Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан спортчылары ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә җиңде

7-9 ноябрьдә Смоленск шәһәренең «Смена» спорт-сәламәтләндерү комплексында 18 һәм 21 яшькә кадәрге кызлар арасында ирекле көрәш буенча бөтенроссия ярышларында Татарстан Республикасы җыелма командасы бе...

7-9 ноябрьдә Смоленск шәһәренең «Смена» спорт-сәламәтләндерү комплексында 18 һәм 21 яшькә кадәрге кызлар арасында ирекле көрәш буенча бөтенроссия ярышларында Татарстан Республикасы җыелма командасы беренче урынны алды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан спортчылары ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә җиңде
Татарстан Республикасы данын турнирда Казан шәһәренең Вахитов районы һәм республика спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән торган җыелма команда яклады.
Ярышларның беренче көнендә 61 кг га кадәр авырлык категориясендә Милена Федорова икенче булды, 53 кг га кадәр авырлыкта Екатерина Зайцева өченче булды, шулай ук 46 кг га кадәр авырлык үлчәвендә Милена Давитадзе өченче булды.
Икенче көн нәтиҗәләре буенча Диана Антропова 57 кг га кадәр авырлыкта өченче булды, ә Екатерина Кошкина 65 кг га кадәр авырлык категориясендә өченче булды.
 
Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196906/

Комментарийлар