Логотип «Мәйдан» журналы

Сафлану (Бәян)

«Алар белмиләрмени? Аллаһ Үз колларыннан тәүбә кабул итә һәм сәдакалар ала. Аллаһ, хакыйкатьтә, тәүбәләрне кабул итүче һәм рәхимле».Коръән. 9 : 104

1


Үлән сабаклары җәйге аяз күккә тоташкан, алар Әмирнең ботларына, кулларына орынып, җилдә тибрәнә. Ул бер сукмак белән бара, кемдер бил тиңентен үскән печәнне таптап болын аша үткән.
Азрак баргач печән сирәгәйде, сукмак та шушы сирәклектә югалды. Әмир ниндидер аклыкка юлыкты: башта ул ерактарак булса, бара-бара якынайды, хәзер инде аның аклык кына түгел, ниндидер сын булуы күренә иде. Менә ул кош канатыдай җиңел кулын өскә күтәреп Әмиргә таба суза, шунда Әмир аның ягымлы елмаюын, энҗе төсле ак тешләрен абайлый. Бу кыз Галия икән бит! Әмирнең чибәр кызга үрелгән куллары катып кала, ул куркып артка чигенә: «Син бит үлдең, син бу дөньяда юк! Син үлдең, ә мин әле исән, мин әле җирдә яшим!..» Галиянең йөзендә борчу барлыкка килә, тик Әмиргә төбәлгән назлы карашы, Әмир үлеп яраткан елмаюы һаман нур чәчә: «Ә бәлки үлем – үлем түгел, яңа яшәешкә күчү? Җирдә яшәү дә яшәү түгел, ә бары тик үлемеңне көтү генә?» Галиянең селкенмәгән иреннәре аша чыккан сүзләр Әмирнең котын ала. Ул куркудан нишләргә белми артка чигенергә тели, тик чигенә алмый. Чарасызлыктан күзләрен кысып йома да «мин исән, мин яшим...» дип туктаусыз кабатлый. Куллар аның иңенә кагыла, маңгаен сыйпый, Әмир аларны төртә, алардан кача һәм, ниһаять, күзен ача да, уянуына куанып, башын мендәргә сала.
– Әмир, нәрсә булды? Ни булды?
– Берни дә юк, начар төш кенә.
Әмир балконга чыкты. Табигатьтә җәй иде, унынчы каттан шәһәр уч төбендәгедәй күренә: күп катлы йортлар кочагына чумган агачлар; берсен-берсе узарга тырышып, берсеннән-берсе катырак ашыгучы машиналар; алардан да күбрәк ашыгучы җәяүлеләр. Кая ашыгасыз сез, кешеләр, кая чабасыз? Галия дә шулай ашыкты микән? Исерек шофер утырган машина каршысына очканда ниләр уйлап өлгерә алды икән?.. Берни дә аңламый калгандыр, хәтта үлемен дә тоймагандыр: бар иде һәм юк! Нигә керә ул минем төшләремә, нигә кулын суза? Кайчаннан бирле гел бер төш. Уйлаганга дисәң, хәзер барысы да онытылган, үткәндә калган ич инде. Үлгәненә дә ике ел үтте. Һаман тынычлыкта калдырмый. Мин аңа бернинди начарлык та эшләмәдем бит, дөресен генә әйттем, дөресен. Үзе сораган, үзе белергә теләгән дөреслекне...
– Шундый кошмарларны еш күрәсеңме?
Лена борчулы кыяфәт ясап яңа танышына төбәлде, иркәләнергә теләп кочагына керде.
– Белмим, – диде Әмир башка сорау бирмәслек итеп һәм кызны читкә тибәрде.
– Синең өчен борчылам. Яхшы нәрсә түгел бу. Төшкә бик еш кошмар керә икән, димәк нидер бар.
– Ни? – Әмирнең йөзендә мыскыллы елмаю чагылып үтте.
– Туганнан-туган энем бер кыз белән аерылышкач, төн буе начар төш күреп саташа иде. Святой отецка йөреп кенә тынычлана алды.
– Ерунда все это.
– Дингә ышанмасаң, психологка бар.
Бер төнлек кыздан да акыллы киңәш ишетеп булыр икән. Яхшы фикер. Нигә алданрак башына килмәде икән?
– Лена, сиңа китәргә вакыттыр...
– Мин ашыкмыйм, тик син теләсәң – пожалуйста. – Кыз көзгегә күз салып алды, сумкасын ялангач җилкәсенә элде дә ишеккә юнәлде. – Телефон номерларын алмашмыйбызмы?
– Хуш, Лена, бүгенге төн искиткеч булды, – Әмир ишекне бикләп кухняга үтте. Үтереп ашыйсы килә иде.


 
2


Психолог табуы авыр булмады. Аның да тәҗрибәлесен, акча өчен түгел, нәтиҗә өчен эшләүчесен язмыш үзе очратты. Әмирнең дежурлык көнендә бүлеккә олы яшьтәге ханым гариза язарга килгән иде. Университет профессоры, психология укыта. Тәнәфестә сумкасындагы акча янчыгы юкка чыккан, студентлар эшедер дип шикләнә, тик дәлилләре юк. Сораштыру вакытында Әмир аның кешеләр белән эшләве, психологик ярдәм күрсәтүе, үз клиентлары булуын да белеште. Йөзендә кызыксыну күргәч, ханым аңа визит карточкасын сузды. Анда «Психология фәннәре профессоры – Токалова Ольга Владимировна» дип язылган иде.
– Теләсә кайсы вакытта шалтыратыгыз, очрашу көне билгеләрбез, хәлдән килгән кадәр ярдәм итәрмен, өлкән лейтенант.
Әмир, Ольга Владимировнага шалтыратып, шимбә кичке алтыга очрашырга сөйләште. Гагарин урамындагы җиденче йортны бик тиз тапты. Хуҗабикә аны ачык йөз белән каршы алды, аерым кабинетка алып керде. Заманча җиһазландырылган бүлмәдә эш өстәле, ике ягында шәрыкь ысулындагы ике урындык, читтәрәк йомшак диван, журнал өстәле һәм капма-каршы куелган кәнәфиләр урнаштырылган. Шкаф киштәләре китап, сувенир белән тулы, тәрәзә төбендә – гөлләр. Әмирнең игътибарын өстәлдәге вазага утыртылган кызыл розалар җәлеп итте. Күпме хатын-кызны шул сөю чәчәкләре белән куандырды, ә Галиягә бүләк итә алмый калды. Сөю чәчкәләре, имеш. Очраклы маҗараларына кызыл розаларны бер дә кызганмады. Ул гөлләр кызларның күңелен йомшарта, алдарга ярдәм итә. Матур гөлләр күргәч, бик сабырлары да эреп төшә, кочакка керә. Әмир һәрчак хатын-кызларның игътибар үзәгендә булды. Матур сөйли, матур елмая, йөз-кыяфәткә дә күпләр көнләшерлек: кап-кара күзләр, бөдрә чәч, ягымлы елмаю, тип-тигез ак тешләр... Галиянең дә иреннәре бик матур, үбәсене китереп тора иде.
– Ә розалар нигә, алдаргамы?
– Гел алданудан курку профессиягез белән бәйледер, дип беләм. Ни дә булса эчәсезме: вино, сок, су...
– Сок, мөмкин булса.
Ольга Владимировна Әмиргә кәнәфидә урын тәкъдим итте, үзе каршыга утырды .
– Көнегезне ничек үткәрдегез?
– Өйдә генә. Ял иттем.
– Ялгыз яшисезме?
– Әйе, үзем генә.
– Димәк, юатырга хатыныгыз юк. Бернәрсәне дә яшермичә сөйли аласыз, мин тыңларга әзер.
– Әллә ни мәшәкатьләрем юк, тик...
Әмир туктап калды. Ул эч серләрен кемгә дә булса сөйләргә, үзен кызгандырырга яратмый һәм моны беркайчан да эшләгәне юк иде.
– Сез сөйләгән сүзләр бу бүлмәдә калачак, алар турында беркем беркайчан белмәс һәм, гомумән, мин бүлмәдә юк, сез үз уйларыгыз белән икәүдән-икәү дип уйлагыз.
– Минем тормышта барысы да тәртиптә: әти-әнием исән-сау, үземнең дә сәламәтлегем яхшы – спорт белән шөгыльләнәм, ярышларда катнашам. Эшем дә тәртиптә иде, тик соңгы вакытта начар йоклау сәбәпле, тиз кызып китәм, еш тәмәке көйрәтәм, күп нәрсәләрне эшләп өлгерә алмыйм. Йокысызлыкның да сәбәбе җитди түгел, бары... бары... начар төш. Төшемдә үз янына чакырып миңа кулын сузучы чибәркәйне күрәм. Ул шундый матур, гүзәл, үзенә тартып тора, аны кочасы, назлыйсы, иркәлисе килә. Ләкин мин аны коча да, аңа кагыла да алмыйм, чөнки ул материаль түгел. Ул ниндидер үтә күренмәле...
Әмирнең стенадагы картинага төбәлгән күзләре чыланды, иреннәре калтыранып куйды, шул халәттә ул берничә минут утырды. Аннары ул миңа таба кулын суза, мин аңа кулымны бирергә телим, ләкин шунда... шунда аны танып алам һәм куркудан тартышып куям, артка борылып чабарга телим – аякларым атламый, куркудан күзләремне йомам һәм... һәм уяна алмыйча азапланам.
Әмир үзе дә сизмәстән куллары белән кәнәфи башына ябышкан, күзләрен чытырдатып йомган. Бу халәттән Ольга Владимировнаның салмак тавыш белән әйткән сүзләре чыгарды:
– Ләкин  бит сез уянасыз, бу төш кенә.
– Әйе, тик ул гел кабатлана.
– Төшләр өндәге вакыйгалар белән бәйле, аң төпкелендә туа. Сез гүзәл кызны танып алам, дидегез.
– Әйе, ул – Галия. Кайчандыр булып узган мавыгу.
– Бары гади мавыгу гынамы?
– Әйе.
– Нигә соң аңардан куркасыз?
Әмир зур итеп ачылган күзләрен Ольга Владимировнага төбәде һәм үзе әйтәсе сүздән үзе куркып тынсыз калды. Психолог аңа ярдәмгә ашыкты:
– Сез төштәге кызга үрелергә телим дидегез, бәлки ул сезнең хыялыгыздыр, күңелегездә йөрткән хыялый образдыр?
Әмирнең күзләре тагын да зурайды, аларда чарасызлык, өметсезлек шәүләсе пәйда булды.
– Галия бу дөньяда юк, ике ел элек үлде. Үлгән кеше төштә үз янына дәшсә, син аңа иярсәң...  үлем килә, үлемең якын, диләр, – диде ул ниндидер җансыз тавыш белән.
– Димәк, сез үлемнән куркасыз?
Әмир озак уйлап та чишә алмаган авыр башваткычка җавап тапкан кешедәй җиңел сулап куйды, психологның тапкырлыгына шаккатты. Икенче мизгелдә инде куркуга төште. Ольга Владимировна аны тынычландырырга ашыкты.
– Үлгән кешене төштә күрү үлемең якыная дигән сүз түгел. Төштәге образның шәхси тормышыгызда нинди роль уйнавы мөһим. Бары вакытлы мавыгу гына булганмы икән ул сезнең өчен?
– Белмим, бәлки әз генә мөһимрәктер. Әйе, мөһимрәктер.
– Хисләрдән, көчсез булудан курыкмагыз, күңелебез белән без бөтенебез дә көчсез, хәтта сездәй нык ир-атлар да. Көчсезлек, куркаклык оят түгел. Кеше дөньяга көчсез, куркак булып туа, кырыс тормыш шартлары аны үзгәртә усалландыра, явызландыра. Барысына да нәрсә сәбәпче соң? Курку. Курку үлемнән коткара, курку кешене көчле итә, үз-үзен сакларга ярдәм итә. Хисләрдән курыкмагыз, алар безне елата, көлдерә, яраттыра һәм, ниһаять, яшәтә. Галиянең үзегез өчен мөһим булганлыгын танырга куркасыз, шуңа да төштә аңа кул бирмисез. Бәлки, сез аны яраткансыздыр? Ә күңелегез үз-үзегез белән гадел булуыгызны таләп итәдер?
Әмир дәшмәде. Әңгәмәдәшләр арасындагы бәйләнеш өзелгән, Әмир үз эченә кереп бикләнгән иде инде.
 
3


Ольга Владимировнаның сүзләре Әмирне тагын да куркытты. Аларның дөреслеген тану гомер буе тоткан кыйблаңны, яшәүгә карашыңны үзгәртү, ничә еллар буе чыныктырып килгән нык ихтыярны егып салып, хисләр дөньясына кереп чуму була түгелме соң? Хисләр кешене көчсез итә, кемгәдер ялынырга, буйсынырга, җаена торырга мәҗбүр итә. Нигә әле ул кемнедер илаһилаштырырга, кемнедер яратырга тиеш? Аны яратсыннар, аны ихтирам итсеннәр, Әмиргә шул җитә, артыгы кирәкми, ул яратмыйча да яши ала. Аңа шулай ошый. Олы яшьтәге ханым алдында маңка малай сыман калтыранып утыруын искә төшереп гарьләнде. Инде Галия төшенә кермәс дип үзен тынычландырды. Ләкин Галия генә тынычланырга теләмәде, атна-ун көннән Әмир тагын шул ук төшне күреп, шабыр тиргә батып уянды. Фатир буш, Әмир ялгызы иде. Балконга чыгып тәмәке кабызды, төнге шәһәрне күзәтте.
– Галия, син мине үзең белән алып китәргә телисеңме? Ләкин кая? Син үлдең, бу дөньядан киттең, димәк, син юк. Синең арттан китсәм, мин дә юкка чыгам түгелме соң? Менә, инде акылдан да язам бугай, булмаган кеше белән сөйләшәм.
Иртән үк Ольга Владимировнага шалтыратып, очрашырга теләвен белдерде, кичен инде психологның эш бүлмәсендә утыра иде.
– Мин аның белән авылда таныштым. Галия авыл кызы, минем бабайларның күршесе иде. Беренче күрүдә үк Галиядә мин ниндидер самимилек, гадилек күрдем. Ул бик оялчан иде, шуңа да күңелендә миңа карата туган саф хисләрен күрмәдем. Еллар үтеп очраклы рәвештә күрешкәч, мине үлеп яратуы, тик хисләрен күрсәтә белмәве турында үзе әйтте. Ул искиткеч чибәр дә, иләмсез дә түгел иде, гади авыл кызы. Купшы, зур игътибар таләп итүче шәһәр кызларыннан соң Галия миңа фәрештә булып тоелды. Тик ул минем төсле искиткеч горур, үзсүзле булып чыкты. Кичен ай яктысында икәү утырганда, минем башка кызлар белән бик иркен сөйләшүемне ошатмавын әйтте. Көнче кешеләрне яратмыйм, дидем мин аңа. Ул үпкәләде, «яратмасаң яратмыйсың инде, сине көчләп тотучы юк», дип читкә борылды. Мин аңа дәрес бирергә булдым, икенче көнне үк дус кызы Лилияне озаттым. Галиянең клуб ишек төбендә әйткән «Әмир, нигә син минем белән исәнләшмисең?» дигән сүзләре үз-үземә ышаныч бирде, янәсе, белер хәзер кем белән эш иткәнен. Ләкин ул белмәде. Белү түгел, сөйләшеп тә тормады минем белән, борын төбемдә капкаларын япты да кереп китте. Кайгырырлык берни дә юк иде, дөнья тулы кызлар. Ә мин борчылдым, шулай түбәнсеткәне өчен Галияне күралмадым. Авылдан киттем һәм Галия исән чакта анда бер дә кайтмадым, күмәргә генә кайттым. Бәлки, анда да кайтмаска кирәк булгандыр.
Әмир сүзсез калды. Галияне күмәргә кайткач, ул анда аның әнисен күргән иде. Сания апа кара кайгыда, ярты сәгать саен аңын җуя, врачлар укол кадап аңына китерә. Ул «Йә Аллам, ни өчен? Нинди гөнаһларым өчен? Егерме биш яшьлек бала бит. Мине алырга идең, әй, Ходаем!» дия-дия үксеп елый иде. Әмир Сания апаның Аллага булган ышанычына шаккатты. Алла булса, җирдә дөреслек булыр иде, Ходайның барлыгына, берлегенә ышанып, гөнаһлардан куркып яшәгән Галия үлеп, Әмир төсле алласызлар типтереп ятмас иде җирдә, ятмас иде. Юк ул Алла, юк!..
– Очраклы рәвештә күрешкәч, дидегез...
– Әйе. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казанга килде, университетта укыды. Мин аны оныткан идем инде. Йөргән кызларым күп булды, кайберләре белән яшәп тә алдым, тик берни дә килеп чыкмады, алар минем холыкка түзә алмады. Игътибар җитмәүдән интектеләр, чөнки мин бер генә хатын-кызны ярата, аңа гына карап яши алмыйм. Хыянәт иттем, соң кайттым, алдаладым, гафу үтендем. Башта кичерделәр, аннары өметләрен өзеп киттеләр. Үземнең дә туйган, китәселәрен көткән чагым була иде. Сез нидер сораган идегез, ахрысы?
– Галия белән кайда очраштыгыз?
– Урамда. Ул кибеттән чыгып бара, мин керә идем. Күзләр очрашты. Ул катып калды, аннары елмаеп җибәрде, шул елмаю, назлы караштан миңа үпкәсе калмавын аңладым. Мин аны өенә кадәр озаттым. Ул искиткеч үзгәргән иде: чәчләре заманча киселгән, өстендә эшлекле, ләкин тәненә ябышып, күңелне җилкендерә торган костюм, кулында машина ачкычы. Күзләреннән мәхәббәт, сагыш һәм шатлык бөркелеп тора. Ул бу очрашуга бик шатланган иде. Юлдагы бер кафега кердек, мин сыра алдым, ул эчмәде, кирәгеннән артык дөрес яши иде. Теге вакытта мине кире кагуы өчен кызгануын, хәзер бөтенләй башка кеше булуын әйтте. «Мин сине кичермәгән идем, кичермәүне көчлелек дип санадым, ялгышканмын. Башкаларның хатасын кичерә, башкаларны аңлый алган кеше генә көчле икән», – диде. Мин гафу үтенмәдем, чөнки үземне гаепле санамадым, ә ул кичердем, ди. Телефон номерларын алмаштык, тик мин шалтыратырга ашыкмадым. Аның көтүен дә белдем, ләкин үзе шалтыратыр, дип уйладым. Аннары минем аны күрәсем килми иде. Дөресрәге, күрәсем килә, ә күзләренә карыйсым килми – мин ул күзләрдән курка идем. Алар шундый гади, куркак, ләкин шул ук вакытта көчле. Шул күзләргә карауга үземне көчсез, ярдәмгә мохтаҗ итеп тоям. Аларга карасаң, дөнья үзгәрә, бер мәгънәсе калмый. Дөнья мәгънәсе калмагач, нигә яшәргә җирдә?
– Сезнеңчә, дөньяның мәгънәсе нәрсәдә соң?
Әмир бу сорауга җавапны белми, ул турыда уйлап та караганы юк иде.
– Белмим, ләкин чит күзләргә буйсынып, алар кушканча яшәү дә тормыш мәгънәсе була алмый.
– Ничек яшәргә куша иде алар сезгә?
– Алла кушканча.
Әмирнең йөзендә мыскыллы елмаю чагылды.
– Сез Аллага ышанасызмы?
– Юк. Кая соң ул? Күрсәтегез аны миңа? Исбат итегез барлыгын?
Аның тавышы борчулы, хәтта ачулы иде.
– Тынычланыгыз. Ышану-ышанмау сезнең эш, мин сорадым гына.
Галия дә аңа үз фикерен такмады бит. «Мин пәйгамбәр дә, әүлия дә түгел, гади адәм баласы гына. Мин Алланың барлыгына һәм берлегенә ышанам һәм миңа бер нинди исбатлаулар да кирәкми. Мин аны күңелем белән тоям, мин аны яратам, авыр чакта ярдәм сорыйм һәм ул миңа һәрчак булыша. Нинди генә дәлилләр китерсәм дә, алар сине ышандырмас, иман Алладан килә. Ул йә бар, йә юк. Мин сиңа гөнаһ, әҗер, үлем, яшәү турында сөйли алам, тик иман бирә алмыйм, аны Ходай гына бирә. Иманлы булу чиксез бәхет, ышан миңа. Алланы ярату – ул дөньяны, кешеләрне, табигатьне, дусларны, дошманнарны, үзеңне ярату. Әмир, карале миңа, күзләремә кара. Мин ышанган Алла сине дә яраткан, безне ничә еллар үткәч янәдән очраштырган. Мөгаен, юкка түгелдер, бу язмыш. Минем ышануым аша ышанып кара», – дия иде. Әмир ышанмады. Бу сүзләр аның ачуын китерә, җенен котырта һәм ул дәртләнеп Галияне үбәргә тотына.
– Тормышка төрле карашта булуыгыз сезне аердымы?
– Тагын бер нәрсә бар иде. Ул мин теләгәнне бирә алмады. Ир-ат буларак теләгән якынлыкны.
– Монысы да дин белән бәйледер, шулай бит.
– Шулай... Никахсыз берни дә була алмый диде.
– Ә сез моңа әзер түгел идегез.
– Үзем араны өздем; син бик яхшы кыз, мин бик начар егет, сине бәхетле итә алмаячакмын, минем белән елап яшәгәнче, башка белән бәхетле бул, дидем. Ул килешмәде. Сине яратам, бары синең белән генә буласым килә, аерылышмыйк, диде. Минем белән тәмугка да керергә әзер иде, мескен.
– Һәм сез шул мәхәббәттән баш тарттыгыз, үзеңне генә яратып яшәве җиңелрәк дип уйладыгыз.
– Ул вакытта шулай иде.
– Бәлки, сез үзегез дә аны яраткансыз, моны танырга гына теләмәгәнсездер?
– Яратсам, хисләремдә шикләнмәгән булыр идем. Галия, мәсәлән, шикләнми иде.
– Рухи үсештә Галия сездән күпкә алга киткән, сезне дә рухи яктан үстерү аның хыялы булгандыр. Дөреслекне танырга, кешенең яратканда гына бәхетле була алуына ышанырга тырышыгыз. Аң төпкеле акылыгыздан нәкъ шуны таләп итә. Төштә Галиягә кул бирү – үз асылыгызны табу, үзегез белән гармониядә яшәү. Аллага ышанмасагыз да, мәчеткә барыгыз, сәдака бирегез, картлар белән киңәшләшегез. Миңа калса, Галия нәкъ шуны тели.
Икенче көнне Әмир мәчет янында туктады. Эчкә үтеп тормыйча гына ишек төбендәге тартмага биш йөз сумлыкны ташлады да тизрәк китәргә ашыкты, таныш-белешләр күрмәсен, мулла булдыңмы, дип көләрләр. Эчке тавыш мәчет бусагасын атлаудан тыя, тизрәк алып китәргә тырыша. Тәрәзәдән урамны күзәтеп торучы хәзрәт игътибарын аның биш йөзлек сәдакасы да, ашыгып китүе дә түгел, борчулы, куркулы йөзе җәлеп итте. Маңгаена мылтык төзәгәннәр диярсең. Болай биргән сәдаканы да мәрхәмәтлелегең белән кабул кыл, Ходаем!
 
4
...Үлән сабаклары җәйге аяз күккә тоташкан, алар Әмирнең ботларына, кулларына орынып җилдә тибрәнә. Ул бер сукмак белән бара, кемдер бил тиклем үскән печәнне таптап болын аша үткән. Азрак баргач печән сирәгәйде, сукмак та шушы сирәклектә югалды. Әмир ниндидер аклыкка юлыкты: башта ул ерактарак булса, бара-бара якынайды, хәзер инде аның аклык кына түгел, ниндидер сын булуы күренә иде. ...Галиянең нәфис кулы Әмиргә үрелә. Күпме куркырга була? – Әмир кулын Галиягә суза, тик кагыла алмый, алар арасы бик ерак, үрелеп буй җитмәслек икән ич. Галия дә аңа үрелми, Әмир артындагы нәрсәгәдер төртеп күрсәтә икән. Әмир үзе килгән болын сукмагына борыла, ә сукмак инде юк, тапталган. Болын уртасында күктән җиргә сиртмәле бишек эленгән, аның  бер ягында Әмир, икенче ягында егеткә кул сузып, нәрсәдер таләп итүче ак шәүләләр җыелган. Алар егетне бишек янына дәшәме, әллә куамы, аңлашылмый. Әмир куркуын җиңеп бишек янына килә, өстенә каплаган ак япманы ачарга дип кулын суза, бармак очы япмага тияргә дә өлгерми, үзәк өзгеч чинау аны сискәндереп җибәрә. Бала елавы. Әмир учлары белән колакларын томалый, җиргә ятып ауный, кычкыра, тик чинау аның саен туктамый. Мең газап белән күзләрен ача һәм урыныннан сикереп торып ишеккә чаба. Звонокка басалар икән, каһәр алгыры!
– Нишләп озак ачмыйсың, улым? Ярты сәгать торам бит инде ишек катында. Шулкадәр йокласаң да йокларсың икән!
– Йокласам икән... Нишләп киләсеңне кисәтмәдең? Барып алыр идем. Әти кайда?
– Атаң эштә, фатирны җыештырырмын дип килдем.
Кире урынына ятса да йоклый алмады. Юкса төн буе кизү машинасы белән чакыруларга йөрде, үтереп йокы килә – йоклап булмый. «Шайтан алгыры төшләр!.. Бишек! Болын уртасында эленеп торучы бишек! Кая эленгән иде ул? Күккәме?! Кошмар! Мәгънәсезлек! – Әмир торып утырды. – Бишекне бала тугач эләләр, минем балам юк ич, юк! Каян килеп!? Нинди бала!? Йә, Аллам!.. Күрәчәгең булса». Үзе дә сизмәстән Алла сүзен ычкындыруына гаҗәпләнде, ул аны беркайчан да телгә алмый иде.
– Кәефең юкмы әллә, йөзең качкан? – диде Эльвира чәй артында, борчулы йөзен улына төбәп.
– Төннәрен йоклый алмыйм, гел начар төшләр күрәм...
– Әй, Ходаем...
– Әни, борчылма әле шулай.
– Сизә идем аны, йокы аралаш гел нидер сөйләнәсең, күптән сизенә идем. Йөзең-сының матур – хатын-кызлар кызыга, боздырганнардыр, улым. Өшкертергә кирәк. Ниса карчыкка барыйк, файдасы тими калмас. Авыл карчыгы, белгән кеше, теләсә нинди шарлатан түгел. Теге юлы үзем дә авырып яткач аңа барып кына рәтләндем. Боздырганнар, диде. Үзем дә ышанмый идем, шуннан соң ышана башладым
– Ерунда все это.
– Килгән өчен куып чыгармас, зыяны да тимәс.
Күңеленнән Ниса карчыкның ярдәм итә алуына ышанмаса да, Әмир барып карарга булды. Башка чара юк иде, бәлки, файдасы да тияр.
Ниса карчыкның агач йорты яртылаш җиргә сеңгән, карчык үзе дә кечкенә һәм бик ябык. Авылда гына түгел, аны бөтен район халкы белә, читтән дә кешеләр килгәли иде. Ул киләчәкне әйтә, чирләрне дәвалый. Яше туксанның өстендә булса да, зиһене таралмаган, авылның бөтен кешесен таный, исемнәре белән дәшә.
Алгы өйнең тәрәзәләре көн яктысы үтмәслек итеп чаршау белән томаланган. Ниса карчык Әмирне ишеккә таба каратып утыртты, үзе гарәпчә язылган дога китабын алдына салып, өстәл артына урнашты.
– Нәрсәгә килдең монда, бер дә теләп килмәгәнсең.
«Каян белә бу карт шайтан? Әни сөйләп тә куйганмы соң?»
– Күңел тынычлыгы юк, әйе, ансыз яшәве авыр. Ансыз яшәп булмый, улым. Әй, булмый! Көн-төн дими эшләп, байлык туплап, зур дәрәҗәләргә ирешеп була, тик алар белән бәхетле булып булмый шул, булмый. Яхшы гаиләдә үскәнсең, тик газиз туганнарың гына җук. Бар ягың җитеш. Тынычсыз эшең, уен-көлке яратучы дусларыңны күрәм. Эчең кара синең, улым, шуңа тынычлыгың җук. Минем яныма ишек артында торучы хатын алып килгән, бик борчыла, газиз бала бит, газиз бала. Күңелеңне каралык баскан, тизрәк тәүбәгә килергә кирәк. Бозымың җук, ләкин кеше рәнҗеше күп синдә, күп кызны рәнҗеткәнсең, күз яшьләре тоткан... Бер гөнаһсыз җан күрәм. Җук. Бер түгел, ике. Берсе гөнаһсыз килеп, гөнаһсыз киткән, яңа туган бала гына шундый пакь була ала. Икенчесен Алла гөнаһлардан пакьлаган, хаталарын кичергән. Беренче җанны сиңа кан бәйләсә, икенчесен җан бәйли. Ул җан өчен син бик кадерле булгансың. Ул да синең өчен кадерле булган, тик синең күңелдәге каралык аның күңелендәге аклыктан качкан. Син үз бәхетеңнән качкансың. Әмма ул сиңа үпкәләми. Киресенчә, башканы, яңаны тели.
– Нәрсә кирәк соң аңа миннән?
Әмир урынында тартышып куйды. Карчык сөйләгәннәргә гаҗәпләнеп, бер-бер артлы тезелеп барган сүзләрендә адашып, аның күзләренә карады. Ул әйтелгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә тели, тик төшенә алмый, аңын кара томан сарып килә иде. Ә карчыкның күзләре Әмирне тишәрдәй булып карый, үзәгенә үтә. Алар бик кырыс һәм усал, бик көчле һәм көчсез.
– Нәстә теләгәнен син генә белә аласың, ансын миңа әйтмиләр...
– Кемнәр?
– Анысы бары синең өчен генә, миңа җул җабык, ул минеке тегел, синеке...
– Баламы?! – Бу сүз каяндыр эчтән, тирәннән чыкты. Яңгырашы белән Әмирнең котын алды. Ә карчык китап өстенә салган башын да күтәрмәде, әллә ишетте, әллә юк. Ишеткән икән.
– Күрдеңме? Син үзең җавап бирдең. Тик мин бала димәдем, җан, дидем. Бөтен җаваплар да синең күңелдә. Каралык астында күмелеп калган аклыкта саклана. Икенче җан да шуны тели...
Беренче җан, икенче җан... Нинди җаннар, нинди бала?.. Ул бала бит тумады. Тумагандыр. Әмир Алсуга үзе акча бирде, үзе больницага алып барды. Кабинеттан ул хәлсезләнеп, кара янып чыкты. Күзләре чыланган, иреннәре калтырый иде. Әмирнең Алсуны юатасы, тынычландырасы килде. Кулын иңнәренә салды, кочакларга теләде. Алсу исә бу кагылудан сискәнеп китеп артка тайпылды.
– Кагылма миңа, гад. Якын киләсе булма! Күрәсем килми, шайтаныма олак! – Коридордагы утыргычка утырды да үксеп-үксеп еларга кереште. Әмир аны тынычландырырга теләде, сүз таба алмады. Ул кеше тынычландыра, башкалар җаена бара белми иде.
– Җитәр. Теләмәсәң күрешмәбез, тик монда скандал ясау кирәкми. Әйдә, өеңә илтеп куям да бер-беребез турында онытабыз.
Алсу ничектер, белми, тик Әмир нәкъ шулай эшләде. Алсуның дөньяда барлыгын да белмәде, хәзер генә исенә төште. Ачуланган иде кыз аңа, абортын да чарасызлыктан гына ясатты. Зур шәһәрдә берүзе калган авыл кызы. Рәнҗегәндер шул, аерылышканда борылып та карамады, хушлашмады да. Өйләнер дип ышанган микән, мескен? Авыл баласы шул. Беркатлы. Шәһәр сиңа колхоз түгел, кая килгәнеңне белеп килергә, беренче очраган егеткә ышанып йөрмәскә иде. Каһәр суккыры! Нигә генә бәйләнгәндер шул деревенщина белән! Заманча карашлы булса, үзем генә үстерермен дип киреләнеп тормас, баш катырмас иде, бу үзсүзләнде. Әле ярый гаиләсенә әйтеп, өйлән дип бәйләндермәде, телен аркылы тешләде дә кушканны эшләде. Болай үзенә дә җайлырак, беркем белми, ул да мин... Хәзер бу карчык белә. Җаннар, җаннар, ди. Димәк, җаннар да бар, үлгәннән соң яшәү дә бармы? Үлемнән соң яшәү, җаннар булгач, Алла да бар булып чыга түгелме соң? Туктале! Кемгә, нәрсәгә ышана ул? Шул сихерче карчыккамы? Тик ул бит белә! Белсә соң! Күзләремнән укыгандыр, сихерлидер...
Әмир хәлсезләнде, тыны кысылды, кемдер кара куллары белән муенын буды. Караңгылык алдын, артын, уңын, сулын, бар дөньясын каплады. Беркемгә күренми, караңгылык эчендә тыныч кына утыру җиңел, рәхәт иде. Ул тәнен сизмәде, айнырга тырышып куллары белән урындык артына тотынды, гәүдә авырлыгыннан урындык дөбердәп идәнгә ауды, Әмирнең аңсыз гәүдәсе дә идәнгә сузылып ятты. Шул ук мизгелдә ике арадагы ишек ачылды, куркуы йөзенә чыккан Эльвира йөгереп килеп улы янына тезләнде:
– Ниса әби, нәрсә булды?
Карчык әкрен генә өстәл артыннан торды, идәндә яткан егетнең кулларын рәтләде, баш астына шәл төреп куйды. Коты очкан Эльвираны читкәрәк тартты.
– Каралык баскан күңелен, каралык. Күңел тынычлыгы кирәк. Вөҗдан газабы кичерә, намусы саф булмаса да исән. Теләсәгез, өшкерә алам, тик мин генә аңа тынычлык китерә алмыйм. Дәвасы үзендә, күңелендә.
– Әби, нишләргә соң, аңсыз бит ул...
– Тимә! – Карчык Эльвираны кулыннан тотты, – Җыкласын! Җанына да, аңына да җал кирәк.
Әмир күзен ачты, торып утырды. Сораулы күзләрен карчыкка төбәде. Аның инде соңгы көче дә беткән, үлеп йоклыйсы килә, тик күзен йомса колагы шаулый, күкрәгендә ут яна иде.
– Киңәшем шул сиңа, улым: җал ал да авылыбызга кайт, минем җанга җерерсең. Тирә-җүнеңдәге кешеләрдән туйгансың, тик арына алмыйсың. Чөнки алар табигать кушканча түгел, яңа закуннар белән яши. Бик кырыс сезнең закуннарыгыз, күңелне изә. Ә авылда кеше иректә, Алла аны нечкә күңелле итеп җараткан, аңа ирек, сафлык кирәк.
...Озак икеләнде Әмир, әнисенең елап-елап үгетләве дә тәэсир иткәндер, йокысызлыктан ару да чигенә җиткән булгандыр, июль башында бер айлык ял алды да авылга китте. Балачагына кунакка китте. Әмир үзе онытса да, анда аны күпләр хәтерләгән, көткән һәм хәтта сагынган булган икән!
Сөләйман карт Иске Кыязлыда туып, шунда гомер кичергән җир кешесе. Әле дә туфракта казынырга, нәрсә дә булса үстерергә тырыша. Тик картлык кына үзенекен итә, үз гәүдәңне йөртүе дә авыр хәзер. Гаеп тә түгел, сигезенче дистәне ваклап маташа. Бибинуры гына ялгызын калдырып китте.
Авыл һаман да шул ук иде. Шул ук туп-туры ике чакрымга сузылган Үзәк урам, шул ук юл читендәге чирәм, өй кыекларында шул ук карлыгач оялары. Тик Сөлчә буендагы талларны гына кискәннәр, шулар күләгәсендә бәпкә саклата иде бабасы аны. Бабасы исә шул ук түгел, бик картайган, бетерешкән. Әмир кайтасы көнне иртәдән үк таягына таянып өй каршына чыкты һәм оныгы кайтканчы кермәде. Тәрәзәләре каралтылган чит ил машинасы килеп туктагач бер каушаса, аннан Әмир чыккач ике каушады. Баштан карт аңлаешлы итеп, тулы җөмләләр белән сөйли дә алмады, «улым, и-и-и, оныгым бит, нинди үзгәргән, балам бит, балам...» дип өзек сүзтезмәләр генә кабатлап йөрде, өйгә кереп ике чынаяк чәй эчкәч кенә тынычланды, теле ачылды.
– И, улым, нишләп кенә үпкәләттем икән син баланы теге җулы? Күпме уйласам да аңлый алмадым, таки. Ырышкан чакларымны да хатерләмим, бик тату идек кебек. Матур гына киттең дә катьмадың, ә мин сездән башка җалгыз, җәтим бит...
– Бабай, нишләп ятим ди. Менә кайттым ич...
– Бик ызак кеттердең шул, ызак уйлаттың...
– Мин сиңа үпкәләмәдем.
– Кемгә сың?
– Кемгә дип, беркемгә дә түгелдер. Үзем дә белмим, – диде. Тик ул алдады. Галиягә, Галиясе белән бөтен Иске Кыязлыга үпкәләгән булган ич ул. Галия авыл сыман гади, самими, эчкерсез һәм гадел иде. Авыл сыман ук кырыс булып чыкты, хыянәтчеләрне кире какты да гафу итү, үкенүне көтмичә кичерде. Нигә кичердең син мине, Галия? Нигә соңгы очрашуда «Ни генә әйтсәң, ни генә кылсаң да үпкәләмим. Син минем бәхетем һәм бәхетсезлегем булдың. Мин яраттым һәм яратам. Сиңа булган мәхәббәтем яшәргә дәрт, тормыш мәгънәсе бирә. Мин яратырмын һәм көтәрмен. Алла сабырларны сынармын, түзгәннәргә бүләген бирермен, дигән. Ачуланма...» дип киттең. Елап-елап каһәрләргә, ямьсез сүзләр белән сүгәргә тиеш идең син мине, тиргәргә! Укылмаган килеш учакта яндырылган китап булдың минем өчен. Нигә сине шунда туктатмадым, алларыңа тезләнеп гафу үтенмәдем икән? Бәлки болай авыр булмас иде, төшләремә кереп тә йөдәтмәс идең, Галия?
Бу төнне ул йокламады, йокларга теләмәде дә. Лапас башына менде, тик анда ятарга хуш исле печән юк – Сөләйман карт күптән терлек асрамый икән, Әмир моны бүген генә белде. Күңелләрне айкарлык тынлык. Шәһәрдә җиде йозакка бикләнсәң дә ишетелми торган тынлык...
 

 

Гөлназ НУРГАТИНА

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

 

Дәвамы: https://maydan.tatar/news/chechme-eser/saflanu-beyannyn-devamy

 

Комментарийлар