Логотип «Мәйдан» журналы

БӘРӘКӘТЛЕ ГОМЕР ЮЛЫ

Филология фәннәре докторы (1991), Казан федераль университетының атказанган профессоры (2009), профессор-консультанты (2022), Россия һәм Татарстан республикасының атказанган фән эшлеклесе (1993, 2005), Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (1995), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы) (1996), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996), Кол Гали (1998), Гаяз Исхакый (2005), Җәмал Вәлиди (2014), Сөббух Рәфыйков (2015), Һади Атласи (2017) һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге (2018) премияләре лауреаты, Казах-төрек Халыкара университетының «Шәрәфле профессоры» (Төркестан, 2004) Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов – Казан университеты даирәсенең һәм фәнни җәмәгатьчелекнең үзәгендә кайнаган олпат шәхесләребезнең берсе.

Хатыйп Йосыф улы 1939 елның 12 маенда Татарстанның хәзерге Зәй районы Апач авылында дөньяга килә. Нәселенең бер тармагы руханилар, морзалар катламына барып тоташкан гаиләсе, Татарстанның ерак бер төбәгендә утырган туган авылы аны дөньяны аңларга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Балачагы яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылмый: ачлы-туклы мәктәптә уку, колхоз эшендә катнашу. Сугыш артының авыр еллары алар буынын җиденче сыйныфны тәмамлауга эшкә җигә. Ләкин белемгә омтылган егетне болар гына туктатып кала алмый, Хатыйп абый үзләреннән 25 чакрым ераклыктагы Сарман районы Иске Кәшер авылында урта мәктәпне тәмамлый. Белемгә омтылыш аны 1959 нчы елда Казанга алып килә. Казан авиация институында укырга керергә теләгән егетне язмыш җилләре Казан дәүләт университетына китерә: 1959-1964 нче елларда ул тарих-филология факультетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Рәдиф Гаташ, Әхдхәт Синугыл, Даут Сөнгатов, Мәлик Хәйруллин, Лена Таҗиева, Розалина Миңнуллина һ.б. күпләгән танылган шәхесләр шушы төркемдә белем ала. Х.Миңнегулов студент елларында ук яшь тәнкыйтьче буларак таныла, хәтта аны иптәшләре шаяртып, «безнең Белинский» дип тә йөртәләр.

Университетны тәмамлагач, булачак галим ике ел Сарман районының Чукмарлы мәктәбендә директор, колхозның партоешма секретаре, аннан КПССның район комитетында партия мәгарифе кабинеты мөдире булып эшли. Нәкъ менә биредә ул шәхес, җәмгыять эшләрендә актив катнашучы, оста оештыручы булып формалаша да.

1967 елның ноябреннән башлап, менә инде 56 елдан артык Хатыйп Йосыф улының бөтен тормыш юлы Казан университеты белән бәйләнгән, биредә ул ассистент, доцент, профессор баскычларын үтеп, зур авторитет яулый, студентларның яраткан укытучысына, лекцияләрен чын хатыйбларча – ораторларча укучы, тыңлаучысын «авызына гына каратып торучы» лекторга әверелә. 1972 елда Алтын Урда чоры төрки-татар шагыйре Сәйф Сараи иҗатына багышланган кандидатлык, 1991 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы» темасына докторлык диссертацияләрен яклый, 1980 елда – доцент, 1992 елда профессор дәрәҗәләрен ала. Үтә дә актив кеше буларак, университетта эшләү дәверендә ул бервакытта да укытучылык хезмәте белән генә чикләнеп калмый: 1984-1989 елларда – филология факультетында декан урынбасары булып эшли, профком рәисе вазыйфаларын да башкара. Ә 1999 елдан алып, 2009 елга кадәр Хатыйп Йосыф улы татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшләде. Бу эшне ул аеруча зур җаваплылык белән, чын күңелдән яратып башкарды. Аннан соң татар әдәбияты кафедрасында эшләвен дәвам итеп, 2022 елдан Казан университетының профессор-консультанты вазифасына күчте.

Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов – төрки дөньяда әдәбият тарихының иң тирән катламнарында эзләнүләр алып барган киң колачлы тикшеренүче-галим, текстолог-ориенталист, фән дөньясына хезмәт итүне яшәү гаменә әверелдергән, үз шәкертләрен әзерләгән абруйлы остаз буларак билгеле. Аның фәнни эшчәнлеге әдәбият белеменең иң авыр һәм катлаулы өлкәсенә – әдәбият тарихына карый. Х.Миңнегулов, нигездә, Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбиятын, аның Шәрык классикасы белән бәйләнешләрен өйрәнә. Урта гасыр төрки-татар әдәбиятын бербөтен процесс буларак өйрәнү юлында ул үз концепциясен булдыра, төрки-татар сүз сәнгатенең урта гасыр көнчыгыш әдәбиятлары белән бәйләнешләренең иҗади механизмнарын таба, сүз сәнгате үсешендә фарсы, гарәп, таҗик, азәрбәйҗан әдәбиятларының ролен билгели. Шунысы үзенчәлекле: галимнең хезмәтләрендә урта гасырның теге яки бу чоры гына аерып алып өйрәнелми, ә шушы зур этап бербөтен буларак, комплекслы тикшерелә. Бу исә төрки-татар әдәбиятында нәзирәчелек күренешен эзлекле ачыкларга, бәяләргә, традицияләрне һәм яңачалыкларны ачыграк тоярга, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрендә аңлатырга мөмкинлек бирә.

«XIX йөз татар хрестоматияләре» (Ш.Садретдинов белән берлектә, 1982), «XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре» (Ш.Садретдинов белән берлектә, 1982), «Татарская литература и Восточная классика» (1993), «Көнчыгыш классикасы һәм татар әдәбияты» (1994), «Гасырлар арасында уйланурлар» (2010), «Тюркское словесное искусство» (2014), «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур» (2014), «Идея государственности в тюрко-татарской литературе VII-XVI вв.» (2016), «Әдәбиятны өйрәнү юлында: фәнни һәм публицистик язмалар, чыгышлар» (2018) һ.б. хезмәтләрендә, 400 гә якын мәкаләләрендә Х.Миңнегулов урта гасырлардагы әдәби процессның үсеш закончалыкларын билгели, күп кенә төрки әдипләр иҗатын татар әдәби фикере белән бәйли, борынгы һәм урта гасырдагы әдәби төр һәм жанрлар системасын төгәлләштерә. Х. Миңнегуловның «Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар: (поэтика һәм әдәби багланыш мәсьәләләре)» (1988) хезмәте татар әдәбият белемендә яңа сүз буларак кабул ителә. Галим биредә «1001 кичә», «Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә» һ.б. кысалы кыйссаларны өйрәнүнең яңа методологиясен тәкъдим итә.

Моннан тыш, Х.Миңнегулов «Татар әдәбияты тарихы»ның төрле елларда дөнья күргән басмаларының, «Татар энциклопедиясе»нең, «Тукай энциклопедиясе»нең концепцияләрен эшләүдә катнаша. Бу басмаларда да урта гасыр әдәбиятына кагылышлы мәкаләләр, Тукай иҗатының көнчыгыш әдәбиятлары белән бәйләнешләренә мөнәсәбәтле язмалар аның авторлыгында языла. 

Хатыйп Йосыф улының тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә, шактый гына кулъязмалар, урта гасыр әдипләренең иҗади мирасы киң фәнни әйләнешкә кереп китә. Мисал өчен, Котбның «Хөсрәү вә Ширин» (Р.Әхмәтҗанов белән берлектә), Сәйф Сараи әсәрләре әдәби җәмәгатьчелеккә шулай килеп ирешә. Төрле төрки телләрдә сакланып калган күпсанлы архив, кулъязма һәм басма материалларны җентекләп анализлап, галим Йосыф Баласагунлы, Кол Гали, Котб, Сәйф Сараи, Мөхәммәдъяр, Мәүла Колый, Таҗеддин Ялчыгол, Шәмседдин Зәки һ.б. әдипләр иҗатына үз бәясен бирә. Шушы эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак төрле елларда аның «Котб иҗаты: «Борынгы һәм урта гасыр татар әдәбияты» курсыннан студентлар өчен уку ярдәмлеге» (1976), «Сәйф Сараи: тормышы һәм иҗаты» (1976), «Рухи мирасыбыз сәхифәләре» (2022), «Татар әдәбиятының үткәне hәм хәзергесе» (2023) һ.б. хезмәтләре, күпсанлы мәкаләләре дөнья күрә.

Х. Миңнегуловның фәнни эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше мөһаҗирлектәге татар әдипләренең иҗатын киң катлам укучыга кайтару белән бәйле. Хөсәен Габдүш, Сания Гыйффәт, Хәсән Хәмидулла, Әхмәд Ләбиб, Шиһаб Нигъмәти, Әхмәд Гәрәй, Гәүһәр Туганай, Минһаҗ Исмәгыйли һ.б. иҗатлары хакындагы язмалары, чит илләрдә нәшер ителгән татарча гәҗит-журналлар турындагы хезмәтләре шул хакта сөйли. Галимнең «Чит илләрдәге татар әдәбияты» (2007) хезмәте татар әдәбият белеменә яңа бер дөньяны ача, татар укучысын, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә, чит илләрдә иҗат итәргә мәҗбүр булган бик күп әдипләрнең әдәби мирасы белән таныштыра. Хатыйп Йосыф улы үз вакытында Гаяз Исхакыйның мирасын кайтару юнәлешендә дә актив эшчәнлек алып бара. Мисал өчен, «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» (2004) дип исемләнгән саллы хезмәте, дистәгә якын мәкаләләре әдипнең чит илдә язылган әсәрләрен, гомумән, шул чор иҗатын тикшерү объекты итеп күтәрә.

Х.Миңнегулов соклангыч продуктив фәнни эшчәнлеккә ия. Бер генә дәлил: аның татар, рус, төрек, инглиз, төрекмән, казах, таҗик телләрендә 1800 дән артык язмасы дөнья күргән, шуларның 25е – монография, бу сан үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Моннан тыш бит әле ул мәктәпләр, югары уку йортлары өчен дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары яза. Илдә үзгәртеп кору еллары башлангач, милли мәгариф системасы да үзгәрешләр юлына чыга. Бу үзгәрешләр исә татар әдәбиятыннан чор таләпләренә җавап биргән программа һәм дәреслекләр язу кирәклеген көн тәртибенә куя. Ш.Садретдинов белән берлектә татар мәктәпләренең 9 сыйныфлары өчен дәреслек һәм хрестоматия язып, ул әсбаплар аша берничә буын, меңләгән татар укучысы әдәбият тарихының иң ерак сәхифәләрен ача.

Хатыйп Миңнегулов үзенең фәнни казанышлары белән һәрдаим уртаклашып яши, Мәскәү, Хельсинки, Истанбул, Анкара, Ташкент, Төркестан, Астана, Кустанай, Пекин, Петербург, Семей, Дүшәнбе, Алма-Ата һәм башка дистәләгән шәһәрләрдә лекцияләр укый, чит илләрдә, бигрәк тә төрки дөньяда күп конференцияләрдә актив катнаша. Ул хатирәләр, юлъязмалар галимнең «Дөньяда сүземез бар» (1999), «Иҗади гамәлле шәхесләр» (2014), «Казанско-татарская тюркологическая школа» (2016), «Озын гомерем хатирәләре» (2018), «Бер елда – биш илдә» (2019), «Гомерләр уза икән ул...» (2020), «Күңелгә якын очрашулар» (2024) кебек китапларында урын ала. Хатыйп Йосыф улының бу юнәлештәге хезмәт-монографияләре галим эшләгән елларның, ул булган шәһәрләрнең, илләрнең, ул очрашкан шәхесләрнең тере хатирәсе булып кабул ителә.

Моннан тыш Х.Миңнегулов – үтә дә актив, үз фикерен турыдан ярып әйтә белгән, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуны үзенең намус эше санаган җәмәгать эшлеклесе дә. Татар халкының чын патриоты дисәк тә һич тә ялгыш булмас. Татар халкы кичергән шатлык – аның да шатлыгы, ул кичергән борчу аның да борчуына әверелә. Ул күп еллар Казан университетында һәм Татарстан укытучыларының белемен камилләштерү Институтында гыйльми совет әгъзасы, Россия югары белем министрлыгы каршындагы «Россия халыклары телләрен һәм әдәбиятларын Федерация вузларында укыту секциясе»нең рәисе була, докторлык диссертацияләре яклау советының гыйльми сәркатибе (10 ел буена), рәис урынбасары вазифаларын башкара, «Казан утлары», «Билге» (Анкара), «Түркология» (Төркестан), «Мирас», «Безнең мирас» журналларының редколлегия әгъзасы буларак та актив эшчәнлек алып бара. Фән һәм җәмәгать эшлеклесе буларак эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1998 елда «Халыкара ел кешесе» (Англия, Кембридж) исемен дә ала галим.

Шушы көннәрдә Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә, без аны чын күңелдән шушы матур гомер бәйрәме белән котлап, алга таба да исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, фәнни уңышлар телибез!

 

Нурфия Йосыпова,

КФУ профессоры

«Мәйдан» № 5, 2024 ел

 

 

Комментарийлар