Гадилек һәм бөеклек үрнәге
Альфред Хәсән улы Халиков – археолог, тарих фәннәре докторы (1966), профессор (1968), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1992), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1974), Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты (1994). 1951–1994 елларда Тел, әдәбият һәм тарих институтында: 1962–1965 елларда директор урынбасары, 1965–1988 елларда археология бүлеге мөдире. Фәнни хезмәтләре Идел буе һәм Урал төбәге археологиясенә, Идел буе Болгары һәм Казан тарихына багышлана.
Гадилек һәм бөеклек үрнәге
Дөньякүләм танылган археолог, тарихчы Альфред Хәсән улы Халиков турындагы язмамны күңелемдә нык урнашып калган хатирәләрдән башлап җибәрәсем килә.
1969 елның 1 июлен мин бик ачык хәтерлим әле. Без, бер төркем пединститут студентлары, борынгы болгарлар хәрабәләрен казырга дип, Биләргә археологик практика үтәргә килдек. Экспедиция җитәкчесе Альфред Хәсәнович – әле ул чакта 40 яшен яңа гына тутырган яшь профессор – эш башланыр алдыннан безне бик озак шәһәрлектә йөртте, экскурсия үткәрде.
Иң әүвәл шәһәрлекнең үзәк өлешенә бардык. Тирә-юньдә шаулап үскән арыш басуы. Хәрабәләр, андый-мондый шикле нәрсәләр күренми. Җитәкчебез, кызып-кызып, болгар бабаларыбызның мәшһүр каласы Биләр турында сөйли, берни аңышмыйча басып торабыз. Кайда соң монда археология? Шушы арыш басуын казырга дип килдекмени без? Берәр нәрсә чыгармы соң моннан? Ай-һай! Хәлебезне аңлады бугай, машиналарга утыр- тып, Биләрнең борынгы ныгытмаларын күрсәтергә алып китте. Гомеребездә беренче тапкыр шәһәр валларын күреп шаккаттык шунда. Биеклеге 3–4 метрга җитә, озынлыгы 10 чакрымнан артык! Мондый зур калалар урта гасырларда сирәк булган икән. Без күргәне бит әле аның сакланып калган өлеше генә. Заманында шул үрләр өстенә тагын 3–4 метр биеклектәге агач стеналар, 100–150 метр ара калдырып күзәтү манаралары утыртып куйганнар. Җитмәсә, стенаның тышкы ягыннан тирән чокырлар казып, шул чокырларга су да җибәргәннәр икән. Калганын инде үзебезнең фантазияне эшкә җигеп күз алдына китердек. Крепость стеналары буйлап кулларына ук-җәя, сөңге һәм сугыш балтасы тоткан сакчылар йөри, ерактарак атлы гаскәр тора, шәһәр эчендә тыныч халык үз эше белән мәшгуль: чүлмәк ясый, тимер коя, сату-алу итә...
Төшке ялдан соң машинабыз трактор, комбайннар белән тулган «Сель-хозтехника» ишегалдына килеп туктады. Биредә XII–XIII гасырларга караган мөселман зираты бар икән. Башта ышанып та җитмәдек. Каян белгәннәр зират булганын? Бераздан үзебез дә аңлап алдык: күптән түгел генә казып ташланган чокыр тирәсендә кеше сөякләре аунап ята иде. Кулга көрәк тоттырдылар, кирәк була калса дип, щётка, соскы ише әйберләр бирделәр, ничек казырга икәнлеген күрсәттеләр, һәм без эшкә тотындык. Туфракның өске катламын алып ташлап, участокларны тигез итеп чистартып бетерүгә, безнең янга Альфред Хәсәнович килеп чыкты һәм, күпләребезне гаҗәпкә калдырып, пычак белән җир өстендә әллә нинди аңлашылмаган сызыклар сыза башлады.
– Менә бу – борынгы кабер урыны. Янәшәсендәге кабергә караганда борынгырак. Күрәсезме, тегесе аны бераз кисеп үтә? Күмелгән кешенең башы шушы якта булырга тиеш, саграк чистартырга кирәк.
Берни күрмибез. Әллә нинди таплар бар анысы, ә кая соң каберлек, профессор аны нинди билгеләреннән танып белә? Җитәкчебез безне җир куенында кинәт кенә пәйда булган һәм әле фәкать үзенә генә күренә торган тапларның серенә төшендерергә тырыша. Тагын һәм тагын бер тапкыр аңлата, күрсәтә. Әһә, нәрсәдер ачыклана бугай. Безнең алда чыннан да кабер эзләре иде. Исем китте, валлаһи, тәннәрем чымырдап куйды. Шул мәлдә әлеге эзләрне бернинди ялгышсыз «укый» алучы археолог минем өчен ниндидер бер тылсым иясе кебек тоелды. Көнләшеп карадык без аңа. Тизрәк археология серләренә төшенәсебез килде, күңелебездә аның кебек җир астында калган тарихыбызны аңларга сәләтле гыйлем иясе булу теләге уянды.
Бер айга якын дәвам иткән экспедиция вакытында студентларны шаккатырган нәрсәләр күп булды. Барысы да яңа иде бит безнең өчен. Әкренләп күнектек тагын. Альфред Хәсәновичның профессорлыгына гына күнегә алмадык. Бер карасаң, коеп куйган галим инде үзе: ак чалбар белән күлмәктән, башында эшләпә, муенына фотоаппарат аскан. Калын пыялалы күзлек кигән. Әмма профессор өчен бераз яшьрәк кебек. Кешеләр белән, миңа калса, чамадан тыш гади, егетләребез белән кул биреп кенә исәнләшә, барыбызның да исемнәрен белә. Машинада барганда җыр башлап җибәрүче дә ул, кирәк вакытта мәзәкләр сөйләп, күңелләребезне күтәреп җибәрүче дә. Искиткеч ярдәмчел, һәрвакыт көләч йөзле, тәкәбберлекнең, мин-минлек дигән нәрсәнең эзе дә юк. Кыскасы, без күреп гадәтләнгән профессор халкына бөтенләй охшамаган. Әнә, кулына көрәк тотып, әле бер, әле икенче студент янына ашыга: аңлашылып җитмәгән урыннарны үзе казып карый, яхшылап кабат-кабат чистарта, тузанга батып бетә. Һаман безнең арада кайнаша.
Күрәсең, иң беренче чиратта шушы сыйфатлары Казан дәүләт университеты профессоры Альфред Халиковны студент яшьләрнең кумиры иткәндер дә инде. Археолог булырга теләүчеләр мин генә түгел идем. Биләр экспедициясенең һәм, гомумән, Биләрнең символына әверелеп киткән профессорыбыз безнең барыбызны да магнит кебек үзенә тартып торды.
А. Х. Халиков 1929 елның 30 маенда Татарстанның Норлат-Октябрь районы Күзкәй (Курманаево) авылында укытучылар гаиләсендә туа. Тиздән аларның гаиләсе Казанга күченеп килә. Биредә ул 1947 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Археологиягә беренче адымнарын күренекле тарихчы-археолог Николай Филиппович Калинин җитәкчелегендә башлый. Үзенең хөрмәтле остазы белән бергәләп археологик разведкаларда, казу эшләрендә катнаша, ныклап торып фән белән шөгыльләнергә кирәк дигән карарга килә. А. Халиковның студент елларында ук язылып, 1951 елда университетның «Гыйльми язмалар»ында басылып чыккан беренче фәнни хезмәте СССР Югары белем бирү министрлыгы тарафыннан 1 нче премиягә лаек дип табыла. Шул ук елны университетның соңгы курс студенты А. Халиков СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына лаборант эшенә кабул ителә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр галим шушы институтта эшли, гади лаборанттан башлап археология бүлеге мөдире һәм баш фәнни хезмәткәр дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Биредә аның ургылып торган энергиясе, искиткеч оештыру сәләте моңа кадәр фәндә мәгълүм булмаган дистәләрчә, йөзләрчә археологик истәлекләр ачуга юнәлтелә, Татарстан районнарында һәм күрше өлкәләрдә алып барган нәтиҗәле казу эшләре күпләрне көнләштерерлек фәнни ачышларга китерә.
Альфред Хәсәновичны кайберәүләр Идел-Урал буе халыкларының борынгы ыруглык җәмгыяте чорына караган археологиясен бар яклап, төптән өйрәнгән галим буларак кына беләләр. Бу дөрестән дә шулай. СССР Фәннәр академиясенең Археология институтында 1956 елда якланган кандидатлык диссертациясе дә, 1966 елда якланган докторлык диссертациясе дә җирле фин-угор халыкларының таш һәм бронза гасырына караган иң борынгы тарихын өйрәнүгә багышланган иде. Әмма шушы хезмәтләрендә дә галим үзен гаҗәеп киң эрудицияле тарихчы итеп (археолог кына түгел!) күрсәтә алды. Фин-угор халыкларының этногенезына кагылышлы бик тә катлаулы проблемаларны өйрәнүче галимнәр әле хәзер дә А. Х. Халиков хезмәтләренә, бигрәк тә «Урта Иделнең борынгы тарихы» (М., 1969), «Баланово культурасы истәлекләре» (М., 1976), «Идел-Кама элгәреге тимер гасыры чорында» (М., 1977), «Казан буе кабиләләре культурасы» (М., 1980) кебек фундаменталь монографияләрендә бәян ителгән фактларга таяналар, аның концепциясен тагын да үстерәләр. Бәхәсләшәләр дә, билгеле, кайбер фикерләрен кире дә кагалар. Әйе, фән бит ул, яңа материаллар табылып кына тора. Әмма Халиков концепциясенең нигезе нык, чөнки ул искиткеч бай тарихи-археологик чыганакларга таяна.
Профессор А. Х. Халиковның археологиядә якты эз калдырган тагын бер фәнни юнәлеше бар: төрки халыкларның, бигрәк тә болгар бабаларыбызның борынгы тарихы. Бу тарих белән ул утыз елдан артык шөгыльләнде. Элгәреге болгарларның Тәтеш районындагы Олы Тархан каберлеген казып тикшерү нәтиҗәләренә багышланган классик монографиясен (автордашы В. Ф. Генинг) Мәскәүнең «Наука» нәшрияты 1964 елда ук бастырып чыгарган иде. Хәзер дә безнең куллардан төшми ул китап, чөнки фактлары да, шул фактларга нигезләнгән фикерләре дә һаман искерми.
1970 елларда А. Х. Халиков бу юнәлештәге фәнни эшчәнлеген тагын да киңәйтә, тирәнәйтә төште. Идел буе төбәгенә төрки кабиләләрнең болгарларга кадәр берничә гасыр элек үтеп керүләрен исбатлап язган фәнни мәкаләләре галимнәрнең кискен тәнкыйть утына дучар булса да, бүгенге көндә Халиков концепциясе беркемдә дә шик уятмый инде. Киресенчә, төрки бабаларыбызны тагын да борынгырак чордан эзли башладылар, дөрес, әлегә фактлар гына җитәрлек түгел.
1967 елда Альфред Хәсәнович Идел Болгарстанының монгол яуларына кадәрге башкаласы булган Биләрдә киң масштаблы казу эшләре башлап җибәрә. Шәһәрлекне һәм аның тирә-юнен, Көнчыгыш Европа археологиясендә беренчеләрдән булып, самолеттан фотога төшерәләр, Мәскәүдән белгечләр чакыртып, аэрофото материалларын җентекләп өйрәнәләр. Әлеге эшләрне хаклы рәвештә болгар калаларын өйрәнүдә яңа этап дип бәяләделәр. Дөрестән дә, моңарчы әле бер генә шәһәрлекне дә шулкадәр зур мәйдан казып тикшергәннәре юк иде. Ун ел эчендә ике гектар чамасы җирдә культура катламы ачылган! Кәрвансарай тирәсендә борынгы мунча хәрабәләре, шәһәр үзәгендә Җәмигъ мәчете, аның янында кирпечтән салынган бай феодал йорты, тимерчеләр һәм чүлмәк ясаучылар бистәсе, мөселман зиратлары, болгар археологиясендә беренче тирмә эзләре һәм бу объектларны казыганда килеп чыккан меңләгән табылдыклар, уникаль әйберләр – ачышларның ниндие генә булмады! Боларның барысы да бит, уйлап карасаң, Халиковның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе, болгар археологиясенә керткән саллы өлеше.
Һәрвакыттагыча, Биләр археологиясендәге ачышлар да бәхәссез генә кабул ителмәде. Идел Болгарстанының монголларга кадәрге башкаласы турындагы фәнни бәхәсләргә әле дә нокта куелмаган. Хафаланырга кирәк түгел – хакыйкать бәхәстә туа, диләр ич. Ни генә булмасын, олы галимебез тарафыннан әйтелгән фикерләр, нигезле фаразлар әле дә яшиләр, актуальлеген югалтмаган алар, димәк, киләчәктә бу юнәлештә тикшеренүләр дәвам итәчәк әле.
Галим-голәмәгә киң җәмәгатьчелек арасында танылу, дан-шөһрәт казану җиңел түгел. Әмма Альфред Хәсәновичны олы галим, археолог буларак белмәгән, ишетмәгән татар сирәктер ул. Халкыбызның килеп чыгышын җентекләп өйрәнгән, шул хакта газета-журнал битләрендә күп санлы мәкаләләре белән чыгыш ясаган, китаплар язган кеше буларак беләләр аны. Галим «Татар халкының килеп чыгышы» дигән китабын 1974 елда татар телендә бастырып чыгара. 1977 һәм 1989 елларда аның киңәйтелгән басмалары рус телендә дөнья күрә. Билгеле инде, шундук таралып та бетәләр, чөнки халык үзенең дөрес тарихын белергә тели, һәм ул аны Халиков хезмәтләреннән таба. «Кемнәр без – болгарлармы, татарлармы?» һәм «Болгар-татар чыгышлы 500 рус фамилиясе» дигән хезмәтләрен ул гади халык укырлык итеп, фәнни-популяр китаплар рәвешендә язды. Үзләре юка гына булса да, эчтәлекләре бик саллы аларның. Тарихчылар әле хәзер дә файдалана алардан, фәннән ерак торган милләттәшләребез дә йотлыгып укый.
А. Х. Халиковны, гадәттә, татар этногенезын өйрәнүче галимнәрнең «болгарчылар» төркеменә кертәләр. Хакыйкатькә туры килеп бетми торган караш бу. Ни өчен дигәндә, халкыбызның борынгы тарихын ул һуннар чорыннан ук башлый, Төрки каганлыкларын, Кубрат ханның Бөек Болгарын, Хәзәр дәүләтен дә читләтеп узмый, аларны халкыбыз формалашуда аерым этаплар итеп карый. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән этник үзгәрешләрне дә күрә, җирле фин-угор һәм күрше славян-рус халыкларының татар этногенезындагы ролен дә инкяр итми, калку итеп күрсәтә. «Татарларның халык булып формалашуында төрле этник компонентлар катнашкан, – дип нәтиҗә ясый А. Х. Халиков, – әмма болгарларны Идел һәм Урал буе татарларының төп ата-бабалары дип санарга хаклыбыз.» Фәндә яңа фикерме бу? Юк, әлбәттә. Ш. Мәрҗани, Р. Фәхреддин, Г. Әхмәров, М. Худяков, А. Смирнов кебек мәшһүр тарихчыларыбыз да шундый ук карашта торалар иде. А. Х. Халиков исә бу концепцияне яңа археологик материаллар белән баетты, тулыландырды һәм кайбер мәсьәләләргә төгәллек кенә кертте.
Бүгенге көндә татар этногенезында хәлиткеч этап итеп Алтын Урда чоры карала. Бусы да аның яңа концепция түгел. Һ. Атласи, Г. Гобәйдуллин, М. Сәфәргалиев, Ш. Мөхәммәдьяров һ.б. күп кенә тарихчы галимнәр болгарларның, кыпчакларның һәм башка төрки халыкларның Алтын Урда составында татар исеме алып, бербөтен этнос булып оешып җитүен ышанычлы фактлар белән расладылар. Ахыр чиктә әлеге концепция тарафдарлары да болгарларның татар этногенезында тоткан урынын танырга мәҗбүрләр. Соңгы елларда ясалган археологик ачышлар яктылыгында болгарларның Алтын Урда цивилизациясен тудыруда актив катнашканлыгы тагын да ачыграк күренә.
Күпләрнең хәтерендәдер: 1977 елда башкалабызның 800 еллык юбилеен үткәрергә йөргән идек. «Дәлилләрегез аз» дигән сылтау белән аны бәйрәм итәргә рөхсәт бирмәделәр. Әлеге юбилейны фәнни яктан нигезләргә тырышкан галим А. Х. Халиков иде. Тик ул чакта хәзерге кебек масштаблы казу эшләре алып барырга ирек куелмады. Әйтергә кирәк, фән дөрес юлда булды. Аек акыллы Мәскәү галимнәре дә моны таныды: Казанның монгол яуларына кадәр үк барлыкка килгән шәһәр булуын раслаган мәкаләләр Россия энциклопедияләрендә урын алды.
1994 елда А. Х. Халиков Казан Кремлендә яңадан казу эшләренә тотынган иде. Нәтиҗәсен генә күрергә өлгермәде. Остазыбыз башлаган эшне без, аның шәкертләре дәвам иттек. Яңа ачышлар-табышлар Халиковның элеккеге фаразларын тулысынча раслады! Алай гынамы соң – башкалабызның 1000 еллык юбилеен ил күләмендә бәйрәм итә алдык. Татарстан археологиясенең олы казанышы иде бу, һәм әлеге уңышларда Альфред Хәсәнович Халиковның саллы өлешен танымау хата булыр.
Профессор А. Х. Халиков турында озаклап сөйләргә мөмкин, әлбәттә. Аның фәнни эшчәнлегендәге тагын бер өлкәне генә искә алып үтәсем килә. 1950 еллардан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Татарстанның археологик истәлекләрен барлау, яңаларын эзләп табу һәм аларны тасвирлап фәнни әйләнешкә кертү белән шөгыльләнде. Шәкертләре П. Н. Старостин, Р. Г. Фәхретдинов, Р. С. Габәшев һ.б. археологлар белән җәяүләп, туры килгәндә экспедиция машинасына утырып, кайвакытта кеше аягы басмаган җирләрдән ничәмә-ничә мең чакрым юллар үтелгән? Нәтиҗәдә биш меңгә якын археологик истәлекне туплаган фундаменталь хезмәт – «Татарстанның археологик картасы» төзелә. Алты томнан торган бу хезмәт 1994 елда республикабызның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләгенә лаек дип табылды.
А. Х. Халиковның ике дистәгә якын шәкертләре булуын, җаваплы редактор сыйфатында 40 тан артык китап һәм фәнни җыентыклар әзерләп чыгаруын, союзкүләм һәм халыкара конференцияләрдә, конгрессларда докладлар һәм дә кандидатлык, докторлык диссертацияләре якланганда рәсми оппонент буларак чыгышлар ясавын, Казан дәүләт университеты профессоры дәрәҗәсендә студентларга лекцияләр укуын, ниһаять, әллә никадәр җәмәгать эшләре алып баруын да истә тотсаң, боларның барысына да ничек өлгергән икән ул дип шаккатырга гына кала.
1994 елда әле генә 65 яшен тутырып, һич көтмәгәндә фани дөньядан китеп баруына да байтак гомер узган икән. Тик без моны сизмибез, әйтерсең ул һәрчак безнең белән, нинди генә олы эшкә тотынсак та, аның белән киңәшләшәбез, ашыгып, ярамаган нәрсә эшләп ташласак, нәрсә әйтер иде икән дип оялып-читенсенеп куябыз. Гадилек һәм бөеклек үрнәге Альфред Хәсәнович һаман безнең арабызда. Ике-өч елга бер мәртәбә «Халиков укулары» үткәрәбез. Әле менә узган ел гына заманында ул оештырган Мари археология экспедициясенең эшли башлавына 50 ел тулды. Бу датага багышлап, Йошкар-Олада фәнни конференция булып узды. Быел Биләр экспедициясенә 40 ел. Алабуганың 1000 еллыгын үткәрергә җыеналар. Остазыбызны тагын һәм тагын искә алачакбыз. Ул безнең белән.
Фаяз ХУҖИН
2006 ел
«Мәйдан» № 11, 2024 ел
Комментарийлар