­де «с­таж­лы» аби­ту­ри­ент­лар, ягъ­ни ин­де Со­вет Ар­ми­я­сен­дә хез­мәт итеп кайт­кан яки мо­ңа ка­дәр төр­ле урын­нар­да – мәк­тәп­тә укы­тып, га­зе­та-жур­нал ре­дак­ци­я­лә­рен­дә эш­ләп ал­ган ке­ше­ләр бе­лән бер­рәт­тән әле бы­ел гы­на ур­та мәк­тәп­не тә­мам­лап чык­кан, мы­ек төр­теп ке­нә ки­лә тор­ган яшь­ләр дә бу­ла иде. Ул ел­лар­да бе­рен­че курс сту­дент­ла­ры өчен шун­дый бер ка­гый­дә кер­тел­гән иде: та­тар бү­ле­ген тә­мам­лап чык­кан күп­че­лек бел­геч­ләр­нең со­ңын­нан ба­ры­бер Ка­зан­да­гы төр­ле га­зе­та-жур­нал ре­дак­ци­я­лә­рен­дә, ки­тап нәш­ри­я­тын­да, ра­дио-те­ле­ви­де­ние өл­кә­сен­дә эш­ләр­гә ка­лу­ла­рын күз­дә то­тып һәм «с­таж­сыз» сту­дент­лар­ның со­ңын­нан бер ка­би­нет­тан икен­че ка­би­нет­ка, ягъ­ни мәк­тәп пар­та­сын­нан – вуз­га, вуз­дан – ре­дак­ци­я­ләр­гә ге­нә кү­чеп уты­ру­ла­рын һәм шу­ның бе­лән га­зе­та-жур­нал ре­дак­ци­я­лә­ре­нә ха­лык тор­мы­шын, хез­мәт­не, про­из­водст­во­ны күр­мә­гән-бел­мә­гән бел­геч­ләр хә­зер­ләп чы­га­ру­ны бул­дыр­мас өчен, «с­таж­сыз» сту­дент­лар­ны бе­рен­че курс­та нин­ди дә бул­са бе­рәр про­из­водст­во өл­кә­сен­дә эш­ләп укыр­га мәҗ­бүр ит­те­ләр. Шу­лай итеп, мин, «с­таж­сыз» сту­дент бу­ла­рак, бер ел тө­зе­леш­тә буя­у­чы (ма­ляр) бу­лып эш­ләп укы­дым һәм уни­вер­си­тет сту­ден­ты рә­ве­шен­дә уку­ның бө­тен тә­мен-ямен үз җил­кәм­дә ба­ры тик икен­че курс­та гы­на та­тый баш­ла­дым. Бер ел эш­лә­гән­нән соң, ми­ңа уку тан­сык­лан­ган иде бул­са ки­рәк, шу­ңа кү­рә икен­че һәм өчен­че курс­лар­да мин фән­нәр­нең иң ти­рән чоң­гыл­ла­ры­на тө­шеп үз­ләш­те­рә баш­ла­дым. Ми­нем бу ты­рыш­лы­гым­ны бе­рен­че бу­лып Нил Га­фу­ро­вич Юзи­ев кү­реп ал­ды: өчен­че курс аза­гын­да ул ми­ңа соң­гы дүр­тен­че һәм би­шен­че курс­лар­да үзе­мә мах­сус тө­зел­гән прог­рам­ма бу­ен­ча, ягъ­ни үз тер­ми­ны бе­лән әйт­кән­дә, ин­ди­ви­ду­аль план бу­ен­ча укыр­га тәкъ­дим ит­те. Мин, әл­бәт­тә, мо­ңа бик шат­ла­нып ри­за бул­дым.

Нил абый сту­дент­лар­га ка­ра­та бик игъ­ти­бар­лы, ягым­лы, ке­ше­лек­ле, яр­дәм­чел бу­ла бе­лә иде. Әле дә хә­те­рем­дә, ул ел­лар­да Нил абый күб­рәк тү­гә­рәк күз­лек ки­еп йө­ри иде.

Мин язу­чы­лык хез­мә­те бе­лән бик кы­зык­сы­на идем, язу­чы­лык эше­нең се­ре­нә тө­ше­нә­сем ки­лә иде. Шу­шы те­лә­гем­не си­зеп­ме, өчен­че курс­та Нил абый ми­ңа өй­рә­нер өчен «Я­зу­чы­ның иҗат про­цес­сы, иҗат пси­хо­ло­ги­я­се мәсь­ә­лә­лә­ре» ди­гән те­ма бир­де. Мин, үзем ке­бек үк ин­ди­ви­ду­аль план бе­лән укы­ган Ра­вил Фәй­зул­лин, Фир­дә­вес Га­ри­по­ва, Нил Га­ри­фул­лин­нар ке­бек үк, «с­таж­лы» сту­дент­лар бе­лән ба­ры тик уку пла­нын­да­гы төп пред­мет­лар­ның лек­ци­я­лә­ре­нә һәм прак­тик дә­рес­лә­ре­нә ге­нә йө­рер­гә, ә мах­сус курс­лар һәм мах­сус се­ми­нар дә­рес­лә­ре­нә кил­гән­дә исә, үзем ал­ган те­ма бу­ен­ча өс­тә­мә пред­мет­лар үз­ләш­те­рер­гә ти­еш бул­дым. Шу­лай итеп, Нил абый ул ел­лар­да ми­ңа өс­тә­мә пред­мет­лар итеп «Я­зу­чы­ның иҗат про­цес­сы», «И­җат пси­хо­ло­ги­я­се мәсь­ә­лә­лә­ре», «Ә­дә­би әсәр­не ана­лиз­лау», «Хә­сән Ту­фан иҗа­ты», «Та­тар әдә­би-эс­те­тик фи­ке­ре­нең үсе­ше» ке­бек мах­сус ун пред­мет укыт­ты. Дип­лом те­ма­сы итеп тә ул ми­ңа «Я­зу­чы­ның иҗат про­цес­сы мәсь­ә­лә­лә­ре» ди­гән те­ма­ны бир­де. Дүр­тен­че курс­та мин шу­шы те­ма­ның ни­гез­дә те­о­ре­тик өле­шен өй­рә­нү бе­лән шө­гыль­лән­дем.

Дип­лом язу өчен, әл­бәт­тә, бу те­ма­ны те­о­ре­тик үз­ләш­те­рү ге­нә җит­ми, ә шу­лай ук әле та­гын кай­сы да бул­са бе­рәр язу­чы­ның иҗат ла­бо­ра­то­ри­я­се­нә ке­реп, шул язу­чы­ның иҗат итү про­цес­сы­ның үзен­чә­лек­лә­рен дә өй­рә­нер­гә ки­рәк иде; ул язу­чы­ның үзе бе­лән оч­ра­шып сөй­лә­шү, әсәр­лә­ре­нең ка­ра­ла­ма­ла­ры бе­лән җен­тек­ләп та­ны­шу да со­ра­лып то­ра иде. Баш­та без Го­мәр ага Бә­ши­ров иҗа­ты­на тук­тал­дык һәм, дип­лом ни­ге­зе­нә аның «Си­ваш» по­вес­тен алып, фән­ни хез­мәт­не Го­мәр ага­ның граж­дан­нар су­гы­шы ту­рын­да­гы ис­тә­лек­лә­ре­нә, «Си­ваш» по­вес­те­ның ка­ра­ла­ма­ла­ры­на ни­гез­лә­неп язар­га уй­ла­дык. Әм­ма Го­мәр ага бе­лән сөй­ләш­кәч, бу әсәр­нең ва­ри­ант һәм ка­ра­ла­ма­ла­ры сак­лан­ма­ган­лы­гы, дип­лом өчен ки­рәк­ле ма­те­ри­ал­лар­ның җи­тәр­лек бул­ма­вы ачык­лан­ды. Шун­нан соң Нил абый Хә­сән Ту­фан бе­лән сөй­ләш­те. Хә­сән ага ри­за­лык бир­де, һәм мин Хә­сән Ту­фан иҗат ла­бо­ра­то­ри­я­сен өй­рә­нә баш­ла­дым.

Би­шен­че курс­та укы­ган­да мин, ал­дан сөй­лә­шеп кую бу­ен­ча, бер­ни­чә тап­кыр Хә­сән ага­ның Ма­я­ковс­кий ура­мын­да­гы фа­ти­ры­на ба­рып, сә­гать­ләр буе аның иҗа­ты, әсәр­лә­ре, ул әсәр­ләр­нең язы­лу та­ри­хы, әдә­би иҗат сер­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­шеп утыр­дым. Ул сөй­лә­шү­ләр бо­лай оеш­ты­ры­ла иде: га­дәт­тә мин, ал­дан сөй­лә­шеп кую бу­ен­ча, Хә­сән ага фа­ти­ры­на ир­тән­ге сә­гать ун­нар ти­рә­сен­дә ба­ра идем дә, без сә­гать уни­ке­ләр­гә, ә кай­чак­та сә­гать бер­ләр­гә ка­дәр сөй­лә­шеп уты­ра идек. Ул ми­ңа үзе­нең сак­ла­нып кал­ган бө­тен ка­ра­ла­ма­ла­рын күр­сәт­те, те­ге яки бу ши­гырь­не язу ни­я­те­нең үзен­дә кай­чан һәм ни сә­бәп­ле бар­лык­ка ки­лүе, аны ни­чек иҗат итүе ту­рын­да сөй­лә­де. Әл­бәт­тә, без­нең сүз күб­рәк аның сөр­ген ел­ла­рын­да­гы тор­мы­шы һәм иҗа­ты ту­рын­да ба­ра иде. Шул ва­кыт­та ул ми­ңа үзе­нең төр­мә­дә чак­та кай­бер ши­гырь­лә­рен па­пи­рос кә­газь­лә­ре­нә язып, ипи эче­нә ты­гып сак­лау­ла­рын да, ни­чек итеп үтә кү­рен­мә­ле кә­газь­гә төс­сез ка­ра бе­лән язу­ла­рын да һәм баш­ка күп нәр­сә­ләр­не сөй­лә­де. Шул ха­ти­рә­ләр­не ис­кә тө­шер­гән­дә Хә­сән ага, дул­кын­ла­нып, тә­мә­ке тар­тыр­га то­ты­на иде; па­пи­рос тот­кан имән бар­ма­гы тә­мә­ке утын­нан бе­раз сар­га­еп та кал­ган иде. Нил абый­ның күр­сәт­мә­се бу­ен­ча, мин Хә­сән ага сөй­лә­гән­нәр­не үз дәф­тә­ре­мә, аның үзен­нән рөх­сәт алып кы­на, язып ба­рыр­га ти­еш идем һәм мин шу­лай эш­лә­дем дә: ул сөй­лә­гән­нәр­нең кай­бер­лә­рен ге­нә дәф­тә­ре­мә тер­кәп бар­дым (ул ва­кыт­та әле маг­ни­то­фон лен­та­сы­на яз­ды­ру, без­гә – сту­дент­лар­га – ки­леп җит­мә­гән иде). Шу­ны­сы кыз­га­ныч, үзем­нең ул яз­ма­ла­рым­ны мин, Ка­зан­да бер фа­тир­дан икен­че фа­тир­га кү­чеп йө­ри-йө­ри, бү­ген­ге көн­гә ка­дәр сак­лый ал­ма­ган­мын. Ул яз­ма­лар­ны, әл­бәт­тә, мин үзем­нең дип­лом эше­нә керт­тем: әм­ма дип­лом эше­нә ин­де Хә­сән ага­ның сөй­лә­гән­нә­ре аның үзе әйт­кән җөм­лә­лә­ре бе­лән тү­гел, ә бил­ге­ле бер дә­рә­җә­дә әдә­би­ләш­те­реб­рәк, үз­гәр­те­леб­рәк кер­тел­де­ләр.

Хә­сән ага бе­лән һәр сөй­лә­шер ал­дын­нан без Нил абый бе­лән ул әң­гә­мә­нең пла­нын тө­зи идек, һәм һәр сөй­лә­шү­дән соң мин фән­ни җи­тәк­че­мә без­нең әң­гә­мә­нең ни­чек ба­руы ту­рын­да бил­ге­ле бер хи­сап би­рә идем. Ан­дый ва­кыт­лар­да Нил абый ми­ңа Хә­сән ага бе­лән ал­да­гы оч­ра­шу­да та­гын нин­ди әсәр­ләр та­ри­хы ту­рын­да, иҗат пси­хо­ло­ги­я­се­нең кай­сы мәсь­ә­лә­лә­ре ха­кын­да сөй­лә­шер­гә ки­рәк­ле­ге ту­рын­да күр­сәт­мә­ләр би­рә иде. Шу­лай итеп мин Хә­сән ага Ту­фан­ның иҗат ла­бо­ра­то­ри­я­сен, аның иҗат үзен­чә­лек­лә­рен нәкъ ме­нә Нил Юзи­ев күр­сәт­мә­лә­ре ни­ге­зен­дә шак­тый ту­лы итеп өй­рә­нә ал­дым. Нә­ти­җә­дә, би­шен­че курс ахы­ры­на ми­нем та­раф­тан «Хә­сән Ту­фан иҗат про­цес­сы­ның кай­бер мәсь­ә­лә­лә­ре» ди­гән те­ма­га кү­лә­ме, ма­шин­ка­да ба­сыл­ган 222 бит­тән һәм ку­шым­та­дан да тор­ган дип­лом эше языл­ды. Нил абый­га мин, үзем­не өчен­че курс­та ук «кү­реп алып», шун­дый кы­зык­лы һәм иҗ­ти­ма­гый әһә­ми­я­те бул­ган фән­ни те­ма бир­гә­не өчен, тор­мыш юлым­да Хә­сән ага Ту­фан ке­бек олы, ол­пат ша­гыйрь бе­лән оч­раш­тыр­га­ны өчен го­ме­рем буе рәх­мәт­ле бу­лып яшә­дем.

Шу­ны да өс­тәр­гә ки­рәк, Нил абый Хә­сән ага Ту­фан­га, аның иҗа­ты­на ае­ру­ча зур хөр­мәт һәм их­ти­рам бе­лән ка­рый иде. Аның мон­дый мө­нәс­бә­тен мин әле­ге дип­лом эшен язу чо­рын­да да, ан­нан соң да то­еп, си­зеп яшә­дем. Мә­сә­лән, ин­де шак­тый ел­лар үт­кәч (бу 1979 ел­лар ахы­рын­да бул­ды), мин, яза тор­ган фән­ни мә­ка­ләм ту­рын­да ки­ңәш­лә­шер өчен, Нил абый­ның ча­кы­руы бу­ен­ча, алар­ның Ак­кош кү­лен­дә­ге да­ча­ла­ры­на кит­тем. Җәй­нең ма­тур бер кө­не. Язу­чы­лар­ның да­ча­ла­ры­на ба­рып җит­кән­дә, ко­яш тә­гә­рәп тө­шеп бе­тә яз­ган иде ин­де. Бак­ча­да сү­рән, дым­су һа­ва. Нил абый­лар­ның да­ча йорт­ла­ры, кап­ка­дан кер­гәч, әл­лә ни ерак тү­гел. Мин кил­гән­дә, Нил абый чә­чәк­ләр­гә су си­беп йө­ри иде. Кү­реш­тек, хәл-әх­вәл со­раш­тык. Нил абый­лар­ның бак­ча­сы Хә­сән ага Ту­фан­ның бак­ча­сы бе­лән янә­шә ге­нә икән. Хә­сән ага үзе әле кил­мә­гән. Шун­да Нил абый ми­ңа, бик неч­кә һәм бик нә­фис бер нәр­сә­гә ка­гыл­ган ши­кел­ле итеп: «Ме­нә, ка­ра әле, Хә­сән ага нин­ди чә­чәк­ләр яра­та», ‒ дип, Хә­сән ага бак­ча­сын­да­гы чә­чәк­ләр­не дә бик зур хөр­мәт бе­лән күр­сә­теп йөр­гән иде.

Хә­сән ага Ту­фан­га бул­ган бу олы хөр­мә­тен Нил абый үзе­нең соң­гы су­лы­шы­на ка­дәр сак­ла­ды. 1981 ел­ның җә­ен­дә мин, Ка­зан­га кил­гәч, Нил абый­лар­ның йорт­ла­ры­на кит­тем. Хә­сән ага Ту­фан­ны җир­ләп кайт­кан бик яман­су көн­нәр­нең бер­се иде бу. Ми­нем фа­тир­га ки­леп ке­рү­ем бул­ды, Та­тарс­тан те­ле­ви­де­ни­е­сен­нән Хә­сән Ту­фан тор­мы­шы­на ба­гыш­лан­ган тап­шы­ру баш­лан­ды. Шун­да без, әле хәл-әх­вәл дә со­ра­шып тор­мый­ча һәм ку­нак­чыл Да­ми­рә апа­ның без­не өс­тәл яны­на ча­кы­ру­ы­на да җа­вап би­реп тор­мас­тан, шул тап­шы­ру­ны бет­кән­гә ка­дәр тын да ал­мый­ча бер­гә ка­ра­ган идек...

Нил Юзи­ев бе­лән ми­нем та­гын бер тап­кыр якын­нан то­рып ара­ла­шу­ым Г. Иб­ра­һи­мов исе­мен­дә­ге Тел, әдә­би­ят  һәм та­рих инс­ти­ту­тын­да эш­лә­гән ел­ла­рым­да бул­ды. Ка­зан уни­вер­си­те­ты­ның та­тар әдә­би­я­ты ка­фед­ра­сын­да олы, хөр­мәт­ле га­ли­ме­без Ха­тип ага Гос­ман җи­тәк­че­ле­ген­дә 1968‒1971 ел­лар­да ас­пи­ран­ту­ра­да укы­ган­нан соң, мин 1971 ел­ның 1 ок­тяб­рен­нән СССР Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нең Ка­зан фи­ли­а­лы­ның шу­шы ал­да әй­тел­гән инс­ти­ту­тын­да, әдә­би­ят сек­то­рын­да фән­ни хез­мәт­кәр бу­лып эш­ли баш­ла­дым. Ул ва­кыт­та әдә­би­ят сек­то­рын га­лим Хә­сән Хәй­ри җи­тәк­ли иде. Әм­ма бе­раз­дан, Хә­сән ага Хәй­ри ла­ек­лы ял­га кит­кәч, әдә­би­ят сек­то­рын җи­тәк­ләр­гә уни­вер­си­тет­тан Нил Юзи­ев­ны ча­кы­рып ки­тер­де­ләр. һәм мин та­гын үзем­нең элек­ке фән­ни җи­тәк­чем бе­лән бер­гә эш­ли баш­ла­дым. Әдә­би­ят сек­то­рын­да мин Нил абый җи­тәк­че­ле­ген­дә ба­ры тик биш ке­нә ел эш­ләп ка­ла ал­дым.

Кан­ди­дат­лык дис­сер­та­ци­ям­не Ха­тип ага Гос­ман тәкъ­дим ит­кән те­ма – XVIII‒XIX га­сыр­лар та­тар ша­гый­ре Габ­де­рә­хим Утыз Имә­ни иҗа­ты­на ба­гыш­лап язу­ым сә­бәп­ле, бу ел­лар­да ин­де мин элек өй­рән­гән те­мам­ны үз­гәр­теп, ур­та га­сыр­лар та­тар әдә­би­я­ты мәсь­ә­лә­лә­ре бе­лән шө­гыль­лә­нә баш­ла­ган идем.

Әдә­би­ят сек­то­ры җи­тәк­че­се бу­лып Нил абый Юзи­ев эш­ли баш­ла­гач, бу бү­лек­нең бө­тен йө­зе һәм эш­чән­ле­ге үз­гә­реп кит­кән сы­ман то­ел­ды. Иң элек сек­тор хез­мәт­кәр­лә­ре эш­ли тор­ган фән­ни те­ма­лар әк­рен­ләп шул ел­лар­да ае­ру­ча ак­ту­аль бул­ган те­ма­лар бе­лән ал­ма­шы­на баш­ла­ды, сек­тор уты­рыш­ла­рын ай са­ен үт­кә­рү га­дәт­кә кер­де һәм баш­ка­лар. Ае­ру­ча шу­ны әй­тер­гә ки­рәк: нәкъ ме­нә Нил Юзи­ев җи­тәк­че бу­лып эш­лә­гән ел­лар­да, әдә­би­ят сек­то­ры га­лим­нә­ре чын мак­сат­чан эш­лә­де­ләр һәм хал­кы­быз­га «тау ка­дәр» фән­ни хез­мәт­ләр бир­де­ләр. Әй­тер­гә ки­рәк, Нил Юзи­ев­ның әдә­би­ят сек­то­ры җи­тәк­че­се бу­лып эш­лә­гән ел­ла­ры, шул ел­лар­да ул кыл­ган га­мәл­ләр, аның фән­ни хез­мәт­лә­ре һәм шул ел­лар­да­гы әдә­би­ят сек­то­ры га­лим­нә­ре эш­лә­гән эш­ләр һәм алар­ның иҗ­ти­ма­гый әһә­ми­я­те – бо­лар­ны бар­лау, ана­лиз­лау һәм алар­га бәя би­рү ул үзе бер зур те­ма, үзе бер фән­ни хез­мәт язу­ны со­рый тор­ган өл­кә. Мин би­ре­дә алар­ның ба­ры­сы ту­рын­да да бәй­нә-бәй­нә язу­ны үзе­мә мак­сат итеп куй­мыйм, ба­ры тик бер­ни­чә мо­мент­ка гы­на тук­та­лып ки­тә­сем ки­лә.

1973‒1978 ел­лар­да мин Нил абый бе­лән, эш­нең һәр кө­нен­дә оч­ра­шып, якын­нан ара­ла­шып яшә­дем. Фән­нең дә, тор­мыш­ның да күп ке­нә мәсь­ә­лә­лә­ре ту­рын­да аның бе­лән ки­ңәш­ләш­тем, фи­кер­ләш­тем. Ми­нем бу ел­лар­да языл­ган һәм ба­сы­лып чык­кан бар­лык фән­ни һәм пуб­ли­цис­тик мә­ка­лә­лә­рем­дә, һич­шик­сез, Нил абый­ның да бил­ге­ле бер кү­ләм­дә өле­ше бар.

Ул фән­дә ба­рын­нан да элек масш­таб­лы­лык­ны, ти­рән­лек­не һәм конк­рет­лык­ны яра­та иде. Әдә­би­ят сек­то­ры мө­ди­ре бу­лып эш­ли баш­ла­ган елын­да ук ул, мә­сә­лән, ми­не, ур­та га­сыр­лар та­тар әдә­би­я­ты мәсь­ә­лә­лә­рен мах­сус өй­рә­нү­че яшь га­лим бу­ла­рак, Ле­нинг­рад­ка, Көн­чы­гыш­ны өй­рә­нү инс­ти­ту­ты­на фән­ни ко­ман­ди­ров­ка­га җи­бәр­де. Ул чак­та Нил абый ми­ңа шул инс­ти­тут­ның ки­тап­ха­нә­сен­дә сак­ла­на тор­ган, мин өй­рә­нә тор­ган те­ма­га, ягъ­ни XVIII га­сыр та­тар әдә­би­я­ты­на мө­нә­сә­бәт­ле кулъ­яз­ма чы­га­нак­лар бе­лән та­ны­шып, иң ки­рәк­ле­лә­рен кү­че­реп алып кай­ту эшен йөк­лә­де. Нәкъ ме­нә Нил Юзи­ев ми­нем аңы­ма, фән проб­ле­ма­ла­рын өй­рән­гән­дә үзең өй­рә­нә тор­ган өл­кә­гә ка­ра­ган фән­ни әдә­би­ят һәм чы­га­нак­лар­ны Та­тарс­тан­нан гы­на эз­лә­мәс­кә, ә киң дөнь­я­га чы­гар­га – Мәс­кәү, Ле­нинг­рад ке­бек зур фән­ни үзәк­ләр­дә­ге, ә ин­де мөм­кин­лек бул­са, хәт­та чит ил­ләр­дә­ге чы­га­нак­лар бе­лән дә эш итәр­гә ки­рәк­ле­ге ту­рын­да­гы фи­кер­не сең­дер­де. Һәм мин, ас­пи­ран­ту­ра­ны бе­тер­сәм дә, әле олы фән дөнь­я­сын­да ни­ләр бар­лы­гын үз кү­зем бе­лән күр­мә­гән, баш­ка мил­ләт га­лим­нә­ре бе­лән әле якын­нан ара­лаш­ма­ган, яңа гы­на «а­як­ка ба­сар­га» өй­рә­неп кил­гән яшь га­лим, Ле­нинг­рад­ка ба­рып, ан­да­гы кулъ­яз­ма чы­га­нак­лар, М. Е.Сал­ты­ков-Щед­рин исе­мен­дә­ге Пуб­лич­ный ки­тап­ха­нә­дә­ге, үзем бар­ган инс­ти­тут­та­гы һәм баш­ка фән үзәк­лә­рен­дә­ге си­рәк оч­рый тор­ган фән­ни хез­мәт­ләр бе­лән та­ны­шып, Шә­рык­не өй­рә­нү­че зур га­лим­нәр бе­лән та­ны­шып-ара­ла­шып, фи­кер алы­шып, ру­хи һәм фән­ни як­тан ба­еп кайт­тым. Г. Иб­ра­һи­мов исе­мен­дә­ге Тел, әдә­би­ят һәм та­рих инс­ти­ту­тын­да эш­лә­гән дә­вер­дә Нил абый ми­не ( ми­не ге­нә тү­гел, ә сек­тор­да эш­ләү­че яшь га­лим­нәр­нең ба­ры­сын да!) мон­дый ко­ман­ди­ров­ка­лар­га ел са­ен ди­яр­лек җи­бә­реп тор­ды. Бо­лар­ның ба­ры­сы өчен дә мин Нил абый Юзи­ев­кә го­ме­рем буе рәх­мәт­ле­мен һәм аның як­ты ис­тә­ле­ге кар­шын­да баш иям.

Бер­ва­кыт, 1976 ел­да, Нил абый ми­ңа, инс­ти­тут­ка Та­җикс­тан­нан кил­гән З. Ш. Хә­сә­но­ва­ның «Со­ми и те­о­рия эпис­то­ляр­но­го сти­ля в тад­жикс­кой ли­те­ра­ту­ре XIX ве­ка» ди­гән ав­то­ре­фе­рат­ка бә­я­лә­мә язар­га куш­ты. «Эч­тә­ле­ген укы да үз фи­ке­рең­не яз!» – ди­де, баш­ка күр­сәт­мә бир­мә­де. Ә ми­нем мо­ңа ка­дәр бер дә ан­дый бә­я­лә­мә яз­га­ным юк иде әле, бе­рен­че язу­ым, җит­мә­сә рус те­лен­дә язар­га ки­рәк. Ав­то­ре­фе­рат­ны укып чык­тым да ни­чек язар­га дип баш ва­та баш­ла­дым. Ав­то­ре­фе­рат­та ана­лиз­ла­на тор­ган на­мә, ягъ­ни хат жан­рын­да­гы та­җик әдә­би­я­ты, бе­рен­че­дән, ми­ңа та­ныш та тү­гел, (әм­ма ул әсәр­ләр­нең ур­та га­сыр­лар төр­ки-та­тар әдә­би­я­тын­да­гы шун­дый ук хат жан­рын­да­гы әсәр­ләр бе­лән ох­шаш­лы­гы шак­тый зур иде), икен­че­дән, ми­нем әле рус­ча фән­ни язу сти­лем дә фор­ма­ла­шып җит­мә­гән иде. Шул сә­бәп­ле бу бә­я­лә­мә­не язу өс­тен­дә мин шак­тый озак баш ват­тым. Ни­ка­дәр ки­тап, фән­ни хез­мәт ак­тар­дым. Бер ва­ри­ант­ны язам да Нил абый яны­на ке­реп укып күр­сә­тәм, икен­че ва­ри­ант­ны язам да аңа укып күр­сә­тәм. Ме­нә шул чак­та Нил абый ми­ңа фән­ни хез­мәт­ләр­гә бә­я­лә­мә язу­ның бө­тен сер­лә­рен өй­рәт­те, га­лим ке­ше­нең үз язу сти­лен ка­мил­ләш­те­рү өс­тен­дә ни­чек эш­ләр­гә ти­еш­ле­ген аң­лат­ты. Шу­шы ва­кый­га­дан соң мин кем­нең ге­нә фән­ни хез­мәт­лә­ре­нә (хәт­та үзем­нең укы­ту­чы­ла­рым­ның хез­мәт­лә­ре­нә дә), нин­ди ге­нә ав­то­ре­фе­рат­лар­га бә­я­лә­мә яз­ма­дым (ә ан­дый бә­я­лә­мә­ләр мин­дә хә­зер җит­меш­тән ар­тык), әм­ма ми­нем шу­шы З. Ш. Хә­сә­но­ва хез­мә­те­нә Нил абый бе­лән ки­ңә­шә-ки­ңә­шә бә­я­лә­мә язу­ым го­ме­рем бу­е­на оны­тыл­мас­лык ха­ти­рә бу­лып кал­ды.

Нил абый һәр­ва­кыт мө­ла­ем, ягым­лы, ке­ше­лек­ле, үз хез­мәт­кәр­лә­ре­нә га­җә­еп игъ­ти­бар­лы, яр­дәм­чел һәм бик са­быр җи­тәк­че иде. Шу­ны­сы хә­те­рем­дә уе­лып кал­ган: ул, ин­тел­ли­гент­лар­га хас бул­ган­ча, һәр­ва­кыт чис­та, пөх­тә ки­е­неп йө­ри, һәр­ва­кыт галс­тук­тан иде. Нин­ди ге­нә си­ту­а­ция бул­ма­сын, ул бер­ва­кыт­та да та­вы­шын да кү­тәр­ми, кы­зып та кит­ми, һәр­ва­кыт са­быр, то­та­нак­лы бу­лып ка­ла бе­лә иде. Тор­мыш бул­гач, төр­ле хәл­ләр бу­ла – без­нең әдә­би­ят сек­то­рын­да да ул ел­лар­да си­рәк ке­нә бул­са да эре­ле-вак­лы конф­ликт­лы си­ту­а­ци­я­ләр дә чык­ка­лый иде. Мә­сә­лән, һәр ай са­ен без­нең да­и­ми бү­лек уты­рыш­ла­ры бу­ла, һәм алар­да без үзе­без­нең хез­мәт­тәш­лә­ре­без­нең төр­ле фән­ни җы­ен­тык­лар өчен, яки план бу­ен­ча языл­ган (ае­ру­ча күп­том­лы «Та­тар әдә­би­я­ты та­ри­хы» ди­гән кү­мәк хез­мәт­кә ад­рес­лан­ган) хез­мәт­ләр тик­ше­ре­лә иде. Шул фи­кер алы­шу­лар ва­кы­тын­да кай­чак­та хез­мәт­кәр­ләр ара­сын­да фән­ни факт­лар­га, алар­ны аң­ла­ту һәм бә­я­ләү­гә үзе ке­бек ка­ра­ма­ган, үзе ке­бек фи­кер йөрт­мә­гән ке­ше­ләр­гә ачуы ки­леп чы­гыш ясау­чы­лар да та­бы­ла иде. Ан­дый чы­гыш­лар, га­дәт­тә, ты­ныч кы­на һәм җит­ди ге­нә ба­ра тор­ган фи­кер алы­шу­га нин­ди­дер ки­е­рен­ке­лек, нер­воз­лык төс­ме­ре би­рә баш­лый иде. Ан­дый ва­кыт­лар­да Нил абый ае­ру­ча са­быр бу­ла; ачу­лы ке­ше­гә ул һәр га­лим­нең үз фи­ке­ре бу­лыр­га һәм ул фи­кер әле­ге фән­ни проб­ле­ма­ны төр­ле як­тан, күп­кыр­лы итеп өй­рә­нү­гә ни­гез­лән­гән бу­лыр­га ти­еш­ле­ген ис­кәр­тә һәм фән өл­кә­сен­дә шәх­си мән­фә­гать­ләр­не күз­дә то­ту бу­лыр­га ти­еш тү­гел­ле­ге, баш­ка­лар­ны нәкъ ме­нә си­нең­чә уй­ла­ма­ган, си­нең­чә фи­кер йөрт­мә­гән өчен би­тәр­ләр­гә, ачу­ла­ныр­га яра­ма­вы ту­рын­да ты­ныч кы­на аң­ла­та иде. Шул чак­лар­да Нил абый­ның са­быр­лы­гы­на сок­ла­нып, аның өчен го­рур­ла­нып уты­ра идем.

Нил Юзи­ев га­ять күп эш­лә­де һәм та­тар әдә­би­я­ты, та­тар тән­кый­те, әдә­би­ят те­о­ри­я­се, текс­то­ло­гия, дә­рес­лек­ләр язу һәм баш­ка күп өл­кә­ләр­дә зур хез­мәт­ләр язып кал­дыр­ды. Әдә­би­ят бү­ле­ге­нә җи­тәк­че бу­лып нәкъ ме­нә ул кил­гәч, та­тар әдә­би­я­ты­ның күп га­сыр­лык та­ри­хы­на ба­гыш­лан­ган фун­да­мен­таль хез­мәт – ал­ты том­лы «Та­тар әдә­би­я­ты та­ри­хы» очерк­ла­рын язу мәсь­ә­лә­се кү­тә­рел­де. Нәкъ ме­нә Нил Юзи­ев­ның фән­ни җи­тәк­че­ле­ген­дә шу­шы ал­ты том­лык­ның план-прос­пек­ты тө­зел­де, аның ту­рын­да фи­кер алы­шу үт­кә­рел­де, ма­те­ри­ал­лар­ны том­нар­га бү­лү, очерк­лар­ны язу­га Та­тарс­тан га­лим­нә­рен ге­нә тү­гел, ә бө­тен СССР кү­лә­мен­дә­ге га­лим­нәр­не тар­ту мәсь­ә­лә­лә­ре ка­рал­ды һәм уңай хәл ител­де. Ул ел­лар­да Г. Иб­ра­һи­мов исе­мен­дә­ге Тел, әдә­би­ят һәм та­рих инс­ти­ту­ты ги­гант бер тө­зе­леш мәй­да­нын хә­тер­лә­тә иде. Бар­лык га­лим­нәр­нең эш­чән­ле­ге шу­шы ал­ты том­лык­ны бар­лык­ка ки­те­рү­гә юнәл­тел­де. Шун­дый ур­так ты­рыш­лык бе­лән та­тар та­ри­хын­да бе­рен­че тап­кыр күп том­лы «Та­тар әдә­би­я­ты та­ри­хы» ди­гән мо­ну­мен­таль хез­мәт бар­лык­ка кил­де. Бу хез­мәт үз хал­кы­быз­га да, баш­ка ха­лык­лар­га да күп га­сыр­лык та­тар әдә­би­я­ты­ның га­ять киң план­лы, киң масш­таб­лы зур па­но­ра­ма­сын ачып күр­сәт­те. Һәм бу хез­мәт­нең бар­лык­ка ки­лү­ен­дә шу­шы ал­ты том­лык ред­кол­ле­ги­я­се­нең баш ре­дак­то­ры Нил Юзи­ев­ның ро­ле га­ять зур һәм әһә­ми­ят­ле бул­ды.

Нил абый һәр­ва­кыт­та да га­лим­нәр яза тор­ган фән­ни хез­мәт­ләр­нең ха­лык­ка хез­мәт итәр­гә, аның бе­ле­мен арт­ты­ру­га, дөнь­я­га ка­ра­шын ки­ңәй­тү­гә, аңа бе­лем би­рү­гә юнәл­тел­гән бу­лыр­га ти­еш­ле­ге­нә ае­ру­ча ба­сым ясап әй­тә иде, фән­ни хез­мәт­ләр­нең нә­ти­җә­ле­ле­ге­нә, ха­лык ара­сын­да та­ны­лу алу­ы­на ире­шер­гә ом­ты­ла иде. Га­лим фән­гә ге­нә тү­гел, ә ха­лык­ка хез­мәт итәр­гә ти­еш, ха­лык­ка бе­лем та­ра­тыр­га ти­еш. Шу­шы күз­лек­тән ка­рап, Нил Юзи­ев та­тар язу­чы­ла­ры­ның ми­ра­сын күп том­лы әсәр­ләр итеп бас­ты­рып чы­га­ру эшен оеш­ты­ру­га га­ять зур ты­рыш­лык куй­ды. Нәкъ ме­нә аның җи­тәк­че­ле­ген­дә әдә­би­ят га­лим­нә­ре та­тар клас­сик язу­чы­ла­ры­ның иҗа­ди ми­рас­ла­рын бар­ла­ды­лар, та­рих­та бе­рен­че тап­кыр ул әсәр­ләр­нең дө­рес, фән­ни-ыша­ныч­лы текст­ла­рын бар­лык­ка ки­тер­де­ләр, алар­га аң­лат­ма­лар яз­ды­лар һәм күп том­лы әсәр­ләр җы­ел­ма­ла­рын хә­зер­ләп бас­ты­рып чы­гар­ды­лар. Мә­сә­лән, Г. Иб­ра­һи­мов­ның си­гез том­лы­гы, Г. Ту­кай һәм Ә. Фәй­зи­нең биш том­лык­ла­ры, Ф. Әмир­хан, М. Га­фу­ри, М. Җә­лил­ләр­нең дүрт том­лык­ла­ры, Г.Ка­мал, Ш. Ка­мал, Һ. Так­таш­лар­ның өч том­лык­ла­ры, әдә­би­ят та­ри­хы, текс­то­ло­гия һәм баш­ка мәсь­ә­лә­ләр­гә ба­гыш­лан­ган мә­ка­лә­ләр җы­ен­тык­ла­ры, һ. б. Алар­ның ба­ры­сын бер­гә җый­саң, ту­лы бер зур ки­тап­ха­нә бар­лык­ка ки­лә. Ми­нем­чә, Нил абый Юзи­ев­ның бу өл­кә­дә­ге фән­ни җи­тәк­че­лек эше­нә бү­ген­гә ка­дәр ти­еш­ле бәя би­рел­гә­не юк әле. Ки­лә­чәк­тә мо­ңа һич­шик­сез ти­еш­ле бәя би­ре­лер дип ыша­нам.

1978 ел­да мин Ка­зан­нан Ала­бу­га­га кү­чеп кит­тем һәм Ала­бу­га пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын­да укы­та баш­ла­дым. Лә­кин ан­нан соң да ми­нем Нил абый Юзи­ев бе­лән элем­тәм һәм ара­ла­шып, фи­кер­лә­шеп яшә­вем тук­та­ма­ды. Мин еш кы­на Нил абый­га шал­ты­ра­тып, яңа­лык­лар бе­лән ур­так­ла­шып яшә­дем. Ка­зан­га бар­ган чак­та исә мин бер­ва­кыт­та да үзе­мә ка­нат куй­ган фән­ни җи­тәк­чем бе­лән оч­раш­мый­ча, үзем эш­ләп ал­ган инс­ти­тут­ка кер­ми­чә кит­ми идем. Ә без­нең аның бе­лән сөй­лә­шер­дәй сүз­лә­ре­без, яңа­лык­ла­ры­быз һәр­ва­кыт күп бу­лып җы­е­лып то­ра иде. Нәкъ ме­нә Ка­зан­нан кит­кәч, Нил абый бе­лән ки­ңә­шә-ки­ңә­шә мин үзем­нең элек эш­лә­гән фән­ни те­ма – Габ­де­рә­хим Утыз Имә­ни шигъ­ри әсәр­лә­ре­нең текс­то­ло­ги­я­се өс­тен­дә эш­лә­вем­не дә­вам ит­тем: ул әсәр­ләр­нең бик җен­тек­ләп фән­ни-ча­гыш­тыр­ма текст­ла­рын тө­зе­дем һәм алар­ны 1986 ел­да Та­тарс­тан ки­тап нәш­ри­я­тын­да «Габ­де­рә­хим Утыз Имә­ни әл-Бол­га­ри. Ши­гырь­ләр, поэ­ма­лар» исе­ме бе­лән бас­ты­рып чы­гар­дым.

Нил абый үзе дә ул ел­лар­да, си­рәк бул­са да, Ала­бу­га инс­ти­ту­ты­на ки­леп, лек­ци­я­ләр укып, укы­ту­чы­лар һәм сту­дент­лар ал­дын­да чы­гыш­лар ясап кит­кә­ли иде. Үзем­нең көн­дә­лек­кә мин алар­ны да тер­кәп бар­ган­мын. Мә­сә­лән, ми­нем көн­дә­лек­тән бер­ни­чә өзек:

«1979 ел, 26 июль. Ала­бу­га­га Нил абый ки­леп чык­ты. Аңа Ала­бу­га­ны күр­сә­теп йөр­дем.»

«1982 ел, 11 июнь. Чал­лы­да та­тар те­лен һәм әдә­би­я­тын вуз­лар­да укы­ту мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ция бул­ды. «Э­нер­ге­тик» мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да әдә­би­ят бу­ен­ча прог­рам­ма­лар тик­шер­дек. Ан­нан соң мин Нил абый Юзи­ев­ны һәм Үз­бәк абый Гый­ма­ди­ев­ны үзе­мә ча­кыр­дым. Сөй­лә­шеп утыр­дык. Со­ңын­нан алар­ны «Та­тарс­тан» ку­нак­ха­нә­се­нә оза­тып куй­дым.»

«1983 ел, 17 март. Ка­зан­га бар­дым. Нил абый Юзи­ев­ны, Рә­ис Дау­тов­ны кү­реп сөй­ләш­тем.»

«1985 ел, 10 ап­рель. Ала­бу­га пе­динс­ти­ту­ты­на Нил абый Юзи­ев кил­де. Аның бе­лән ку­нак­ха­нә бүл­мә­сен­дә бер сә­гать­кә якын сөй­лә­шеп утыр­дык.»

«1985 ел, 11 ап­рель. Нил абый­ны үзе­мә алып ки­лер­мен дип әзер­лә­неп йөр­гән идем дә, бул­ма­ды. Чал­лы­га ки­лер­гә ва­кы­ты юк, ва­кы­ты бик ты­гыз.»

«1986 ел, 25 сен­тябрь. Нил абый­ны «По­чет бил­ге­се» ор­де­ны бе­лән бү­ләк­лә­гән­нәр. Аңа кот­лау те­лег­рам­ма­сы җи­бәр­дем.»

«1987 ел, 14 май. Нил абый Ала­бу­га пе­динс­ти­ту­ты сту­дент­ла­ры бе­лән оч­ра­шу үт­кәр­де. Мин дә кат­наш­тым. Оч­ра­шу­дан соң Нил абый бе­лән ку­нак­ха­нә­дә­ге аның бүл­мә­сен­дә сөй­лә­шеп утыр­дык.»

Шун­дый оч­ра­шу­лар­ның та­гын бер­сен әй­теп үтә­сем ки­лә. 1994 ел­ның җә­ен­дә Нил абый та­гын Ала­бу­га пе­динс­ти­ту­ты­на лек­ция укыр­га кил­гән иде. Ул һәр­ва­кыт­та­гы­ча шат кү­ңел­ле, ва­кыт-ва­кыт ютәл­ләп алу­ы­на да ка­ра­мас­тан, ша­ян сүз­ле дә иде. Шул чак­та мин аның чәч­лә­ре­нә игъ­ти­бар ит­тем. Аның як-як­тан са­лы­нып төш­кән чәч­лә­ре ми­ңа һәр­ва­кыт ни өчен­дер Так­таш чәч­лә­рен хә­тер­лә­тә иде. Шун­да мин үзем­нең – аның уку­чы­сы­ның – чә­чем­нең ин­де ага­ра ба­ру­ы­на, ә аның чә­че­нең әле һа­ман шул көе – чем-ка­ра бу­лып ка­лу­ы­на игъ­ти­бар ит­тем. Нил абый­ның чә­че аның соң­гы көн­нә­ре­нә ка­дәр шу­лай чем-ка­ра бу­лып кал­ды.

Бу ки­лү­ен­дә мин аны, җай та­бып, Чал­лы­га, үзе­мә ку­нак­ка ча­кыр­дым. Ул кил­де. Ул чак­та ми­нем Таң­чул­пан исем­ле кы­зы­ма дүрт яшь тә тул­ма­ган иде әле. Без­нең өй­гә ки­леп кер­гән һәр ке­ше­дән кы­зым әле ят­сы­на. «Кил әле, кил әле!» – дип ча­кыр­саң да, ка­ча, әни­се Фәй­рү­зә­нең итә­ге ар­ты­на яше­ре­нә иде. Ә бу юлы алай бул­ма­ды. Нил абый ке­реп ди­ван­га уты­рыр­га да өл­гер­мә­де, Таң­чул­пан, әле ча­кы­ру­ны да кө­теп тор­мый­ча, Нил абый­ның ал­ды­на ки­леп тә утыр­ды. Бу хәл­гә без ба­ры­быз да бик га­җәп­лән­дек. «Ни­чек алай тиз үз­ләш­те әле без­нең кы­зы­быз», – дип кө­леш­тек. Бу ва­кый­га без­гә Нил абый­ның эч­кер­сез, саф кү­ңел­ле, йом­шак та­би­гать­ле, ба­ла җан­лы бу­лу­ын бик ачык гәү­дә­лән­дер­де. Әйе, са­бый ба­ла ях­шы кү­ңел­ле, эч­кер­сез ке­ше­не тиз та­ный, бик тиз үз­лә­шә шул.

Шу­шы оч­ра­шу­да Нил абый Таң­чул­пан­га кү­зе ачы­ла да, йо­мы­ла да тор­ган, мәк­тәп уку­чы­сы фор­ма­сы ки­гән бик ма­тур бер зур кур­чак бү­ләк ит­те. Таң­чул­пан ул кур­чак­ны бер дә ват­мый­ча уй­на­ды, ул без­дә әле дә сак­ла­на. Шу­шы бер оч­ра­шу дүрт яшь­лек ба­ла кү­ңе­ле­нә дә ке­реп, се­ңеп кал­ган. Нил абый­сы­ның ал­дын­да уты­ру­ын Таң­чул­пан әле дә хә­тер­ли.

1994 ел­ны Нил абый ми­ңа үзе­нең «Та­тар ши­гы­ре» ди­гән ки­та­бын бү­ләк ит­те. Ки­тап­ка: «Ән­вәр дус­ка – иҗат­та­гы һәм фән­дә­ге уңыш­ла­ры өчен шат­ла­нып, Ка­зан­да һәм Чал­лы­да оч­ра­шу­лар ис­тә­ле­ге итеп, уңыш­лар те­ләп, ав­тор­дан. Юзи­ев. 18. III. 94.» – дип язып бир­де.

Ме­нә шун­дый га­җә­еп якын кү­реп, һәр­ва­кыт ара­ла­шып-ки­ңәш­лә­шеп яшә­гән, үзе­мә авыр чак­та аңа ба­рып егы­ла, шат­лы­гым бул­ган­да эч­кер­сез ур­так­ла­ша тор­ган бер­ту­ган абы­ем ке­бек иде Нил Юзи­ев ми­нем өчен! Мин аны еш кы­на без­нең өй­дә ди­ван­да, Таң­чул­пан кы­зым­ны ал­ды­на алып, аның ба­шын­нан сө­еп, аның бе­лән са­бый­лар­ча их­лас кү­ңел­дән сөй­лә­шеп утыр­ган кы­я­фәт­тә күз ал­ды­на ки­те­рәм. Әйе, ул чын­нан да без­нең га­и­лә ке­ше­се ке­бек иде шул. Уры­ны җән­нәт­тә бул­сын.

Комментарийлар