Әтием турында бераз хатирәләр
Әтием турында мин киләчәктә тулырак итеп язачакмын әле. Язарга тиешмен. Ул бит татар дөньясында атаклы галим-археолог, педагог, оста оештыручы булу өстенә безнең иң якын кешебез дә иде. Ул минем әтием генә түгел, укытучым да, туры мәгънәсендә җитәкчем дә иде. Әйе, күренекле этнограф, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Раил Гомәр улы Кузеев җитәкчелегендә аспирантураны уңышлы тәмамлаганнан соң, мин 1976 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология һәм этнография секторында кече фәнни хезмәткәр булып эшли башладым.
Белеп-сизеп торам – кайберәүләр, әти җитәкләгән коллективта эшләгәч, миңа башкаларга караганда җиңелрәк булыр, фәнни карьера ягыннан да артык киртәләр очрамас дип уйладылар. Аннан соң бу фикерләреннән үзләре үк кире кайттылар. Кайда ул җиңеллек?! Минем башка төшә иде беренче чиратта тукмакның катысы. Хәтеремдә, чираттагы фәнни конференциябез (чит республикалар һәм өлкәләрдән дә галимнәр чакырулы иде) – барысы да алдан уйлап бетерелмәгәндер инде – ничектер таркаурак үтте, оештыру эшендә кимчелекләр булды: кемгәдер кунакханәдә урын булмаган, кемгәдер поездга алдан билет алып куелмаган дигәндәй. Соңыннан бу нәрсәләр турында сектор утырышында сөйләшү булды. Берничә хезмәткәр (шулар арасында мин дә бар, әлбәттә) гаепле иде бу эшкә. Ни дип уйлыйсыз – әтием бөтен гаепне миңа ташлады, калган хезмәткәрләрне телгә дә алмады бугай әле, хәтерем ялгышмаса. Утырыштан соң мин аның кабинетына кердем. «Ни өчен, – дим, үпкәләп, – мине генә гаепле итеп калдырдың инде?» Әтием тыныч кына: «Син – минем улым, шуңа күрә җаваплылык та синдә башкаларга караганда ике тапкыр күбрәк булырга тиеш», – диде. Мин бу сүзләрне күңелемә беркетеп куйдым. Әмма гел син уйлаганча буламыни соң?
Кечкенәдән үк, өч-дүрт яшьтән диярлек, мин әтием белән археологик экспедицияләргә йөрдем. Шуңа күрә археология серләренә болай яхшы гына төшенеп бара идем. Казан дәүләт университетында укыганда (тарих бүлегендә), Биләр экспедициясенә еш барырга туры килде. Бервакыт әтием миңа һәм тагын бер-ике студентка Биләр тирәсендәге борынгы истәлекләрне карап чыгарга, кирәк булса, шурфлар салып, культура катламының калынлыгын, үзенчәлекләрен ачыклап кайтырга кушты. Озак кына йөргәннән соң, Балынгуз шәһәрлегенә килеп чыктык һәм, артык уйлап тормыйча, шурфыбызны ике вал арасындагы бер урында салырга булдык. Берничә көн үткәннән соң, шул тирәләрдә йөргәндә, әти бу шурфны күреп ала бит. Шунда тагын миңа эләкте инде – бөтен студентлар алдында сүгеп ташлады. Миңа карата әйтелгән иң «йомшак» сүзләре (әле һаман да оныта алмыйм, күрәсең, авыр кабул иткәнмендер) «җавапсызлык» һәм «профессиональ наданлык» иде. Икенче көнне ул үзе минем яныма килде һәм, гафу үтенгәндәй: «Ярар, бераз кызып киттем бугай кичә, ачуланма», – диде. Шунда ук: – Барыбер киләчәктә бераз уйлабрак эшлә, файдасы булмыйча калмас», – дип өстәргә дә онытмады.
Үзем алай ук булдыра алмагангадыр инде, әтиемнең фанатларча эшләү сәләтенә шакката идем. Һәрвакыт һәм һәркайда эшли ала иде ул: экспедициягә барганда – машинада, командировкаларга барганда – поездда, Васильеводагы дачасында, шифаханәләрдә һәм ял йортларында, кунакханәләрдә һәм ... институтта еш була торган төрле җыелышларда. Гел язуда булды. Кәгазьләрен кыштырдата-кыштырдата язып утырганда, җыелыш президиумыннан берәү кисәтү ясаса («Барысы да тыңлый, Альфред Хәсәновичка гына берни кирәк түгел, ә бит җитди мәсьәләләр хәл ителә!»), әтием җиңел генә, бераз көлемсерәп, чыгыш ясаучының соңгы җөмләләрен тиз генә кабатлап та бирә иде. Кайчакларда өйдә мәҗлес үткәргәндә, сиздермичә генә кунакларын калдырып китеп, ярты сәгать чамасы югалып тора иде. Кабинетында нәрсәдер язганнан соң, сиздермичә генә тагын мәҗлестәшләре янына килеп утыра, күңелле компаниягә кушылып китә. Хезмәттәшләренең хәтерендәдер әле: «Өч-дүрт битлек кенә булса да яза алмаган көнем – бушка үткән көнем», – дип әйтә иде ул, сез дә белеп торыгыз һәм минем кебек эшләгез, янәсе.
Үзенең яраткан эшенә фанатикларча бирелгән кеше иде минем әтием. Студентлар белән мәш килеп эшли иде. Аның җитәкче, профессор икәнлеген дә онытып җибәрә идек без. Шулай бервакыт, Биләрдә археологиядән практика үткәндә, бер кызык та, кызганыч та (ярый әле ахыры хәерле тәмамланды) хәл булып алды. Арабыздан берәү, татар теле бүлегендә укучы бер студент, болгар кирпеченә кадак белән гарәп хәрефләре сызгалап, «Дауд» дип бер кеше исемен язып куйды. Бу кирпеч кисәген кулына алганнан соң Альфред Хәсәновичның ихластан шатланганын-сөенгәнен күрсәгез иде! «Шушы кирпечне суккан останың шәхси келәймәсе – сирәк табылдык бу! Хәзәрләрдән килгән традиция!» Шулкадәр дә булыр дип башына да китермәгән иде студентыбыз, фальсификацияне аңлап алыр да җитәкчебез, ахырдан бер көлешербез шунда дип уйлаган иде. Нишлисең, дөресен әйтергә мәҗбүр булды. Профессорыбыз каушап, югалып калды, чырае караңгыланып китте. Кирәген бирде иптәшебезнең. Кыскасы, артык уйлап тормыйча, студентка кичекмәстән экспедициядән китәргә боерды, ә Казанга кайткач, гомумән дә университеттан куып чыгару белән янады. Теге мескеннең хәлен аңлагыз инде. Кичкә таба әтием сүрелде, әлбәттә, тынычланды. Соңыннан әле дуслашып та киттеләр алар. Бу хәлне соңгырак буын студентларга Альфред Хәсәнович бик тә мәзәк итеп, ничектер яратып сөйли торган иде.
Альфред Хәсәновичны еш кына энциклопедик белемле галим иде дип әйтәләр. Чыннан да шулайдыр. Үзем белгәннәрдән бер генә мисал. 1990 еллар башында әтиемне Япониягә лекция укырга чакырдылар. Ярыйсы озак, бер айга якын булып кайтты ул анда. Төрле шәһәрләрдә, төрле университетларда, төрле аудиториядә лекцияләр укыган. Соңыннанрак бер җае чыгып, «ниндирәк темаларга укыдың» дип сорап куйдым. Чыгышлары этногенез проблемаларына багышлангандыр дип уйлаган идем. Әтием, хәйләкәр генә елмаеп куйды да: «Юк, археологияне телгә дә алмадым, соңгы чорлар тарихы турында сөйләргә туры килде», – диде. Эш болай булган икән. Япониянең университетлар советы Россиянең Көнчыгышка экспансиясе турында лекцияләр циклына халыкара конкурс игълан иткән. Моның турында хәбәр, бераз соңлап булса да, ничектер әтиемә дә барып ирешкән. Озак уйлап тормаган, чапкан китапханәгә, ике-өч көн эчендә кыска гына план-проспект төзегән дә, җибәргән бу моны Япониягә, конкурс комиссиясенә. Күп кенә дәгъвачылар арасыннан Альфред Хәсәновичны җиңүче дип тапканнар. Миңа ни дип уйларга кала инде: димәк, әтием Борынгы һәм Урта гасырлар археологиясендә генә түгел, Яңа һәм хәзерге заман тарихында да бик мәгълүматлы галим булган. Хәер, аның шулай икәнен күпләр таный да иде.
Гаять бай тәҗрибәсе, эрудициясе, күзәтүчәнлеге, эзләнүчән акылы өстенә аның чын галимнәргә генә хас тагын бер сыйфатын әйтеп үтәсем килә. Интуиция, ягъни сиземләү көче. Яңа табышлар, әле алары да күп түгел, әмма Альфред Хәсәнович шуларны җентекләп өйрәнеп, киләчәктә өстәмә фактлар табылачагына ихластан ышанып, яңа фаразлар тәкъдим итә, һәм бу фаразларның байтагы озак та үтмәстән фәнни теориягә әйләнеп китә, яңа ачышларга китерә, фән дөньясында галимнең абруен күтәрә.
Экспедицияләрдә менә шул интуиция дигән нәрсәнең кирәклегенә үземнең дә күп тапкырлар инанганым булды. Моңа кадәр билгесез археологик истәлекләр эзләп табу максатыннан разведка үткәрәбез. Әтием көтмәгәндә шоферга машинасын туктатырга куша. Без якын-тирәдә эзләнә башлыйбыз. Альфред Хәсәнович туп-туры бер якка карап китә дә, бераз йөргәннән соң, табышлары белән безнең янга килеп җитә. Күңелем сизде шунда берәр нәрсә буласын, ди. Биләр экспедициясендә булган хәл. Шәһәрлекнең валларын – борынгы ныгытмаларын казыйбыз. Тәҗрибәле ике археолог валларның стратиграфиясе – борынгы катламнарның урнашу тәртибе һәм хронологиясе турында бәхәсләшәләр. Озакка киткән бәхәскә өченче археолог соңгы ноктаны куя: «Нигә әле шулай «кайныйсыз», шеф килер менә, барысы да аңлашылыр!» Тагын бер хәл. Шул ук Биләр тирәсендә рекогносцировка үткәрәбез. Арабызда ярыйсы гына тәҗрибәле Мәскәү археологлары да бар. Берни таба алмыйбыз. Шулвакыт Альфред Хәсәнович, барыбызны да шаккатырып дигәндәй, сөреп ташланган тип-тигез җир өстендә үзенә генә мәгълүм ниндидер билгеләр буенча берничә курган-каберлек «күреп» алды. Күпме генә тырышсак та, беребез дә ул каберләрне таный алмады. Соңыннан казып карагач кына, Альфред Хәсәновичның хаклы булуына ышандык.
Фән белән яшәде инде гомере буе, мәрхүм, фәндә яшәде. Хәтеремдә, инсульт зәхмәте белән хастаханәдә дәваланып чыкканнан соң, ул миңа болай диде: «Әле күпме планнарым-хыялларым бар иде. Тагын бер егерме елга җитәрлек. Ничә ел гомерем калгандыр инде, бер Алла белә». Озын гомерле булмады шул. Бик тә яшисе, иҗат итәсе килә иде югыйсә! 1994 елның май ахырында Кремльдә казу эшләрен башлап җибәрде. Кичләрен Казан тарихына караган кулъязмаларын тәртипкә китерде. Этногенез проблемаларына багышланган монографиясен яңабаштан карап чыгарга кирәк иде. Алты-сигез китаптан торачак Борынгы һәм Урта гасырлар археологиясе сериясеннән дә икесе генә чыгып өлгерде... Язмыш барысын да башкача хәл итте. Күңелемне шул гына тынычландыра: әтиемнең эшен шәкертләре дәвам итә.
Наил ХАЛИКОВ
2007 ел
«Мәйдан» № 11, 2024 ел
Комментарийлар