Разил Вәлиев Җәүдәт Дәрзамановның гаиләсенә карата үз фикерен белдерде
Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев шагыйрь Җәүдәт Дәрзамановлар гаиләсенә карата үз фикерен җиткерде. “Аларның һәрберсен (Җәүдәт һәм Тәслимә Дәрзамановлар гаиләсе – ТИ иск.) хөрмәт итәм. Тәслимә...
Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев шагыйрь Җәүдәт Дәрзамановлар гаиләсенә карата үз фикерен җиткерде.
“Аларның һәрберсен (Җәүдәт һәм Тәслимә Дәрзамановлар гаиләсе – ТИ иск.) хөрмәт итәм. Тәслимә Җәүдәтне гел карап торды. Җәүдәт тә гаиләсе өчен үлеп тора иде. Ундүрт ел буе аның яныннан китмичә караганы өчен, Тәслимәгә һәйкәл куярга була”, - диде Разил Вәлиев.
Аның сүзләренчә, Җәүдәт Дәрзаман бик тә итәгатьле, тәрбияле, кешеләрне хөрмәт итә, аларга карата ихтирамлы кеше булган. Шагыйрь буларак та татар әдәбиятына фидакарьләрчә хезмәт иткән кеше булган. Заманында аның китаплары 100, хәтта 150 мең данәдә басылып чыккан булган.

- Хатыны Тәслимәгә багышлап, Җәүдәт Дәрзаман “Синең өчен” шигырен иҗат иткән булган. Шигырь сүзләренә көйне композитор Гали Ильясов язган.
- Балалар шагыйре, журналист Җәүдәт Дәрзаман 14 ел буе авырудан соң 25 февраль көнне вафат булды.
Комментарийлар