Логотип «Мәйдан» журналы

Песошин “Түбән Кама” һәм "Яшел Үзән” территориясендә яңа завод ачуга гаризаларны хуплады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру гаризаларын карау буенча комиссияләр утырышын үткәр...

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру гаризаларын карау буенча комиссияләр утырышын үткәрде. Утырышта өч компаниянең гаризасы хупланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Песошин “Түбән Кама” һәм
Беренче итеп комиссиягә “Түбән Кама” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе проектлары тәкъдим ителде.
“ЦМК” компаниясе вәкиле фасад панельләре җитештерү проектын тәкъдим итте. Ул берничә этапта гамәлгә куелачак. Агымдагы елның икенче кварталында җиһазлар сатып алу һәм аларны көйләү планлаштырыла. Өченче кварталда производствоны эшләтеп җибәрү, 2023 елда проект егәрлегенә чыгу каралган. Яңа мәйданчыкта 25 яңа эш урыны булдырылачак”, - диелгән хәбәрдә.
“Питон Кама” компаниясе шинлы үткәргечләр җитештерүне оештыру проектын тәкъдим итте. Шинлы үткәргечләр электр энергиясе белән тәэмин итүдә кулланылачак, шулай ук алар кабельләрне алмаштырачак.
“Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә электр энергиясен хисаплау приборлар базасында түбән вольтлы корылмалар комплектын җитештерергә планлаштыралар. Проектның инициаторы – “ПромЭнерго” компаниясе.
Комиссия әгъзалары тәкъдим ителгән проектларны хуплады.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/03/183838/

Комментарийлар