Логотип «Мәйдан» журналы

Россия шәһәрләрендә ана телен саклау буенча акцияләр узачак

11 июнь көнне ана телләренең конституцион хокукларын саклап калу буенча гомумроссия акциясе узачак. Аны Мәскәүдә Россия халыкларының туган телләрен саклауга багышланган түгәрәк өстәл барышында оешкан...

11 июнь көнне ана телләренең конституцион хокукларын саклап калу буенча гомумроссия акциясе узачак. 
Аны Мәскәүдә Россия халыкларының туган телләрен саклауга багышланган түгәрәк өстәл барышында оешкан Демократия Конгрессы оештыра.
Акцияләр Россиянең берничә өлкәсендә - Казан, Уфа, Мәскәү һәм Якутиядә уздырылачак. Казанда һәм Мәскәүдә түгәрәк өстәлләр оештырыла. Татарстан башкаласында галимнәр, белгечләр һәм җәмәгать эшлеклеләре РФ Конституциясе маддәләренең бүгенге көндә үтәлеше турында сөйләшергә җыелачак.
- Безнең максат, ни өчен бүген Россия Конституциясенең кайбер федератив нигезләмәләре үтәлми дигән сорауга җавап табу, - дип белдерде акцияне оештыручыларның берсе, сәясәтче Руслан Айсин.
Мәскәүдәге "түгәрәк өстәл" катнашучылары халыкара хокук һәм Россия Конституциясе кысаларында региональ телләрне. шулай ук аз санлы халыкларның милли телләрен саклау һәм куллану мәсьәләләре хакында сөйләшәчәк. Чувашстан һәм Марий Эл делегацияләре Мәскәү акциясендә катнашачакларын расладылар инде.
Чыганак: https://kazanfirst.ru

Комментарийлар