Логотип «Мәйдан» журналы

БАЛАЛАРГА

Фарсель Зыятдинов шигыре.

Сезнең әле барсы алда —

Кыя-таулар үтәсе бар.

Аргамактай оча хыял —

Максатларга җитәсе бар.

 

Сезнең кулга кала, балам,

Сибелгәнне җыяр заман.

Югалтканны табар заман,

Үз урынына куяр заман.

 

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар