Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Думасында пенсияләргә өстәмәләр турындагы закон проектын караячаклар

Бүген Дәүләт Думасы утырышында беренче укылышта төбәк яшәү минимумына җитмәгән пенсияләргә өстәмәләр турындагы закон проектын караячаклар. Бу хакта «Российская газета» яза.Әлеге закон проектын ил През...

Бүген Дәүләт Думасы утырышында беренче укылышта төбәк яшәү минимумына җитмәгән пенсияләргә өстәмәләр турындагы закон проектын караячаклар. Бу хакта «Российская газета» яза.
Әлеге закон проектын ил Президенты Федераль Җыенга Юлламасында пенсияләрне яңадан исәпләргә чакырганнан соң әзерләделәр.
Әгәр кешенең пенсиясе төбәктәге яшәү минимумыннан түбәнрәк икән, ул үз пенсиясенә аның күләмен яшәү минимумына җиткерә торган өстәмә алачак. Яңа закон проекты башта пенсияләрне пенсионерларның яшәү минимумына җиткерүне, шуннан соң аны индексацияләүне күздә тота.
Закон проекты кабул ителгәннән соң эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен ел башыннан яңадан исәпләячәкләр.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182412/

Комментарийлар