Логотип «Мәйдан» журналы

«Яңа гасыр» уздырган конкурста Казан федераль университетында укырга грант отарга мөмкин

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе «Әйдә ТНВга» конкурсын икенча тапкыр үткәрүе турында игълан итте. Конкурста җиңүчеләр Казан федераль университетында журналистика юнәлешендә укырга максатчан грантка ия...

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе «Әйдә ТНВга» конкурсын икенча тапкыр үткәрүе турында игълан итте. Конкурста җиңүчеләр Казан федераль университетында журналистика юнәлешендә укырга максатчан грантка ия булачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Бу профессиональ тележурналист булырга теләүчеләр өчен икенче киңкүләмле конкурс. Узган елның язында «Әйдә ТНВга» конкурсында җиңүчеләр быел КФУ Югары журналистика мәктәбенең беренче курсын тәмамлый. Конкурс нәтиҗәләре буенча Алия Сабирова, Инзиля Хөсәинова һәм Сирина Сәхапова студент булган.
Быел конкурста катнашу шартлары үзгәрәчәк. ТНВ дан грантка дәгъвә итүчеләр категориясе исемлеге арттырылган.
Чараның хэдлайнеры Татарстан «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов булачак. Ул 4 апрельдә 11.00 сәгатьтә телерадиокомпаниядә матбугат конференциясендә конкурсның кагыйдәләре һәм шартлары турында сөйләячәк.
 http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/04/183874/

Комментарийлар