Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Оборона министрлыгы үзенең рекордлар китабын ача

Россиянең Оборона министрлыгы үзенең рекордлар китабын ача. Анда хәрби хезмәткәрләрнең, армия спортчыларының, шулай ук хәрби галимнәр һәм тикшеренүчеләрнең казанышлары теркәлеп барачак.Китапны хәрби в...

Россиянең Оборона министрлыгы үзенең рекордлар китабын ача. Анда хәрби хезмәткәрләрнең, армия спортчыларының, шулай ук хәрби галимнәр һәм тикшеренүчеләрнең казанышлары теркәлеп барачак.
Китапны хәрби ведомство сайтында укырга мөмкин булачак. Анда Ту-22М3, Ту-160 һәм Ту-95 самолетларында иң озак вакытка сузылган бертуктаусыз очулар, суасты көймәсе экипажының иң озак вакыт су астында торуы, Ан-124 «Руслан» ның Поляр аръягында боз катламына төшүе кебек рекордлар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук, укучылар бер хәрби хезмәткәрнең никадәр күп дәүләт бүләкләре алуга ирешүе һәм Хәрби көчләрнең кайсы урынында уникаль сфера экраны урнашканлыгы турында мәгълүмат та ала алачак.
 

Комментарийлар