Әйдәп баручы физиолог
Осман (Госман) Җамалетдин улы Курмаев – физиолог, биология фәннәре докторы (1950), профессор (1951), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1968). 1934–1981 елларда Казан педагогия институтында: зоология кафедрасы мөдире (1940–1946), кеше һәм хайваннар анатомиясе һәм физиологиясе кафедрасы мөдире (1950–1955; 1965–1974), проректор (1961–1965). Төп фәнни хезмәтләре нерв системасының һәм гумораль факторларның йөрәк эшчәнлеген көйләү механизмнарын өйрәнүгә багышланган.
Даими электр агымының йөрәккә тәэсир итүен без 1933 елда, Риенмюллер белән бер үк бакытта, аның тикшеренүләренә бәйсез рәвештә өйрәнә башладык. Без даими электр агымының нервка һәм йөрәк мускулларына йогынтысының поляр законыннан чыгып эш иттек, нормаль эшләүче гизүчән нервның тоткарлагыч һәм симпатик нервның стимуллаштыргыч йогынтысындагы йөрәкнең автоматиясенә, аерып куелган карынчыкка, карынчык буйларына һәм йөрәкнең аерым синусына катод белән анодның тәэсирен өйрәндек. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә йөрәк автоматиясенә һәм аның өлешләренә катод белән анодның тәэсирен ачыкладык, бер яктан йөрәккә катод һәм симпатик нервның, икенче яктан анод белән гизүчән нервның туры килүен билгеләдек. Мондый тикшеренүләр йөрәк эшчәнлегендә полярлашуның һәм кайбер ионнарның әһәмиятен, йөрәккә экстракардиаль нервлар йогынтысының механизмын тирәнрәк аңларга ярдәм итәр дип уйланылды.
Эзләнүләребезнең беренче этабы этләр өстендә башкарылды. Хайванның тире астына морфин эремәсе кертелде, ә соңыннан операция өстәлендә хлороформ белән эфир катнашмасы бирелде. Аннары ясалма сулыш астында күкрәк читлеге ачылды. Йөрәк карынчыгының өске өлеше җеп ярдәмендә миографның язгычы белән тоташтырылды һәм сулыш чыгарганда соңгысы йөрәк хәрәкәтен әйләнеп торган барабанда язып барды. Даими электр агымы очында рингер эремәсе белән чылатылган мамык фитильләре куелган полярлашмаучан электродлар аша йөрәккә бирелде. Электр агымы көче реохорд ярдәмендә көйләнде.
Тәҗрибәләр раслаганча, катод карынчыкта, бигрәк тә аның нигезендә, ә анод диафрагмада яки муенда урнашкан очракта даими электр тәэсирендә эт йөрәгенең кыскару ритмнары үтә ешаялар. Йөрәк кыскару ешлыгы бу очракта нормадан 2 тапкыр артып китә. Әгәр һәр сулыш чыгарганда йөрәк 8–9 тапкыр кыскарса, даими электр тәэсирендә шул ук период эчендә 18–19 тапкыр кыскара. Йөрәк тибешенең шушы рәвештә ешаюына карамастан, кыскаруларның амплитудасы зураю да күзәтелә. Димәк, карынчыкны катодка тоташтырганда, без уңай хронотроп нәтиҗәдән тыш күпмедер дәрәҗәдә уңай инотроп эффект та күзәттек. Тискәре йогынты электрны өзгәч тә күзәтелде.
Анод карынчыкта, ә катод диафрагмада яки муенда булганда, даими электр кыры йөрәк тибешен ешайтмый. Киресенчә, анод итеп тоташтырганда, йөрәк фибриляциясе, соңыннан хайваннарның йөрәк тибеше бозылудан үлүе күзәтелде. Моннан чыгып, карынчыкны анодка тоташтыру йөрәк тибешенә тискәре тәэсир итә дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.
Катодның йөрәккә тәэсир итү нәтиҗәсе тышкы яктан симпатик нерв тәэсиренә охшаган, ә анод, күрәсең, йөрәккә гизүчән нерв сыман тәэсир итә. Шул сәбәпле гизүчән нервның тоткарлагыч һәм симпатик нервның стимул-лаштыргыч тәэсир итүе фонында катод белән анодның йогынтысын, аларның экстракардиаль иннервациягә карата синергетик һәм антагоник булуларын ачыклау кызыклы.
Тәҗрибәләребез күрсәткәнчә, даими электр агымын гизүчән нервның тоткарлавы тәэсирендә йөрәк аша уздырганда, анод диафрагма яки муенда, ә катод карынчыкта булганда, йөрәкнең ритмик кыскарулары гизүчән нерв ярсытуына кадәр булган хәленә шунда ук торгызыла һәм ешая. Электр агымын өзгәч, гизүчән нервның тоткарлагыч йогынтысы электр агымына тоташтырганчы булган (элгәр) хәленә кайта.
Димәк, карынчыкны катодка тоташтыру гизүчән нервның йөрәккә тоткарлагыч йогынтысын киметә. Катод урынына анод тоташтырганда, эш башкачарак тора Бу очракта, йөрәк аша даими электр агымын үткәргәндә, гизүчән нервның йөрәккә тоткарлагыч йогынтысы кимеми.
Йөрәк карынчыгын анодка тоташтырганда, гизүчән нервның тоткарлагыч йогынтысын киметә генә түгел, ә күрәсең, ныгайта да.
Без симпатик нервны ярсыту фонында йөрәкне катодка тоташтырып тәҗрибәләр үткәрдек. Бу вакытта – катод алдагы тәҗрибәләрдәге кебек карынчыкның нигезендә, ә анод диафрагмада яки муенда урнаштырылган очракта – электр агымына тоташтыру йөрәк тибешенең көчлерәк ешаюына китерде, һәр сулыш чыгару вакытында йөрәк тибеше нормада 9–10 булса, симпатик нерв ярсыганда ул 13–14 кә җитә. Әгәр шушы фонда карынчыкны катодка тоташтырсаң, йөрәк тибеше тагын да көчәя, һәр сулыш чыгарганда кыскарулар саны 15–16 га җитә. Тирбәнү амплитудасы да азрак арта. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, карынчыкны катодка тоташтыру гизүчән нервның йөрәккә тоткарлагыч тәэсирен киметә, ә анодка тоташтыру, киресенчә, аны көчәйтә. Карынчыкны катодка тоташтырган очракта, симпатик нервның йөрәккә тәэсире көчәя. Гизүчән нервның йөрәккә тоткарлагыч тәэсирен даими электрның катоды ярдәмендә киметү, симпатик нервны ярсытканда шушы эффектны киметү кебек, ихтимал, үзара компенсация принцибы буенча бара.
Безнең алга бу күренешләр йөрәкнең нинди өлкәләрендә баруы мәсьәләсе килеп басты. Билгеле булганча, гизүчән нервның йөрәккә тәэсире, беренче чиратта йөрәкнең синус һәм атриовентрикуляр төеннәренә бәйле. Катод тоташтырылган ноктага карата түбәндәгечә фикер йөртергә мөмкин: карынчыкны катодка тоташтырган очракта нормаль эшләүче гизүчән нервның тоткарлагыч һәм шулай ук симпатик нервның стимуллаштыргыч тәэсирендә йөрәк тибешенең ешаюы һәм кыскару амплитудасының берникадәр көчәюе, нигездә, үткәрүчән системаның һәм атриовентрикуляр төеннең стимуллаштырылуына бәйле. Карынчыкны катод итеп тоташтыру, ихтимал, Кайтфляков төененә дә тәэсир итә, чөнки, электр агымын туктаткач та, аңа бәйле гизүчән нервның тоткарлагыч тәэсире элеккеге хәленә кайта һәм озаграк дәвам итә. Димәк, катод итеп тоташтыру гизүчән нервның йөрәккә тәэсирен туктатып тора кебек.
Осман КУРМАЕВ
«Мәйдан» № 10, 2024 ел
Комментарийлар