Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?
Зөлфәт Хәкимнең яңа романына бер караш
Татарстан китап нәшриятында халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы басылып чыкты.
Романда сугыш – тынычлык, явызлык – яхшылык кебек гомумкешелек проблемалары күтәрелгән. Шулай ук сугыш шартларында егет белән кыз арасында туган мәхәббәтнең гомер буе сүрелмәве, ике йөрәк арасында еллар да, чакрымнар да җиңә алмаслык бөек хиснең саклануы якты һәм җылы итеп бирелгән.
Әсәр 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Роман» номинациясендә 1 нче урынны алды.
Зөлфәт Хәким, ХХ гасырның 90 елларында әдәбият мәйданына килеп, проза һәм драматургиядә барган әдәби-эстетик эзләнүләрне әйдәп баручыларның берсе буларак танылу ала. Әдипнең «Курку», «Гөнаһ», «Агымсуда ни булмас?», «Кишер басуы», «Телсез күке», «Легионер», «Газап» һ.б. повесть-романнары, драмалары татар әдәбияты традицияләрен дәвам итү белән бергә, яшәешне чагылдыруда яңа формалар, алым-чаралардан файдалануның уңышлы үрнәкләре белән әдәби яңарышка йөз тота, әлеге юнәлештәге эзләнүләргә зур йогынты ясый.
Язучының «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы[1], фәлсәфи эчтәлек белән сугарылып, бүгенгебез белән Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының тыгыз бәйләнешен яшәү һәм үлем, сугыш һәм тынычлык, вакыт һәм мизгел, мәхәббәт һәм хыянәт кебек төшенчәләр аша ачуга килә. Әсәр үзара тыгыз бәйләнештәге өч сюжет сызыгыннан гыйбарәт: берсе – лейкоз белән авыручы татар галиме Хәйдәр Гариповның Германиядә дәвалану үтүенә бәйле, икенчесе – совет солдаты Самат белән немец әсире Ортвинның очрашуы, бер-берсенә ярдәм итүе; өченчесе – Самат белән Светлананың мәхәббәт тарихы.
Хәйдәр Германиянең Мюльхайм-ан-дер-Рур шәһәрчегендәге «Панмедика» клиникасына дәваланырга килә һәм шунда Берлинның Шаритэ клиникасында табиб булып эшләүче профессор Винфрид Мейер белән таныша. Әлеге очрашу әтиләрен искә төшерү, алар язмышының үз язмышларында чыгылыш табуын аңлау-бәяләү булып үсә. Бөек Ватан сугышы менә 70 елдан артык инде тән һәм җан яралары буларак ил тарихында үзгә урын алып тора. Бөтен дөнья тарихын үзгәрткән сугыш вакыйгаларына, ил-халык һәм аерым кешеләр язмышына татар әдәбияты даими мөрәҗәгать итеп килә. Аның сәбәп-нәтиҗәләре, миллионнарча корбан биреп яулап алынган җиңүнең асылы, сугыштагы батырлык һәм куркаклык, бөеклек һәм түбәнлек мисаллары һ.б. төрле чорларда төрлечә бәяләнә. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы елларда язылган әсәрләрдә батырлык пафосы өстенлек итә. Г. Әпсәләмов, И. Гази, А. Шамов, Г. Минский, М. Әмир һ.б. укучыларга идеаллаштырылган үрнәк геройларны тәкъдим итәләр. Мондый әсәрләр арасында Ә. Еникиның сугыш чоры хикәяләре («Бала», «Мәк чәчәге», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә») аерылып тора. Аларда сугыш шартларына яшәүче кешеләрнең күңел дөньясы алга чыга. Автор сугышның гайре табигый булуын сызлану-сыкрану хисе аша тасвирлый. 1960 еллар чигендәге үзгәрешләргә нисбәтле сугыш темасы яңа эчтәлек һәм сурәтләр белән байый. Алдагы елларда дөнья күргән М. Юнысның «Биектә калу» («Шәмдәлләрдә генә утлар яна»), А. Гыйләҗевның «Яра» повестьлары тема яңалыгы, сугыш ялангачлыгы, милли һәм гомумкешелек мәсьәләләренә үзгә караш белән киң яңгыраш ала. Соңрак язылган Х. Камаловның «Һәркемнең гомере бер генә», «Үлгәннән соң яздым», «Безне өйдә көтәләр» трилогиясе, Н. Фәттахның «44 нең май аенда» повесте, З. Зәйнуллинның «41 нең арбалы хатыннары» кебек әсәрләр фронт һәм тыл тормышын сурәтләүдә моңарчы читтә калып килгән якларны ачып, сугыш мәсьәләләренә башкача карарга мөмкинлек бирә.
З. Хәким «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романында сугыш вакыйгаларын үзгә концепциядән чыгып сурәтли: сугыш шартларында да кеше булып калуны аңлаткан гуманизм чагылышы ул. Билгеле, бу өр-яңа тема түгел, әмма аның мәхәббәт тарихы белән үрелеп бирелүе, үткән-бүгенге бәйләнешен төрле яссылыкта һәм яшәешнең күптөрле мәсьәләләре аша фәлсәфи планда ачылуы әсәрне тирән мәгънәле, киң яңгырашлы итә. Сугышта татар солдаты Самат Гарипов әсирлеккә төшкән немец радисты Ортвин Мейерны «Смерш» кешеләренә тапшыру турында приказ ала. Автор батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, ике медаль белән бүләкләнгән егет белән укучыны шул мизгелдә таныштыра башлый. Ил-халыкка әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт алып килгән немецка булган нәфрәтен Самат яшерми. Шул ук вакытта, әлеге хәлсез, мескен солдат кыяфәтендә курку катыш чарасызлыкны күреп, егет сагаеп кала: әлеге немец солдаты да кеше бит. Шуңа да берничә сәгатьтән соң бандерачылар әсирне атарга теләгәч, ул, үзенең гомерен куркыныч астына куеп, аны яклап кала, үтермәүләрен сорый. Үзара авырлык белән генә аңлаша алган ике солдат арасында әлегә ачык беленмәгән бәйләнеш барлыкка килә. Билгеле, ул җиңел генә була да алмый. Көн саен диярлек явызлык, кан-яшь белән очрашу, җимерелгән авыл-калалар, үтерелгән сабыйлар, картлар солдатның күңелен катыра, җанына үч алу хисен шыплап тутыра. Анда миһербанлыкка урын калмагандыр кебек. Ә юк, калган икән. Үзара нәфрәтләре никадәр зур булмасын, ике солдатта да кеше булуларын аңлау хисе өстенлек ала. Үзара дошман булган совет солдаты Самат Гарипов һәм немец әсире Ортвин Мейер бер-берсен үлемнән коткарып кала. Ике солдатның иң хәлиткеч мизгелдә Кеше булып калуы һәртөр сугышлардан өстен булып чыга. Шунысы игътибарга лаек, З. Хәким бу темага алданрак «Телсез күке» театраль романында мөрәҗәгать итә. Әсәрдә финнар белән сугыш шартларында капма-каршы якларда хезмәт итүче ике татар егете – Зариф һәм Зыятдин очраша. Әлеге «дошман» татар егетләрен дуслашырга, аңлашырга этәргән сәбәп булып татар җыры тора. Җыр, һәр төрле чикне үтеп, егетләрнең күңеленә үтеп керә һәм үлем коралын ташларга мәҗбүр итә. Автор «дошманнарны дуслаштыру» идеясен үстерә барып, яңа романы үзәгенә сугышта да кеше булып кала алу идеясен сала. Вакыйгаларга нисбәтле, ул бөтен кешелек җәмгыяте нигезләнергә тиешле яшәеш принцибы булып калка.
Сугыш шартларында гайре табигый булып күренгән әлеге вакыйга һәм Саматның, һәм Ортвинның дөньяга карашын үзгәртеп ташлый, хәзер инде алар яшәү-үлем мәсьәләсенә генә түгел, бәлки яшәеш сорауларына да башка күзлектән карый башлыйлар. Икесе дә бер-берсен үлемнән коткарып калу вакыйгасын улларына кат-кат сөйләүне тиеш дип таба. Моның белән үсеп килүче егетләр күңеленә гаять мөһим сыйфатны сеңдерүгә ирешәләр: нинди генә хәлләрдә дә тормышта Кеше булып калырга кирәк! Самат сугыштан соңгы елларда да гадел, принципиаль булып кала. Үз фикереннән баш тартмаганы өчен хәтта яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр була. Улы Хәйдәрнең олы галим, туры сүзле, ярдәмчел кеше булып үсүендә, һичшиксез, зур роль уйный. Шуңа да Хәйдәр аның сүзләрен үзенә нәсыйхәт буларак кабул итә һәм гомере буе күңелендә саклый: «Иң беренче – үзеңне югалтудан курык. Икенче – сөйгән кешеңне югалтудан курык. Башка нәрсәдән курыкма һәм беркемнән дә курыкма».
Ортвин сугыштан соң эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, ике баласы да врач булып җитлегә. Дөньялар үзгәреп, илләр арасында мөнәсәбәтләр җайга салынгач, аның, Украинага килеп, Светлананы эзләп табуы, тирән рәхмәтен белдерүе, соңрак Сабит белән Хәйдәр очрашуын оештыруы да бу кешенең чын зыялы һәм олы җанлы булуын күрсәтә. 70 елдан соң, авыру Хәйдәр Гарипов белән доктор Вингфрид Мейернең очрашуы, бик тиз уртак тел табулары, бер-берсенә ярдәм итәргә әзер булулары, Хәйдәр сүзләре белән әйткәндә, «1944 елгы вакыйгаларның дәвамыдыр. Балаларыңның, оныкларыңның язмышы да синең теге яки бу мизгелләрдә нинди карар кылуыңа, нинди адым ясавыңа бәйледер».
Сугыш шартларында очрашып, бер-берсенә гашыйк булган Самат белән Светлана мөнәсәбәте романтик сурәтлелектә, хис-кичереш дулкыны аша бирелә. Өч көн һәм өч төнгә сузылган мәхәббәт тарихы Ярату дигән бөек хискә мәдхия, аның кадерен, тирән мәгънәсен аңлау булып тора. Беренче күрешүдә үк Самат кызга гашыйк булып, аның йөз-чалымыннан, сөйләменнән, үз-үзен тотышыннан күңел халәтен аңлап ала, үзенә якынлыгын тоя. Светлана да егетнең олы йөрәген, кешелекле сыйфатын, сугыш шартларында да күңел сафлыгын югалтмавын ачык тоемлый һәм бөтен барлыгы белән аңа тартыла. Сугыш михнәтеннән, караңгылыктан, газап-әрнүләрдән туйган яшь кызның егет күңелендәге җылылыкка ышыкланып, үзен яклауга һәм саклауга мохтаҗ хатын-кыз итеп тоясы... яратасы һәм яратыласы килә... Шул рәвешле, автор сугыш афәтенә каршы яратуны – саф һәм табигый сөю хисен куя. Шуның белән гаять мөһим нәтиҗә ясый: «Сугыш бөтен нәрсәне үтереп, юкка чыгарып бетерә алмый икән. Дөньядагы барлык ямьле күренешләрне юк итү, яктылыкны тәмам сүндерү сугышның да хәленнән килми икән!» Әлеге каршылык вакыйгалар барышында тормышны, киләчәкне, сөю-сәгадәтне раслау булып үсә. Күңелендәге мәхәббәт хисе чагылышы буларак, сугыш шартларында Самат иҗат иткән шигырь дә шуңа хезмәт итә: «Мәхәббәтнең изге җанын кыю / Хәлләреннән килмәс сугышның...» Ә инде байтак еллардан соң, татар телендәге шигырьнең төрек һәм алман телләренә тәрҗемә ителүе, немец композиторы тарафыннан көйгә салынып, популяр җыр булып китүе дә үзгә мәгънә ала. Ул ил-халыкларның үзара аңлашып, ярдәмләшеп, бер-берсен баетып яшәвенә ишарә итә һәм киләчәк өчен моңа альтернатива булмавын да искәртә кебек. Ярату хисе Самат күңелендәге рухи башлангычны тагын да үстереп, андагы нәфрәтне, үч алу теләген бетерә.
Яшьләрнең бер-берсен яратуы һәм әлеге ярату биргән көч, өмет-ышаныч шундый зур ки, ул аларны гомер буе яклап һәм саклап килә. Аяусыз язмыш, Светлана ире Федор Кондратьев явызлыгы да моңа киртә куя алмый. Автор Светлананы аеруча яратып, үз итеп сурәтли. Әлеге гаҗәеп чибәр, булган, уңган хатын татар егетеннән бала табуы белән горурланып яши (гәрчә никахсыз бала табу хурлык саналса да). Ул һәртөр гайбәттән өстен. Егетнең үз телен яратуын (татарча шигырь язган бит), туган шәһәре Казанны Мәскәүдән дә матуррак дип раславын, күңеле белән туган ягына тартылуын хуплый, шулай булырга тиеш дип саный. Бала атасына мәхәббәте шундый зур ки, улына да чын татар исеме куша, килененең татар кызы Зөлфия булуына да ихластан куана һәм оныкларының Сабир белән Салих исеме белән үсүе дә аңа шатлык-куаныч китерә. Болар исә романны милли төсмерләр белән баета. Саматтагы кешелеклелек сыйфатларының тамырларын туган җире, туган теле, әби-баба традицияләре белән бәйләп карау мөмкинлеге бирә. (Игътибар итик, Светлана язмышы соңгы елларда шау-шу уяткан Г. Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы героинясына капма-каршы концепциядә торып иҗат ителгән дигән фикер дә туа).
Шуны да билгеләп үтик, автор геройларының ялгызлыкта, сызланулы халәттә яшәүләрен ачуга да киң урын бирә. Саматның һәм Светаның ялгызлыгы, беренче чиратта, мәхәббәт-гаилә фаҗигасе нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Самат белән Светаның кавыша алмавы аларны ялгызлыкка дучар итә. Гомере буе бер-берсен сагынып, көтеп яшәгән ир белән хатын башкалар белән гаилә корсалар да, «ялгыз» калалар. Нәтиҗәдә икесенең дә гаилә тормышы барып чыкмый, аерылышырга мәҗбүр булалар. Тормышта, билгеле, төрле хәлләр булырга мөмкин, әмма автор үзара яратышуга нигезләнгән гаилә генә нык һәм озын гомерле була дигән фикерне яклап чыга.
Роман үзенең фәлсәфи эчтәлеге белән көчле. Исемгә чыгарылган «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» төшенчәсе, лейтмотив буларак, бөтен вакыйгаларны иңләп үтә. Автор геройлары белән булган хәлләрне сурәтләгәндә гомер агышы, кеше яшәеше турында даими уйлана. Кеше галәмдә бит бөртек кенә, аның тормышы күптөрле сәбәпләргә бәйле үзгәреп тора. Ул аларны белә дә алмый. Барысы да бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин, һәм сиңа йә шатлык, йә кайгы килә. Кеше хәтере исә якты мизгелләрне күбрәк саклый, бу аңа киләчәккә омтылыр өчен кирәк. Самат белән Светаны кавыштырган өч тәүлек тә бик аз, әмма шул вакыт мизгелләрендә алар өчен яшәү мәгънәсе табылган. Светаның балага узуы белән бу бәхетле мизгелләрнең оныкларында дәвам итү мөмкинлеге ачылган.
Әсәрдә автор образы мөһим урын алып тора. Ул үзе дә тормыш фәлсәфәсен, чор-заман куйган сорауларны аңларга омтыла. Вакыйгаларга, геройларның эш-гамәленә бәя биреп, нәтиҗәләр дә ясап бара. Яшәешнең җитди мәсьәләләре турындагы уйлануларга аерым геройларның яшәеш фәлсәфәсе дә кушылып китә. Вакыйгаларны иңләп үтеп, геройлар язмышына үрелеп барган сорауларның бер өлеше яхшылык һәм явызлык каршылыгы белән бәйле. Кешегә явызлык каян килә? Аның сәбәбе нәрсәдә? Явызлыкны туктатып, тыеп буламы? Әлеге сорауларга гасырлар дәвамында җавап эзләнгән. Киң планда бөтен дөнья әдәбиятының үзәгендә торган темаларның берсе ул. Гуманизм белән сугарылган татар әдәбияты да күп гасырлык тарихында әлеге сорауларга җавап эзли. Ислам дине кабул ителгәч, ул күптөрле төсмерләр белән байый. Төрле форма-алымнар, сурәтләр аша алар бер үзәккә килә – җәмгыятьне явызлыктан коткару кеше шәхесе белән бәйле. Кол Гали (XII йөз) моңа адәмне камилләштерү, Аллаһыга таянып яшәү аша килсә, Мөхәммәдъяр (XVI йөз) идарәчене дә, гади халыкны да изгелек кылырга чакыра; М. Колый (XII йөз) авырлыклардан чыгу юлын, Аллаһы кушканча, сабырлыкта күрә. Ә инде Акмулла (XIX йөз) укучысын гыйлем туплап, әхлакый сафланып яшәргә өнди. Дөньяви яшәешне алгы планга куйган ХХ йөз башы шагыйре Г. Тукай авырлыклардан котылуның юлын кешенең милли үзаңын үстерүдә һәм яшәештә әхлакый, социаль, милли гармониягә ирешеп, башка халыклар белән дус яшәүдә күрә. Алдагы чор әдәбиятында явызлык һәм яхшылык көрәше яшәешнең төрле гыйбрәтле хәлләре аша ачылып, сәбәбе буларак гаилә тәрбиясе, җәмгыятьтәге социаль яисә сәяси шартлар, тирәлек һ.б. урын ала (Һ. Такташ. «Җир уллары трагедиясе»; Ф. Хөсни. «Йөзек кашы»; Г. Бәширов. «Сарут»; А. Гыйләҗев. «Балта кем кулында»; И. Сәлахов. «Колыма хикәяләре» һ.б.).
Сугыш шартларында явызлык дошман ягы белән бәйле булып, аны юк итү, хәтта үч алу кирәклеге алга чыга. З. Хәким исә үзгә позициядә торып эш итә. Явызлыкны тудыручы система, аның идеологиясе никадәр көчле булмасын, ул барыбер кешегә кайтып кала. Бу мәсьәләдә Березняк шәһәре сәламәтлек саклау пункты хирургы Иван Константинович карашлары фәлсәфи тирәнлеге, тормыш тәҗрибәсенә таянуы белән аерылып тора. Немец оккупациясе вакытында күргән газап-михнәтләрдән, кешелексезлек күренешләреннән аның күңеле каткан, җаны өшегән. Кеше дигән ике аяклы җанвар өчен әрнү дә, сызлану да аңарда тулып ашкан. «Миңа инде хәзер кеше булуы да авыр (...) Кеше буласым килми, аңлыйсыңмы?! Минем берәр бөҗәк буласым килә», – ди карт сызлану катыш рәнҗү белән. Аның киләчәккә, матур, бәхетле киләчәккә ышанычы калмаган. Әлеге героеннан аермалы буларак, З. Хәким кешелекнең киләчәгенә бару юлын эзли. Ул исә адәмне камилләштерү белән бәйле фәлсәфәдән гыйбарәт: «Дошман – кешенең үзендә ул. Тумыштан ук кеше булсаң да, кеше икәнеңне гомер буе исбатлап яшәргә кирәк. Язмыш шуның өчен кешегә сынаулар биреп тора». Гыйбрәтле язмышка дучар булган роман геройлары Самат, Света һәм Ортвин эш-гамәлләре белән шуны раслап яшиләр.
Явызлык-начарлыкны чорга, заманга бәйләп аңлатырга омтылучыларга да авторның җавабы әзер: «Начар заманалар булмый, начар кешеләр була». Заман гомер агышы белән бәйле булса да, аның нинди булуы шул чорда яшәүчеләрдән тора. Бетмәс-төкшәнмәс хәсрәт алып килгән сугыш фашизм идеологиясен яклаучылар белән бәйле булган кебек, башка чорлардагы авырлык-каршылыклар да кешеләр эш-гамәле белән билгеләнә. Бу турыда ХХ гасыр уртасында танылган шагыйрь Г. Афзал болай яза: «Әшәке кешеләр була, / Әшәке халык булмый; / Әшәке тарихчы була, / Әшәке тарих булмый». Гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган хирург Винфрид әлеге мәсьәләгә мондый ачыклык кертә: «Кешеләр барыбер сугышырлар иде. Рус философы әйтмешли, кешедә, кешелек дөньясында аңлашылмый торган яман чыгынак ята. Уңай шартлар булу белән, шул чыганактан вәхшилек калкып чыга. Бу – асылда, кешелекнең эчке дөньясы чагылышы, аның рухи халәтенең манифестациясе. (...) Аерым кешеләрнең сугыш вакытында мәрхәмәтле булып калулары – сәламәт күзәнәкләрнең исән булуына, аларның кешелек дөньясындагы яман күзәнәкләргә каршы көрәшүенә тиң». Сугыш шартларында Самат һәм Ортвин сайлаган юл, кешелекнең киләчәгенә бару юлы, шуңа да ул аларның үзләренә дә шатлык-куаныч, өмет-ышаныч биргән кебек, балаларының дөрес юл сайлап, мәгънәле яшәвенә китерә. Шул рәвешле, автор укучысын чор, заман һәм анда кешенең урыны турында уйлануга китерә. Һәр заман бит мәңгелек өчен бер мизгел генә, шуңа «кешеләр нишли, нинди гамәлләр кыла шул вакыт эчендә – менә шунысы мөһим бит киләчәк өчен».
Роман үзенең сәнгати эшләнеше белән дә җәлеп итә. Реализмга йөз тотып иҗат ителгән әсәрдә романтик сурәтлелек тә урын алган. Шуңа да без анда сугыш кырыслыгын, мәхәббәт матурлыгын, геройларның сызлануын, ялгызлыгын һәм ... аларны кызгану аша аңларга омтылуны да күрәбез. Матур тел белән язылган вакыйгалар бер тында укылган кебек, геройлар язмышына да битараф калып булмый. Шунысы сөендерә, З. Хәким геройларының һәрберсе үз йөзе, үз характер-сыйфатлары белән аерылып тора. Хәтта эпизодик геройларда да чор рухы, заман авазы ачык сизелә. Болар барысы да романны киң яңгырашлы итә, хәл-күренешләрне укучыга төрлечә бәяләү, үзенчә хөкем итү мөмкинлеге калдыра.
Шулай итеп, З. Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы ил-дөньядагы хәлләр өчен тирән борчылып язылган. Автор Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының аерым язмышлар аша бүгенгебезгә килеп тоташуын яшәешнең иҗтимагый, әхлакый һәм фәлсәфи мәсьәләләре белән үреп бара. Кызыклы сюжет, гыйбрәтле геройлар язмышы һәм фәлсәфи уйлануларда бирелгән кешелеклелек, үзара ярдәмләшү, олы саф сөю кебек сыйфатларны гомумкешелек кыйммәтләре буларак сурәтли. Әсәрдә күтәрелгән вакыйгалар гаять заманча булып, аларда бүгенгенең катлаулы сорауларына җавап эзләнә.
[1] Хәким З.З. Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2023. – 191 б.
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ
«Мәйдан» № 11, 2024 ел
Комментарийлар