Логотип «Мәйдан» журналы

Ижевскида шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың яңа поэмасы тәкъдим ителә

Ижевскида шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкованың яңа поэмасы тәкъдим ителә.“Хәсән Заманов” поэмасын тәкъдим итү 28 октябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында узачак. Әсәрдә сүз С...

Ижевскида шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкованың яңа поэмасы тәкъдим ителә.
NWQZPymYz-E
“Хәсән Заманов” поэмасын тәкъдим итү 28 октябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында узачак. Әсәрдә сүз Советлар Союзы Герое, Ижевскта яшәүче Хәсән Замановның тормышы һәм батырлыгы турында бара.
“Ак калфак” җәмгыяте рәисе Алия Габдуллина сүзләренчә, чарада шагыйрьләр, Татарстанның Актаныш районы һәм Удмуртия Республикасы җәмәгатьчелек вәкилләре катнашуы көтелә. Тәкъдим итү Татарстанның “Агыйдел” җыр һәм бию ансамле һәм Ижевскиның татар иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барачак.
z2yx5MGvgVs

Комментарийлар