Логотип «Мәйдан» журналы

Минтимер Шәймиев: Безнең Үзбәкстан белән хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр бар

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәретдин Насрыев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр ит...

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәретдин Насрыев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Минтимер Шәймиев: Безнең Үзбәкстан белән хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр бар<br>
Минтимер Шәймиев Насрыевка уңышлы эш теләде һәм тугандаш халыклар арасында дипломатик элемтәләр һәм тулы канлы социаль-икътисади багланышлар урнаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Татарстан һәм Үзбәкстанның тарихлары, гореф-гадәтләре һәм телләрнең төркеме уртак, диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе. «Безгә бер-беребезне өйрәнергә кирәк түгел, аңлау да бар», - диде ул һәм, аңлау белән бергә хезмәттәшлекнең үсеш мөмкинлекләре дә бар, дип өстәде. Шәймиев сүзләренчә, аның заманча формаларын табарга һәм камилләшергә кирәк.
Встреча Государственного Советника Республики Татарстан М.Ш.Шаймиева с Генеральным консулом Республики Узбекистан в Казани Ф.Б. Насриевым
«Безнең Үзбәкстан белән хезмәттәшлек итү өчен зур мөмкинлекләр бар. Сез, мөгаен, безнең мөнәсәбәтләр тарихында социаль-икътисади һәм мәдәни элемтәләребезне җанландырырга тиешле дипломат булып калырсыз», - дип мөрәҗәгать итте ул Насрыевка, барлык эшләрдә һәм башлангычларда да ярдәм итәргә вәгъдә биреп.
Насрыев үз чиратында Үзбәкстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр нигезләре аларның беренче Президентларына тарафыннан салынуына игътибар итте. «90нчы елларда бик күп килешүләр төзелгән, шул исәптән хезмәттәшлек турында килешү дә. Ул вакытта салынган күп нәрсә хәзер дә дәвамлы», - диде ул.
Встреча Государственного Советника Республики Татарстан М.Ш.Шаймиева с Генеральным консулом Республики Узбекистан в Казани Ф.Б. Насриевым
Консул хезмәттәшлекне яңадан торгызуның уңышлы мисалы дип узган атнада Үзбәкстан делегациясенең Татарстанга эшлекле сәфәрен атады. Шәймиев һәм Насрыев республикалар арасында мәдәният, икътисад, мәгариф һәм фән өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181783/

Комментарийлар