Логотип «Мәйдан» журналы

Сафлану (дәвамы)

Бәянның дәвамы.

Башы: http://maydan.tatar/saflanu-beyan/

5
Әмирне күзенә төшкән кояш нуры уятты. Сөләйман карт шомырт кәүсәсенә сөялеп тирән уйга талган. Әмирнең уянуын күргәч, елмайган сыман итте.
– Кояш иң эскә күтәрелде. Уятырга кызгандым үзеңне, бик татлы җыклый идең.
– Инде күптән болай онытылып йоклаган юк иде, күптән.
– Иң татлы җыкы балачакта була ул, бер кайгысыз җыкы.
– Алайса, бүген мин йокланмый калган балачак йокысын йокладым инде.
– Итләп аш пешердем, улым. Ашыйк та, Ниса карчыкка барырбыз. Ул кич җергәнне җаратмый.
Ниса карчык авылның икенче башында, элек чуашлар яшәгән өлешендә тора иде. Татарлар белән чуашлар Сөлчәнең ике ярында утырган, тату гына яшәгән. Ләкин ике милләт яшьләре бер-берсенә гашыйк булып кавыша, катнаш никахлар, уртак балалар туа башлагач, чуашлар елга буйлап ике чакрымга өскәрәк күчеп утырган, Яңа Кыязлы барлыкка килгән. Аларның мазараты караусыз калган, колхозлашу чорында шунда машина паркы төзегәннәр. Ниса карчык парк каршында тора. Халыкта «аның бер әбисе чуаш булган, күрәзәчелек сәләте шуңардан күчкән» дигән сүз йөри. Өстәлендә Коръән торса да, ул намаз укымый, кешеләрнең диненә карамый. Алла адәм балаларын тигез итеп яраткан, тигезсезлекне алар үзләре булдырган, ди карчык. Алла кешеләргә төрле чорда төрле пәйгамбәрләр аша үзе яшәеш турында хәбәрләр җибәргән. Алар Инҗил, Тәүрәт, Коръән булып безнең көннәргә килеп җиткән. Бу китаплар бер-берсенә каршы килми, бер-берсен тулыландыра. Алдагыларын төзегәндә кешеләр күп хата җибәргән, ә Коръән иң соңгысы һәм хатасызы. Ниса карчык күп белә, аның хәтле университет профессорлары да белмидер, мөгаен.
Карчык догалар укып Әмирне ун көн өшкерде. Бу вакытта егетнең күзеннән яшь акты. Аннан тынычланып кайта иде. Авылда бергә уйнап үскән егетләр белән очрашты, алар  барысы да өйләнгән, кайберләре бала үстереп ята иде. Утыз яшенә җитеп килүче Әмиргә дә өйләнергә вакыт иде. Һәм ул өйләнергә дигән карарга килде. Тик бу карарны тормышка ашыруы җиңел түгел, ул бер хатын-кызга да ышанмый иде. Әгәр хәзер Галиясе исән булса, бер кочак чәчәк тотып алларына барып тезләнер, бөтен хаталарын таныр, кичерүен сорар иде. Үкенерсең, әмма соң булыр дигән иде Галия. Ул вакытта көлде, тормыш үкендерә икән.
Очраган бер танышы Галия турында искә төшерде, аның вакытсыз үлеменә ачынды. Күптән түгел әнисе, Мәдинә апа да дөнья куйган икән. Әмир зиратка кеше кара күрмәгәнрәк чакта, эңгер-меңгердә барды. Ана белән кызның кабере янәшә куелган, кыз кабере өстендәге шомырт агачы ак чәчәктә утыра, ана каберендә канәферләр үсә.
– Галия, кичер мине, мин сине рәнҗетергә теләмәдем... яраттым мин сине... яраттым. Каберең алдында баш иям... хәзер дә сагынам...
Тамакка төер утырды, күз яшьләрен тыю мөмкин түгел. Ул үкенә иде. Нинди ачы икән бу үкенү, нинди газаплы! Теге чакта Галияне кире какмаса, бәлки, хәзер ул исән булыр иде? Кем белә, бәлки әле балалары да булыр иде. Галия бит киләчәген Әмир белән генә күрә иде. Беркайчан да уйга кертеп карамаган гаилә, балалар турындагы уйларны кабердә ятучы кеше белән бәйләп уйлау куркыныч һәм мәгънәсез. Аларның бары тирән өметсезлеккә генә китерәчәген аңлап, кайту ягына китте, ләкин бу өметсезлекнең әле башы гына иде. Адәм баласы киләчәктә үзен ниләр көтәсен белми һәм аны шул белмәү яшәтә. Кайтуына ике атна тулды дигәндә бу хәтирәләр, үкенү, өметсезлектән котылырга теләп, Әмир шәһәргә китте.
Ялгыз барудан котылу өчен юлда бер кызны утыртты. Чибәр татар кызы иде: кап-кара күзле, кап-кара чәчле, озын керфекле, кояш төсле балкып торган елмаюлы, төз гәүдәле һәм үткен телле кыз Гөлия исемле булып чыкты.
– Бер хәрефен алмаштырсаң Галия була икән, – диде Әмир үзе дә сизмәстән.
– Йөргән кызыгызның исемеме? – диде Гөлия һич көтмәгәндә.
– Юк. Нигә алай дисез? Бәлки бүгенге көннән минем йөргән кызым сез булырсыз?
Гөлия Әмиргә бик тә ошаган иде, ул җавапны да көтеп тормыйча, кызның йомшак кулын учына алды. Гөлия оялчан кыз булып чыкмады, бу кагылудан иреннәре нидер әйтергә теләгәндәй талпынып куйды, тик берни дә әйтеп тормады, елмаюны кулайрак тапты. Бу елмаюны Әмир ризалык билгесе дип аңлады, рульда икәнен дә онытып кулын кызның кыска итәге томалый алмаган ялангач ботына сузды. Тик юлдашына кагылырга өлгермәде, кызның йөзендә коточкыч курку туды, ул күзләрен зур ачып алдагы юлга караган һәм катып калган иде. Әмир шунда ук юлга карады: аннан велосипедлы ике кеше чыгып бара, Әмирнең иномаркасы йөз егерме белән аларга таба оча иде. Инстинкт буенча ул рульны сулга борды, исәбе: кешеләрне читләп узу. Тик җәяүлеләр артык якын, тизлек зур иде. Әмир велосипедның кабинага бәрелүеннән чыккан тимер тавышын, янындагы кызның чинавын һәм каты бәрелүне генә хәтерли. Гөлиянең канга баткан битен күрде, бу бер мизгеллек аңга килү гомер буе күз алдында торды: үлем шулкадәр якын, мәрхәмәтсез һәм һәрчак үкенечле була икән. «Төшем чынга ашты, үләм икән», дип уйлады ул. Әмирнең үләсе килми иде һәм үлмәде дә. Ул бәрдергән ике велосипедчы тиешле урында юл аша чыгучы балалар булып, берсе авыр тән җәрәхәтләреннән шунда ук җан биргән иде, икенчесе больницада үлгән. Сулга борып, каршы килүче машинага бәрелгән, андагы  пассажир һәм шофер үлгән. Куркынычсызлык каешын каптырмаган Гөлия дә каты бәрелүдән күзләрен мәңгегә йомган, Әмирнең исән калуы исә чын могҗиза иде.
Алга таба барысы да куркыныч төштәге сыман булды. Аны ашыгыч ярдәм машинасы алып китте, бер аягы сынган, кулы яраланган иде. Больница палатасы, әти-әнисенең кара кайгыга баткан йөзе һәм билгесезлек. Аңа авариядәге корбаннар турында суд алдыннан гына әйттеләр. Эштәге дуслар да, туганнар да барысы да юатырга тырышты. Тик Әмир судан коры чыга алмады. Суд карары аны ун елга ирегеннән мәхрүм итте.
Куркыныч авария буласы көнгә кадәр Әмир үлемнән куркып яшәде, Галиянең төшенә кереп йөдәтүен үлемгә юрап та коты оча иде. Аның яшисе, бу якты дөньяның рәхәтен, кадерен белеп яшисе килде. Әле больницада ятканда да исән калуына исе китеп шатланда. Тик шатлык озакка бармады. Киләчәк гомеренең рәшәткә артында үтәчәген күз алдына китерсә, йөрәге шартларга җитеп тибә: төрмәнең бернинди законнарга буйсынмаучы аерым бер дөнья, дөньяның да тәмугка охшаган булуын ул белә. Хөкем карары чыкканчы, аклануына өмет итте, ул бит үзе теләп кеше үтермәде, ялгыш кына килеп чыккан эш, бәлки эш урыныннан булышырлар, дип уйлады. Әмма эш урынында аның турында ишетергә дә теләмәделәр, шунда ук эштән азат ителде. Әти-әнисе һәм адвокаты гына  янында калды.
 
6
Төрмә чын үтерүчеләр, зеклар белән тулган иде. Сакчыларның ямьсез приказлары, каты таяклары, этләрнең өзгәләп ташлардай булып ырылдап өрүе, тоткыннар арасында барган бәрелешләр, үлем дәрәҗәсенә җиткереп кыйнау, карцер: Әмирнең башыннан барысы да үтте. Хәзер инде ул үлемнән алай каты курыкмый, чөнки үлем һәрвакыт янәшәдә, һәрчак сагалап тора.
Әмир мәйданчык уртасына үтмәде, таш стенага сыенып, бушрак урында туктады. Тик тоткыннар нигәдер аңа таба якыная бара, ялгыз сарыкны ураткан бүреләр сыман күзләрен уйнаталар. Көтү арасыннан ике күз туп-туры Әмиргә карап килә башлады. Бу озын буйлы, озынча битле ирнең  канга сусаган күзләре тишеп чыгардай булып карый иде. Әмир куркуын күрсәтмәскә тырышты, эченә каты йодрык тиюдән сыгылып төште, икенчесе яңагына килеп бәрелде. Җиргә ауды, аны бертуктаусыз типкәли башладылар. Тамакка утыручы тузан, әчкелтем кан тәме, сүгенү сүзләре колакта яңгырап торды. Берничә минуттан боларга эт өрүе дә кушылды: сакчылар тоткыннарны куып таратты. Әмир башын куллары белән каплап, тезләрен эчкә бөкләп ятты. Менә кая ул тәмуг! Бу башы гына, алда нәкъ шундый көннәрдән торган ун ел. Гомеренең иң матур чагы. Егерме җиде яшь, ә тормыш инде бетте дигән сүз. Авариядә үлсә яхшырак булган икән. Нигә исән калды ул, нәрсә өчен? Үләргә, үләргә иде аңа. Бу әрнү-газаплар берсе дә булмас иде. Нигә соң ул яшисе килгәндә яши, үләсе килгәндә үлә алмый? Аның ирекле буласы килә – ирек юк. Кылган хаталарын төзәтәсе килә – мөмкинлек юк. Көчсезлегенә гарьләнеп, әнисен кочып елыйсы килә – янында әнисе юк. Хәзер ул Әмирдән дә катырак борчыладыр. Бер малай үстереп, аны гомереннән дә артык күреп яраткан ана төн йокыларын йокламыйча ята, үзе ашамыйча улына посылка саладыр, ләкин алар Әмиргә эләкми. Аның ашыйсы да эчәсе дә килми, бу газаплардан котыласы, күзен йомып башка беркайчан да ачмый, тынычланасы килә.
Стенага тотынып торды, авызындагы канны ташка төкерде, битен җиңенә сөртте. Аңа беркем игътибар итми. Якты дөньяда яшәү теләге калмаган бер мескен. Әллә бар ул бүре көтүе өчен, әллә юк. Кемнән ярдәм сорасын, кемгә сыенсын? Кара кан белән юылган иреннәре калтырый-калтырый нидер пышылдый: «Йә Аллам, ярдәм ит. Мин ялгызым. Синнән кала ярдәм сорардай беркем юк. Кичер мине, кичер, кичер... Сиңа ышанмавым, буйсынмавым өчен кичер... Галия... Ал мине үз яныңа, ал. Һич югы төшләремә кер. Төшемдә булса да юат. Кил... Кичер...» Иреннәрнең ашыга-ашыга нидер пышылдавын болытлы күктән тама башлаган беренче яңгыр тамчыларыннан кала берәү дә ишетмәде. Кешеләр күп нәрсәне күрми һәм ишетми караңгылыкта яши, ә күк һәрвакыттагыча хәрәкәтсез һәм битараф иде. Бары Әмир өчен генә бүген ул үзгәргән, ниндидер юату сүзләре әйтергә теләп җиргә якынайган, үзенең чиксезлеге, көче белән Әмир күңеленә кергән һәм берсүзсез аны тыңлый иде.
Тугыз айдан Әмир башка төрмәгә күчерелде. Яңа читлек туган җирдән ераграк булса да мәрхәмәтлерәк булып чыкты. Анда Әмир Рөстәм исемле утыз өч яшьлек Казан егете белән танышты. Рөстәм тыгыз, нык гәүдәле, кара күзле, кара кашлы татар егете иде. Тышкы кыяфәте белән алар бер-берсенә бик охшаган, абый белән эне кебек күренә.
Рөстәм якташын беренче тапкыр коридорда күрде.
– Туган җирдә тәртип ничек? – дип башлады сүзен.
Туган җир дигәч яңа тоткынның күңелендә өмет уянды, тик ул югалып калды.
– Борчылма, мин исән булганда сине рәнҗетмәсләр. Кушаматым Мишарин. Сине Казаннан, дип җиткерделәр. Мин Аксубайдан, син кайсы районнан?
– Әтием Кукмараныкы, әнием Аксубай кызы.
– Да ты что? Бәлки без бер үк авылдандыр әле?
– Кыязлыда уйнап үстем.
– Слушай братан, да ты просто счасливчик, без авылдашлар да икән әле. Кем малае?
– Сөләйман картның Эльвирасыныкы.
– Сөләйман карт исәнме әле, мәрхүмме?
– Миннән исән калды.
– Мин аксак Гали малае. Күрше авыл егетләрен чәпәдек, кызны рәнҗеткәннәр, сволочьлар. Урыннарына җибәрдек и групповой тыктылар. Унбиш елга. Син нәрсә өчен?
– Күп кешене рәнҗеттем.
– О, подоҗди, кеше рәнҗеткән өчен төрмәгә утыртырга дигән яңа статья чыкты чтоли? Аңлатыбрак сөйлә.
– Монда Аллага ышанучылар бармы?
– Хм! А как же? Монда Аллага да ышанмасаң, кемгә ышанырга кала соң? Ышанам. Мәчеткә йөрим. Безнең мулла бик яхшы. Аннан тынычланып кайтасың. Намаз да укыган бар.
– Монда мәчет бармени? – Әмирнең гаҗәпләнүе йөзенә чыкты.
– Бар, якташ. Үзебезнең мәчет, Аллабыз да үзебезнеке. Тәүбә иткәннәрне кичерә торган, мулла шулай ди. Ә кушаматың Татарин булыр, яңгырашы ук шомга сала. Борынгы бабайлар кебек яшәргә кирәк, дошманнарны дер селкетеп. Татары идут, татары! – Мишарин үз шаяруыннан туйганчы көлде – Да! Дөньяны дер селкетеп торган чаклар булган, якташ, күпләр әле дә курка бездән. Ха-ха-ха!!! Если что обращайся прямо ко мне, Татарин!
Әмирне күзәтүче күп булды, янына килмәделәр – Мишарин янәшәсендә йөрү зур дәрәҗә иде. Аның үзеннән генә түгел, кушаматыннан да шүрлиләр иде.
Җомга намазында мәчет тулы иде. Төрмә һәм мәчет! Ут белән су кебек капма-каршы нәрсәләр. Бу дөньяда мөмкин булмаганның да мөмкинлеге шулдыр инде. Кеше үтерүчеләрнең рәтләргә тезелеп Аллага гыйбадәт кылуы Әмир өчен могҗиза иде. Ул, егерме сигез яшенә җитеп, Алланы әкият, аңа ышанучыларны көчсезләр дигән ныклы фикердә торган кеше. Ул, фани дөнья рәхәте өчен бер нәрсәсен дә кызганмаган, дини карашларны фанатизм, җүләрлеккә санап, тормыш юлында очраган, очраган гына түгел, югалып яңадан табылган, аның өчен бар нәрсәгә дә, хәтта тәмуг газапларын кичәргә дә әзер булган сакчы фәрештәсен югалткан бәндә! Галия чакырган, Галия яшәргә теләгән бердәнбер дөрес тормыштан баш тарткан Әмир! Төрмә тоткыннары белән кыйблага таба карап намаз укый. Мулла укыган сүрәләрдән күзенә яшь килә, ул кешеләрдән оялып аларны тизрәк сөртеп ала, тик аңа караучы юк, барысы да башын аска игән, барысы да теләк тели. Теләк. Нинди теләк теләсен соң Әмир, ни сорасын? Хакы бармы соң аның сорарга?
«Сорарга хак һәркемдә дә бар, сорау – буйсыну, Алла сораганнарга бирә. Алланың барлыгына, берлегенә ышан, иманга кил, – ди аңа эчке тавыш, – Галәм белән гармониядә яшәгәндә генә кеше күңелендә гармония яши».
«Ышанам, Аллам, сиңа ышанам, Синең алда баш иям».
«Гөнаһларыңны ярлыкауны сора, Алла тәүбәгә килүчеләрне кичерүче. Кылган гамәлләрен бәяли, алар өчен җавап бирә алганда гына кеше – кеше була ала».
«Йә Аллам, барча гөнаһларымны кичер! Синең алда баш иям!»
«Мохтаҗларга ярдәм ит, кыерсытылганнарны юат, үкенүчеләрне кичер, үпкәләткәннәргә ачу саклама. Үз-үзен җиңә алганда гына адәм баласы Аллага якыная ала. Яратучыңа таба бер адым яса, Ул сиңа таба ун адым атлар. Сине һәм бу дөньяны юктан бар иткән Хуҗаңа буйсын. Зәңгәр күкләр чиксезлегенә кара, кая аның башы һәм азагы. Күкләрне тотып торучы, гармониядә яшәтүче турында уйла, мондый вазыйфаны тагын кем башкара ала? Төнге күктәге миллионлаган йолдызларга кара, син алар белән идарә итү түгел, санап санына да чыга алмыйсың. Кояш системасының теге ягында ниләр барлыгын, белү түгел, күз алдына да китерә алмыйсың, чөнки андый мөмкинлек сиңа бирелмәгән, син мескен бер адәм баласы! Җәннәт бакчасыдай яшел болыннарга чык, кошлар сайравын, чишмә җырлавын, җил исүен тыңла. Алар Яратучысына тәсбих әйтер. Лачыннарның тизлегенә, бөркетләрнең куркусызлыгына, бүреләрнең усаллыгына, куяннарның куркаклыгына, җиләкләрнең татлылыгына, әремнең әчелегенә, күбәләкнең мизгелдәй кыска, карганың озын гомеренә соклан. Һәр нәрсәдән яхшылык күрергә тырыш. Яхшылык белән яманлык һәрвакыт янәшә. Яхшылыктан үрнәк ал, яманлыктан гыйбрәт ал, чөнки Алла җирдә бары тик кешегә генә акыл биргән, Аның кушуы буенча фәрештәләр дә Адәм алдында баш игән – син бөек! Алла бар һәм бер, без барыбыз да аның алдында тигез диген. Ышанмаучылар ышанмасын, димәк, вакыты җитмәгән, бу дөньяда һәр нәрсәнең үз вакыты. Дөнья караңгылык, пычраклык кына түгел, яшәү – бәхет! Үз-үзең, тирә-юнь, табигать, Галәм белән гармониядә яшәү бәхет!»
«Аллам, иман бир миңа, бәхет бир. Тагын бер теләгем бар. Мөмкин булса төшемдә генә булса да Галиямне бир, Галияне күрсәт...»
Бер ел элек «елый-елый мәчеттә намаз укыячаксың» дисәләр, кычкырып көләр иде, мәңге булмас хәл иде ич Әмир өчен. Мәңге булмас нәрсә юк икән, бер елдан түгел, бер сәгатьтән ни буласын белмибез бит без. Кайчан гына Галияне төштә күреп, куркып уяна иде, хәзер шул төшне сорап Аллага ялвара, салкын диварлар, карчыга карашлар дөньясыннан Галия дөньясына күчәсе, Галия яктылыгы белән яшисе килә. «Ә бәлки үлем – үлем түгел, яңа яшәешкә күчү, җирдә яшәү дә яшәү түгел, ә бары тик үлемеңне көтү генә», дигән иде бит, хактыр бу сүзләр, хактыр. Әмир күккә карады: чиксезлекне каплаган болытлар аша кечкенә генә ачыклыктан сихри зәңгәрлек күренә иде. Ә күкләр белә, барысын да беләдер.
 
7
Әмир Галияне бөтен көченә кочты. Син кочагымда чакта нинди рәхәт, гел шулай булса икән. Менә шулай син минем, мин синең кочакта мәңгегә калсак иде... Әмир кызның чәчен, муенын иснәде – җәйге җил исе; куллары аның зифа тәнен сыйпады, катырак кочкан саен Галия ерагая, артка тайпыла барды, ахырда бөтенләй юкка чыкты. Караңгылыкта Әмир бер нәрсә дә күрмәде. «Галиям, китмә, зинһар, аз гына юат мине». Әмир капшанып нәрсәгәдер тотынды, юан кәүсәле агач икән. Карана торгач, үзенең урман эчендә булуын аңлады, ул караңгы һәм куе иде. Караңгылык эчендә якты нур булып Галия күренде һәм карашы белән каядыр дәшеп йөгерде. Әмир сөйгәне артыннан калышмаска тырышып чапты. Корыган ботаклар киемен ертты, яшел яфраклар битен сыйпады. Кинәт бөтен дөнья яктырып китте, Әмир башаклары өлгергән иген басуына килеп чыкты да нәрсәгәдер абынып егылды. «Галия, качма инде миннән, синең белән мәңгегә каласым килә, синең белән генә, ишетәсеңме, башка берни кирәкми!»
Ул әкрен генә башын күтәрде, Галия аңа таба иелгән һәм нәфис кулын сузган иде.
– Егылулар һәрчак авыр була, елама. Авырлыклар күңелне ныгыта, Аллага якынайта. Ул сөйгән колларына авырлыклар бирә.
– Мин синең яныңа барырга телим, мәңгегә.
– Һәркем җирдә үзенә бирелгән гомерне яши, кемдер бик озак, кемдер бик аз. Яшәү мәгънәсе гомер озынлыгында түгел, шул яшәүнең мәгънәсенә, асылына төшенүдә. Тор сөеклем, бир кулыңны, ярдәм итим.
Аның куллары шундый назлы һәм көчле иде ки, Әмир аларга тотынды гына, икенче мизгелдә инде иген басуында басып тора иде.
– Эзләмә мине – мин һәрчак яныңда. Чакырма – кирәккәндә үзем килермен.
– Галия китмә! Га-ли-я-я-я-я!
Камера эче салкынча һәм тып-тын. Әмир тавышына өстә ятучы камерадашы борылып ятты да, кемдер ыңгырашып куйды. Әмир одеялын яхшылап ябынды да, җылынып, татлы уйларга чумды. Төштәге Галиясе, ул әйткән сүзләрне хәтерендә мең мәртәбә барлады. Бу искиткеч төш иде, көтеп алынган төш иде. Хәзер ул шундый төшләр күреп кенә шатлана, куана. Иреккә чыккач та беренче эш итеп Галия каберенә бару һәм анда ромашкалар утырту турында уйлый. Никләр генә Галия үзе исән вакытта кадерен белмәде дә, янәшәсендә генә тотмады икән? Бәлки, болай ук үкенечле булмас иде. Галия Әмир дип яшәгәндә, Әмир бөтен дөньяны кочарга омтылды, ә хәзер дөньяны да, Галиясен дә төшендә генә коча. Янәшәсендә исән-сау килеш Галияне күрер өчен бер нәрсәсен дә кызганмас иде, чөнки аның мәхәббәте чиксез, чамасыз иде. Аның күз карашы очкын төсле яна, шул очкын Әмирнең бәгыренә төшеп учак кабыза, утларга сала иде. Соңгы очрашу. Галиянең сагыну, сагыш тулы карашы. Сабый баланыкы төсле самими, өметсезлеккә чумган күзләре бүген дә хәтерендә.
 
***
Стоянкада Әмирнең машинасы инде күптән тора иде, ул Галиягә чыгарга булышты, кочагына алды.  Күктән беренче тамчылар төшә башлыгач, Галиянең машинасына кереп утырдылар.
– Яңгыр яуганда ышыкта утырырга яратам, синең белән шундый рәхәт, – диде Галия Әмиргә сыенып.
– Миңа да синең белән тыныч.
– Әмир, минем мәңгегә синең белән буласым килә.
– Мин бик начар кеше, Галия. Тиз кызып китәм, бер дә юктан кычкырып ташлый алам, син матур, акыллы, әйбәт кыз, ә мин бозык кеше. Минем белән син бәхетле була алмассың, мин бер генә хатын-кызны ярата алмыйм, аңлыйсыңмы?
Галиянең күзләрендә өметсезлек һәм сагыш. Ул читкә борылды, борынын тартып алды. Елый, дип уйлады Әмир, акырын гына кызны үзенә борды – тик аның күзләре коры иде.
– Кем белән бәхетле буласымны үзем яхшырак беләмдер...
– Син үз бәхетеңне табарсың һәм ул бары сине генә яратыр, сиңа табыныр. Мин хатын-кызга буйсынып яши торганнардан түгел, аңла! Мин беркайчан да подкаблучник булмаячакмын, ә син миңа үз фикерләрең, үз карашларыңны тагарга телисең. Минем үз максатым, үз омтылышларым бар, кайберләренә инде ирештем, кайберләренә ирешәчәкмен. Миңа үз тормышым ошый һәм башкасы кирәкми. Гаилә, балалар, бурычлар минем өчен түгел.
– Ялгышасың! Үкенерсең, соң булыр. Килер бер көн, ирешкән бөтен уңышларың чүпкә әйләнер һәм шунда минем сүзләремне искә алырсың!
– Ә син башкалар өчен хәл итмә һәм юкка борчылма, барысы да үтәчәк.
– Әйе, үтәчәк. Бар да тәртиптә.
Икесе ике якка карап утырдылар, тышта чиләкләп яңгыр коя, дөнья ап-ак.
– Йә инде, борчылма. Все будет хорошо. Әмир Галияне кочагына алды.
Бу соңгы кочаклашу, дип уйлады Галия, туйганчы кочып калырга кирәк башка мондый мөмкинлек булмас. Шулай күпме утырганнарын хәтерләми, яңгыр туктап, кояш чыккан иде.
– Ярый китим мин, – диде Әмир, – барысы да тәртиптә булыр дип сүз бир.
– Все окк! Бар, болай да озак тоткарладым.
– Тоткарламадың, үзем тордым. Китәсем килсә күптән киткән булыр идем.
Галия зур тырышлык белән елмайды, Әмир әлеге елмаюның ясалма булып, артында күз яшләре икәнен аңласа да җавапка елмайды. Нинди оригиналь һәм кабатланмас син, Галия. Укыган саен укыйсы, өйрәнгән саен өйрәнәсе килеп тора.
Без әле һичшиксез очрашачакбыз, бүгенге сүзләрне искә алып көләчәкбез әле без.
– Бар, Әмир. Хуш!
– Мин сиңа хуш димим, очрашканга кадәр.
– Сау бул.
Стоянкадан Әмир беренче китте, Галия анда әле озак утырды. Югалту сагышы тирән иде. Хәер, нинди югалту? Әмир беркайчан да аныкы булмады һәм булмас та. Ничә елдан соң нигә кабат очраштырдың икән, язмыш? Елыйсы яшьләр еланган, әрнисе яралар әрнегән, җәрәхәтләре төзәлгән иде бит инде. Бары иманымны сынар өчен генә кабат күрештердең микән, нигә болай усал сыныйсың, Тәңрем?! Тәүбә, тәүбә. Гафу ит, кичер. Сынаулар бирсәң, шул сынауларга түзәрлек сабырлыклар да бир. Йә Аллам ярдәм ит Әмиргә, аңа иман бир, ышаныч бир, бәхет бир! Бүген үзем өчен түгел Әмир өчен теләк телим, аңа иман байлыгы, күңел тынычлыгы һәм миңа карата мәхәббәт бир, мәхәббәт бир...
Дулкынланудан Галиянең куллары калтырый, йөрәге еш тибә иде. Тынычландыра торган дару тамызып эчте дә башын артка ташлап утырып торды – бу хәлдә руль артына утырырга ярамый иде. Көзгегә карап чәчен рәтләде, күз төпләренә пудра тидерде, бер туктаусыз «тормыш дәвам итә, тормыш дәвам итә», дип кабатлады. Ә тормыш дөрестән дә дәвам итә иде, Галия машинасын бикләде, сигнализациягә куйды һәм акрын гына атлап автобус тукталышына китте. Тукталышта да, автобуста да кеше күп, салон шыплап тулган иде, Галия берәүгә дә ачуланмады, төрттерүле караш ташламады; кеше арасында эчеңдәге кайгы кечерәя. Шул ят адәмнәргә карыйсың да уйга каласың: һәммәсенең үз кайгысы, һәммәсенең үз борчуы. Аларның кайгысы, бәлки, минекеннән дә көчлерәктер, әрнүләре минекеннән дә ачырактыр. Нинди төрле без һәм битараф. Бер-беребезнең кайгысына, шатлыгына, тууына һәм үлеменә битараф.
Галия үзе яшәгән өйгә кадәр ике тукталыш алдан төште: җәяү йөрү тынычландыра, өстәвенә шәһәр паркы аша үтәсе. Парк шәһәр эчендәге урман төсле тора, каеннар арасына машиналар тавышы үтеп керсә дә, әллә кая ерактагы төсле ишетелә. Монда тип-тигез тротуарлар да, купшы чәчәкләр дә, фонтаннар да юк. Тротуарлар ярылып, арасына үлән үскән, тауга алып менә торган баскычлар туфрак белән ишелеп кырнайган – Урта Гасырлардан калган шәһәр харәбәләре төсле, искелек исе аңкып тора. Галия бер яшь каен төбенә килеп утырды. Агачлар кешене тынычландыру, дәвалау көченә ия дип укыганы бар иде. Яңгырдан соң табигать чистарып, сафланып киткән: каен яфракларына эленеп калган тамчылар теләми генә җиргә, сусыл чирәм өстенә өзелеп төшә. Яңгырдан соң дөнья аеруча матур була: җир өстендәге бөтен каралык юылып юкка чыга. Эх, кеше күңелендәге тузанны да шулай юып булса икән! Бер яңгыр белән Җир шарындагы бөтен кеше күңелен сафландырып булса икән! Әгәр бу хәл мөмкин булса, Галия аның өчен гомерен дә кызганмас иде. Кеше гомере бер мизгел, күз ачып йомганчы үтә дә китә.
Шундый уйлар белән кайту юлына чыкты, ә уйлар бик күп һәм кызның бөтен аңын томалаган иде. Җәяүлеләр өчен яшел ут яна иде, тик ул светофорга карап тормады, күзләре әллә кая еракка төбәлгән. Зур тизлек белән килүче машинаны күрмәде, тавышын ишетмәде, аның күңеле инде күптән җирдә түгел күктә иде.
 
8
Гомер ничек тә үтә. Диванда телевизор карап та, бала үстереп тә, акчага кеше үтереп, дәрәҗә артыннан куып, кеше талап та һәм... төрмәдә утырып та үтә. Кайда да шул ук дөнья. Талаганнар кайда да талый, кыерсытканнар кайда да кыерсыта, буйсынганнар кайда да буйсына һәм Илаһыдан ярдәм сорый. Әтисенең тырышлыклары да бушка китмәгәндер, сигез елдан, яхшы тәртибе өчен, Әмир амнистиягә эләкте. Читлектә үткәрелгән сигез ел гомердән соң кешелек дөньясы чиксез иркен һәм якты булып тоелды. Әнисе аны татлы ашлар белән сыйлады, ягымлы сүзләргә күмде, әтисе яхшы эш эзләү белән мәшгуль булды: бердән-бер баланы тормышта адаштырасы килми, үз урынын тапсын, өйләнеп оныклар бүләк итсен иде, төрмәдә утырудан тормыш бетми бит. Туган-тумача хәл белергә килде, шатлык уртаклашты. Әмир аларга чиксез рәхмәтле иде, чөнки хәзер аның өчен бер җылы сүз дә кадерле, чөнки хәзер ул ярдәмгә мохтаҗ.
Ул Казанда озак тоткарланмады. Бабай каберен күрергә телим, дип Кыязлыга китте. Эльвира кайтырга җан талашса да, Әмир атна уртасында китү сәбәпле, эшеннән азат ителә алмады. Авылга ул сигез ел элек киткән юлдан түгел, әйләнеч юлдан урап кайтты. Яралар төзәлсә дә эзсез югалмый, ул өзгән кеше гомерләрен беркем дә кайтаралмый, якыннары түккән күз яшләре эзсез югалмый.
– Йә, Аллам, кичер мине, хаталарым өчен гафу ит.
Тукталышта яшь бала тоткан хатынны утыртты, яңгыр сибәләп тора иде. Аларны район үзәгендәге өйләренә кадәр китерде.
– Бик зур рәхмәт сезгә, юкса лычма су була идек.
Сумкасыннан ике йөз сум алып сузды. Әмир акчаны алып кулында әйләндерде дә подъездга кереп баручы хатынны куып тотып туктатты. Кесәсеннән тагын ике йөзлек алып кушты да бала япмасына кыстырды.
– Миннән сәдака булсын, Алла ризалыгы өчен.
Бала иреннәрен бер читкә өйде, авыз эченнән нидер мегердәп алды. Рәхмәт әйтүе булгандыр. Әмир машинага килеп утырганчы, хатын баскан җирендә катып торды, машинага табан килергә дип талпынган иде, подъезддан бер ир чыгып кочаклады, баланы кулына алды. Алар ашыга-ашыга нидер аңлаштылар. Ир күзләре белән якыннарын кайтарган машинаны эзли башлады, тик ул инде юк иде, урамда мотор тавышы һәм төтен генә калды.
Беренче эш итеп Рөстәмнең әти-әнисенә керде, яңгыр узганчы аларда булды. Тоткындагы тормышларын төсле буяуларга манып сөйләде, аларны борчырга ярамый иде.
– Улыгыз кылган яхшылыкны мәңге онытмам, рәхмәт аңа. Тиздән кайтыр, көтегез, – диде хушлашканда.
Сөләйман картның йорты буш, шыксыз иде, Әмир анда да озак тормады, яңгыр куанычыннан урамга агылган авыл халкы таралышканчы гына торды – күзләренә карыйсы, сорауларына җавап бирәсе килми, гаепле Әмир алар алдында. Бакча артыннан гына зиратка китте, җәйге җылы яңгырдан соң ул сафланып калган. Тынлык – үлгәннәр дәшми, кабер өстендәге агачларда гына берсен-берсе уздырып сандугачлар сайрый, монда да тормыш кайный.
Бабасының кабере әбисе янында иде. Гомер юлларын бергә үттеләр, каберләре дә янәшә, аларны мәңгелектә дә бергә ит, Илаһым. Гәзиткә төрелгән ромашкаларны ачты, башларын салганчы Галиягә тапшырырга кирәк. Ә Галиянең каберен әллә каян күрде һәм гаҗәпләнүдән катып калды: Әмир соңгы тапкыр килгәндә ак чәчәктә утырган шомырт кап-кара җимештә, ә кабер өсте ап-ак чәчәккә күмелгән. Ап-ак кыр ромашкалары! Бер кулындагы тамырынан өзелгән купшы кибет букетына, бер вак ромашкаларга күмелгән кабергә карап торды да букетны кабер ташы янына туфракка куйды:
– Мин – кайчандыр синең мәхәббәтеңнән баш тарткан Әмир, каберең алдында баш иям. Рәхмәт, бәгырем, һәм кичер. Очрашырбыз әле, Алла теләсә.
Көн кичкә авышып килә иде. Көтүдәге сыерлар авыл ягына карап мәгънәле караш ташлый, мөгерәп ала башлаган мәл. Әмир зираттан авыл читендә калдырган машинасына юнәлде, кабина эче уттай кызган иде. Аның артыннан кыр юлында яңгырдан соң беренче көпчәк эзләре төшеп калды, тузан юк – шунысы рәхәт, салмак кына кыр җиле исә. Төрмәдә утырганда Әмир гел табигатьне сагынды, аның да җәйге яңгырдан соңгы сафланып калган мәлен. Бу табигать кочагында ул үзен бәйсез, ирекле кеше итеп тойды. Монда, ачык далада, ул табигать белән генә түгел, үзе белән дә күзгә-күз очрашты. Аның күңеле тыныч һәм ачык иде. Баштан Әмир бу тынлыктан куркып калды, аннары нидер исенә төшереп елмаеп куйды, зәңгәр күккә карады. Юк, ул беркайчан да ялгызы түгел! Читлек эчендә дә күңелгә керә алган Күкләр бүген бик якында, кул белән үрелеп кагылырлык арада иде.
 

                                                                                              Гөлназ НУРГАТИНА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

Комментарийлар