Логотип «Мәйдан» журналы

Беренче татар профессоры

Гыйлем Камай (1901-1970) – химик-органик, химия фәннәре докторы (1941), профессор (1961), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1944; 1961), Татарстанның Социалистик Төзелеш Батыры (1932), СССРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лау- реаты (1952). 1926-1929,1931-1931 елларда Казан дәүләт университетында, 1935-1937 елларда ректор; 1930 елдан Казан химия-технология институтында да эшли, 1946 елдан органик синтез нигезләре кафедрасы мөдире; 1945-1952 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында гыйльми сәркатип. Гыйльми хезмәтләре фосфор һәм мышьяклы органик кушылмаларны синтезлау мәсьәләләренә карый. Химия буенча татар телендә дәреслек һәм атамалар сүзлеге авторы.

Гыйлем (Гыйльметдин) Хәйретдин улы Камаев химия фәненә революция, Гражданнар сугышы аша, үзенә генә хас юллар, агымнар, ачышлар белән килеп керә.
Тәтеш бурлагы улы Гыйльметдин 1901 елның 23нче февралендә туа. 9 яшеннән ятим калып, башта ат белән йөк ташучы, ә 14 яшьтән йөкче булып эшли башлый. «Тәтеш университетын» бетергән Камайга 1917 еллардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә (ул укырга грузчиклардан пароходларның исемнәре буенча өйрәнә), Татар мөгаллимнәр семинариясенең ишеге ачыла. Ул тулай торакка урнаша, аңа стипендия билгеләнә. Камай комсомолга керә, сәясәт белән шөгыльләнә башлый: яшьләр арасында большевиклар идеяләрен пропагандалый, В. И. Ленин хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итә, соңрак РКП ҮК каршындагы Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының үзәк бюро органы булган «Эшче» газетасында корреспондент булып эшли башлый. 1920 елда партиягә алына. Ш. Усманов тәкъдиме буенча Мәскәүгә, аннары Перекопка татар-башкорт гаскәрләрен агарту эшенә җибәрелә. Врангельне җиңгәч, 1921 елда демобилизацияләнә, партиянең X съездында катнаша (анда Ленинны күреп тыңлый), аннары Себерне акгвардиячеләрдән азат итүдә катнаша. 1922 елда Томск РКП(б) ҮКнең Себер бюросы аны Томск университетына укырга җибәрә. Стипендия генә җитмәгәнгә, башлангыч курсларда укыганда, 
Г. Камай кичләрен йөк төяп-бушатып йөри, югарырак курсларда балалар йорты мөдире булып эшли, аннары Себер төрки-татар педагогия техникумында укыта башлый.
Г. Камайның диплом эше бензол кушылмаларын нитролау (М02 төркемен кушу) тизлеген өйрәнүгә багышланган була. Ул университетта  Н. Д. Зелинскийның шәкерте булган Б. В. Тронов җитәкчелегендә эшли. Диплом яклагач, Б. В. Тронов аны аспирантурада калырга үгетли. Г. Камай истәлекләреннән билгеле булганча, бер галим моны ишеткәч, университетның Гыйльми советында: «Сез нәрсә, кемне кафедрада калдырмакчы буласыз? Ул бит грузчик, татарин, җитмәсә әле коммунист та», — дип, Б. В. Троновка бәйләнгән. Тик Б. В. Тронов Г. Камайны яклап чыккан. Әмма язмыш аны Казан университетына юнәлтә.
Шулай итеп, Г. Х. Камай Томск университетында химия дөньясы ишеген ачса, Казан университетында шул дөньяга кереп чума һәм үз юлы белән китә. Биредә ул А. Е. Арбузов кулы астында фосфор химиясен өйрәнә, тикшерә башлый.
Бу дәверне искә төшереп, ул болай яза: «1926 елның көзе. Кесәмдә Томск университеты дипломы. Химия факультеты деканы, профессор А. М. Ва-
сильев мине А. Е. Арбузов кабинетына алып керде. А. М. Васильев: «Александр Ерминингельдович, менә сезгә яңа аспирант – Гыйлем Камайны алып килдем». А. Е. Арбузов миңа сынаулы караш ташлады. Ул җиңелчә генә күзлек кигән, сакалы пөхтә, кыска итеп кистерелгән. 
А. Е. Арбузов дәшмичә генә минем дипломымны актарды һәм таләпчән генә: «Мине сезнең темагыз кызыксындырмый», – диде. Мин каушап калдым. Әмма икенче көнне тагын кердем. «Ярар, калыгыз, тик мин бик таләпчән. Үзегезгә эшләргә туры килер», – диде. Шулай итеп, мин А. Е. Арбузовның икенче аспиранты булып киттем. Без аның олы улы Борис белән 9га эшкә килә һәм кичке 11ләрдә эштән китә идек. А. Е. Арбузов миңа беркайчан да кисәтүләр ясамады, түземлек белән төзәтеп кенә җибәрә иде. Ә Бориска карата бик таләпчән булды. Ул беркайчан да атасына каршы сүз әйтми, тыңлый һәм аның кушканнарын эшли иде».
А. Е. Арбузов Гыйлем Камай турында: «Тиофосфин кислоталарының әлегә билгесез кушылмаларын табу Г. Камайдан бик зур көч һәм түземлек сорады. Торбалар шартлап, берничә атна буена тырышкан хезмәтләр юкка чыгуга карамастан, яшь аспирант кат-кат яңабаштан элгәр (башлангыч) кушылмалар әзерләргә тотына иде. Г. Камай тиздән яңа фосфор кушылмаларын табу мәсьәләсенә ачыклык кертер», — дип язып калдырган, һәм, чыннан да, 1928 елда Казанда А. М. Бутлеровның 100 еллыгына багышланган конференциядә Гыйлем Камай атаклы галимнәр – А. Е. Фаворский, Д. Н. Прянишников, Н. Д. Зелинский, бертуган С. Н. һәм А. Д. Реформатскийлар, А. Е. Чичи-бабин, Н. Я. Демьянов, В. Е. Тищенко кебек бөек органик-химиклар алдында «Фосфорсеркә кислотасы эфирын табу методикасы» һәм «Фосфорлы асимметрик тиофосфин кислоталарын табу» турында беренче зур фәнни доклад ясый. Бу чыгышын Г. Камай «химик рыцарьлыкка керү» итеп кабул итә.
Аспирантураны бетергәннән соң, 1929 елда, Халык хуҗалыгы Югары Советы Г. Х. Камайны алдынгы илләрнең берсе – Германиягә белемен күтәрү өчен җибәрә. Ул Тюбинген университетында Я. Мейзенгеймер кулы астында мышьяклы органик кушылмалар синтезлау өстендә ел ярым эш алып бара. Бу өлкәдәге фәнни эзләнүләр Г. Камайга соңрак дан һәм шөһрәт китерә. Мәсәлән, 1950 елда А. Е. Арбузов бер мәкаләсендә: «Профессор Г. Камай мышьяк атомы фосфор белән турыдан-туры тоташкан яңа фосфор-органик кушылмалар синтезлады», – дип яза. Кыргый «кызыл» республика вәкиленең Германиядәге эшен йомгаклап, алман телендә чыгыш ясавы һәм тикшерү нәтиҗәләре белән таныштыруы алман коллегаларын шаккатыра. Ул вакытларда була торган бик сирәк күренеш – Г. Х. Камайны алман химиклар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы итеп сайлау – галимнең таланты һәм уңышлары хакында сөйләүче бер факт.
1931 елда Германиядән кайткач, Г. Х. Камай арадаш продуктлар һәм буяучы матдәләр кафедрасы мөдире, ә берничә айдан (30 яшендә) КДУ һәм КХТИ профессоры итеп сайлана. Шул вакыттан алып, галим педагогика һәм фән белән ныклап шөгыльләнә башлый. Ул профессор да, фән буенча институт проректоры да, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы да, шәһәр советы депутаты да. Фәнни хезмәтләрен һәм иҗтимагый эшләрен билгеләп, ТАССРның ҮБК Президиумы 1932 елда (24 апрель) Г. Х. Камайга «Татарстанның Социалистик Төзелеш Батыры» дигән исем бирә.
1935 елда Г. Камай КДУ ректоры итеп билгеләнә. Бу Казан дәүләт университеты тарихында татарны шушы баскычка күтәргән беренче факт була. Г. Камай ректор булган чорда химия факультеты һәм ике тулай торак бинасы салына башлый. Әмма 30-40 нчы еллардагы үз халкына карата үткәрелгән террор Г. Камайга да тимичә калмый. Ул 1937 елда репрессияләнә, ректорлыктан төшерелеп, төрмәгә эләгә.
Менә шушы елның 15нче сентябрендә чыккан КДУ органы «Ленинец» газетасындагы «Дошман фаш ителде» мәкаләсеннән бер өзек:
«Соңгы ике елда университет стеналары эчендә күп кенә халык дошманнары һәм аларны яклаучылар фаш ителде. Аларның күп еллар фаш ителмәве Вексликның, аннары Камайның ректор булып торуына бәйле иде. Камай, дошманнар, контрреволюцион милләтчеләр белән бәйле булуы сәбәпле, университетның төрле бүлекләрендә яшеренгән дошманнарны фаш итмәде һәм моны теләмәде дә.
Камай... контрреволюционер милләтче Солтангалиев гаиләсенә һәрдаим ярдәм итеп торуын да яшереп килде, һәрвакыт милләтче Гали Рәхимне яклады. Ул бүгенге көнгәчә фашистик Германия химиклары җәмгыятенең әгъзасы булып тора... Юкка гына Камай КДУ галимнәренең «Учёные записки» җыентыгы 
редакторы булып торганда, халык дошманнары Пронин, Байчуриннарның сәяси материаллары шушы җыентыкта очраклы рәвештә генә басылмагандыр... Хәзер Камайның йөзе ачылды, фаш ителде...»
Якынаеп килгән дәһшәтле сугышка әзерләнү яңа технологияләр, шартлагыч матдәләр әзерләүне таләп итә. 
Бу исә, үз чиратында, галимнәрне барлауны һәм аларның яңадан-яңа ачышлар, фәнни эзләнүләр алып баруын сорый. 1939 елның маенда Г. Х. Камай, «эше туктатылу» сәбәпле, иреккә чыгарыла.
Г. Х. Камай 1941 елда докторлык диссертациясе яклый. Сугыш елларында нитрокушылмалар (шартлагыч матдәләр) химиясе һәм технологиясе өстендә эзләнүләр алып бара. Аның органик синтез өлкәсендәге төпле хезмәтләре дә билгеле. Бу өлкәдәге оригинал хезмәтләре өчен 1952 елда Г. Х. Камайга Сталин премиясе бирелә.
Гыйлем Камай сугыштан соң V төркем элементларының (фосфор, мышьяк һ.б.) органик кушылмаларын синтезлау, аларның әверелешләрен өйрәнү өлкәсендәге эшләрен дәвам итә һәм күп кенә ачышлар ясый. Мәсәлән, элегрәк инерт саналган дүртхлорлы углеродның фосфат кислотасы алкиллы эфирлар белән тәэсир итешү реакцияләрен химия фәнендә «Камай реакцияләре» дип йөртәләр. Шушындый реакция продуктларын хәзер без майларга өстәмәләр, пластификаторлар (пластиклыкны көчәйткеч матдәләр), инсектицидлар (корткычларга каршы агулар) сыйфатында кулланабыз. Г. Х. Камайның мышьяк һәм фосфорорганик кушылмалар, нитрокушылмалар химиясе өлкәсендәге фундаменталь хезмәтләре Казан химия мәктәбенең данын тагын да 
арттырды.
Гыйлем Камай СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалын оештыруга, Органик һәм Физик химия, Химиятехнология институтларын үстерүгә зур өлеш кертә. КХТИда органик һәм нефтехимия синтезы кафедрасын оештыра. Ул – Д. И. Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химиклар җәмгыятенең Казан бүлеген оештыручыларның берсе. Г. Камай 30нчы елларда Г. Дистанов һәм Г. Вәлитов белән беренче мәртәбә русча-татарча химия терминнары сүзлеген төзеп бас- тыра. Шулай ук татар телендә «Химия буенча лекцияләр курсы» дигән китабы да билгеле. А. М. Бутлеров, А. М. Зайцев, Н. Д. Зелинский, А. Е. Арбузов һ.б. галимнәр турында мәкаләләрен, «Тормышка ашкан хыял» дигән автобиографик хезмәтен бастыра. Г. Камай җитәкчелегендә җиде кеше докторлык һәм кырыклап хезмәткәр кандидатлык диссертацияләрен яклый.
Г. Х. Камай 1970 елның 17нче мартында кинәт вафат була.
Югары мәктәпне үстерүдәге уңышларын һәм фәнни хезмәтләрен бәяләп, Г. Х. Камай ике мәртәбә Ленин, өч мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, СССР медальләре белән бүләкләнә. Ул Дәүләт премиясе лауреаты, 1961 елдан – РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Казан урамнарының берсе аның исемен йөртә. Татарстан Фәннәр академиясе Г. Х. Камай исемендәге премия булдырды.

Галим Хисамиев, 
Фәһимә Харрасова

«Мәшһүр татар галимнәре» китабыннан

Фото: tatar-inform сайтыннан

«Мәйдан» № 4, 2024 ел

Комментарийлар